КАРАКАЛПАКСТАНДА ЧУАЛЫШЛАР

КАРАКАЛПАКСТАНДА ЧУАЛЫШЛАР

«АиФ»: 1, 2нче июль көннәрендә Каракалпакстанда халыкның урамга каршылык чараларына чыгуы мәгълүм булды. Каракалпакстан – Үзбәкстанның төньяк-көнбатышында урнашкан автономияле республика. Татарларга күбрәк җырчы Вафирә Гыйззәтуллина аша таныш – мәрхүмә Каракалпакстанның да халык артисты иде, бу статусы бөтен җирдә күрсәтелде. Республика 1990нчы елга кадәр Үзбәк ССР составында була, ә 1990нчы елның декабрендә дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итә. 1993нче елда имзаланган килешү нигезендә, Каракалпакстан 20 елга Үзбәкстан составына керә, аннары референдум уздырып, мөстәкыйль дәүләт булып аерылып чыгу хокукы саклана. Ә хәзер әзерләнгән яңа Конституция проектында Каракалпакстанның бу хокукын бетерергә тәкъдим ителгән, халык әлеге үзгәрешкә каршы чыккан. Каршылык чарасының үзәге – республика башкаласы Нөкес шәһәре. Хакимият анда тәртип урнаштырылды дип хисап тотты, шәһәрдә бер айга гадәттән тыш хәл режимы һәм комендант сәгате кертелде. Каршылык чарасы вакытында кимендә 18 кеше үлгән, 243 кеше төрле җәрәхәтләр алган, диелә. Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев Каракалпакстан депутатларына Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләрне үзләре генә кабул итеп, халык ризасызлыгы турында җиткермәүләре өчен шелтә белдергән, республиканың суверенитетын бетерү маддәсе проекттан алып атылган. Тарих фәннәре докторы, этнограф Дамир Исхаков бу хәлләр турында «Интертат»ка шәрехләмә биргән: «Татарстан нәкъ шул ук юлны үтте. Үзбәкстан Русия Федерациясеннән аермалы буларак, үз вакытында кирәкле үзгәрешләргә бармады, чөнки анда урнашкан Кәримов режимы бик каты куллы иде. Хәзер әз генә демократия күренә башлагач, анда башка мәсьәләләр дә калкып чыкты. Чынлыкта, каракалпаклар да беркая чыгып китә алмыйлар, аларның аның хәтле ресурслары да юк. Союздан чыгып китү хокукын саклау ул – номиналь нәрсә. Суверенитет аларга шуның өчен генә кирәк».

КАЛИНИНГРАДКА ТИМӘСЕН!

«Газета.ru»: «Гадел Русия – Дөреслек өчен» партиясе лидеры Сергей Миронов Калининградны Владибалтийск дип үзгәртергә тәкъдим иткән. «Безнең ил өчен стратегик әһәмияткә ия төбәккә край статусы бирү, шулай ук Калининград атамасын заманча чынбарлыкка һәм үзебезнең традицияләргә яраклаштырып үзгәртү вакыты җиткәндер, бәлки. Мәсәлән, башкаланы – Владибалтийск, ә төбәкне Балтыйк крае дип атарга була», – дип язган ул үзенең телеграм-каналында. Дәүләт Думасына Калининград өлкәсеннән сайланган депутат Олег Нилов, хәзерге атама белән килешеп бетмәсә дә, ашыгып үзгәртеп куярга ярамый, дип белдергән. «Бөтенрусия старостасы Михаил Иванович Калинин, үзенең күпьеллык казанышларына карамастан, исеме белән шәһәр, өлкәне атарлык ук зур сәяси фигура түгел дип уйлыйм. Шуңа күрә минем өчен «Калининград» атамасы мәңгелек түгел. Ләкин аны алыштыру турындагы карарны 1946нчы елдагы кебек политбюро түгел, халык референдумы кабул итәргә тиеш. Исем алыштыру – катлаулы һәм кыйммәтле процесс. «Махсус операция» төгәлләнгәч, әлеге мәсьәлә хакында артык эмоцияләрсез сөйләшербез әле», – дигән ул. Ә «Русия коммунистлары» партиясе (Думаның бу чакырылышында вәкилләре юк) башлыгы Сергей Малинкович: «Бернинди дә Владибалтийск кирәкми – безгә үзебезнең совет Калининграды кирәк. Бик теләсә, Миронов үзенең дачасын Владибалтийск дип атасын, Калининградка тимәсен», – дип белдергән.

ЗАКОН БАР!

«Lenta.ru»: Быел Пекинда узган Олимпиадада Русия җыелмасы составында – көмеш, ә Континенталь хоккей лигасында Мәскәүнең ЦСКА клубы составында Гагарин Кубогы яулаган 25 яшьлек капкачы Иван Федотовны армиядән качуда шикләнеп тоткарлаганнар. ЦСКА – армия клубы, шуңа күрә хоккейчы анда уйнаганда бер проблема да булмаган, ләкин быел сезон тәмамлангач Американың «Филадельфия» клубы белән килешү төзегән Федотовның Ватанга хезмәт итмәгән булуы тиешле органнарның кисәк исләренә төшкән. Аны 1нче июльдә Санкт-Петербургта тоткарлаганнар. Хәрби хезмәтне үтәүдән качып йөри дип табылса, хоккейчыны Җинаять Кодексының 328нче маддәсе нигезендә утыртып куюлары да бар. Тик мондый ихтималлык бик кечкенә, дигән адвокатлар. Мөгаен, хезмәт итәргә туры килер. Иван Федотовны хәрби-диңгез флотына укуларга җибәргәннәр инде. Чынлап та армиягә алыначакмы, дигән сорауга Русия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков: «Закон бар», – дип кыскача гына, ә спорт министры Олег Матыцин: «Закон буенча яшәгез, һәм сезнең барысы да яхшы булыр», – дип җавап биргәннәр. Хәер, сәламәтлеге белән проблемалар булуы ачыкланса, Федотов армия хезмәтеннән калып торырга да мөмкин. Адвокаты әйтүенчә, стресс аркасында хоккейчының гастриты кузгалган инде.

КАРАРНЫ ЙОМШАРТКАН

«Бизнес Онлайн»: Татарстанның Югары суды «Метроэлектротранс»ның элеккеге башлыгы Әсфән Галәвовка билгеләнгән өй аресты җәзасын йомшартты. Хәзер ул эшенә – «Таткоммунэнерго»га йөри алачак. Билгеле булганча, Галәвов аеруча зур күләмдә мошенниклыкта шикләнелеп, июнь азагында тоткарланган һәм өй сагына җибәрелгән иде. Тикшерү версиясе буенча, 2019нчы елда – «Метроэлектротранс» башлыгы булып эшләгәндә, Галәвов пенсия алды яшендә булган кешеләрне укыту өчен илкүләм проект нигезендә 12 миллион сум субсидия алган, ләкин чынлыкта бернинди укулар да үткәрелмәгән. Галәвов Казан шәһәре Совет районы судының өй арестына җибәрү карарын шикаять иткән иде. 5нче июльдә Югары судта беркая да качарга, тикшерүгә комачауларга җыенмавын әйтеп чыгыш ясаган: «Эшкә йөрергә рөхсәт итүегезне сорыйм. Кышка әзерлек бара, барлык предприятиеләрне дә җылылык сезонына әзерләп бетерергә кирәк», – дигән. «Таткоммунэнерго» хезмәткәрләре дә аны яклап чыккан. Нәтиҗәдә, суд өй арестын гамәлдән чыгарган, Галәвовка 22:00-6:00 сәгать аралыгында урамга чыгарга, мобиль телефон һәм интернеттан файдаланырга гына ярамый.

Комментарии