- 31.07.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №30 (30 июль)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Фотолар текстлар:
Ирле-хатынлылар арасында канкоешлы бәрелешләр еш була. Болар, күбесенчә, исереклек, бигрәк тә, сәрхушләрнең пычакка ябышуы нәтиҗәсе. Шуңа күрә аларны «Исерек җинаятьләр» дип йөртәләр. Балтач районының Борбаш авылында килеп чыккан фаҗигадә дә аракының йогынтысы зур. Чөнки монда да ир кеше ташланып эчүче айнымаслар рәтеннән. Ләкин ул аек кеше – 27 ел бергә яшәгән хатыны тарафыннан үтерелә.
СӘРХУШ БЕЛӘН УЗГАН ТОРМЫШ
Гөлнур һәм Равил Моратовлар 1986нчы елда өйләнешә. Шул ук елның сентябрендә армиядә хезмәт иткән 26 яшьлек шоферны Чернобыль атом-электр станциясендә булган шартлау нәтиҗәләрен бетерү эшләренә җибәрәләр. Аннан кайткач та, аңа кадәр дә ул Саба урман хуҗалыгы, Балтач авыл хуҗалыгы техникасы берләшмәсе һәм башка оешмаларда машина йөртә. Әмма бер урында озак тоткарланмый. Шаһитләр әйтүенә караганда, шешәгә хирыслыгы аркасында котылу җаен карыйлар аннан. Инде 2000нче елдан бирле беркайда да эшләмәгән Р. Моратов, Чернобыльдә алган радиоактив нурланыш чирен хәмер белән «дәвалый».
Исерек килеш урамга чыгып сүгенеп-сугышып йөрми үзе. Күбрәк өйдә эчә. Шулай да канауда аунап ятуын күрүчеләр бар. Кулыннан эш килми түгел, ләкин авылдашларына ярдәм итсә, аракы сорый. Хатыныннан да еш кына «ярты» алдыра. Чернобыль өчен бирелә торган пенсиясе дә эчүгә китеп бара. Кыскасы, соңгы 15 ел гомере аракыга багышланган аның.
Гөлнур колхозда терлекчелектә, балалар бакчасында да эшли. Соңгы вакытта гына даими хезмәт урыны юк. Иренең гайбәтен сатып, чүпне тышка чыгарырга яратмый. Ләкин авылда барысы да уч төбендәге кебек инде ул.
Моратовлар йортында бар йөк хатын җилкәсендә икәнен күрә халык. Кышка азыгын әзерләп, малларын да асрый, бакчасын да карый, башкасына да өлгерә Гөлнур. 2007нче елда 5 яшендә тәрбиягә алынган кыз баланы карый. Альбина, әти-әни, дип эндәшә, быел Борбаш урта мәктәбенең 5нче сыйныфын тәмамлаган.
Сәрхуш ир хатынының тормышы авыр, билгеле. Сәбәбе аның эчеп ятуында гына да түгел. Исерекнең үзе дә, теле дә йөгәнсез бит. Дөрес, Равил кул белән кагылмый, диярлек. Андый бер-ике очракны гына искә ала ханым. Әмма кимсетүләр, иң әүвәл, хыянәттә гаепләп мыскыллаулар һәрдаим булып тора. Әйтик, ире исән булып та тол хатын хәлендәге хуҗабикә йорт эшләрен башкарганда берәр ир-кешене ярдәмгә чакырса, Равил телендә әлеге хезмәт өчен җенси мөнәсәбәткә кереп түләүчегә әверелә. Ямьсез, оятсыз сүзләрнең кечкенә кызга ишетелерлек итеп яңгыравы аеруча газаплый хатынны.
