- 30.09.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №39 (30 сентябрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Ришвәтчене тотып, утлы табага бастыруы бик авыр хәзер. Йөз кеше әйтеп торса да, кулыннан каптырып алмасаң, җавапка тартып булмый. Кычкырып торучы дәлилләр кирәк чөнки.
Акчаны үз куллары белән төртсә дә, бирүче алучыны сөйли инде ул. Күзгә карап, кесәгә керүчене кем яратсын, ди? Ә сүз чыпчык түгел, бер очса, тотам, димә. Шул рәвешле ул оперативникларга да барып ирешә. Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре дә Федераль салым хезмәтенең Мәскәү районы инспекциясендә эшләүче ике инспекторның дәүләт казнасын баетудан бигрәк, үз кесәләрен калынайту турында кайгыртуларын белеп ала.
Ләкин, кем әйткәндәй, сүзләрне “дело”га тегеп булмый. Узган ел азагыннан ук сагалап йөрсәләр дә, оперлар инспекторларны эләктереп алу җаен таба алмый. Беренчедән, тегеләр бик сак эш итсә, икенчедән, милиция белән хезмәттәшлек итәргә теләүчеләр табылмый. Һәркем бирергә дә котылырга, дигән фикердән чыгып эш итә.
26, 28 яшьләрендә генә булсалар да, салымчылар “саву” алымнарын бик яхшы белә һәм тормышта да чын савымчылар кебек куллана. Әйтик, ике егет эшмәкәрнең финанс эшчәнлеген тикшерә, “коточкыч зур” закон бозу очракларын ача. Законны да, үз хокукларын да юньләп белмәгән эш кешесе каушый-курка кала. Курыкмаслык та түгел, әлеге хилафлык өчен бик зур штраф (мәсәлән, 1 млн) түләргә тиеш икән ләбаса…
Коелып төшкән эшмәкәр ярдәм эзләп, як-ягына карана. Һәм шунда ук ике ревизорның берсе аны “батырып”, таптап китәрлек, ягъни мәсәлән, бөлгенлеккә төшерерлек явыз, ә икенчесенең хәлгә керә белә торган кешелекле бәндә икәнен чамалый. Бата башлаган кеше саламга ябышкандай, “яхшысы” тирәсендә бөтерелә. Ахыр чиктә килеп туган вәзгыятьтән “аз-маз” югалтулар белән чыгу юлы табыла. Бушка түгел, әлбәттә.
Быел май аенда әлеге ике савучы салымчы азык-төлек сәүдәсе белән шөгыльләнүче берәүдә “кунакта” булып китә. Эшләгән кешедә җитешсезлекләр табылмый калмый инде ул. Базарда өч сәүдә ноктасы тоткан эшкуар да гөнаһсыз түгел икән. Ошбу гөнаһлар өчен дәүләт файдасына 1,2 млн сум түләргә туры киләчәген әйткәч, абзыйның чәче үрә тора.
Тегеләрнең кәсеп итү ысулларын өйрәнеп бетергән оперлар эшкә керешергә була. Иң алдан, сәүдәгәрне дәшеп алып, аңа хокукларын һәм бурычларын искә төшерәләр. Инспекторларның ришвәт таләп итәчәгенә шикләнмәгәнгә күрә, аңа алу гына түгел, бирүнең дә җинаять икәнлеген искәртәләр. Шулай итеп, эшмәкәр ришвәт төртеп котылу мөмкинлегеннән мәхрүм ителә. Бичара кеше ике ут арасында кала: бирсә, милиция тотарга мөмкин, бирмәсә – салым инспекциясе 1,2 млн штраф салачак. Шуңа күрә оперативниклар сүзенә колак салмыйча булдыра алмый.
Салым инспекторларының тозакка керә башлавы шуннан башлана. Эшмәкәр белән уртак тел тапкач, алар сәүдәгәрне салынырга тиешле штраф күләмен киметү юлларын өйрәтәләр. Аларның кушуы буенча эшмәкәр ялган документлар юнәтә. Тегеләр яңадан “тикшерү” уздыра һәм штраф күләменең 1,2 миллионнан 530 мең сумга кадәр төшерелүен әйтә. Ниһаять, әлеге “изгелек” өчен 200 мең сум “төртергә” кирәк булачагын ирештерәләр.
Эшмәкәр эшмәкәр инде ул, шунда да сатулашырга керешә. Гәрчә оперативниклар бәхәсләшмәскә кушса да, алыш-биреш бәясен 20 мең сумга төшерүгә ирешә. 20 августта Казанның Нариманов урамындагы автомобиль базары янында очрашып, килешүне гамәлгә ашырырга сүз куешалар. Тозак капкачы шартлап ябылыр сәгать якынлаша.
Нариманов урамында үзенең ВАЗ-21099 машинасына утырып, инспекторларның берсе генә килә. Аучы барын сизенгән җәнлек кебек ул эз буташтырырга керешә, ягъни берничә тапкыр алыш-биреш урынын үзгәртә. Ләкин ул вакытта аны бары тик кесәсенә керәм дип торган 180 меңнән баш тарту гына коткара ала. Ләкин “аучылар” бик яшертен эш иткәнгә күрә, ул шулкадәр “сәмән”нән ваз кичәрдәй сәбәп күрми.
Тамгалы акчаларны тапшырган эшмәкәр машинадан чыгу белән, “Жигули” каршына бер “иномарка” килеп туктап, юлны ябып куя. Ришвәтче тәрәзә пыялаларын күтәртеп, ишекләрен бикли. Ләкин бикләнеп утырып кына котылып булмаячагын аңлаткач, эш тәрәзә пыяласын ватуга кадәр барып җитми. Пунәтәйләр күз алдында теге акчалар санала, ришвәт алу очрагы документлаштырыла.
Салымчыларның тагын берсе шәһәрнең икенче почмагында тоткарлана. Алар үзләренең җәй буе оперативниклар күзәтүе астында булуларын, димәк, котылып булмаслык итеп килеп кабуларын аңлап ала. Шуңа күрә гаепләрен танып, күрсәтмә бирәләр. Әлбәттә, алдан әҗәткә алып торылган 180 мең турында озын-озак сафсата сатыла.
Оперативниклар аларның эшмәкәргә карата кылган “яхшылыклары” белән кызыксына. Бактың исә салым түләү өлкәсендәге закон бозу очраклары өчен ул 1,2 млн түгел, ә 530 мең сум штрафка тартылырга тиеш булган, димәк, тегеләр аңа бернинди ташлама да ясамаган, бары тик кешенең законны белмәвеннән һәм, бигрәк тә салым инспекторыннан бандитка караганда да ныграк куркуыннан файдаланырга уйлаганнар.
Оператив хезмәткәрләр хәзер әлеге ике салымчы тикшергән башка эшләрне яңадан карый. Җавапка тартылган сәүдәгәрләр белән очрашалар. Чөнки шушы ысул белән “савылган” эшмәкәрләр тагын булуга шик юк. Бары тик түләп “котылган” кешеләрнең салымчыларга каршы күрсәтмә бирүе генә икеле. Ошбу куәтле оешма белән кем каршылыкка килергә теләсен, ди?!
Моның савучы салымчылар өчен әллә ни әһәмияте юк инде. Чөнки аларга каршы Җинаять кодексының “Ришвәт алу” дигән 290нчы маддәсенең 4нче кисәге буенча, ягъни төркем белән һәм зур күләмдәге сумма алган өчен эш кузгатыла. Ә моның өчен законда 7дән 12 елга кадәр срокка иректән мәхрүм итү каралган.
Ләкин, кагыйдә буларак, ришвәтчеләр шартлы хөкем белән котыла. Бу юлы нинди булыр? Суд карары белән сезне дә таныштырырга тырышырбыз.
Бәләбәйнекен сайламагыз!
Республикабызда үзебезнең җитештерүчеләргә ярдәм итү йөзеннән, “Татарстанныкын сайла!” дигән чакырулар еш яңгырый. Хәмерне мактау гөнаһлы эш булса да, алар “Татспиртпром” продукциясенә дә кагыладыр шәт. Чөнки ул да үзебездә җитештерелә бит. Әгәр шулай икән, республикабызның Башкортстан белән чиктәш районнарында ашыгыч рәвештә “Бәләбәйнекен алмагыз!” дигән чара үткәрергә кирәктер. Чөнки Татарстан Эчке эшләр министрлыгының икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе мәгълүматларына караганда, Бәләбәйдә җитештерелгән спиртны кушып ясалган сыйфатсыз эчемлек Татарстанга “саркый” башлаган, ди.
Әлбәттә, без әлеге шәһәрдә чистартылган, яхшы продукциядән эшләнгән законлы аракыны яманлап, аның сәүдә маркасына зыян китерергә җыенмыйбыз. Сүз бары тик алып-сатарлар аркылы Татарстан чиген узган сыеклык турында бара. Урта Идел суд экпертизалары үзәге тикшергәч, әлеге эчемлектә кеше сәламәтлеге өчен зарарлы техник кушылмалар булуы ачыклана. Моңа гаҗәпләнәсе юк. Чөнки законсыз эшмәкәрлекне сыйфатка караганда, бәя күбрәк кызыксындыра. Төгәлрәге, яхшы әйбергә алар бөтенләй кызыкмый, чөнки ул кыйммәт тора.
Ә арзанлы спирттан ясалган хәмер исә еш кына казалы була. Махсус оператив төркемнең Казаннан Актаныш, Баулы һәм шул яктагы башка районнарга барып чыгу сәбәбе дә бу тирәдә алкогольдән агулану очраклары ешаю белән бәйле була. Оперативниклар Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарына ялган хәмернең күбесенчә Самара өлкәсеннән килүен белә (газетабыз бу хакта язды. 26 август 2009). Ләкин бу юлы эзләр Башкортстанга таба күрсәтә.
Яшерен үткәрелгән оператив-эзләү чаралары Бәләбәй спиртын Татарстанга ташучы астыртын каналны чагыштырмача тиз ачыклый. Аларны җинаять өстендә эләктерү өчен, гадәттәгечә, берничә оперативникка алып-сатар ролен уйнарга туры килә. Алдан товар сыйфатын тикшерү өчен дигән булып, берничә әрҗә аракы сатып алалар. Соңрак Актаныш районында Айрат Әмиргунов дигән берәүдән 31 мең сумлык 450 литр спиртлы сыеклык алына. Ул “Белебейская” дигән минераль су тутыра торган 1,5 литрлы пластик шешәләрдә була.
Икенче көнне О.Фильчев һәм В.Луговой дигән Башкортстанның Күмертау каласы кешеләре “эшмәкәрләр”гә шундый ук продукцияне “КамАЗ” хәтле “КамАЗ”га төяп китә. Юлда милиция туктаткан очракка дип, градуслы товарны велосипед тартмалары белән каплыйлар. Әлбәттә, “сатып алучылар”ның милиция оперлары икәнен башларына да китермиләр һәм 455 000 сумлык 7000 литр спиртлы сыеклык саталар һәм килеп тә кабалар.
Ошбу “олау” Оренбург чиген кисеп, Баулы ягына чыгу белән туктатыла. Бу эшне Татарстан тикшерүчеләре алып бара. Җинаять эше законсыз эшмәкәрлек һәм хәвефсезлек таләпләренә җавап бирми торган продукция саткан өчен, ике маддә буенча кузгатыла.
Актаныш, Баулы һәм тирә-күрше районнарда таралырга тиеш булган 7,5 тонна зарарлы хәмер юк ителәчәк. Ләкин бу аның чишмәсе кипте дигән сүз түгел әле. Итәк астыннан сатучыларда башка яшертен юллар белән килгән, алданрак ваклап сатучыларга таралып өлгергән начар аракы булырга мөмкин. Бәләбәйдән килгән зарарлы эчемлекне сайламаска, димәк ки, хәмерне бары тик ышанычлы кибетләрдән генә алырга кирәк.
Башкортстанда көндәшләр пәйда булу Самарадагы алып- сатарларга барып ирешкән, ахры. Чөнки Татарстандагы легаль булмаган аракы базарын тәэмин итү буенча беренчелекне ычкындырмау йөзеннән алар активлаша башлаган, ди. Бәләбәйнекен сайламыйча Самараныкын алсыннар дип булса кирәк, бәяләрнең дә төшүе күзәтелә икән.
Чирмешән эчке эшләр бүлеге оперативниклары Казаннан килгән хезмәттәшләре белән бергә Самара өлкәсеннән Исаклы авылында яшәүче Көньяк Осетия кешесен 12 500 литр законсыз спиртлы эчемлек китерергә күндерә. Күләм зур булгач, бәя дә төшә. Бер литрлы савытлардагы спирт белән су кушылмасының бер литры нибарысы 43 сумнан сатыла.
Сатуын саталар, әмма 540 мең сум акчаны алгач, 1952 елда туган Аслан Гусов һәм ике шоферны тоткарлап, Чирмешән милициясенә алып киләләр. Анда исә Гусовның әлеге исерткеч товарын Ульяновск өлкәсенең Дмитровград каласындагы складтан төяве ачыклана. Ә анда спиртны Мәскәүдән китергәннәр. Кавказ якларыннан килгән исерткеч бар дигән шик тә туган. Кыскасы, оперативниклар өчен география киңәя.
География дигәннән, быел февраль аенда Ульяновск өлкәсендә яшәүче ханымны оперативниклар Балык Бистәсе районына кадәр алып килеп, 5 мең литр сыеклык “сатып” алганнар иде. Шушы көннәрдә әлеге район суды ошбу законсыз эшмәкәрне шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән хөкем чыгарды. Ошбу 5 тонна эчемлек тә кулланучыларга барып җитә алмыйча юк ителде.
Шартлы хөкем һәм вак-төяк штрафлар белән генә балга җыелган чебен кебек Татарстанга тартылучы ялган хәмер сәүдәгәрләрен биздереп булыр микән? Әгәр бары тик Татарстанныкын гына сайламасак, булмастыр, мөгаен…
Наил ВАХИТОВ.
Комментарии