Социаль челтәрдә шаярсаң, 50 мең сум штраф һәм 5 ел төрмә…

Социаль челтәрдә шаярсаң, 50 мең сум штраф һәм 5 ел төрмә…

Бүген социаль челтәрдә утырмаган кеше бармы икән? Күпләр өчен ул – аралашу, күңел ачу, буш вакытны үткәрү урыны. Ләкин бүгенге Русиядә социаль челтәргә күңел ачу чарасы дип кенә карарга ярамый. Анда кереп чумганчы, иң элек «куркынычсызлык каешы»н эләктерергә кирәк. Уйламыйча язылган бер сүз, кешедән күреп, үз сәхифәңә урнаштырган гадәти бер рәсем яки җыр өчен экстремист ярлыгы тагарга да мөмкиннәр.

КУРКЫНЫЧ ЭКСТРЕМИСТ НИНДИ БУЛА?

Барнаулда яшәүче 24 яшьлек Мария Мотузная да күпләр кебек үк «ВКонтакте» социаль челтәрендә утыра, үзенә ошаган язмаларны һәм фотоларны шәхси «бит»енә урнаштыра бара (репост сүзенең мәгънәсе күбегезгә таныштыр – язма, фото, видео, җыр белән үз сәхифәңдә уртаклашу, ягъни башка бер төркемдә яки кешедә күргән материалны үз «бит»еңә урнаштыру дигән сүз ул). Менә шулай репостлар ясап утыра Мария. Һәм көннәрдән бер көнне экстремист була да куя. Бер уйламаган җирдән бит югыйсә!

Бүген Мария суд юлында йөри. Аның вакыйгасы бөтен Русияне аптырашта калдырды. Кызны РФ Җинаять Кодексының 282нче маддәсе, 1нче бүлеге (нәфрәт яки дошманлык хисләре уяту, ә димәк кеше шәхесен кимсетү) һәм 148нче маддә, 1нче бүлек (дингә ышанучы кешеләрнең хисләрен мыскыл итү) буенча гаеплиләр. Һәм аңа 5 елга кадәр төрмә срогы яный. Боларны укыгач: «Ай-яй куркыныч кыз икән», – дип уйлап куясың. Ә чынлыкта нәрсә эшләгән соң ул?

«ВКонтакте» сайтында үз сәхифәсендә берничә рәсем саклаган. Мәсәлән, беренчесендә тәре йөреше сурәтләнгән. Тәре тотып баручылар пычрак баткак юлдан баралар. Рәсем астында «Русиянең ике бәласе» дип язылган. Шаярту икәнлеге аңлашыла, ләкин экспертлар бу рәсемдә дингә ышанучыларның хисләрен мыскыл итү бар дип тапкан. Димәк, бу рәсемне үзендә урнаштырган Мария да диннән һәм дингә ышанучылардан көлә булып чыга – экспертларның мантыйгы шундый. Рәсемдә сурәтләнгән кешеләрне хокук сакчылары патриарх Кириллга, Гайсә пәйгамбәргә һәм руханиларга охшаткан. Димәк, алардан көлү дип кабул иткән.

Мария үз «бит»енә урнаштырган икенче бер рәсемдә африкалы балалар математик биремнәр чишеп утыра, рәсем астында язу – «черная бухгалтерия». Монысын хокук сакчылары негроид раса вәкилләрен кимсетү дип тапкан. Югыйсә, бу рәсемне дә, язуын да Мария уйлап тапмаган, ул аны үз «бите»нә генә урнаштырган бит инде, ул рәсемнәр интернетта тулып ята һәм хәтта африкалылар үзләре дә аны сәхифәләренә куеп, үз-үзләреннән көләләр. Юк инде, Мария гаепле! Мария экстремист. Экстремист дип арттырып әйтүебез түгел: Росфинмониторинг Марияне «куркыныч террорист»лар (экстремистлар) исемлегенә керткән инде. Аның банк счетларына һәм карталарына «блок» салынган.

Беренче суд 6нчы августта үтте. Әйткәнебезчә, кызга 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Ә иң кызыгы шунда: экстремистлыкта шикләнеп, Мариянең компьютерын алып киткәч, тикшерүчеләр анда Гитлер һәм свастика сурәте тапкан. Ләкин кыз андый рәсемнәр саклаганы булмавы хакында әйткән.

«Без Сталинны сүгәбез, ләкин миллионлаган доносны Сталин язмаган бит» дигән гыйбарә бүген актуальләшә бара. Менә Мариягә дә «донос»ны әллә кемнәр түгел, тулай торакта бер бүлмәдә яшәүче күрше кызлары язган. Аны гына түгел – 19 яшьлек Даниил Маркин дигән студентны да әләкләгән бу күзәтүчән кызлар. Сүз уңаеннан, Анастасия Битнер һәм Дарья Исаенко исемле бу «булдыклы» кызлар Русия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Алтай филиалында җинаять хокукы кафедрасында укыйлар икән. «Донос» язу «батырлыгы» өчен берәр грамота булса да биргәннәрдер үзләренә шәт.

Даниил Маркин очрагына килсәк, ул инде бер елдан артык тикшерү астында. Аны да «ВКонтакте»да үз «бит»ендә саклаган рәсемнәр өчен «Эстремистлык» маддәсе буенча (РФ Җинаять Кодексының 282нче маддәсе) тикшерәләр. Егеттә дистәләгән «начар» рәсем тапканнар. Мәсәлән, Андрей Рублевның «Троица» иконасы сурәтендә изгеләр йөзләре урынына кеше йөзләре куелган, аларның алларындагы өстәлдә кальянга охшаган тарта торган нәрсә тора. Рәсем авторы (Даниил рәсемне үзе ясамаган, каяндыр күреп, үз сәхифәсенә урнаштырган гына) өч борынга керү дигәнне шул рәвешле көлке итеп тасвирларга теләгән инде. Ләкин дөрес рәсем генә сайламаган. Иконаны бозасы түгел иде аңа – бу дингә ышанучыларның хисләрен мыскыл итәргә мөмкин бит. Бик көләсе килсә, урамдагы өч исерекне төшереп кертсә дә булыр иде. Хәер, анысы кешенең шәхесен мыскыл итү маддәсе була бит. Шулай уйлана һәм казына башласаң, һәрнәрсәдән берәр маддә өстерәп чыгарырга була. Һәм инде көләсе дә килми башлый.

Икенче бер рәсемдә Джон Сноу (язучы Джордж Р. Р. Мартинның «Боз һәм Ут җыры» әсәре персонажы, шушы китап буенча төшерелгән «Игра престолов» сериалын караучыларга яхшы таныш) сурәтләнгән. Ләкин гади генә итеп түгел. Джон Сноуның баш очында христиан дине изгеләрендә була торган якты боҗра сурәтләнгән һәм рәсем астында «Джон Сноу воскрес! Воистину воскрес!» («Иисус воскрес! Воистину воскрес!» дигәннән үзгәртелгән. – Авт.) дигән сүзләр язылган. Сериалны караган кешеләр бу рәсемнән рәхәтләнеп көлгәндер. Ник дигәндә, сериалның бер сериясендә Джон Сноу үлә, ә икенче сезонда фильмны төшерүчеләр персонажны терелтергә уйлый, шулай итеп, Джон Сноу үлгән җиреннән терелә булып чыга. Менә шуннан көләргә теләгән Даниил. Һәм аның сүзләренчә, бу рәсемнәрне караганда тикшерүчеләр дә егыла-егыла көлгән. Егыла-егыла көлгәндә чыккан күз яшьләрен сөрткәннәр дә Даниилны экстремист дип танытуны дәвам иткәннәр. «Гаебеңне таны һәм җәзаң җиңеләячәк» дигән эшлекле тәкъдим дә ясаганнар. Чираттагы суд утырышы 15нче октябрьгә билгеләнгән.

КЫРЫМ БЕЛӘН ДӘ ШАЯРЫРГА ЯРАМЫЙ…

Абсурд гаепләүләр исемлегендә Чувашиядә яшәүче Дмитрий Семенов эше дә бар. Ул үз сәхифәсенә Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милоновның фотосын урнаштырган. Әлеге фотода депутатның өстендә футболка, ә анда православ дине турында экстремистик материаллар исемлегенә кертелгән лозунг язылган. Бу фотоны үзенә куйган өчен Дмитрий Семеновка мең сум штраф сукканнар (җиңел котылган әле!). Бераздан тагын бер тапкыр шуның кадәр үк штраф салганнар – бу юлы «минем өстән суд булды» дигән хәбәрне урнаштырган өчен. Бу хәбәрдә дә теге ярамый торган лозунг телгә алынган бит. Ә бу футболканы киеп төшкән Виталий Милоновка нәрсә булган соң дисезме? Нәрсә булсын инде аңа, җәмәгать…

Алтайда ике кешенең берсе репостлар өчен җаваплылыкка тартылган дисәләр, аптырамыйбыз. Чөнки иң шау-шу куптарган очраклар шунда. Менә Барнаул кешесе белән булган тагын бер очрак. 38 яшьлек Андрей Шашерин нәфрәт һәм дошманлык тудыруда гаепләнә. «ВКонтакте»да мондый карикатура урнаштырган ул: рухани янына бер кеше килә дә гөнаһы барлыгын әйтә – санкция кертелгән ризыкларны ашаган икән. Бу гөнаһын юу өчен, атакай әлеге кешегә ун тапкыр «Крым наш»ны укырга куша. «Крым наш»ның «Отче наш»ка аналогия икәнен аңлагансыздыр. Бу рәсем Роскомнадзор тарафыннан тыелган материаллар исемлегенә дә кертелмәгән югыйсә, ә Андрей Шашеринның өендә тентү үткәргәннәр, бөтен техникасын алып чыгып киткәннәр, банк карталарын япканнар. Ә аларның гаиләсендә Андрей бердәнбер туендыручы булган.

Дини тематика белән генә сак булырга димәгән. Шул ук Алтай краеның Бийск шәһәрендә яшәүче Максим Неверовка әле август аенда гына 50 мең сум штраф сукканнар. Максимга 16 яшь һәм ул «балигъ булмаганнар арасында традицион булмаган сексуаль мөнәсәбәтләрне пропагандалау»да гаепле дип табылган. Егет «ВКонтакте»да ярымшәрә ир-атлар төшерелгән ниндидер рәсем куйган булган икән…

Бу язманы укыгач, социаль челтәрләрдәге сәхифәләрегезне тикшереп чыгыгыз әле. Ярамаган рәсемнәр, җырлар, сүзләр юкмы? «Мин сәхифәмә салат рецептлары һәм балалар җырлары гына куеп утырам», – дип тынычланырга ашыкмагыз. Аларда да ярамаган нәрсәләр булырга мөмкин! «Ну, погоди!», «Карлсон» кебек «ярамаган» мультфильмнар була күрмәсен! Бик тырышсаң, һәрнәрсәгә дә маддә сылап була. Юстиция министрлыгы сайтында безнең илдә экстремистик дип табылган материаллар исемлеге бирелгән (http://minjust.ru/ru/extremist-materials). Ул бик озын һәм һәрдаим тулыланып тора (ә кайбер материаллар, киресенчә, экстремист булудан туктый, ләкин андый очраклар сирәгрәк). Белеп тору комачауламас. Итәк-чабуларыбызны җыеп йөрик, җәмәгать.

«Проказан» порталы язуынча, 2017нче елда һәм 2018нче елның беренче яртысында Русиядә интернеттагы язмалар, лайклар һәм репостлар өчен көн саен диярлек җинаять эше ачылып торган.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии