Надан булмагыз

Надан булмагыз

Татарга мәрхәмәтлелек, әдәплелек, тыйнаклык, олыларны ихтирам итү сыйфатлары хас. Мондый күренеш татар мәктәпләрендә чагыла. Әйтик, татар гимназияләре тәртип ягыннан башка уку йортларыннан күпкә югары тора, шуңа күрә милли үзаңы югары ата-аналар балаларын ничек тә татар гимназиясенә урнаштырырга тырыша. Ләкин шунысы кызганыч: хәзерге татар гимназияләрендәге тәртип 90нчы еллардагы татар мәктәпләреннән түбәнрәк. Моның сәбәпләренең берсе – татар гимназияләрен урысча укытуга күчерү, ягъни мәктәптә татар мохитен бетерү. Математикадан һәм башка фәннәрдән урысча белем алган татар балалары урысча фикерли, татарча юньләп аңламый. Алар татар әкиятләре, мәкальләре, әдәбияты аша тәрбияләнә алмый. Урысча укыган татар баласының менталитеты урысныкына әйләнә. Тел белән бергә, урыс рухы да, урыс гадәтләре дә керә. Урыс телле татарда милли сыйфат җуелып беткән була, андыйларның күпчелеге тискәре сыйфатлар белән аерылып тора, бозык юлга керүдән дә кыенсынмый. Мәсәлән, 80нче елларда Казанда күп санлы бандит төркемнәре барлыкка килгән иде. Аңа милли төсмер бирергә тырышып, «Казан феномены» дип атадылар. Тикшерә башлагач, белгечләр ул төркемнәрдәге күпчелекнең урыслашкан татарлардан торганын ачыклаган. Бала чактан ук туган телдән, милли тирәлектән аерылган булганга күрә шулай бозылганнар, усал холыклы булып киткәннәр икән.

Әле әйтелгәннәр турында язганым да бар иде инде. Әмма кайбер «зомбилашкан» ата-аналар ул фикерләрне ишетергә дә теләми. «Татарча укыганга күрә, институтка керә алмадым», – дип, баласын урысча укыту ягын карый. Андыйларга, вакыт әрәм итеп, «иман иңдереп» азаплану файдасыз. Шуңа күрә мин аларга: мәктәптә татарча укыган меңләгән татар институтка керде, алар арасыннан күренекле җитәкчеләр, галимнәр дә чыкты. Ә син аңгыра булганга, югары уку йортына керә алмагансың, монда татарча белем алуның бернинди гаебе юк, дип, сөйләшүне йомгаклыйм.

Институтка укырга керү беренче чиратта кешенең теләгенә, ихтыярына бәйле. Мәктәптә гел «бишле» билгесенә укыган кайбер укучылар югары уку йортында укымый, ә теләкләре булганнар, уртача укыса да, институтка кереп белем ала. Югары белем алырга теләгән кеше 70 яшьне узгач та институтта укый. Мәсәлән, Әгерҗе районының Кырынды авылында яшәгән язучы Габдулла Галиев 85 яшендә институт тәмамлады…

Татар телен чын мәгънәсендә дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү, аның кулланышын киңәйтү, татар балаларын туган телендә укыту – дәүләтнең турыдан-туры бурычы. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Чаллы шәһәренең кайбер татар гимназияләрендә татарча укытуны кайтару буенча эш алып бара башлады кебек. Бу уңайдан министр Энгель Фәттаховның: «Татар гимназиясен тәмамлаган укучы киләчәктә Татарстанның элитасын тәшкил итәргә тиеш дип исәплибез», – дигән сүзләре аеруча игътибарга лаек. Моны мин татарча камил белгән укучылар гына киләчәктә җитәкче эш урыннарына тәкъдим ителәчәк, дип аңладым. Ата-аналар балаларын урысча укытып, аларның киләчәгенә аяк чалмасын иде.

Тәлгать ӘХМӘДИШИН,

Чаллы шәһәре

Комментарии