Хикмәтле икмәк

Быел иген уңышы узган еллардан яртылаш ким булыр дип көтелә. Аз булдымы, бәя арта инде ул. Кибет киштәләрендәге азык-төлек кисәк кыйммәтләнер дип шөбһә тарату түгел бу. Анысы хөкүмәт сәясәтенә дә бәйле. Ә менә күпләп сату-алу бәяләре үсми калмас. Базар мөнәсәбәте законнары шундый.

Моны чамалау өчен, икътисадчы булу кирәк түгел. Яр Чаллыда яшәүче бер төркем ирләр арасында да юк андыйлар. Әмма барысы да дөнья күргән һәм икмәк бәһасен белә торган егетләр. Шуңа күрә базарда кыйммәтчелек дигән яман күренеш башланганчы, ашлык юнәтү хәстәренә керешәләр. Булган мөмкинлекләрдән файдаланмау үзе үк егетлек түгел бит ул. Чөнки алар икмәк көшелендә утыралар дисәң дә була, ягъни барысы да диярлек Яр элеваторында “икмәкле” урыннар били.

Бу бишлек белән танышуны иң әүвәл өлкәннәрдән башлыйк. 1956, 1958 елларда туган Ф.Тәбәнәков һәм Р.Хисамов элеваторны угрылардан саклау белән мәшгуль “Энергощит” саклау предприятиесендә эшли. Беренчесе – каравылчылар сменасы, икенчесе команда җитәкчесе. Димәк ки, капка йозакларына ачкыч табу хәл ителмәслек мәсьәлә түгел. Ә менә 34 яшьлек Э.Камалетдинов – элеваторда мастер. Ул төп складлардагы бодайны транспортер белән өстәмә бункерларга күчереп, төяүне тәэмин итәргә сәләтле. 1970 елгы Заһит Зарипов – механик, аның игезәк сыңары Хәмит кенә “Азнакай” дигән агрофирмада директор урынбасары булып эшли. Ләкин ул элек элеваторда янгын сүндерү командасын җитәкләгән кеше. Димәк, керү-чыгу юлларын яхшы белә.

Оперативниклар һәм тикшерү органнары нәкъ менә Хәмит Зариповны әлеге угрылыкны оештыручы дип исәпли. Алар исә бу кешеләрнең исәпләрен алдан ук сизеп ала. Башта билгесез ирләрдән торган шайканың элеваторда бер мең тонна исәпләнмәгән бодай булдырып, аны акрынлап ташый башлавын беләләр. Әлбәттә, төнлә белән элеватор капкасыннан чыккан машиналарны тоткарлап, йомгакны сүтәргә керешмиләр. Яр Чаллы эчке эшләр идарәсенең икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш буенча оператив-эзләү часте (ОРЧ) яшерен күзәтү оештыра.

Иң алдан, кичке сәгать тугызлар тирәсендә аларның видеокамералары Е 858 ТР һәм А 556 ЕК номерлы ике “КамАЗ”ның эчкә кереп киткәнен “эләктереп” ала. 20 минут дигәндә, алар яңадан пәйда була. Үзбушаткычларга йөк төялгән икәне күренеп тора. Оперлар олаулар койрыгына тагыла. Тиздән видеокамера объективы К 626 ТР номерлы “Джип” теркәп куя. Анысы колоннаны Тукай районының Калмаш авылына кадәр озатып бара. Анда машиналарны авария сигналлары яндырылган “КИА” ияртеп китә.

Угрыларны өркетмәс өчен, авыл эчендә күзәтүне туктатып торырга туры килә. Ашлыкның ындыр табагындагы бер складка бушатылуы соңрак оператив юл белән ачыклана. Ул гына да түгел, “Джип”ны бер билгесез полковнигы озата йөрүе дә, бурларның элеваторны бары тик Ф.Тәбәнәков сменасы саклаганда гына килүе дә мәгълүм була. Әлбәттә, номерлары буенча “КамАЗ”лар һәм “Джип” хуҗасы (Заһит Зарипов) да ачыклана.

Тәбәнәков командасы постта торган төннәрдә автоколонна элеватор белән Калмаш арасында йөри бирә. Июнь азагында әлеге бурлыкка катнашы булган ир-атларның кем икәнлеген дә белеп бетерәләр диярлек. Урлаганны карап тору оператив хезмәткәрләрне туйдыра башлый. Ниһаять, төркемне җинаять өстендә эләктерергә карар бирелә. 28 июнь кичендә шыплап тутырылган “КамАЗ”лар капкадан чыккач, шоферларны хәйран итеп, кабинадан өстерәп төшерәләр. Алар ниндидер “Ит компаниясе” дип язылган мөһер сугылган накладнойлар күрсәтә.

