КАЙБЫЧ ПЕНСИОНЕРЫНА НИЧЕК ТӘ ЯРЫЙ

КАЙБЫЧ ПЕНСИОНЕРЫНА НИЧЕК ТӘ ЯРЫЙ

Безнең илдә иң куркынычы – ул ялгызлык. Әгәр сез япа-ялгыз яшисез һәм ниндидер түрәнең туган-тумачасы, кода-кодагые, берәр әшнәсе түгелсез икән, законга ышанып, дәүләттән яклау өмет итеп ята күрмәгез. Барыбер система сезгә каршы эшләячәк, әле зарларыгыз өчен үзегез үк гаепле булып калачаксыз…
ТОРАК ЙОРТ ДИП АТАЛУЧЫ АВТОВОКЗАЛ
районы Олы авылында япа-ялгыз (!) яшәүче Әлфия Гыйльман кызы Гыйльмановага тиздән 72 яшь тула. Ул гап-гади ханым һәм, кызганычка каршы, бернинди түрәнең дә туганы түгел. Шуңа күрә булса кирәк, хакимияте Әлфия апаның кояш күреп яшәргә хакы юк дип тапкан. Аның йорты каршына ук, тәрәзәсен каплап, автовокзал салып куйганнар. Әй лә, нинди автовокзал, торак йорт ич ул… Хәер, документларда ул торак йорт булса да, чынлыкта автовокзал…
– Карт булганга, ялгызым яшәгәнгә мыскыл итеп яталар, карчык кеше дип, исәпләшмиләр, барысы да миңа каршы, – ди Әлфия апа. – Монда автовокзал салу өчен районыбыз архитекторы Александра Шишигова бөтенләй имза куймаган икән. Үзе шулай диде. Ул да бу хәлгә аптырый. Район хакименә кеше сүзе сүзмени, архитектор имзасы кирәкмени?! Кеше тәрәзәсенә карый торган кояш кирәкме?! Салырга икән, салырга! Автовокзал торак йорттан кимендә 100 метр ераклыкта урнашырга тиеш икән. Ә торак йорт өчен андый чикләү кирәкми. Шуңа күрә автовокзалны документларда торак йорт дип кенә күрсәткәннәр дә, кая гына зарланып язсам да, тикшерү килеп: «Йорт кына бит ул», – ди дә, үземне үк гаепле калдырып китеп бара.
Әйтик, Әлфия апа ТР хөкүмәтенең рәсми порталы аша хат юллагач, аңа җавап итеп, Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты: «Биредә бюджет өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр өчен торак йорт булачак», – дип җавап биргән.
Әлфия апа берәр ай чамасы элек зарын әйтеп район хакименә дә кергән, үзенә үк эләккән…
– «Әле син зарланып йөрисеңмени? Без синең җимерек коймаларыңны ясап куярбыз дип уйлаган идек, менә шулай булгач үзең яса, – дип кычкырды глава, – ди Әлфия апа.
КАПКА ТӨБЕНДӘ ҖӘМӘГАТЬ БӘДРӘФЕ
– Тиздән бу бина салынып беткәч аңа газ кертәчәкләр. Ә ул минем бакчадагы торбалар аша сузылачак. Аннары минем капка төбенә утын төягән машина да керә алмаячак, – ди Әлфия апа. Газ торбаларын сузу ни дәрәҗәдә хокуклыдыр, анысын әйтә алмыйм, ләкин мин килгән вакытка биредә тагын бер сюрприз әзерләнеп ята иде. Торак йорт-автовокзал кырыена – Әлфия апаның капкасы каршына ук зур һәм киң итеп чокыр казып куйганнар! Нәрсә өчен дип баш ватмагыз, бу байлык – бәдрәф өчен! Димәк, районда пенсионер ханымның кояшын урлау өстенә әле аны чебен-черки, хуш ис белән дә «бүләкләргә» уйлаганнар. Бәдрәф дип шунда эшләүче эшчеләр һәм архитектор урынбасары Фирдүс Әхмәтов сүзеннән генә чыгып әйтәм, чөнки соңыннан район хакиме аны башкачарак аңлатты.
Моңарчы Олы Кайбычта автовокзал кайда булган? Әллә бөтенләй булмаганмы? Нигә аңа урын итеп нәкъ менә шушы капка төбен сайлаганнар? Әлеге сорауларга җавап эзли башлагач, гаҗәпләнүемнең чиге булмады. Баксаң, Әлфия апаның йорты кырыенда гына торучы, акшарланган иске бер бина элек автовокзал ролен үтәгән икән. Аны район хакимияте кибет итеп, шәхси эшмәкәр кулларына тапшырган. Ә үзләре яңага куанырга булганнар. Кайда монда мантыйк? Әгәр анда кибет тотарга ярый икән, автовокзал ярамыймы? Нишләп булганын шәхси кулларга тапшырганнар?!
РӘХМӘТ ӘЙТӘСЕ ИКӘН…
Архитектор ханым ялга китеп барган иде. Аның урынбасары Фирдүс Шәриф улы Әхмәтов бу мәсьәләгә азмы-күпме аңлатма бирергә тырышып карады каравын, тик аңарчы безгә автовокзал һәм торак йорт дигән төшенчәләрне аерып бетерергә туры килде.
– Фирдүс Шәрифович, район үзәгендә бик матур автовокзал салып ятасыз икән…
– Бернинди автовокзал да салынмый.
– Ә Үзәк урамдагы 73нче йорт каршында урнашкан яңа бина ул автовокзал түгелмени?
– Юк, ул торак йорт.
– Җире кемнеке?
– Сельсоветныкы.
– Ә районыгыздагы автовокзал кайда урнашкан?
– Бездә автовокзал юк.
– Халык каян автобуска утырып китә?
