- 29.10.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №43 (25 октябрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Сыңар күзең белән генә дә күрмәгән, тарихтан гына укып, радио, телевидениедән күреп-ишетеп кенә дә кемне дә булса сагынып була микәнни? Сүзләремнең күпләргә мәгълүм халыклар атасы турында икәнлеген аның «шәплеген» татыганнар тиз аңлар, мөгаен. Ул затны үз итүчеләр күбәеп китте әле бездә. Галиеннән алып, гадиенә кадәр аны якларга әзер шикелле. Ә ул залимнең сәнәгенә кадалганнар аптырашта – нәрсә уйларга? Чираттагы алып китүләр башланмагае уе миндә. Хәер, андый нәрсә бар да бугай инде. Әлегә халыктан яшерә-яшерә генә. Ачыктан-ачык башлануы да ихтимал. Аның исемен атау хөкүмәт өчен уңайлы, яхшы форсат; кешеләрне, милләтләрне йөгәнләп тотарга ярдәм итә. Куркытып тора: карагыз аны?!
Русиянең берничә кала-саласында һәйкәлләрдән мыеклы бәндә елмая: «Бик сикеренсәгез, күрсәтермен мин сезгә!»
Татар иле дә кала алмый инде – булдырабыз – үзебезне үзебез буылдырабыз. Кемдер, инде күптән вафат кеше белән булышма, дияр, бәлки. Икенче берәү: «Ул зур сугышта җиңгән. Сугыш арты җимерекләрен торгызган, тегене-моны эшләгән», – дияр, бәлки.
Нәрсә, ул агач мылтык күтәреп, атакага барганмы? Нәрсә, ул кулак саналган бабам белән «Гулаг» лагерында изаланганмы? Нәрсә, ул…
Ә газетадагы сораштыру нәтиҗәләре хөкүмәт өчен кулай итеп, булсынга гына ул. Чынлыкта, деспотларны сагынмыйлар. Сагынырлык итмәде ул.
Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,
Казан шәһәре
Комментарии