Артык кырыслык өчен җәза кырыс

Балаларны гел иркәләп-сыйпап торып кына булмый. Кайчак таләпчәнлек һәм кырыслык та күрсәтергә туры килә. Ләкин соңгысы рәхимсезлек, кансызлык чиген узарга тиеш түгел.

КҮҢЕЛЛЕ БӘЙРӘМ КҮҢЕЛСЕЗЛЕКЛӘРЕ

Христианнарның дини бәйрәмнәре, гадәттә, шаулап-гөрләп уза. Тәтеш районының Монастырское авылында яшәүче Валерий Гаврилин да быел Пасханы шәпләп уздыра. Күршедәге Ильинскоедан бертуган Виктор да килгәч, шашлыгын да кыздыралар, аракысын да эчәләр. Якшәмбе башланган кәеф-сафа кору дүшәмбе көн дә дәвам иттерелә.

Ул көнне, ягъни 21нче апрельдә, Валерийның 1нче сыйныфта укучы улы Саша дәрескә килми. Укытучысы Алия Идиятуллина, моның сәбәбен ачыклау һәм укучысына өй эшләрен тапшыру нияте белән, алар йортына юл ала. Малайны 4-5 салмыш ир-ат тирәсендә урамда очрата ул. Аның йөзендәге сыдырылган-күгәргән урыннарга да игътибар итми калмый педагог. Абзасы Виктор аларны түбәдән егылып төшү галәмәте дип аңлата, Саша авырып китү сәбәпле мәктәпкә бармады, дип сөйләнә. Әти кеше исә лаякыл исерек булып чыга. Аның белән сөйләшеп булмаячагын күргән Алиягә борылып китүдән башка чара калмый, ләкин күргәннәрен мәктәп директорына ирештерә. Ул исә социаль яклау оешмасына хәбәр сала.

Шул ук йортта узган бәйрәм турында район эчке эшләр бүлегендә дә мәгълүм була, чөнки Гаврилинның никахсыз яшәүче хатыны Маринаны җәберләве турында балдызы шалтыратып әйтә. Шул рәвешле, бу өйдәге хәлләр белән берьюлы ике дәүләт оешмасы кызыксынырга керешә. Тора-бара, ир белән хатын арасындагы низаг күләгәдә кала. Гадәттәгечә, хуҗабикә гариза язудан баш тарта. Ә менә 8 яшьлек малайны төнгә каршы районның үзәк больницасына салалар.

Эксперт Сашаның йөзе, аркасы, колак яфрагындагы җәрәхәтләре сәламәтлеккә зыян китермәвен белдерә. Әмма хикмәт зыянда гына түгел. Бала аларның әтисе кыйнау нәтиҗәсе икәнен әйтеп тора. Укытучы А. Идиятуллина мондый күгәргән урыннарның укучысында элек тә күренгәләвен хәбәр итә. Саша, уйнаганда бәрелдем, дип аклана. Димәк, сүз әти кеше тарафыннан даими рәвештә сугу яисә башкача көч куллану очраклары турында барырга мөмкин. Ә бу исә Җинаять кодексындагы «Җәфалау» дигән кырыс маддә кысаларына эләгә. Шуңа күрә полиция кече Гаврилинның тормышы, көнкүреше белән тулырак таныша башлый.

БӘХЕТСЕЗ БАЛА ЯЗМЫШЫ

Бала буй-гәүдә ягыннан, уйлау-фикерләү сәләте, сөйләме буенча яшьтәшләреннән нык калыша. Укырга кергәндә сүз байлыгы бик сай булганга, фикерләрен, башлыча, ишарәләр белән аңлата. Бары тик беренче яртыеллыкны тәмамлап, 8 яшен тутыргач кына иң гади җөмләләр төзеп сөйләшергә өйрәнә башлый. Укытучысы ныклап шөгыльләнә аның белән. Беренчеләргә өй эше бирелергә тиеш булмаса да, Гаврилинга өстәмә рәвештә уку, язу-сызу йөкләмәләре дә биреп җибәрә әле.