– Элеккеге автовокзал каршыннан.
– Анысы кайда соң аның?
– Үзәк урамдагы 73нче йорт каршында.
– Халык кыш көне дә шулай урамда басып торачакмыни?
– Менә шул халык сораганга, аңа уңайлы булсын дип, 8 метрга 8 метр итеп, торак йорт салып куйдык. Автовокзал салдырсаң, аның проблемалары күп. Кыш көне кешеләр җылыда торсын дип тырышабыз.
– Әнә шул торак йортны салып Әлфия апага кояшны каплавыгызны беләсездер инде. Аннары аның капкасы каршына зурлап чокыр казып куйганнар…
– Яңа йортка нәрсәгәдер ачуы килә инде аның, нәрсәгә икәнен аңламыйм гына. Кояшны капламый ул. Аның йорты кырыенда гына иске кибет бар, ул комачауламый бит. Ә чокырны белмим, нигә казыганнардыр… Әле без аның йорт каршында ук торучы чүп контейнерларын алып киттек, алар бер дә комачау итмәгән икән моңарчы… Әлфия апа – ул дачник кына. Кыш көне монда бөтенләй яшәми, җәйләрен генә кайтып йөри.
– Шундагы эшчеләрдән сорадым, бәдрәф шул чокырда буласы, ди.
– Безнең Олы Кайбычта шәһәрдәге кебек канализация системасы юк бит, шуңа күрә юынтык сулар, бәдрәф пычрагы чокырга җыелырга тиеш. Бу шул чокырдыр…
КЕМ СОҢ УЛ «ГЛАВА»?
Соңрак исә Кайбыч районы башлыгы Альберт Илгизәр улы белән телефон аша сөйләштек. Әлфия апаның хат язуын, автовокзал турында аңлаттым.
– Автовокзал түгел ул, ә гап-гади йорт, – диде Альберт Илгизәр улы. – Аның территориясе Әлфия апаныкы түгел бит, сельсоветныкы. Аны сельсовет частникка биргән. Частник анда торак йорт сала.
– Ә элеккеге автовокзал кемгә бирелде?
– Сез следователь мәллә? Сез үзегезне район главасы белән сөйләшкәнегезне беләсезме соң? Нәрсәгә соң ул сезгә? Сез бөтенләй автовокзал тарихын белмисез. Менә башта районга килегез, мин сезне каршы алырмын, утырып сөйләшербез.
– Мин бер килгән идем дә, сезне туры китерә алмадым шул, шуңа күрә шалтыратам. Автовокзал тарихы дидегез дә…
– Әйе, ул элек «Вамин» кибете булган. Шул ук вакытта автовокзал буларак та хезмәт иткән. «Вамин» таралгач, аны шәхси эшмәкәргә сатканнар. Ул кибет хәзер ИП Камалетдинов дип атала.
– Альберт Илгизәрович, теге торак йортны төзүчеләр Әлфия апаның капка каршысына ук бәдрәф өчен чокыр салып куйганнар.
– Бәдрәф өчен түгел ул, ә кул юу өчен. Ә бәдрәф анда бөтенләй юлның теге ягында… биотуалет.
– Сез бу торак йортны «частник» сала дидегез. Бу кадәр шау-шуы булгач, ул частникның исеме сезгә мәгълүмдер инде. Аның кемлеген әйтә алмассызмы?
– Нәрсәгә соң ул сезгә?
– Болай гына соравым.
– Допрос оештырасыз! Ник кирәк ул? Мин әле ел ярым гына эшлим…
– Безнең бит һөнәребез шундый, сорау бирә торган, ачуланмагыз берүк. Бу шундый бик серле мәгълүматмы?
– Рәис Сафин ул…
Соңрак Альберт Илгизәр улы материалны «матур итеп» язуымны да сорады. «Глава белән сөйләшүемне матурлап аңлаттыгыз, аңладым», – дидем мин.
Әле дә шушы район хакименең сөйләшү рәвешенә исем китеп, үзалдыма шаккатып утырам. Кем ул район башлыгы? Татарстан Республикасы прокуроры Кафил Әмировка яки элеккеге Президентыбыз Минтимер Шәймиевка да нинди генә сораулар бирмисең, берсе дә күкрәк кагып: «Кем белән сөйләшкәнеңне беләсеңме?» – дими, ә монда… Ошый башлады әле миңа Кайбыч! Тукай районы кебек үк ошый башлады прәме! Рәис Сафинны, Камалетдиновларны ачыклап бетерми булмас, мөгаен. Хәер, Кайбычта аннан башка да язардай проблема күп дип карап кайттым әле мин.
Кыскасы, менә шундый хәлләр. Пенсионерга капка төбендә «кул юган» чокырлы су торса да, кояш күренмәсә дә, газ торбалары аркылы утын төялгән машина керә алмаса да, аз пенсиясен тартып-сузып, түләүләргә һәм ипигә көчкә җиткерсә дә… Ничек тә ярый! Ә менә район хакимияте йорты каршыннан машиналар хәтта югары тизлек белән дә үтеп китәргә тиеш түгел, чөнки күп район башлыклары капкасы алдындагы юлларда биек-биек «лежачий полицейскийлар» урнаштырыла, 40 яки 20 дигән тизлекне чикләүче билгеләр куела… Ә пенсионерга… ул бит гомер буе таякка эшләгән бер кол гына бит, колның артыгын таләп итәргә хакы юк!
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Казан-Кайбыч-Казан.

Комментарии