СҮГЕНМИ ТҮЗЕП БУЛМЫЙ

СҮГЕНМИ ТҮЗЕП БУЛМЫЙ

«РБК»: Русиялеләр быел интернетта 27нче февраль көнне иң күп сүгенгән. Социаль челтәрләрне анализлаганнан соң шул ачыкланган: бу көнне челтәрләрдә сүгенү сүзе кергән 375 мең хәбәр язылган. 24нче февральдә, ягъни махсус хәрби операция башланган көнне андый хәбәрләр саны 314 мең булган. Интернетта сүгенүләрнең икенче зур дулкыны 12нче мартка туры килгән – бу көнне Европа берлеге Русиягә карата дүртенче пакет санкцияләрне игълан иткән иде, моңа җавап итеп, русиялеләр 280 мең цензуралы булмаган шәрехләмә язып керткән. Владимир Жириновский үлгәч һәм өлешчә мобилизация игълан ителгәч сүгенгәннәрне санасаң, беренче очракта яман сүз әйтүчеләр күбрәк булган – 270 мең, ә мобилизация буенча – 250 мең. Сүгенергә мәҗбүр иткән башка вакыйгалардан Алла Пугачева белән Максим Галкинның* Грязь авылындагы зур йортларын сатуга чыгаруы, Кырым күперендә шартлау, Екатеринбургның элеккеге мэры Евгений Ройзманны* армия турында ялган хәбәр тарату сәбәбе белән тоткарлауны атарга була.

* Максим Галкин һәм Евгений Ройзман – Юстиция министрлыгы тарафыннан «ят агентлар» исемлегенә кертелделәр.

«КАРА ҖОМГА» БӘЯСЕ

«Коммерсантъ»: АКШтан кергән гадәт буенча, 25нче ноябрьдә Русиядә дә зур ташламалар игълан итәләр, бу акцияне «кара җомга» дип атыйлар. ВТБ аналитиклары исәпләп чыгарганча, быел «кара җомга»да русиялеләр 13 млрд сумнан күбрәк акча тоткан. Бу – узган елгыга караганда 11 процентка күбрәк. Шул ук вакытта уртача чек былтыргы кебек үк калган, әйберләр генә күбрәк сатып алынган, дип ышандыра аналитиклар. Иң күбе өс һәм аяк киеме сатып алганнар. Ә менә электрон җайланмалар 13 процентка кимрәк сатып алынган. Белем бирү хезмәтләрен сатып алу да 38 процентка кимегән.

СУДЬЯЛАРГА ТҮЛӘҮ

«Бизнес Онлайн»: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Конституция суды хөкемдарларына гомерлек түләү билгеләү һәм башка социаль гарантияләр бирү турындагы фәрманга кул куйды. Билгеле булганча, Татарстанның Конституция мәхкәмәсе 2022нче елның 31нче декабрендә бетереләчәк. Анда 6 хөкемдар эшли, алар елына күп дигәндә 35 эш карый иде. Эштән җибәрелсәләр дә, алар хезмәт хакларының 80-85 проценты күләмендә айлык түләү алып барачак. Төгәл суммасы әйтелми, шулай да бу максаттан бюджеттан елына 23 млн сум бүлеп биреләчәк. «Бюджетка өстәмә чыгым булмаячак. Отставкадагы хөкемдарларга болай да түләп барыла», – ди экспертлар.

БӘЙРӘМОВАНЫ ХӨРМӘТЛИЛӘР

«ВКонтакте» социаль челтәре: Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова шәхси сәхифәсендә үзенең шатлыгы белән уртаклашты: «Новосибирск өлкәсенең Йорт-Оры авылы мине үзенең абруйлы, мактаулы кешесе итеп билгеләгән. Бу гомеремдә беренче мактаулы исемем! Минем исемем туган ягымда да, Казанда, Чаллыда да искә алынмый, ә Себердә иң борынгы татар авылы мине үзенең мактаулы кешесе итеп таныган! Соңгы гомеремне Себер татарларын дөньяга танытуга багышладым, алар турында зур-зур тарихи романнар, фәнни-популяр хезмәтләр яздым. Һәм Себер татарлары да мине түргә утыртты. Рәхмәт, бәгырьләрем!!!» – дип язды ул.

МИЛЛӘТЕН КҮРСӘТҮЧЕЛӘР КИМИ

«Шәһри Казан»: «Җанисәп нәтиҗәләре (милләт һәм тел турындагы саннар. – ред.) декабрьдә үк билгеле булыр дигән идек. Әмма ул әлегә әзер түгел. Аны киләсе елга күчерделәр. Шулай да билгеле бер мәгълүмат бар һәм ул мине сагаерга мәҗбүр итте. Милләтләрен күрсәтмәүчеләрнең саны бу юлы ике-өч тапкырга артыграк булачак. 2010нчы елда ул күрсәткеч 5,5 миллион булган. Бу юлы сәбәбе пандемия белән бәйле булырга мөмкин. Халык җан исәбен алучылар белән ишек аша гына сөйләште яки бөтенләй ишек ачмады, андыйлар турында мәгълүматны йорт кенәгәсеннән генә алган булулары ихтимал» (Дәүләт Думасының милләтләр эшләре буенча комитет рәисе беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов Русия дәүләт милли сәяси стратегиясен гамәлгә ашыруның беренче унъеллыгы нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында).

ТИКШЕРҮ ГАДӘТЕННӘН АРЫНЫЙК!

ТАСС: Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко тикшерү органнарын киметергә һәм «тикшерергә атлыгып тору» чире белән көрәшергә чакырды. Аның сүзләренчә, бизнеска административ басым кимегәч, тикшерү органнары мәктәп, балалар бакчалары һәм больницаларга ябырылды. «Социаль объектларны тикшерүгә мораторий кертелмәде бит, органнар шуннан файдаландылар да. Хәзер мәктәп, балалар бакчалары һәм больницаларга штрафларны икеләтә энергия белән яудыралар. Шул рәвешле, бу социаль учреждениеләргә бюджеттан үсеш өчен бирелгән акчаларның бер өлешен тартып алалар», – дип белдергән ул.

ТАГЫН НӘРСӘ ТЫЕЛА?

«Российская газета»: 1нче декабрьдән ФСБның дәүләт сере булмаган, ләкин Русиягә каршы кулланылырга мөмкин хәрби мәгълүматлар исемлеген киңәйтү турында яңартылган карары үз көченә керде. Максатчан рәвештә мондый мәгълүмат җыючылар һәм аны чит илләргә тапшыручыларның «чит ил агенты» статусы алу ихтималлыгы зур. Исемлектә барлыгы 60 пункт бар. Аерым алганда, анда хәрби-сәяси вазгыятькә кагылышлы фаразлар һәм бәяләмәләр; гражданлык һәм территориаль оборона, хәрби объектларның һәм хәрби формированиеләрнең урнашуы һәм саклануы, оборона максатларында Русия территориясен җиһазлау турында мәгълүматлар; гражданнарның хәрби хезмәт узуы, гаскәрләрнең мобилизациясе, матди-техник һәм финанс ягыннан тәэмин ителеше, гаскәрләрнең психологик климаты турында белешмәләр кертелгән. Шулай ук хәрби хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының шәхси мәгълүматларын җыю һәм читкә чыгару тыела.

ТҮЛӘМӘГӘННӘР

InKazan.ru: 2022нче елның беренче алты аенда 3-7 яшьлек балалары булган ата-аналарның 66 процентына айлык социаль пособие түләүгә «отказ» килгән. Санау палатасы үткәргән тикшерү нәтиҗәсе шуны күрсәтә. Беренче бала тугач бирелә торган акчаны 38 процент ата-ана ала алмаган. 2020нче елда андыйлар саны – 15 процент, ә 2021дә ел дәвамында 38 процент булган. Быелгысы – беренче алты айга булган күрсәткеч кенә әле. Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында аңлатуларынча, тулы һәм дөрес булмаган мәгълүмат биргән кешеләрнең мөрәҗәгате кире кагыла.

БУРЫЧКА БИРМӘГӘН ӨЧЕН БАШЫНА ҖИТКӘН

«Вечерняя Казань»: Татарстанда бергә эшләгән иптәшен үтереп, аның бармагын кисеп алган һәм шуның ярдәмендә үлгән затның банк хисабына кереп, акчасын үзләштергән 48 яшьлек ир-атны хөкем итәләр. Вакыйга бу язда Чаллыда булган. Тикшерү фаразлавынча, 48 яшьлек ир белән 26 яшьлек мәрхүм икесе дә «КАМАЗ» заводларының берсендә эшләгән. Яшьрәге машинасын сатуы турында әйткән, тегесе бурычка акча сорап торган. Бирмәгәч, талашып киткәннәр, шуннан ир пычак алып, хезмәттәшенең муенына өч тапкыр кадаган. Ул үлгәннән соң, өс киемнәрен, ботинкасын салдырып алган, бармагын кискән – чөнки мәрхүмнең телефонына куелган блокировканы бармак ярдәмендә алып булган. Шуннан соң мәетне чыршы төбенә яшереп, кайтып киткән. Икенче көнне заводның эш төркеменә корбан исеменнән «эшкә чыкмыйм» дип смс язган, аның банк хисабыннан 37 мең сумны алган. Мәеткә шәһәрне яшелләндерүчеләр тап булган. Үтерүче ирне тиз тоткарлаганнар, ул гаебен таныган. Эш судка җибәрелгән.

Комментарии