Аерылышырга, дигән уйлар да керми калмагандыр аңа. Әмма кая бара, кемгә сыена ала авыл хатыны? Бердәнбер уллары да күрше авылда акча түләп фатирда яши. Судлашып аерылышканда да бер түбә астында яшәргә туры киләчәк, димәк. Ә иң мөһиме, йортын, хуҗалыгын калдырырга гына түгел, чынлыкта авыру ирен шушындый хәлдә ташлап китәргә көче дә җитми, вөҗданы да кушмый татар хатынының. Эчүеннән туктар дип өметләнеп, барысына да түзеп яши, үз тормышын корбан итә. Ләкин сабырлык-чыдамлыкның да чиге бар. Еллар буена күргән җәбер-золым, кимсетү-хурлаулардан күңелдә җыелып барган үпкә-рәнҗүләр һәм, ахыр чиктә, ачу-нәфрәтләр тышка бәреп чыгарга да мөмкин икән. 31нче декабрьдә 51 яшьлек Гөлнур ханым, чираттагы кимсетелүдән соң, иренә таба бердәнбер кискен хәрәкәт ясавын тоймый да кала…
СОҢГЫ КӨНДӘ СОҢГЫ СУЛЫШ
30нчы декабрьдә Моратовларга бергәләп Яңа ел каршыларга Казаннан сеңелләре Сания һәм кияүләре Ирек кайта. Ләкин бәйрәм түгел, мәхшәргә эләгә алар. Икенче көннәре тыныч кына башланып китә үзе. Иртәнге чәйдән соң кунаклар хуҗалык эшләрендә булышырга керешәләр. Хуҗабикә, гадәттәгедән иртәрәк өлгертергә уйлап, көндезге аш әзерләргә тотына. Чөнки төш вакытында кияү һәм күршеләре белән Балтачка барып, йорт кирәк-яраклары алып кайтырга ниятли.
Хуҗа да иртәдән үз шөгыле белән мавыга. Кияү кеше баш тарткач, сарайда торган әче балны ялгызы чөмерергә «мәҗбүр була». Берәр сәгатьтән ишегалдында такталар урнаштыру белән мәшгуль Ирекне Гөлнур дәшеп ала һәм өйалды идәнендә эчке киемнән генә яткан Равилне бүлмәгә алып кереп салырга булышуын үтенә, «астына җибәргәнгә күрә», киемнәрен кер юу машинасына салдым, дип аңлата. Әлеге гозерне үтәгәннән соң, кунак үз эшенә керешә, күп тә үтми Гөлнурның ашыгып-кабаланып урамга чыгып йөгергәнен күреп кала. Ул да түгел, аны хатыны чакырып, «кинәт хәле начараеп киткән» җизни янында утырып торырга куша. Шул арада авыл фельдшеры белән Гөлнур да килеп керә. Ләкин ярдәмнең хаҗәте калмаган була инде. Унөченче елның соңгы көне 53 яшьлек Р. Моратов гомеренең дә соңгы көне булып чыга.
Бу вакытта өйдә булганнар, шул исәптән Гөлнур да Равилнең күп эчкәненә йөрәге туктаган дип уйлауларын әйтәләр. Ир-ат җан тәслим кылганда, барысын да эчүчелеккә сылтый торган гадәт бар инде ул бездә. Ләкин берәүнең дә мәрхүмнең аркасындагы җәрәхәткә игътибар итмәве сәер тоела. Сания ханым көч-хәл белән атлаган җизнәсе футболкасыннан саркыган канны да күргән, әмма исерек килеш бәрелгән дип фаразлаган. Яра тирәсендә кан булмагач, Ирек тә моңа әһәмият бирмәгән. Фельдшер ханым күрсәтмәсендә яра «кечкенә генә тырналган урын» дип атала. Чыннан да, кайрый-кайрый юкарып беткән пычак кереп чыккан эз зур булмый үзе.
Гөлнур исә, улы Рәмзил, Байлар Сабасындагы моргтан шалтыратып, әтисенең уң як үпкәсе җәрәхәтләнеп, эчкә күп кан саву, кан югалтудан җан бирүен белдерде эксперт, дип хәбәр иткәч һәм нәрсә булганын төпченә башлагач та, ышанмадым дип бара. Кечкенә генә җәрәхәтнең үлемгә сәбәпче булуына икеләнә ягъни. Ләкин икеләнергә урын юк монда. Үткен-очлы әйбер нәкъ ике кабырга арасына эләгеп, шактый тирән кергән. Димәк, төзәтеп булмаслык ялгышлык кылуын аңлаган кешенең могҗизага өметләнүе генә була бу. Чөнки ул иренең күкрәк читлегенә арттан пычак белән сугуын таный. Шуннан соң салмыш булса да, үз аягындагы Равилнең егылуын да күрә, өйалды идәнендә яткан иренең киемнәрен алмаштырганда ярадан аккан канны сөртеп юк итүче дә, канга манчылган һәм тишелгән футболканы кер юу машинасында юып кибәргә элүче дә ул үзе бит.
АҢЛАП БУЛА, АКЛАП БУЛМЫЙ
Шулай итеп, үтерүченең кем икәне беркемдә дә шик уятмый. Тикшерү комитетының Арча районара бүлеге тикшерүчесе А. Гайнетдинов аңа каршы аңлы рәвештә кеше үтерү очрагы буенча 105нче маддә нигезендә җинаять эшен шул ук көнне кузгата. 2нче гыйнварда район суды, кагыйдә буларак, үтерүчеләр сак астына алынса да, Г. Моратовка мәрхәмәтлелек күрсәтеп, аңа карата өй шартларында кулга алу (домашний арест) дигән чара кулланырга карар бирә. Эчке эшләр бүлеге изоляторында икене кунган хатын авылына кайтып китә. Ләкин ул рөхсәтсез өеннән чыгып йөрү хокукыннан мәхрүм була.
