Ветеранны талаганнар?!

Роза апа Галиева һәм Нәгыйм абый Мөхибуллин белән быелның февраль аенда, очраклы рәвештә генә хастаханәдә таныштым. Бер-берсенең күзенә генә карап, бер-берсен хөрмәт итеп тора алар. Бу гаилә хакында «Безнең гәҗит»тә язып та чыккан идем («Гагаринны күргән Нәгыйм абый – минем якташым!», №11, 21 март, 2012 ел).

Нәгыйм абый фронтка 1942 елда алына. Ленинград шәһәрен саклаганда, блокада вакытында каты яралана һәм госпитальгә эләгә. Н.Мөхибуллинның язган истәлекләре белән танышам. «1942 елның көзе. Нева елгасында урнашкан шәһәр ике боҗралы блокадада калды. Мин хезмәт иткән 224нче укчылар дивизиясе Ладога күленә таба хәрәкәт итәргә приказ алды. Нәкъ шул ноктада Бөек Ватан сугышында хәлиткеч роль уйнаган Ленинград һәм Волхов сугышлары бара. Ниһаять, 1943 елның 18 гыйнварында Ленинград фашистлардан азат! 3 мең ярым солдаттан торган полктан бары 100 кеше генә исән калды. Ә минем взводтан исән калучы бер мин генә! Әмма минем дә сул кул башым яралы иде». …Госпитальдә дәваланганнан соң, аны Казанга, 16нчы заводка тикшерүче (контролер) итеп җибәрәләр.

Гади генә авыл малае үз гомере эчендә бик зур үрләр яулый. Дәүләт Советында ун чакырылышта депутат булып тора, СССР вакытында, министр вазифасында чит илләрдә командировкаларда йөри, СССР һәм Татарстанның Журналистлар берлеге әгъзасы була, ике тапкыр СССРның дәүләт бүләгенә тәкъдим ителә, «СССРның почетлы радисты», «Бөек Ватан сугышының беренче дәрәҗәле» орден иясе, РСФСРның персональ пенсионеры һәм башка бик күп бүләкләр, мактаулы исемнәр иясе ул – Нәгыйм абый. Бүгенге көнгә кадәр алар Роза апа белән бик матур, тату гына яшәгәннәр.

…Беркөнне кичке уннар тирәсендә өйгә кайтып барам, Роза апа шалтырата: «Лилия, сеңлем, без зур бәлагә тарыдык! Зинһар, ярдәм ит!» – ди.

Икенче көнне иртүк торып Роза апа белән Нәгыйм абыйларга киттем. Ишекне Роза ханым ачты. Ул бик нык картайган, ябыккан. Өйләренә килеп керүгә, ишек төбеннән үк иске киемнәр, тартма-тартма иске әйберләр «каршы алды». Роза апаның үзенең дә өстендә инде кияргә яраклы булмаган сәләмә киемнәр генә.

– Ремонт ясыйсыз бугай, Роза апа? – дип сүз башладым.

– Нинди ремонт булсын ди, Лилия?! Таладылар безне, таладылар!

– Бу хәл ничек булды соң? Караклар кайчанрак өегезгә кергән?

– Безне берничә тапкыр таладылар инде. Беренче тапкырында хастаханәдә ятканда басып чыкканнар иде. Анда әллә ни күп әйбер югалмаган. Быел шифаханәгә ял итәргә бардык. Июнь аенда өйгә кайтсак, кабат әйберләр юк! Ул чагында ишекне каерып кергәннәр иде.

– Полициягә хәбәр иттегезме соң?

– Юк, хәбәр итмәдем. Барыбер файдасы юк, чөнки беренче тапкырында аларга мөрәҗәгать итеп караган идек инде.

– Соңгы тапкыр нәрсәләрегезне урлаганнар?

– Сентябрь аенда караклар ачкыч яратып кергәннәр. Без бакчада идек. Бер нәрсәбезне дә калдырмыйча урлап чыкканнар! Гомер буе яхшы яшәдек, Нәгыйм дә гел дәрәҗәле эшләрдә генә эшләде. Мин дә чит илдә, зыялы гаиләдә үскән кеше. Әти-әниемнән дә күп кенә яхшы әйберләр калган иде. Савыт-саба, кием салым, акча, техника, Нәгыймнең орден-медальләре, Җиңү көненә Президент биргән бүләкләре – барысын да алып чыкканнар бит! Ашарга пешерергә кәстрүлебез, киеп йөрергә рәтле киемебез калмаган. Бакчадан иске киемнәрне алып кайтып киеп йөрим хәзер. Урамда көз, кыш та озак тормас, хәзер килеп җитәр. Ә минем урамга киеп чыгарга җылы киемем юк. Ашарга ризыгыбызны да калдырмаганнар, суыткычыбыз буп-буш! Бик кыйммәтле, затлы китапларыбыз бар иде. Шуларны тартмалардан бушатып, аның урынына чүп-чар тутырып киткәннәр. Адреслар, телефоннар язган блокнотымны, бик күптәнге танышларымның номерлары язылган иде анда, шуларга кадәр урлаганнар. Үземнең киемнәремне кайчагында күрше-тирәдә яшәүче кешеләрдә күрәм, йөрәгем елый! Әниемнең 1945нче елда теккән туй күлмәген саклый идем. Шул күлмәк тә калмаган хәтта. Өебездә давылузган сыман, кайдан җыештыра башларга да белмим. Нәгыймнең дә яше бара хәзер, ул да уңайсызлана. Аның даруларының күбесен өйдә калдырган идек, бакчага алмаганыма үкенәм хәзер. Даруларсыз да калдык.

Хәтерләсәгез, май аенда, Байкал арты өлкәсендә, Бөек Ватан сугышы ветераны Павел Василий улы Веретельников үзенең өенә кергән каракны үтергән иде. Кубань өлкәсендә, 15 май төнендә, шулай ук хезмәт ветеранын кыйнап, орден-медальләрен, дүрт мең акчасын урлап чыкканнар. Октябрь аенда Бурят республикасында ике кыз 89 яшьлек хезмәт һәм тыл ветеранын кыйнап үтергән дигән хәбәр таралды. 16 һәм 18 яшьлек кызлар яхшы гына «салгач», тагын хәмер сатып алырга акчалары җитмәвен күрәләр һәм әби йортына юнәләләр. Кызларның берсе ул карчыкның өендә алдан да булгалаган һәм тыл ветеранының акчасы барлыгын белгән. Кызлар әбине мендәр белән каплап үтерәләр һәм йөз мең акчасын урлап, Улан-Удэ шәһәренә юнәләләр. Полиция хезмәткәрләре аларны шул шәһәрдә кулга ала.

Ниндидер вәхши, бәгырьсез, җансыз җанварларга әйләнеп бара бугай бу кешелек. Безнең киләчәгебез, тынычлыгыбыз өчен көрәшкән, яшьлеген биргән, кайберләре сәламәтлеген югалткан өлкәннәребез, ветераннарыбыз мондый мөнәсәбәткә һич кенә дә лаек түгел!

P.S. Роза апа белән Нәгыйм абый бүген җитәкчеләрнең һәм кешеләрнең ярдәменә бик мохтаҗ. Кемнең ярдәм кулы сузарга мөмкинлеге бар, булышсыннар иде.

Лилия ЛОКМАНОВА.

Ветеранны талаганнар?! , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии