- 31.10.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №43 (31 октябрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Агымдагы елның 29 сентябрендә булган үзәк өзгеч вакыйгадан соң һич уйламаган, карап торышка тәрбияле, үз эшенә бик җаваплы караган, кешеләрне хөрмәт итеп, аларның хәленә керә белгән кебек тоелган бәндәләрнең ваемсызлыгына, битарафлыгына әле һаман шаккатып, тел шартлатып йөрим.
Шимбә көнне иртәнге унынчы яртыларда иремнең кесә телефонына әнием шалтырата. Ирем: «Әни белән Динар машинада бәрелгән», – дигән сүзне әйтте дә чыгып йөгерде. Минем: «Кайда? Ничек?» – дигән соравыма «Өйдән ерак түгел», – диде. Бөтен гәүдәмнән каз тәне йөгерде. «Авыл эче булгач, әллә ни зыянлы түгелдер», – дип уйласам да, кулдан эш төште. Тиз генә баламны киендереп мин дә чыгып йөгердем. Капкадан чыгуга, машина белән ирем килеп туктады. Аннан башы, киемнәре канга батып беткән әниемнең чыгып килүен күргәч, йөрәк «жу» итеп китте. «Әни, хәлең ничек? Ничек шулай килеп чыкты?» – дип соравыма ул: «Кызым, берүк энеңне сакла. Аңа бик авыр. Тизрәк янына бар», – дип такмаклады. Әниемне якын күршебез Дамирә апага тапшырып калдырдым да, фаҗига булган җиргә – энем янына йөгердем. Өебездән500 метрчамасы ераклыкта булган һәлакәт урынына бик күп халык җыелган иде. Энемнең канга баткан аяк-кулларын, башларын күргәч, йөрәк әрнеп куйса да, күңелем белән «Аллага шөкер, үзләре исән», – дип сөендем. Ә бер читтә, газ торбасына бәрелеп, агачны сөзеп кереп яньчелгән, карарлыгы да калмаган машинаны күргән һәрбер кеше бер үк сүзләрне кабатлый: «Кылган изгелекләре өчен саклагандыр аларны Ходай. Бу кадәр бәрелүдән соң кешенең исән калуы – могҗиза».
Өебез каршында канга баткан башын тотып, коймага сөялеп торган әниемә һәм юл читендә яралы башын, канга баткан аягын уып, көч-хәл белән аксап-туксап йөренеп, аерылып торучы энемә бер караш ташлап, инде күп еллар буе Күгәрчен авылында шәфкать туташы булып эшләүче Әлфинур апа Касыймова бер нинди дә ярдәм күрсәтми, выжлатып үтеп тә китте. «Әлфинур иде бит бу! Нишләп туктамады соң?» – дип шаккатып торганда, арадан кемдер: «Ялдадыр. Ялда булганда ярдәмгә килергә бик ашкынып тормый алар. Эштә чакта ярдәм итсәләр ярый әле», – дип, Әлфинур апаны сүгеп тә алды. Янәшәдә басып торган ике-өч кеше үз мисалларын сөйләп, күзләрне маңгайга меңгерде. Шаккаткыч!!! Мондый чакта бер белмәгән чит кеше ярдәм кулы сузарга әзер. Ә авыл кешесе, өстәвенә шәфкать туташы, булышмый үтеп китсен әле! Мондый битарафлыкны, ваемсызлыкны, шәфкатьсезлекне үзендә бер тамчы намусы булмаган кеше генә булдыра аладыр.
Энемне унбиш-егерме минуттан, яраланган аякларын тегәргә, дип, районнан «Ашыгыч ярдәм» машинасы килеп алып китте. Район хастаханәсендә энемә булган мөнәсәбәттән соң, табиблар бөтенесе дә бер камырдан әвәләнгән икән дигән фикер калды миндә. Энемнең аягын тегәргә дип хирургыбыз хөрмәтле Булат әфәнде өшетә торган (местный наркоз дибез аны) укол кадый да, аякның өши башлаганын да көтмичә, тегәргә тотына. Энемнең: «Абый, уколны кададыгыз гына бит әле. Өшетсен инде бераз», – диюенә табибның җавабы бик кыска була: «Я тороплюсь!» Шулай итеп энемне монда тереләй тунап чыгаралар. Табиб бүлмәсеннән чыккач кына аяк әкренләп өши башлый.
Бүгенге көндә, Аллага шөкер, энем дә, әнием дә исән-сау. Әз-мәз генә сызлануларын санамасаң, барысы да тәртиптә. Шундый авыр чакта ярдәм кулы сузган туганнарыма, көнгә бишәр-алтышар тапкыр кереп, хәлләрне белешеп торган Дамирә апа белән Рәүф абыйга, туганнарыбыз, күршеләребез Нургазиз абый белән Мөслимә апага, дусларга бик зур рәхмәт. Аларның һәммәсенә Ходай озын гомер, бәхет-шатлыклар бирсен, Булат әфәнде, Әлфинур ханым кебекләргә шәфкатьлелек, миһербанлылык сыйфатларын күбрәк сеңдерсен, барыбызны да хәвеф-хәтәрләрдән сакласын иде. Амин!
Гүзәл МӨХӘММӘТҖАНОВА-ХӘБИБУЛЛИНА.
Балык Бистәсе районы, Күгәрчен авылы.
Ак халат астында таш йөрәк ,
Комментарии