Укуда артта булса да, хәрәкәтчән, үтә тере бала ул үзе. Кирәкмәгәнне кыланып ташларга да мөмкин. Кыскасы, тәртип ягы да аксый шук малайның. Шуңа күрә әти кеше аны тәрбияләүгә игътибар бирә үзенчә. Әмма бу, кагыйдә буларак, кул белән «эләктерү» яисә башка төрле җәза бирүгә кайтып кала.

Әлбәттә, баланың әнисе кая карый, дигән сорау тумый калмый. Җавап кыска – кибеткә таба карый… Хәзерге вакытта ана булу хокукыннан мәхрүм ителгән. Төп сәбәп – эчүчелек. Димәк, Саша бу яктан да, төгәлрәге, һәрьяктан бәхетсез. Ул дөньяга килгән елны В. Гаврилин кеше кыйнау һәм талауда гаепләнеп, 4 ел да 8 айга хөкем ителә һәм Зөя колониясенә озатыла. Яхшы тәртибе өчен 1 ел ярымга иртәрәк шартлы рәвештә иреккә чыгарыла. 2012нче елда урлап тотылып, тагын суд каршына баса. Бу юлы 2,5 еллык шартлы хөкем белән котыла.

Сашаның әнисе белән аерылыша алар. Берникадәр Ильинскоеда анасы белән яши малай. Әлбәттә, анда да рәтле тәрбия күрми. Сүз рухи яктан тәрбияләүгә игътибар итмәү генә түгел, ашау-эчү кебек иң гади һәм баланың һәрьяклап үсеше өчен мөһим башка шартларның тиешенчә булмавы турында да бара. Аның бүгенге көндә яшьтәшләреннән калышуын да, тумыштан килгән кимчелекләрдән бигрәк, шушы җитешсезлекләрдән күрергә кирәк, димәк. Соңгы елларда әтисе, үги әнисе Марина, аның кызы белән Монастырскоеда яши. Үз әнисенә кирәкмәгән бала үги ана назына өметләнми. Шулай да, әтисе кыерсытканда, Марина һәм аның кызының арага кергән очраклары булгалый.

Хокук саклау органнары, тикшерә-белешә торгач, әти кешенең искитмәле явызлыкларын да ачыклап эшне зурга җибәрәләр.

САНДЫКТАГЫ ТОТКЫНЛЫК

Узган ел октябрь азагында Марина районның үзәк больницасында дәвалана. Валерий аның хәлен белергә Тәтешкә киткән көнне, хатынның балигъ булмаган кызы Таня, мәктәптән соң өйгә кайткач ук, ниндидер сәер авазлар ишетә. Тавышның начар сөйләшүче Сашаныкы икәнен аңлап ала үзе, әмма аны таба алмыйча йөди. Ниһаять, малайның чоландагы 70 см чамасы озынлыктагы борынгы сандыкта икәнен ачыклый. Аның капкачы асылма йозакка бикләнгәнгә күрә, табылдыкны чыгара алмый. Ачкычны таба алмагач, әнисенә шалтыратып карый. Ул да белми. Хатыны яныннан яңа чыгып киткән Гаврилинны көтәргә туры килә. Берәр сәгатьтән кайтып кергән әти кеше азат итә елап, туңып беткән баланы тоткынлыктан. Әгәр кыска ыштан (шорты), юка куртка (ветровка) кигән яланаяклы малайның октябрь аенда салкын чоландагы сандыкта өч сәгать чамасы ятуын әйтсәк, начар укыган өчен күрелгән әлеге «тәрбия чарасы»н кыргыйлык һәм кансызлык дип атамыйча булмый. Әлеге вакыйга «калкып» чыккач, хокук саклау органнары В. Гаврилинның ошбу гамәлен балигъ булмаган кешене законсыз рәвештә ирегеннән мәхрүм итү, ягъни авыр җинаять кылу дип бәялиләр. Ул гына да түгел, рәхимсез бәндәнең законда кыйнап, көч кулланып балигъ булмаган кешегә даими рәвештә «физик һәм рухи газаплаулар китерү» дип санала торган усаллыклары да җитәрлек. Мәсәлән, быел март аенда Сашаның кулларын артка каерып бәйли һәм почмакта тезләндереп тота. Кыйнап ташлаган чакларын да санарга була. Ә Пасха бәйрәменә килсәк, исерек Гаврилинга улының өстәлдәге тәлинкәдән кыздырылган ике кисәк итне рөхсәтсез алып ашавы ошамаган. Шашлык аның өчен түгел, ә бәлки, хатынына дип куелган, имеш. Шул сәбәпле, тукмарга керешә ул аны. Кунакка килгән агайнесе кисәтү ясагач та: «Минем бала, ничек теләсәм, шулай эшлим», – дип кырт кисә. Болар – малайны яклап арага керүчеләргә һәрвакыт әйтелә торган сүзләр».

Хокук саклау органнары исә, ничек теләсә, шулай кылану өчен бер генә дә түгел, ике маддә буенча җавап тотарга кирәк, дип саный. РФ Тикшерү комитетының Тәтештәге тикшерүчесе Екатерина Ергизова җинаять эше кузгата. Бала җәфалаучыны җинаять җаваплылыгына тартуны райбашкарма комитетының опекунлык буенча баш белгече Л. Краснова да таләп итә. Валерий гаебен өлешчә генә таный, ягъни сандыклы очракны кире кага. Ләкин аның кыланмышларын дәлилләү зур хезмәт сорамый, чөнки шаһитлар күп. Гаврилин тикшерү барышында күрсәтмә бирүдән баш тартып, чынлыкта үз-үзен яклаудан ваз кичә. 26нчы майда тикшерү органнары аңа рәсми гаепләү белдерә. Шушы көннәрдә Тәтеш район суды 1971нче елда туган В. Гаврилинны 3 ел да 10 айга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән хөкем карары чыгарды. Әлеге кырыс карар аның үтәлеп бетмәгән шартлы хөкемен дә исәпкә алып кабул ителде. Шулай итеп, гаепле җәзасын алды, зарар күрүче дәүләт йөзендә яклаучысын тапты. Кече Гаврилин хәзер Чүпрәле районындагы балалар йортында тәрбияләнә. Закон күзлегеннән караганда бар да яхшы, гаделлек җиңде кебек. Әмма шатланырлык урын юк. Иң элек, әти-әнисе исән булып та, чит-ят җирдәге ятимнәр йортына эләккән баланың тормышы туган авылында, нинди булса да, үз әтисе, үз каны белән бергә яшәүдән яхшырак булачагына ышаныч аз. Аннан соң ике бала, шул исәптән, Валерий белән уртак, әле бер яшь тә тулмаган кызчык белән ялгызы калган Маринага ир кешедән башка яшәү җиңелрәк булыр дип әйтерлек нигез юк. Чөнки Валерий, даими хезмәт урыны булмаса да, вакытлы эшләргә йөреп, гаиләсен тәэмин итеп торган бит. Укытучылар аның малаен укырга китереп, мәктәптән каршылавын, уку кирәк-яракларын җитәрлек итеп алып торуын да әйтәләр.

Әлеге вакыйгалар турында Сашаның әнисе дә ишеткәндер, шәт. Түбәнлекнең төбенә төшкән ханым ниләр уйлый икән? Уйларлык, баласы бәхетсезлегендә үз гаебен аңларлык хәлдә микән ул? Аңласын да акылына килсен иде…

Наил ВАХИТОВ.

Тәтеш районы.

Комментарии