Аяусызны яклау файдасыз

Аяусызны яклау файдасыз

Судья белән бәхәсләшүдән файда юк икәнен беләбез. Кем дә булса риза түгел дип, карарын үзгәртми ул барыбер. Шулай кирәктер дә, чөнки ул хисләргә бирелмичә, закон һәм бары тик закон буенча гына эш итәргә тиеш. Ләкин шулай дакайбер очракларда суд карарлары, йомшак кына итеп әйткәндә, аңлашылып бетми. Яшерен-батырын түгел, хөкемдар җинаятьче белән бер сүздә дигән уйлар да туа, ришвәтче, сатлык җан судьялар хакындагы имеш-мимешләргә дә ышана башлыйсың.

Гаепләнүче, хөкем ителүчеләр хокуклары да исәпкә алынырга тиеш, әлбәттә. Ләкин сүз аларны ачыктан-ачык яклап чыгарылган хөкемнәр, димәк, җәмгыять мәнфәгатьләренә хыянәт турында бара. Без закон тарафыннан һәрьяклап яклана торган хөкем итү системасына тулаем бәя бирүгә дәгъва итмичә, кайбер мисаллар китерергә булдык.

Казалы азатлык

2011 елның февралендә Югары судында аеруча куркыныч рецидивист Александр Герасимовка хөкем карары чыгарылды һәм, әйтергә кирәк, лаеклы кырыс җәза бирелде. Ул иң явыз җинаятьчеләр, шул исәптән, гомерлеккә ирекләреннән мәхрүм ителгәннәр тотыла торган аерым режимлы колониягә 17 елга хөкем ителде.

Моңа кадәр өч тапкыр утырып чыккан бу бәндә узган ел май аенда 12 яшьлек кыз баланы Яшел Үзән шәһәре читендәге урманлыкка алып керә һәм пычак белән куркытып көчли, җенси характердагы башка төрле бозыклыклар кыла. Бер ай да үтми, тагын бер 12 яшендәге кызчык белән шундый ук кыргыйлыкны кылмакчы була. Ләкин бу юлы хайвани теләгенә ирешә алмый, кемдер комачаулап, ычкынып йөгергән баланың кәрәзле телефонын гына тотып кала. Тикшерү органнары фикеренчә, 12 июльдә 9 яшьлек сабыйны кыйнап, көчләмәкче була, ләкин ниятеннән “ирекле рәвештә” баш тарта, имеш.

РФ Җинаять кодексының 131 (көчләү), 132 (җенси характердагы көчләү гамәлләре) һәм башка маддәләре буенча эш кузгатылып, маньяк-педофил тиешле җәзасын ала. Әлбәттә, ул Югары судына кассация шикаяте юллый. Хәзер педофилларга карата законнар кырыс, шуңа күрә хөкем карары үзгәрүгә өмет юк дәрәҗәсендә.

Әлеге мисалга мөрәҗәгать итүнең сәбәбе шунда ки, ошбу вәхшине суд моңа кадәр ике тапкыр срогыннан алда иреккә чыгарырга дигән карар кабул иткән. 6,5 еллык беренче срокны ул 17 яшьлек чагында ук көчләгән өчен алган. Колониядән кайтуы белән, тагын рәшәткә артына эләккән. Бу юлы Татарстан Югары суды аны, кеше үтергән өчен, 11 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Менә шушы башкисәрнең “төзәлү юлына басуы”, “үрнәк тәртибе” кебек искиткеч уңай сүзләр белән чуарланган документлары хөкемдар өстәлендә ята һәм ул барлыгы 3 ел 7 ай һәм 19 көнгә иртәрәк шартлы рәвештә иреккә озатыла.

Ләкин колония җитәкчелеге һәм суд зур өметләр баглаган бәндә шунда ук кеше таларга керешә һәм кораллы һөҗүмнәр ясый торгач, эләгеп, тагын суд каршына баса. 2002 елда яңадан 10 еллык срок ала. Ләкин инде барлыгы 27,5 еллык срок җыйган адәм тагын вакытыннан алда азат ителү турында хыяллана һәм, ни хикмәт, максатына ирешә дә. Нинди юл белән икәне безгә караңгы, ләкин мондый чакта ирексездән җәзаны үтәтү һәм хөкем системасындагы ришвәтчелек турында искә төшерәсең. Юкса нинди судья, нинди “гражданин начальник” шушы адәм актыгын иреккә чыгару яклы булыр иде икән?

Ничек кенә гаҗәп булмасын, 10 ел урынына 6 ел утырып, ул яңадан җәмгыятькә “бүләк” ителә. Колония офицерлары теләге һәм ике судья фәрманы белән теге 27,5 елның җиде елдан артыгы җилгә оча. Котырынган ерткычны читлектән чыгаруны хәтерләтә бу. Таш койма артында утырырга тиешле рецидивистның югарыда телгә алынган кыргыйлыкларында аңа мәрхәмәтлелек күрсәткән түрәләрнең дә өлеше бар димичә булмый. Әлбәттә, сүз мәсьәләнең юридик ягы түгел, ә бәлки, онытылып, акча күләгәсе каплап бара торган әхлакый ягы турында.

39 яшьлек А.Герасимов дүрт тапкыр хөкемгә тартылып, барлыгы 44,5 еллык иректән мәхрүм ителү срогы җыя. Инде аны вакытыннан алда иреккә чыгарырга берәүнең дә намусы җитмәс, шәт. Хәер, белмәссең, намус дигәнең сатылып бетәргә дә мөмкин бит әле…

Бәхәсле хөкем

Ялгышлык белән абынган кешеләргә карата законда каралган ташламалар ясауга берәү дә каршы түгелдер. Ләкин кат-кат төрмә юлын таптаучы явызларның башыннан сыйпауны бары тик җинаятьчелек тегермәненә су кою итеп бәяләп була. Бу җәһәттән, безгә аңлашылып бетмәгән бер бәхәсле суд карарына тукталып үтик. Сүз УДО дип йөртелүче срогы тулганчы иреккә озату түгел, ташламаның икенче төрлесе, әйтергә кирәк, гаять сирәк кулланыла торганы турында.

Эш шунда ки, РФ Җинаять кодексының 64нче маддәсе судьяларга теге яки бу маддәдә күрсәтелгән иң җиңел җәзадан да җиңелрәкне билгеләү хокукы бирә. Гади телдә бу “түбәннән түбән” (ниже низшего) дип йөртелә һәм, әлбәттә, хөкем ителүченең шәхесенә карап гадәттән тыш очракларда гына бирелергә тиеш.

2011 елның 18 гыйнварында Менделеев районы мировой суды шушы “дәрәҗәле” ташламага лаек кеше дип өч тапкыр хөкем ителгән һәм шул каладагы 10нчы төзәтү колониясендә утыручы бәндәне таба һәм җәзаның түбәннән дә түбәнрәк кенә түгел, чынлыкта, үтәлми торганын бирә, ягъни эшләмичә ятучы тоткынга 3000 сум штраф салып куя.

Инде судья аерым ихтирамга лаек дип тапкан рецидивистның кылган гамәлләрен мөмкин кадәр кыскартып шәрехләп үтик. Кеше үлеменә китергән тән җәрәхәтләре ясаган өчен, беренче тапкырында ук Түбән Кама шәһәр суды тарафыннан 10 елга ирегеннән мәхрүм ителә ул. 2004 елда тагын шул суд каршына баса. Кеше үтерүне аңлатучы тән җәрәхәтләре ясау, көчләү, җиңел тән җәрәхәтләре ясау кебек санап бетермәслек явызлыклар өчен 8,5 еллык срок ала. Менделеев колониясендә утырган чорда аның элек ясаган тагын бер вәхшилеге ачылып, Татарстан Югары Суды срокны 9 елга үзгәртеп куя.

Күргәнебезчә, Михаил Коршуновның үткәне теләсә нинди судның “җанын эретерлек”… Әле 2010 елның 3 мартына каршы төндә кылган “батырлыкларын” өстәргә кирәк. Нәкъ шулар өчен 112нче маддә буенча (аңлы рәвештә сәламәтлеккә уртача дәрәҗәдәге зыян ясау) җинаять эше кузгатылып, теге мәрхәмәтле суд каршына баса да инде ул. Колониядә чакта да акылга утырырга җыенмый, төзәлү юлына баскан тәртипле тоткыннарны да сөйми. Шул сәбәпле Е.Калининны эт итеп кыйнап ташлый, аяк-кул белән генә түгел, агач таяк, урындык белән күп тапкырлар суга. Төн уртасында колониянең йокы, аш бүлмәләрендә бер тапкыр кыйнаганнан соң, иртәнге сәгать дүртенчедә тагын шуны ук кабатлый. Нәтиҗәдә, Е.Калинин озак вакыт лазаретта дәваланырга мәҗбүр була.

Бу хакта колония җитәкчеләре дә белми калмый, чакыртыла, эчке эшләр бүлеге кодексының 112нче маддәсе буенча җинаять эше кузгата. Ләкин Коршуновның гаебен дәлилләп судка илтеп җиткерү өчен, һәм прокуратурага бик күп тырышлык куярга туры килә әле. Чөнки азынып беткән рецидивист күзгә карап алдый, гаебен танымый. Бусы бер хәл, шаһитлар аңа каршы күрсәтмәләр бирергә теләми, чөнки бер яктан мондагы даирәләрдә хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек, ким дигәндә, хупланмый, икенчедән, ошбу явыз белән каршылыкка килергә куркалар. Криминаль авторитетлар басым ясавы аркасында зарар күрүче үзе дә әледән-әле күрсәтмәләрен үзгәртеп тора. Иреккә чыгарга 2-3 ел калып барганда, М.Коршуновның яңа срок аласы килми, билгеле. Хокук саклау органнары белән тарткалашу 9 ай дәвам итә. Ләкин зур кыенлыклар белән аның гаебе дәлилләнеп, эш судка барып ирешә.

