«АНА ТЕЛЕ»Н КИСӘЛӘР

«АНА ТЕЛЕ»Н КИСӘЛӘР

 

«Реальное время»: 10 елдан күбрәк эшләгәннән соң, татар теленә өйрәтә торган «Ана теле» онлайн-мәктәбен ябалар. Кулланучыларга «1нче июльдән эшне туктатабыз» дигән «сәлам хаты» юлланган. «Ана теле» проекты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм КФУ тарафыннан эшләнде, «EF Education First» дип аталган телләрне өйрәтү платформасында эшләде. Проектка Татарстан бюджетыннан бик зур акчалар бүленде, төгәл суммасы беркайчан да әйтелмәде. Рөстәм Миңнеханов та, кая гына барса да, «Ана теле»н рекламалый иде. Дөрес, соңгы вакытта онлайн-мәктәптә теркәлүне административ ресурсны кулланып, ихтыяри-мәҗбүри дигәндәй оештырдылар. Хисап тоту өчен матур саннар кирәк иде. Ләкин «Ана теле»ннән файда күрүчеләр дә булмады түгел. Чит илдә яшәүче милләттәшләребез, татар телен өйрәнергә теләгән чит ил вәкилләре шушы бушлай онлайн-мәктәптә белем алып, телне өйрәнде, камилләштерде. Хәзер, янәсе «EF Education First» Русиядән китә, шуңа «Ана теле» дә ябыла икән.

ӨЧ ПОЕЗД БӘРЕЛЕШКӘН

«РИА Новости»: 2нче июнь кичендә Һиндстанда коточкыч һәлакәт булган: берьюлы өч поезд бәрелешеп, 288 кеше үлгән, 900ләп кеше яраланган. Үлүчеләр саны тагын да күбрәк булырга мөмкин, хәзерге вакытта составлардан калган тимер-томырны аралау бара. Сәгатенә 128 километр тизлек белән хәрәкәт итүче экспресс ялгыш запас юлга җибәрелгән, ә анда бу вакытта йөк поезды туктап торган. Югары тизлектә барган экспресс аның арткы ягына килеп кергән, нәтиҗәдә вагоннары рельстан чыккан. Бу вакытта күршедә тагын бер пассажир поезды узып барган, беренче экспрессның ауган вагоннары аны да эләктергән. Һиндстанның тимер юл министрлыгы һәлакәтнең сәбәбен атады: электрон блокировка системасы эшләмәгән. Тимер юлда икенче бер состав торса, система поездны ул юлдан җибәрмәскә тиеш булган. Ил хакимияте килеп чыккан хәлдә кеше факторы роль уйнаганмы, юкмы икәнен тикшерәчәген әйткән. Бу – соңгы вакытта Һиндстанда тимер юл транспорты катнашында булган иң зур фаҗига. 1995нче елда Дәһли шәһәреннән ерак түгел ике поезд бәрелешеп, 358 кеше һәлак булганы мәгълүм.

ГАФУ ИТӘ КҮРЕГЕЗ!

«Московский комсомолец»: Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Петр Толстой «Россия 1» телеканалының «Жизнь и судьба» тапшыруы эфирында кызын АКШка стажировкага җибәрүне үз хатасы дип атады һәм халыктан гафу үтенде. Депутат әйтүенчә, аның кызы Америкада укымаган, бары тик мәктәптән ике атнага стажировкага гына җибәрелгән. «Бер мизгелдә мин аңлап алдым: бу минем коточкыч хатам булган. Гафу итегез мине», – диде Толстой эфирда. Заманында үзенең Франциядә укыганын искә алды, анысы өчен дә халыктан гафу сорады.

ИҢ ЗУР БӘХЕТ – БАЛАЛАР

ТАСС: Русия Президенты Владимир Путин «үзең өчен яшәп калу» дигән карашны тәнкыйтьләде. Ул фикерләре белән «Ата-ана даны» орденын тапшыру тантанасында уртаклашты. Әлеге орденны җиде һәм аннан күбрәк баласы булган ата-аналарга бирәләр. «Очрашуда катнашкан бер анадан танышы: «Ә сезгә шуның хәтле бала нәрсәгә?» – дип сораган булган. Болай уйлаучы һәм әйтүче, гадәттә: «Үзең өчен яшәп калырга кирәк», – дип тә өстәп куя. Һәм миндә сорау туа: ә нәрсә соң ул – үзең өчен яшәү? Болай дип әйтүчеләр тормышта иң зур рәхәтнең һәм бәхетнең балаларда икәнен аңламый, ахрысы», – диде президент.

