Шул кирәк сезгә!

Соңгы көннәрдә бик аптырау хәлендә йөрим әле, җәмәгать. Кем белән сөйләшмә, кризис та кризис, ди. Гәҗитләргә хәтле шул тирәдә гәп куертырга бик яраталар. Үзләренчә, халыкның хәленә кергән булып, тираж арттырмакчылардыр, мөгаен. Телевизор бөтен гаепне Америка өстенә өепме өя, яңадан яшьлегемә кайткан кебек булам да, сөенеп тә куям. Хисләрең белән булса да Совет чорына кайту начармыни? Әмма, тора-бара нервыга тия башлады бит әле бу галәмәт.

Үз йортымда да, балаларныкында да өстәлләр нигъмәт белән тулган, суыткычларның ризыктан бушап торганы юк. Кайда соң ул кризис? Карчык ике-өч сәгать саен, «әйдә ашарга, әйдә чәйгә», дип чакырып, гел шөгыльләремнән аерып ачуны китерә. «Нинди бетмәгән ашау соң бу?» – дип, кайчак әрепләшеп тә алам.

Тиргәячәгегезне белә торып, бу кризисыгызны тагын да катырак итәр идем әле, дип әйтәсе килә башлый. Балаларга баргач, чүп чиләкләренә күз төшә дә, күгәрә башлаган күмәч кисәкләре күреп йөрәгем жу итеп куя. Йомшак кына итеп әйтеп тә карадым, файдасыз. Картаелды, каты әйтерлек кодрәт инде юк, карчык та өйгә кайткач кына әтәчләнә, киленнәр өстеннән хакимлек итәр заман безгә тәтемәде шул. Аларга җитәр-җитмәс чорда яшәргә туры килмәде шул. Ә менә Казандагы кодабыз шул арык елларда яшьлеген үткәргәнлектәндер, ризык кадерен белә. Күршеләренең икмәк калдыкларын җыя, яхшылап киптерә, аннары безгә җибәреп тора. Тавыкларыбыз шуларны ашап җырлый-җырлый йомырка сала, чебиләребез тәгәрәп үсә. Файдасы аларга да үзебезгә дә, бу начармы? Тик бар кешенең дә андый кодасы юк шул, булганы да минеке кебек түгел. Шушы мисалдан чыгып фикерләгәндә, шәһәр җирендә күпме ризык калдыгы чүплеккә китеп, күсе үрчергә сәбәпче була. Ә бит Совет заманында әрәм-шәрәм алай күп булмаса да, Казан тирәсендәге совхозларда шул калдыкларны ашатып дуңгыз симертәләр иде. Шуңамы, хәзерге кризис башлангач кына, яшьлегебездә гел кризиста яшәвебезне аңладык. Әллә ул кризис дигәнен халыкка телевизордан көчләп тагалар микән дигән шик тә туа миндә. Алай дисәң, ник адәмне шул мөртәт тартмадан угрыларны, балда-майда йөзүчеләрне күрсәтеп котырталар. Нервысы тузганнары тизрәк мәңгелеккә олаксыннар дип микән. Көтмәсеннәр, без картлар тиз генә бирешмибез әле, төрлесен күрдек. Ә яшьләр кырыла гына. Кайсы күп эчүдән, кайберсе күп ашаудан, юл һәлакәтеннән, һәм башка күп төрле сәбәпләрдән.

Кыскасы, дөрес юнәлеш алмадык, җәмәгать. Бәлки, телевизордан байгуралар тормышын күрсәтеп, сез дә тырышсагыз – шулай яшәрсез дип агитация ясыйлардыр. Ә адәмнәр бездә алдау-йолдаудан башка баеп булмаганын бик яхшы белә.

 Габит ФӘРХЕТДИНОВ,

Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии