- 29.08.2020
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2020, №34 (26 август)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Әлмәт эчке эшләр бүлегенә Кичүчатта өлкән яшьтәге хатын-кыз җәрәхәтләнү турындагы хәбәр җәйге төн уртасында килә һәм полиция хезмәткәрләре И.Вафин һәм Р.Мадъяров шунда ук район үзәгеннән ерак булмаган авылга чыгып китә. Күп тә үтми аларга яраланган кешенең үлүе турында һәм әлеге җинаятьне кылуда шикләнелүче ир-егетнең төс-кыяфәте һәм кайбер башка мәгълүматлар да җиткерелә. Кичучатка җитәрәк машина уты яктысында юл читеннән Әлмәткә таба тәпиләүче кеше күренгәч тә туктый офицерлар. Кулына каен ботагы тоткан таушалган киемле исерек бәндә бик күндәм кылана, үзенең Әнфас Мөхәммәтситдыйков икәнен әйтә һәм: «Абый, мин виноват!..» – дип куя. Аны машинага утыртып кире авылга таба алып киткәч тә туктаусыз сөйләнеп, явызлыкны исереклек аркасында эшләвен белдереп, чынлыкта, җинаятьчел гамәлен танып бара. Бу инде канлы вакыйгага урынына барып җиткәнче үк үтерүченең тотылуын белдерә.
Алар Хәлиуллиннар йорты янына туктаганда ашыгыч ярдәм машинасы шунда була инде. Табибларга веранда идәнендә яткан 1956нчы елгы хуҗабикәнең үле булуын раслаудан башка чара калмый. Соңрак үткәрелгән суд-медицина экспертизасы Галия Хәлиуллинаның гомере муен-күкрәк тирәсенә чәнчү нәтиҗәсендә өзелүен белдерер. Әлбәттә, аның пычаклы һөҗүм корбаны булуы шунда ук аңлашыла һәм төп дәлилләрнең берсе булган пычакны эзләргә керешәләр. Ләкин җинаять коралы ул төндә дә, алдагы көннәрдә дә табылмый. Тикшерү барышында җинаятьченең гаебен раслаучы дәлилләр җитәрлек җыела. Күрше егете Әнфасның өйалдыннан чыгып качуын күрүчеләр дә бар, ул үзе дә гаебен танып тәүбә итүе турында беркетмә төзеп куя.
Галия һәм Габдулла Хәлиуллиннар ут, су, газ кертелгән әлеге йортны дача итеп файдалана, һәр елны майдан октябрь аена кадәр тумыштан гарип уллары белән тыныч авылда көн күрәләр. Соңгы вакытларда Санкт-Петербургтагы дуслары Нурсинә белән Иван җәйне алар янында уздыра. Әлмәттә яшәүче кызлары да килеп йөри.
Мөхәммәтситдыйковлар нигез күршеләре аларның. Бер-берсенә кереп-чыгып йөрү өчен коймада махсус аралык та бар. 1995нче елгы Әнфас Мөгаллимә белән Инсафның кече уллары, кызлары гаиләсе белән Санкт-Петербургта, өлкәнрәк малай Альберт Әлмәттә яши. Альбертның әйтүенә караганда, энесе Әнсаф контракт буенча армиядә Камчаткада хезмәт иткән, 2018нче елда вакытыннан алда туган авылына кайтып эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә булган, үз эше барып чыкмагач «шабашка»ларга йөргән, соңгы вакытларда яңадан хәрби хезмәткә китәргә җыенуы турында еш сөйләнгән.
Габдулла абзый, тыныч, аралашып яшәдек дип, күршеләре белән ызгышуларын кире кага. Кызлары соңгы вакытта әнисе белән Мөгаллимә ханымның үзара сөйләшмичә йөрүләрен искә ала, моның сәбәбен белми, ләкин канлы вакыйгага шушы этәргеч биргән, дип фаразлый. Әнсаф исә алабай токымыннан булган этләренең бәйдән ычкынып күршеләр бакчасына керүен, шуның аркасында алар белән җитди «сөйләшү» булуын әйтеп явызлыгын шушының белән аңлата. Үзебезнең дә этебез бар дип, Акбай аркасында әрләшүләрен дә танымый Габдулла. Әлбәттә, төп сәбәп исереклектә монда. Күрсәтмәләрендә, верандага күршеләренең кайсын булса да үтерү максаты белән кердем, дип белдерә Әнсаф.
Тикшерү барышында ачыкланганча, ул көнне аталы-уллы Мөхәммәтситдыйковлар хуҗалык эшләре белән кайнаша. Кичкә таба Әнсаф ашамлыклар һәм бер ярты көмешкә, икмәк, колбаса кисү өчен пычак, әлбәттә, стакан алып, үзе белән Акбайны да ияртеп, бакча башларыннан агучы Кичуй буена чыгып утыра. Әйтүләренә караганда, сату өчен түгел, ә үзләре кулланырга дип куылган исерткеч эчемлек бик куәтле, 60 градуслы була икән. Табигать кочагында теге шешәне бушатып, караңгы төшкәч кенә керә ул өенә. Һәм тагын бер шешә көмешкә кыстырып мәдәният йортына таба юл ала. Ул кичтә клуб янында 1994-99нчы елларда туган сигез егет җыела. Барысы да бер авылда туып үскән малайлар булганга бар да тыныч була. Кальян, тәмәке тарталар, Әнсаф «алтмыш градуслы»ны эчә, калганнар күбрәк сыра белән сыйлана. Шулай шактый гына «күңел ачканнан» соң егетләр берәмләп өйләренә таралыша, төн уртасында Әнсаф та кайту ягына кузгала.
Бу вакытта күрше Хәлиуллиннар һәм Питердан кайткан кунаклар күптән йоклый инде. Ирләр йокы бүлмәсендә, ике хатын-кыз залда ята. Ишек дөбердәткән тавыш ишетеп, хуҗабикә өялдына чыга һәм, кунак хатын әйтүенчә, 10-15 секундтан ук кычкырып җибәрә. Өйдәгеләр ишеккә ташлана, ләкин ул ачылмый, кемнеңдер тыштан терәп торуы аңлашыла. Бу хәл озакка сузыла алмый, билгеле. Теге кеше ишектән чыгып шыла, Габдулла абзый камуфляж куртка кигән Әнсафның коймадагы аралыктан үзләре ягына чыгуын күреп кала.
Аның артыннан чапмый ул, хәләл җефете янына верандага атылып керә. Канга баткан Галиясе: «Үтерделәр мине» дигән ике генә сүз әйтеп өлгерә… Төнге тынычлык бозыла авылда. Тавыш купкач, терәлеп диярлек торган күршеләр йортында да утлар кабына. Аларда да ыгы-зыгы куба, ачык тәрәзәләрдән хатын-кызның, Ансаф Галияне үтергән дип, ирен уятуы ишетелә. Әни кеше бу хакта улыннан түгел, ә тәрәзәдән күршеләре шаулашканны ишетеп белә. Әнсаф исә урамның каршы ягында төзелүче йорт янына бара, шунда су табып кулларын юа, курткасындагы кан тапларын сыпырып төшергәндәй итә. Шуннан соң лаякыл исерек егет ата-анасы каршына килеп керә, тиз генә киемнәрен алмаштыра, «Татнефть» дип язылган куртка кия. Әнисен кочып хушлаша ул һәм, мине беркайчан да күрә алмассыз дип, ишеккә юнәлә. Тетрәнүеннән телсез калган ана капкага кадәр озата чыга улын. Шул мәлдә күршеләр йорты каршындагы төркемнән: «Әнә ул, Галияне үтерүче», – дип кычкырган хатын-кыз тавышы яңгырый, бер ир кеше аларга таба ыргыла. Куып җитә алмый Габдулла агай 25 яшьлек егетне.
Тикшерү комитетының Әлмәт бүлегеннән Раил Зарипов икенче көнне Ә.Мөхәммәтситдыйковны җинаять урынына, яңа гына мәет чыккан йортка алып килә. Егет шаһитлар каршында алдан биргән күрсәтмәләрен раслап сөйли һәм күрсәтеп тә бирә. Күрше апаның төн уртасында уяткан сәрхушкә ниләр әйткәнен хәтерләмим ди, әмма пычак белән ни рәвешле эш итүен, шул исәптән, мәрхүмәнең язмышын хәл иткән төп җәрәхәтне ничек ясавын статист ярдәмендә күрсәтеп бирә. Әлбәттә, болар фотога төшерелеп җинаять эшенә теркәлә. Мәетне, андагы күпсанлы яраларны тикшергән эксперт аларның Әнсаф күрсәткән рәвештә ясалуын раслый.
Шулай итеп, Ә.Мөхәммәтситдыйковка аңлы рәвештә кешегә үлем китерү дигән беренчел гаепләү белдерелә. Шәһәр суды аны сак астына ябарга фәрман бирә. Психиатрик экспертиза, Әнсаф рухи яктан камил, акылында тайпылышлар юк, җинаять кылганда «гади» исерек хәлдә булган, димәк, үз-үзен контрольдә тота алган, дигән белешмә бирә.
Күңеле гел изгелектә булган бик дини ханымның фаҗигале үлеме Кичучатта һәркемне тетрәндерә. Галия Хәлиуллина 40 ел буена 1нче төркем инвалид улын кадерләп тәрбияләгән, беркайчан да авырыксынып зарланмаган, сукранмаган хөрмәтле апа да бит әле. Әлеге аяныч хәлләрдән соң опекунлык рәсмиләштереп, малаен Габдулла абзый карый, әлбәттә, кызы да ярдәм итеп тора. Өлкән тикшерүче Р.Р.Зарипов аларның икесен дә әлеге җинаять эшендә зарар күрүчеләр итеп билгели.
Үтерүче мәгълүм, барысы ачык кебек булса да, җинаять эшен тикшерү шактый озак бара. Чөнки ачыклыйсы мәсьәләләр килеп чыгып тора. Кай-ара шаһитлар күрсәтмәләре туры килми, мәхшәрле төндә күргәннәрен буташтырып сөйлиләр чөнки. Аннан соң, гаепләнүче дә, исерек булганга ялгышып куя. Әйтик, бер күрсәтмәсендә пычакны егетләр яныннан кайткач өйгә кереп алып чыктым дисә, икенчесендә ошбу хәтәр әйберне инеш буенда ук кесәсенә салуын исенә төшерә. Болары ачыклык кертү өчен әлләни зур хезмәт һәм вакыт сорамый торганнар рәтеннән.
Әмма өстәмә тикшерү һәм оператив чаралар үткәрергә дә туры килә. Эш шунда ки, төп шаһитларның берсе Габдулла абзый күрсәтмәсендә, Әнсафның, качып киткәндә, йөгер, барысын да үз өстемә алам, дип кычкыруын әйтә. Җинаять урынында тагын берәү булганны белдерүче бу хәбәрне игътибарсыз калдырып булмый. Әйтелгәнчә, пычак та юкка чыга бит әле. Җинаять коралын бәлки шул бәндә алып киткәндер дигән шик тумый калмый. Кәсептәшләрне «сатмау» практикада еш очрый, чөнки төркемнән кылынган җинаять өчен кырысрак җәза каралган законда.
Шуңа күрә ул кичтә клуб янында булган егетләрдән, шикләнердәй башка бик күпләрдән сорау алына. Ләкин зыянсыз Хәлиуллиннарга үче, ачуы булган һәм Ә.Мөхәммәтсадыйков белән шундый явызлык кылуда гаепләрлек бер генә кеше дә ачыкланмый. Әнсаф үзе качып китешли беркемгә кычкырмадым дип бара. Ул полиграф тикшерүе уза һәм үтерү генә түгел, рөхсәтсез чит кеше торагына керүдә дә гаепләнүче бердәнбер зат булып кала.
Узган елның 29нчы июнендә булган хәл буенча кузгатылган җинаять эше суд каравына бары тик быел февраль аенда гына тапшырыла. Мәгълүм сәбәпләр аркасында тукталып торган суд утырышлары яңартылгач та хөкем ителүче гаебен кире кагып вакыт сузарга керешә, ләкин барыбер тәүбә итүен белдереп, җәзаны аз булса да җиңеләйтергә тырыша. Әгәр аның моңа кадәр хөкемгә тартылганы булмавын да исәпкә алсак, Әлмәт шәһәр суды шактый кырыс карар чыгара, ягъни аны 9 елга ирегеннән мәхрүм итә.
Зарар күрүчеләр үзләренә китерелгән рухи зыян өчен барлыгы 2 млн 40 мең сумлык дәгъва белдергән иде. Гадәттә, хөкемдарлар мондый дәгъваларны өлешчә генә канәгатьләндерә, төгәлрәге, аның кечкенә генә өлеше түләнергә тиеш, дип белдерә. Күрәсең, бу очракта ата белән балага китерелгән рухи зыян гына түгел, тәрбияләүче анасы һәлак ителгән гарип кеше хакы да исәпкә алына һәм дәгъва тулысынча диярлек канәгатьләндерелә. Рәшәткә артында утыручы мөлкәтсез-байлыксыз бәндәдән әлеге акчаны алу мөмкинлеге генә икеле.
Бу да бер елдан артыкка сузылган эшкә нокта куелды дигәнне белдерми, чөнки хөкем карары закон көчен алмаган әле. Эш Татарстан Югары судында кабат каралачак, әмма ике якта да ризасызлык уяткан Әлмәт шәһәр суды карарына нинди дә булса үзгәреш кертелү мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә.
Наил ВАХИТОВ,
Әлмәт районы
Комментарии