Тәҗрибәле җинаятьче вәзгыятьнең үзгәрүен төшенми түгел һәм “тактика”ны алыштырырга була, ягъни 10 ай узгач, кинәт гаебен тануны белдерә, чөнки моның барыбер исбатланасын аңлый. Ул гына да түгел, суд утырышын җәзаны җиңеләйтү мөмкинлеге бирүче аерым тәртип (особый порядок) дип аталучы кыскартылган алым буенча үткәрүне сорый. Моның өстенә, колониядә эшләмичә ятучы бәндә “тәрбиясендә” балигъ булмаган бала барлыгы да исәпкә алына. Болар, һичшиксез, аңа биреләчәк җәзаны йомшартучы шартлар булып тора, ләкин, прокуратура фикеренчә, берничек тә “түбәннән түбән” җәза билгеләрдәй гадәттән тыш сәбәп итеп хезмәт итә алмыйлар. Моның өстенә, җәзаны, киресенчә, кырысландыра торган шартлар, мәсәлән, җинаятьнең колониядә чакта, димәк, җәза үтәгән чорда кылынуы һәм аның иҗтимагый яктан куркыныч булуы бөтенләй исәпкә алынмый.

Шуңа күрә дә 3000 сум күләмендә штраф салу кебек искитмәле хөкем чыгарылгач, прокуратура район судына протест белдерә. Ләкин федераль суд, дәгъваны канәгатьләндермичә, мировой судья хөкемен үз көчендә калдыра. Шул рәвешле, кеше кыйнаучы төрмәче, һәрьяклы яклау табып, чынлыкта бернинди җәзасыз кала. Менделеев район прокуратурасы Татарстан Югары судына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Анда нинди карар кабул ителер – фаразларга мөмкин түгел. Түбәндәге суд хөкемнәрен юкка чыгаруның бик сирәк була торган хәл икәнен генә искәртик.

Гамәлдән чыгарылган хөкем

Бу җәһәттән, сирәк очрый торган шундый карарларның берсен искә төшерик. Шушы көннәрдә Русия Югары суды коллегиясе республика прокуратурасының кассация дәгъвасын канәгатьләндереп, Татарстан Югары судының узган ел “Севастопольские” бандасы әгъзаларына карата билгеләнгән хөкем карарын юкка чыгарды һәм җинаять эшен яңадан карау өчен, Казанга кире кайтарды. Мәскәүдә безнең суд карарында нинди законсызлыклар табылуы безгә мәгълүм түгел, ләкин сәбәпләр җитди булуына шикләнмәскә мөмкин.

Бизнесменнардан торган әлеге банда турында күп язылды. “Безнең гәҗит”тә дә “Эшмәкәрләр бандасы”, “Бәхәсле хөкем” (2010 ел ???нче саннар) дигән хәбәрләр булды. 20 кешене, шул исәптән, Казандагы атаклы “Жилка” берләшмәсе атаманы Хәйдәр Закировны үтерүдә, тотрыклы җинаятьчел төркем-банда оештыру һәм башка авыр җинаятьләр кылуда гаепләнгән “Севастопольские” әгъзаларына бирелгән хөкем йомшаклыгы белән бәхәсле килеп чыкты. Төп фигураларның берсенең – Дракон кушаматлы Радик Йосыповның шартлы срок бирелеп, суд залында азат ителүе, тагын 10 кешенең нибары 5-9,5 елга ирекләреннән мәхрүм ителүе бик күпләрне, иң беренче чиратта, прокуратураны аптырашта калдырды.

Монда 15 ел һәм аннан да күбрәк вакыт узу сәбәпле шактый җинаятьләр өчен җавапка тарту срогы чыгу, Моисей һәм Үтүк кушаматлы ике лидерның суд эскәмиясендә булмавы (алар соңрак тотылды) йогынты ясамый калмады. Ләкин төп сәбәп судның банданы 1995 елга чаклы гына яшәгән дип исәпләвендә булды. Чөнки 15 еллык срок узды дип өчен җәза бирелмәде. Ә прокуратура исә банда, ким дигәндә, 1996 елның августында – Х.Закиров үтерелгән чакта да булган, димәк, узган 2010 елда 15 еллык срок чыкмаган дип исәпләде. Шуңа күрә, РФ Җинаять һәм Җинаять-процессуаль кодексларын бозу фактларын күрсәткән РФ Югары судына мөрәҗәгать итте. Димәк, Мәскәү судьялары аларны дөрес дип тапкан, юкса эш Казанга әйләнеп кайтмас иде.

Җинаять эшен яңадан карау кайчан башланачагы хәбәр ителми әле. Гомумән, Татарстан Югары судында бу хакта мәгълүмат бирергә ашыкмыйлар, хәтта хөкемнең нинди нигезләмә белән юкка чыгарылуын да әйтергә теләмәделәр. Хөкем итү органында ялгышны таныйсылары килми, дип аңларга кирәк. Әгәр моны ялгыш дип атап булса…

Наил ВАХИТОВ

Комментарии