ЧЫГАРА ДА БЕЛӘЛӘР ИКӘН!

ЧЫГАРА ДА БЕЛӘЛӘР ИКӘН!

РБК: Юстиция министрлыгыннан беренче яхшы хәбәр: «ят агент» реестрыннан ике кешене – сайлаулар буенча эксперт, «ят агент» дип табылган «Голос» хәрәкәте советы әгъзасы Аркадий Любаревны һәм хокук яклаучы, «Голос»ның Самарадагы координаторы Людмила Кузьминаны чыгарганнар. Хәзер рәсми сайтта аларның фамилияләре янында исемлектән чыгарылган көннәре күрсәтелгән. Министрлык хәбәрендә әйтелгәнчә, әлеге карар реестрдан чыгаруны сорап язылган гаризалар, шулай ук дәүләт хакимияте вәкаләтле органнарыннан кергән документлар нигезендә кабул ителгән. «Мин бер елдан артык чит илдән финанслар алмадым – министрлыкка шуны дәлил итеп китердем», – дип аңлаткан Любарев. «Ят агентлар» реестрында тагын 148 исем калды.

МЕНӘ ШУНДЫЙ «БЕЛГЕЧЛӘР»...

«РИА Новости»: 26нчы апрельдә Белгород өлкәсенең Шебекино районында Чернобыль казасы зарарын чистартуда эшләүчеләрне искә алу чарасына җирле «Бердәм Русия» секретаре Галина Шаповалова зур итеп «PARTY» дип язылган күлмәк киеп килгән. Инглизчәдән бу сүз «бәйрәм» дип тәрҗемә ителә. Шуңа күрә секретарьның траур митингында шундый күлмәктән басып торуы, аннары традиция буенча һәйкәлгә чәчәкләр салуы ким дигәндә сәер тоела. «Бердәм Русия»нең Белгород өлкәсе бүлекчәсе үзенең телеграм-каналында берничә көн үткәч кенә аңлатма чыгарды: «Галина Шаповалованың бернинди начар нияте, аеруча кемнеңдер хисләрен кимсетү уе булмаган. Чит телләр буенча дипломлы белгеч буларак, секретарь «PARTY» сүзенең тәрҗемәсе «партия» була дип уйлаган, шуңа күрә митингка бару өчен шундый күлмәкне сайлаган». Шаповалова үзе дә «киләчәктә мондый хәл кабатланмаячак» дип ышандырган. Шунысы бар: урыс телендәге берәр сүзгә охшаса да, инглизчә мәгънәсе бөтенләй башка булган сүзләрне, «тәрҗемәченең ялган дуслары» дип, мәктәптә үк өйрәтәләр. «Дипломлы белгеч» моны ничек белми калгандыр...

ПУШКИН БЕЛӘН БУЛГАКОВКА ДА ЭЛӘГӘ

«Известия»: «Урыс мәдәнияте»ннән баш тарту бара. Украинада Русия һәм Белоруссия белән бәйле булган 279 шәһәр объектының (урам, тыкрык, аллея, проспект, шоссе, метро станцияләре) исемен алыштырырга уйлыйлар. Киев шәһәр советы тәкъдимнәр җыя башлаган. Бу хакта шәһәр хакимияте белдерүендә әйтелә. Ә кайбер чыганаклар Украинада 467 объектның атамасын алыштырырга җыенулары турында яза. Элегрәк Украинаның көнбатышындагы Ужгород шәһәрендә җирле хакимият карары нигезендә Пушкин һәйкәлен сүтүләре хәбәр ителгән иде. Киевта Халыклар дуслыгы аркасы астында Русия һәм Украина эшчесенә куелган монументның алынуы турында да хәбәрләр күренде. 2018нче елда президентлыкка кандидат буларак күрсәтелер алдыннан, Владимир Зеленский сүтелә торган Ленин һәйкәлләре урынына күбрәк язучы сыннарын, шул исәптән Киевта туган Михаил Булгаковны куярга тәкъдим иткән булган. Ә хәзер ишелергә тиешлеләр арасында Булгаков та бар, ди. Янәсе, ул бөтен әсәрләрен урысча язган, соңгы көннәрен Мәскәүдә яшәгән, хәтта Сталинны мактап пьеса да иҗат иткән.

«САТЛЫКҖАННАР»НЫ АЧЫКЛАУ БУЕНЧА ЯРЫШ

«Московский комсомолец»: ДәүДуманың мәдәният буенча комитеты рәисе Елена Ямпольская (сүз уңаеннан, Татарстаннан сайланган депутат) Мәскәүдә китап кибетләрен йөреп чыккан һәм «сатлыкҗан» язучыларның китаплары һаман да сатуда булуын күреп шаккаткан. «Сатлыкҗан» дип Украинадагы «махсус хәрби операция»не хупламаган, киресенчә тәнкыйтьләп сүз әйткән авторларны атаган. «Берәр хәл булуга, ярдәм итегез дип ялварып дәүләткә чабу, шул ук вакытта Быков, Глуховский, Парфеновка киштәләр бүлеп бирү бер дә матур түгел. Ә танылган «Москва» гомумән үзенең витринасын Акунин китаплары белән бизәгән», – дип язган ул үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә. «МК» хәбәрчесе «Москва» китап кибетенә барып кайткан. Акунин китапларына да, Дмитрий Быковка да тимәгәннәр. «Теге яки бу авторның китабын сатарга ярамый дигән закон булмый торып, берәүне дә алып атарга җыенмыйбыз. Үзләренә ошамаган язучыларның китапларын сатуыбызга ризасызлык белдерүчеләр күп инде ул. Зәвык эше. Акунин – сатылу буенча лидер. Бәлки, Ямпольская аның китапларын укымагандыр, дип уйлыйбыз. Нәрсә турында икәнен белмидер? Анда бернинди куркыныч әйбер дә юк», – дип сөйләгән сатучы. Сүз уңаеннан, Елена Ямпольская үзе дә «язучы». Аның «Гимн настоящей стервы, или Я у себя одна» дигән китабы бар. «Москва»да эшләүче сатучы бу китапны беренче тапкыр ишетүен әйткән.

КОТКАРУ КӨТӘЛӘР

«Интерфакс»: Якын арада Русия кинотеатрларының яртысы ябылуы ихтимал. Кинотеатрлар берлеге шулай дип чаң суга. Тармактагы кризисның төп сәбәбе – репертуарның җитмәве. Билгеле булганча, 24нче февральдән соң Русиядән Sony, Warner Bros., Walt Disney һәм Universal киностудияләре китте, аларның фильмнарын прокатка чыгару вакытлыча туктатылды. Кинотеатрлар күрә торган чаралар, әйтик, совет фильмнарын кабатлап күрсәтү югалган табышның 10 процентын гына компенсацияли ала, диелә. Һинд фильмнарын күрсәтү дә ярдәм итми, чөнки алар шундый төр киноны яратучыларга гына кызык. Кинотеатрлар берлеге мөрәҗәгатеннән күренгәнчә, 35 мең кеше хезмәт куя торган тармакны коткару өчен, якын арада нәрсә дә булса эшләргә кирәк, югыйсә җәйгә коткарыр нәрсә дә калмаячак.

Комментарии