Сабада сабаклы хөкем

Район суды беренче карашка үзеннән башка беркемгә дә зыян китермәгән 45 яшьлек ир-атны 4 ел ярымга ирегеннән мәхрүм итәргә фәрман бирде. Сүз нахак хөкем турында түгел. Чөнки тикшерү эшләре һәм мәхкәмә утырышлары барышында Айрат Мөбәрәкҗановның гаебе дәлилләнде һәм кырыс җәза хаклы рәвештә бирелде. Суд карары замана золымы – наркоманлыкка каршы юнәлдерелгән законнарның аяусыз икәнен күрсәтеп, гыйбрәтле һәм сабаклы булды.

26нчы августта полиция Казан ягыннан Байлар Сабасына таба җилдерүче «Лада Калина»ны туктата. Очраклы очрашу булмый бу. Оператив хезмәткәрләр машина хуҗасы А.Мөбәрәкҗановның ярамаган эшләр майтарып йөрүен чамалый. Полиция капитаны Дамир Гарипов район үзәгендә яшәүче Айратның наркотик матдәләр куллануы, димәк, шул тыелган әйберләрне үзе белән йөртү ихтималы булу турында мәгълүматның кемнән алынуын әйтми, билгеле. Мөбәрәкҗанов нәкъ шул көнне кәефләндерү сәләтенә ия булган кыргый киндер җыю хәстәрен күреп йөри. Полиция аның машинасын һәм үзен тикшерү мөмкинлеге бирүче карар һәм ике шаһит белән каршы ала үзен.

Әлеге оператив чара тиешле тәртиптә уздырыла. Иң әүвәл, Айратка үзендәге корал, наркотик кебек тыелган әйберләрен ирекле рәвештә тапшырырга тәкъдим ителә. Кесәләрендә ярамаган әйберләр булмый аның. Ә инде машинасының да тикшереләчәген белгәч, Мөбәрәкҗанов арт утыргычта наркотиклы үсемлек – киндер булуын әйтә, аны үзе куллану, ягъни тәмәке рәвешендә тарту өчен җыеп алып кайтып килүен белдерергә ашыга. Күрәсең, сату, ягъни башкаларны агулау өчен түгел, ә бәлки үз хаҗәтенә дип хәзерләнгән үсемлек өчен җавапка тартмаслар, дип өметләнә. Ләкин рәсми кәгазьләрдә марихуана, каннабис дип аталучы ошбу «печән»не җыю, саклау, үзең белән йөртү кебек гамәлләр өчен дә үтә җитди җаваплылык каралган бит.

«Лада Калина»дан алынган коры киндернең авырлыгы 881 грамм тәшкил итә. Шул ук көнне А.Мөбәрәкҗановның фатирында да тентү үткәрелә һәм балкондагы сандыкта, йокы бүлмәсендәге шкафта төрле тартмаларга, төргәкләргә салынган, җәмгысе 382 г кипкән, вакланган шундый ук үлән, ике тәмәке тарту трубкасы алына. Соңгыларын Айрат, шул үсемлекне көйрәтү өчен кулландым, дип аңлата. Кичкә таба Мөбәрәкҗановның Байлар Сабасында яшәүче әти-әнисе сараенда тагын 11 г әзер киндер табыла. Экспертиза әлеге үсемлекләрне наркотиклы марихуана дип таба.

А.Мөбарәкҗанов район эчке эшләр бүлегенең өлкән тикшерүчесе А.Гафиятуллинга биргән беренче күрсәтмәсендә үк гаебен тулысынча танып, барысын да сөйләп бирә. Әйтүенә караганда, узган елның август аенда чабып ташланган кипкән киндергә Казан-Оренбург юлының 34нче чакрымындагы, ягъни Лаеш районындагы каенлыкта очраклы рәвештә тап була ул. Имеш, аның наркотиклы булуын, кайчан һәм ничек җыярга икәнен энциклопедиядән укып белә. Ул чакта бер кило чамасы үсемлек җыеп кайта да, балконында тәмам киптереп бетергәч, акрынлап пыскыта башлый. «Көненә 3-4 грамм чамасы марихуана тарттым, кышка хәзерләп кую ниятеннән, быел 26нчы августта шул ук урынга бардым, тагын чабылган киндергә юлыктым», – ди. Инде әйтелгәнчә, ул көнне аны полиция сагалап тора.

Иренең соңгы вакытта зәһәр исле тәмәке тарта башлавын хатыны да әйтеп тора. Психиатрик экспертиза белешмәсендә 1972нче елгы ир-атның алкогольгә бәйле булуы белән беррәттән марихуана куллануы, шул сәбәпле тәртибе, үз-үзен тотышы һәм башка өлкәләрдә килеп чыккан кимчелекләре күрсәтелә. Шулай итеп, район үзәк сырхауханәсендә шофер булып эшләп йөргән, яшәү һәм эш урынында уңай бәяләнгән, моңа кадәр хокук саклау органнарының күзенә чалынмаган гаиләле ир уртасы кешенең кача-поса «травка» тартып йөрүенә ышанырга туры килә. Өстәвенә, ошбу үләнне сату белән дә шөгыльләнмәгәнме дигән шик тә туа әле. Чөнки балкондагы марихуананың вак-вак төргәк-капларга бүлеп саклануы аның сатуга әзерләп куелуына ишарәли кебек. Аннан соң полициягә, кагыйдә буларак, астыртын рәвештә наркотик тартучылар хакында түгел, ә аның белән яшертен сәүдә итүчеләр турында хәбәр итәләр. Чөнки сатучы һәм алучы яисә аның якыннары арасында каршылыклар килеп чыга.

Бусы безнең фараз гына. Полиция А.Мөбәрәкҗановның тагын да ныграк җәза каралган мондый җинаять кылуын расларлык дәлилләр тапмый. Шуңа күрә дә җинаять эше наркотиклы үсемлекне җыю, саклау, үзе белән йөртү очраклары буенча кузгатыла, сату максаты булмаган, дип санала. А.Мөбәрәкҗанов ирекле тормыш белән юлда тоткарлануга ук хушлаша, чөнки шул көнне эчке эшләр бүлеге изоляторына ябыла, ә 28нче августта Саба район суды аны сак астына алырга карар кыла. Өлкән тикшерүче А.Гафиятуллин ай ярым дигәндә тикшерүне төгәлләп, аңа өч җинаятьчел гамәлдә рәсми гаепләү белдерә һәм эшне прокуратура карамагына тапшыра. Район прокуроры урынбасары Рәшит Ахунов гаепләү нәтиҗәсен раслый, дәүләт гаепләүчесе буларак, судта үзе катнаша һәм РФ Җинаять кодексындагы бик җитди 228нче маддә буенча гаепле дип табылган Айрат Мөбәрәкҗановны җәмгыятьтән аерып кына төзәтеп була, дип белдерә. Әлеге җинаять эше наркоманлыкның авыл җирләрендә дә тарала баруын күрсәтте.

Наил ВАХИТОВ

Комментарии