Шул ук вакытта озата йөрүче теге “Джип” та тоткарлана. Анда бертуган Зариповлардан кала, милиция подполковнигы да утырган булып чыга. Анысы элеваторны саклый торган каравыл командасы начальнигы Р.Хисамов икән. Ул Яр Чаллыдагы эчке эшләр бүлекләренең берсендә иҗтимагый хәвефсезлек милициясе җитәкчесе урыныннан отставкага киткән мәгълүм кеше. Шуңа күрә юлда “түбә” ролен башкарырга тиеш була. Ләкин үзенә өмет баглап тапшырылган вазифаны үти алмый шул. Аны шоферлар, бертуган Зариповлар белән бергә әлеге каладагы “Электротехника” эчке эшләр бүлегенә алып килеп ябалар.

Тиздән шунда ук саклау сменасы начальнигы Ф.Тәбәнәков һәм мастер Э.Камалетдинов та китерелә. Шулай итеп, шоферлар В.Комиссаров һәм И.Мусинны да исәпләгәндә, җиде кеше тоткарлана. Соңгыларының әлеге күңелсезлектән котылу, ягъни шаһит булып калу мөмкинлеге юк түгел. Чөнки алар алтын бөртекләрнең урланган икәнен белмәдек, килешү буенча транспорт хезмәте генә күрсәттек дип баралар.

Калмаштагы амбарга 60 тонна бодай ташылганы ачыклана. Моның өстенә элеватордагы запас бункерларга тутырып, урлау өчен хәзерләп куелган 25 тонна бөртек табыла. Ярый әле, матди зыянны иске бәя белән саныйлар. Шулай да ул 431 мең сум тирәсе җыела. Җинаять эше алдан төркем белән һәм аеруча зур күләмдә урлашу очрагы буенча ачыла. Ләкин соңрак, күбесе урындагы кешеләр булганга, “фигурантлар” ышанып тапшырылган мөлкәтне үзләштерү турындагы 160нчы маддә кысаларына эләгә.

Әлеге җинаятьне оештыру һәм урланган байлыкны урнаштыруда төп роль уйнаучылар дип табылган Зариповлар һәм элеваторда ашлыкны саклау урыныннан запас бункерларга күчереп, машиналарга төяп җибәрүче Э.Камалетдинов суд карары белән кулга алына. Карак каравылчылар Р.Хисамов белән Ф.Тәбәнәков кул куйдырып иреккә чыгарыла. Судка кадәр, әлбәттә. Төркем белән, алдан хәзерләнеп урлаулар өчен җаваплылык кырыс бит.

Суд әле тиз генә булмастыр. Чөнки тикшерүче ачыклыйсы мәсьәләләр күп. Әйтик, иң беренче алынган оператив мәгълүматта 1000 тонна артык ашлык (излишки) булдырылган диелә. Әгәр бу хак булса, исәпләнмәгән икмәк каян килгән дигән сорау туа. Димәк, кабул итү – җибәрү документларын җентекләп тикшерәсе бар. Артык мал күктән төшми бит.

Элеваторлар илнең төп амбары булып тора. Сак өстендә сак торган шушы заманча предприятиеләрдән дә әллә ни тапкырлык күрсәтми һәм хезмәт куймый гына да олау-олау ашлык урлап була икән бит. Әлеге вакыйганың иң борчулы ягы шушыдыр, мөгаен. Русларда “Икмәк һәрнәрсәгә дә баш” дигән әйтем бар. Ул җиде йозак артында булырга тиеш. “Яр Чаллы элеваторы” акционерлык җәмгыятендәге кебек угрылар алдында капка ачып тормаска кирәк.

Бер сәбәпсез җан кою

Әлмәтнең Чапаев урамындагы ишегалларының берсендә кая сугылырга белми йөргән малайларның берсе өченче йорт подвалына төшә. Ләкин бер-ике минут узмагандыр, кергән ишегеннән кире атылып чыга. Чөнки яктыдан кергәнгә, бер мәлгә “сукыраеп” калган күзләре караңгылыкка ияләнә төшү белән, тузанлы идәнгә йөзтүбән капланып ятучы бер гәүдәне күреп ала.

…25-30 яшьләр тирәсендәге ир-егетнең кыйнап үтерелүе шик уятмый. Иң беренче чиратта, аның шәхесен ачыкларга кирәк була. Бу тирәдә яшәүчеләр фотосурәт буенча аның кем икәнен әйтә алмый. Мәрхүмнең бармак эзләрен алып, электрон картотекага керткәч кенә, Зәй районының Урсай авылы кешесе Алексей К. икәне мәгълүм була. Бер атнадан 27 яше туларга тиешле егет Әлмәткә капиталь ремонт белән шөгыльләнүче төзү оешмасына акча эшләргә килгән булган. Шушы йортта фатир алып яшәгән.

Аның үзе торган фатирда үтерелүе күренеп тора. Оператив эзләү төркеме анда кан, канга буялган чиләк, сөлге, кул эзләре калган шешә һәм башка дәлилләр җыеп ала. Соңрак, монда алынган әйберләрдәге канның мәрхүмнеке икәне мәгълүм була. Ә шик, иң беренче чиратта, аның белән яшәгән Владимир Закировка төшә. Ләкин ул әлеге үтерүгә катнашы булуын катгый рәвештә кире кага.

Әлбәттә, үзе яшәгән торак булгач, аның кул эзләре монда күп була. Ләкин бу дәлил түгел әле. Аны “ярылырга” мәҗбүр иткән “вещдок” соңрак табыла. Оперативниклар төзүчеләр вагоны астына яшереп куелган киемнәрен “казып” чыгара. Алар исә аның фатирдашы канына буялган булып чыга. Моның өстенә аның “ул кичтә фәлән җирдә булдым”, дигән алибилары да раслау тапмый. Шулай итеп, Закиров мәетне фатирдан подвалга төшергәндә канга буялган дигән фараз алгы планга чыга.

В.Закиров ике көн дигәндә гаебен танып, күрсәтмәләр бирә башлый. Бергәләп аракы эчеп утырганда килеп чыккан низаг аркасында сугышып китүләрен әйтә. Артыгын кыланып ташлавын да, гәүдәне подвалга төшерүен дә яшерми. Ләкин Әлмәт эчке эшләр идарәсенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге җитәкчесе Роберт Галиев, Закиров үзе генә булмаган, дип исәпли. Бүген тагын ике шикле кеше ачыкланып, аларның әлеге кансызлыкка катнашы булу-булмау мәсьәләсе тикшерелә. Әгәр тәҗрибәле опер фаразы ачыкланса, өчлеккә төркем белән эшләнгән явызлык өчен җавап тотарга туры киләчәк.

Әҗәл сатам, кем ала?

Наркотикка “ак үлем” дип бик төгәл исем бирелсә дә, аны сатучылар алай кычкырып йөрми. Ләкин астыртын кара базар гөрли бирә. Әҗәл даруы сәүдәгәрләрен тота, яба, “утырта” торалар, героин ташкыны кимеми. Чөнки бу иң керемле криминаль кәсепләрдән санала.

“Үлем чәчүче балалар” дигән язмада (22 июль, 2009 ел) без Бөгелмәдә бер кадау өчен “доза”ның (0,1 гр тирәсе) 750 сум торуын әйткән идек. Димәк, героинны җитештерүчеләр дә (ул, башлыча, Әфганстаннан килә), әллә ничә дәүләт чикләрен узып китерүче курьер, арадашчы, күпләп һәм ваклап сатучылар һәм башкалар да бик зур табыш ала. Шушы арада Казанда фаш ителгән бер сәүдәгәр мисалы да ачык күрсәтә моны.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының оператив-эзләү часте хезмәткәрләре аның фатирында тентү үткәреп, 888 мең сум акча, биниһая күп алтын-көмеш ала. 26 яшьлек әлеге егетнең “Тойота Королла” һәм “ВАЗ-2114” машиналары булган. Ә үзе беркайда да эшләми. Тоткарлагач, аннан 3,6 гр Әфган героины алына.

Оперативниклар әлеге наркотик тарату каналын фаш итүгә шактый тырышлык куя. Ләкин алдан да шушы җинаять өчен хөкем ителеп авызы пешкән А.Л. һәм аның кәсептәшләре үтә яшертен кәсеп итә. Ләкин оператив чаралар үз нәтиҗәсен бирә. Тиздән “герыч”ны яшереп саклау урыны да, арадашчылар да ачыклана. Наркокурьерларны җинаять өстендә каптырасы гына кала.

20 июльдә 28 яшьлек арадашчы ханым наркотик кулланучылардан заказлар кабул итеп акча җыя. Әлеге гамәл оперлар күзәтүе астында бара. Ул Ямашев урамында “клиент”ларның берсенә “доза”ны тапшырганда эләктереп тә алына. Аның үзе белән 5,2 гр теге ак порошок булуы ачыклана. Шул ук вакытта шомлы хәбәр әлеге төркем башлыгына барып җиткәнче, “тайник”ны “ачалар”. Анысы Авиатөзелеш районындагы Коры елга бистәсендә яшәүче өлкән А.Л., ягъни оештыручының әтисе йортында була.

Тентү вакытында ике пыяла банкага 100 гр чамасы төргәкләргә бүлеп тутырылган 1,7 килога якын героин табыла. Төркем җитәкчесен исә үз фатирында тоткарлыйлар.

Хәзерге вакытта оперативниклар каналның кайдан килүен ачыклау белән мәшгуль. Әлеге эштә яңа “фигурант”лар пәйда булу мөмкинлеге зур, димәк. Төркем белән эшләнгән әлеге төр җинаять өчен 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Чөнки бу үлем сатуга тиң бит.

Наил ВАХИТОВ.

-Чаллы-Әлмәт-.

Комментарии