…Пычак белән ясалган һөҗүмне күргән шаһитлар юк. Гөлнурның 1нче гыйнвар биргән күрсәтмәсенә караганда, ул кухняда икмәк кискән чакта салмыш ир, юк кына сылтау табып, сүгенергә, аны теләсә нинди ир заты белән җенси якынлык кылуда гаепләп хурларга керешә. Түр бүлмәне җыештырып йөрүче Сания, апасының: «Җитте сиңа…» – дип кычкыруын ишетә. Икесенең дә бәхетсезлегенә, кычкырып кына калмый ул хатын, кулындагы зәңгәр саплы пычак белән ир кешенең аркасына төртеп ала. Әйтүенә караганда, бу мизгелдә ни кылганын белештерми һәм хәтерләми, бары тик яңадан өстәл янына баскач кына өненә килә. Ләкин шул ук күрсәтмәсендә: «Пычак белән кадагач, күрәсең, авыртудан сәер тавыш белән кычкырып җибәрде, бер сүз эндәшмичә, бәдрәфкә таба китте», – дип киресен раслый, ягъни хәтерләмим, дигән кеше барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирә. Әмма боларның хәсрәтеннән сыгылып төшкән, моңа кадәр телевизорда гына күргән тимер ишекле камерада утыручы авыл апасының беренче сорау алуда әйткән сүзләре икәнен истән чыгармыйк. Тикшерүче дә аның бу вакытта кеше кадәр кеше үтергәненә тетрәнеп тәмам төшенкелеккә бирелгән, хәтта үз язмышына да битараф чагы иде ди. Мондый вакытта буташтыру өчен күп кирәкми.
Алга таба аның күрсәтмәләренә зур булмаган, әмма мөһим үзгәрешләр кертелә. Ягъни яклау ягы юристлар һәм психиаторлар, «физиологик аффект» дигән хәлдә булган, ягъни пычак белән ни кылганын белештермәгән, дигән фикерне алга сөрә. Гөлнур аңлы рәвештә үтерүдә белдерелгән гаепләүне кире кага. Бары тик ике айдан соң гына үтерү нияте булмаган дип табылып, «аның гамәлләре «саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән авыр тән җәрәхәтләре ясау турында»гы чагыштырмача йомшаграк 111нче маддә кысаларына эләгә.
Ләкин Г. Моратова, әлеге дә баягы, нишләгәнемне аңларлык түгел идем дип, әлеге гаепләүне дә танымый. Ләкин суд-психиатрик экспертиза аны, бу мизгелдә үз-үзен кулда тотарлык хәлдә булган, дип киресен раслый. Судта да төп көнүзәк мәсьәләгә әверелә бу. Хәтта дәүләт гаепләүчесе район прокуроры Зөфәр Абитов та гаепләнүчеләр эскәмиясендәге Гөлнурның аффект хәлендә булу мөмкинлеген кире какмый. Үтерү нияте белән ташланган кеше бер тапкыр кадау белән генә чикләнми, ди прокурор. Аннан соң, Гөлнурның, белештермичә, канга буялган пычак белән ипи кисүен мисалга китерә. Бу мәсьәлә хөкемдарда да икеләнү уята булса кирәк. Ул хөкем ителүчегә өстәмә психиатрик тикшеренү билгели. Ләкин экспертизаның бусы да, Г. Моратова җинаять кылганда «үз гамәлләренең иҗтимагый куркыныч икәнен аңларлык хәлдә булган», дигән нәтиҗә ясый һәм аның җаваплылыктан котылу мәсьәләсен үтә катлауландырып куя.
Тикшерү материалларында дистәләгән кешенең күрсәтмәләре тупланган. Аларның барысы да – 11 яшьлек Альбинадан башлап мәрхүмнең якыннарына кадәр – Гөлнур турында яхшы фикердә. Әмма бу, кешенең хәленә кереп, аны яклап та, аңлап та була, ләкин закон нигезендә аклап булмый торган очракларның берсе кебек.
Авыр язмышлы татар хатынының аяныч ялгышына бәяне хөкемдар бирәчәк.
Наил ВАХИТОВ.
Балтач районы.

Комментарии