БЕРЕНЧЕ ШТРАФ

РБК: Русиядә балаларга ЛГБТ күрсәткән өчен беренче тапкыр онлайн-кинотеатрга штраф салганнар. Санкт-Петербург Җәмәгать суды «Триколос Кино и ТВ» сервисына 1,2 млн сум түләттерергә дигән карар чыгарган. Роскомнадзорда әйтүләренчә, калган онлайн-кинотеатрларда да шундый ук закон бозу очраклары турында 19 беркетмә төзелгән, судлар әлегә аларны карамаган. Суд карарында штрафны нинди фильм өчен салулары күрсәтелмәсә дә, «РБК»ның үз чыганагы 2016нчы елда Италиядә төшерелгән фильм турында сүз баруын әйткән. Анда геройларның берсе үзенең гомосексуаль булуын әйтә, башкача бу тема берничек тә кузгатылмый да, күрсәтелми дә. Мәдәният министрлыгы биргән прокат таныклыгында яшь чикләве 16+ дип тора.

«ЯТ АГЕНТ» БУЛЫП КАЛДЫ

«Газета.ру»: «Ят агент» дип табылган журналист Илья Варламов (март, 2022), комик Семен Слепаков (апрель, 2022), артист Максим Галкин (сентябрь, 2022) үзләреннән бу статусны алу таләбе белән Мәскәү судына мөрәҗәгать иткәннәр иде. Суд аларның дәгъвасын канәгатьләндермәгән, өчесенең дә «ят агент» статусы үз көчендә калган.

КИЛЕШҮ БУЕНЧА РӨХСӘТ

«Российская газета»: Дәүләт Думасына хөкем ителгән гражданнарга армиядә килешү нигезендә хезмәт итү хокукы бирү турында закон проекты кертелгән. Авторлары – Думаның саклану комитеты рәисе Андрей Картаполов һәм аның беренче урынбасары Андрей Красов. Мондый норманы мобилизация чорында, хәрби хәл игълан ителгәндә һәм сугыш вакытында куллану тәкъдим ителә.

ЙОЛДЫЗЛАР КҮП, БИК КҮП...

«Baza» телеграм-каналы: Очучысыз оча торган аппаратлар (БПЛА) дип, халыкны тәмам куркытып бетерделәр. Узган атнада Мәскәүдә 40 яшьлек бер хатын полициянең кизү бүлегенә шалтыратып, йорт өстендә шундый аппарат бөтерелүен хәбәр иткән. Ул аны бинокльдән караганда күреп алган икән, серле объект бер яшел, бер кызыл төскә кереп янып-сүнеп торган, соңыннан шәһәр үзәгенә таба хәрәкәт итә башлаган. Урынга тиз арада полиция килеп җиткән. Тик бернинди дә БПЛА тапмаганнар. Хатын күргән нәрсә йолдыз булып чыккан.

КАРШЫЛАР ҺАМАН БАР

«Бизнес Онлайн»: Казанда Усаклык бистәсендәге чүп яндыру заводы төзелешенә каршы пикет узган. Татарстанның атомга каршы җәмгыяте рәисе Альберт Гарапов сүзләренчә, 30лап кеше катнашкан. Җыелучылар атом энерготехнология станциясе төзүгә дә каршы чыккан. Билгеле булганча, «Росатом» ширкәте Татарстанда водород җитештерә торган атом энерготехнология станциясе төзергә мөмкин. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әлеге тәкъдимне хуплап, яхшылап өйрәнергә кушкан иде. Республика моннан икътисади файда күрәчәк, диелсә, белгечләр экологик фаҗига белән тәмамлану ихтималын фаразлый. «Кама Аланы янында сәнәгать оешмалары урнашкан: Түбән Камага – 30, Чаллыга – 50 км. Аларның барысы да радиоактив нурланыш куркынычы астында яшәячәк. Хәтта атом станциясе ватылмый эшләгән очракта да, ул торба аша инертлы радиоактив газлар бүлеп чыгарачак. Алар «Түбән Кама Нефтехим» оешмасы чыгарган зыянлы матдәләр белән кушылып, глобаль экологик фаҗигагә китерәчәк. Кама Аланы Казаннан 120 км ераклыкта. Әгәр авария булып, җил Казанга таба иссә, шәһәр радиоактив болыт белән капланачак», – дип аңлата Альберт Гарапов.

ТЕЛЕФОН «БӘҺАСЕ»

«Лента.ру»: Һиндстанның Чхаттисгарх шәһәрендә туклану продуктлары буенча дәүләт инспекторы Раджеш Вишвас дуслары белән пикникта вакытта Samsung Galaxy S23 Ultra смартфонын суга төшереп җибәргән. Телефоны белән мәңгегә хушлашасы урында, 32 яшьлек чиновник аны төптән алу буенча тулы бер кампания башлатып җибәргән. Башта якын-тирәдәге авыллардан берничә кеше, сусаклагыч төбенә чума-чума, баткан телефонны эзләгәннәр. Аларның берни дә барып чыкмаган. Шуннан Вишвас арендага дизель насосы алып, 2 млн литрдан күбрәк суны суырткан. Бу карарын «су ресурслары департаментында эшләүче икенче бер чиновниктан телдән рөхсәт алдым» дип аңлаткан. Вишвас телефонын тапкан, тик эшеннән колак каккан. «Телефонны коткару операциясе» җирле матбугатта тәнкыйть утына тотылган, чөнки Һиндстан төбәкләре еш кына корылыктан һәм су җитмәүдән интегә.

 

Комментарии