Җан кыю уены

Беркөнне телевизордан яңалыклар тапшырганда, Татарстанда ау сезоны башлануы турында «сөенечле» хәбәр җиткерделәр. Һәр аучыга фәлән кадәр кабан дуңгызы, поши, төлке, куян һәм башкаларны атарга ярый икән. Кемгә ничектер, ул кыргый җәнлекләргә, кош-кортларга каршы «сугыш» ачулары минем үземнең җен ачуымны чыгара. Инде ул бүреләрне, бүләкләр бирә-бирә, юк итеп бетерделәр, «Кызыл китап»ка кертерлек тә калмады бугай, зоопаркка гына барып карарга калды. Хәзер инде әкиятләрдә хәйләкәр дип сурәтләнә торган төлкеләргә ябырылдылар. Имеш, төлкеләрдә котыру чире, кайсыдыр авылда тавыкларны тоткан…

Без өлкән яшьтәге кешеләр хәтерлибез әле: элегрәк ул кыргый җәнлекләр күп иде. Төлкеләр дә бер дә котырынып йөрмәде. Үзеңә каршы шуның кадәр ау оештырсалар, котырырсың да шул.

Элегрәк Камал театрында Мостай Кәримнең «Айгөл иле» дигән әсәрен куйганнар иде. Анда: «Урманга кергәндә мылтык шартлатып түгел, ә сәлам биреп керергә кирәк», – дигән сүзләр бар. Нинди мәгънәле, дөрес сүзләр!

Әйе, чыннан да, ел саен язгы, көзге вакытларда ул бер гөнаһсыз кыргый җәнлекләргә, кош-кортларга каршы «сугыш» ачу нигә кирәк соң? Алар бит табигатьнең матурлыгы, аларның да тыныч кына яшиселәре килә. Шуны да әйтим әле: ул ау сезонын ачуны үзебезнең Татарстанда гына булса да бер-ике елга туктатып торып булмыймы? Бу хакта Президентыбыз әмер бирсә, аңа каршы килмәсләр иде. Минем фикерләрем белән килешүчеләр булыр дип уйлыйм. Безнең бер Минзәлә районында гына да меңнән артык аучы исәптә тора, ә Татарстанда аларның саны ничәгә җыела?!

Салихҗан МИННЕГӘРӘЕВ,

Минзәлә шәһәре

Комментарии