Хәерчелек серләре

Хәерчелек серләре

Татарстаннан читтәге төбәкләргә, әйтик, шул ук Киров өлкәсенә чыгып караган кешенең андагы хәерчелекне күреп исе китәдер, мөгаен. Гөрләп торган Казан арты түгел инде бу. Каралты-кура терәүле, фермалар ишелгән, юллар җимерек, басу-кырларда чүп үләне үсә… Безнең республикабыз белән чагыштырырлык, хәтта якын да куярлык түгел. Аларны күргәч, тырыш, хезмәт сөючән халкың, зирәк җитәкчеләрең белән горурланып куясың…

Шуңа күрә дә районына килеп кергәч, гаҗәпләнеп, аптырап калдым. Ул бер дә безнең республиканыкы түгел, ә якында гына урнашкан Ульян өлкәсенең бер почмагы булып тоелды. Иске йортлар, буш авыллар турында әйтеп тормыйм (халыкның хәл-әхвәленә шуннан чыгып та бәя биреп була – авт.), нибары биредәге бер «колхоз» тарихын мисалга китереп, районының ни өчен «үги бала» хәленә калуын, гөрләп торган колхозны ничек талап бетереп, таратып атарга мөмкин булуын тасвирларга телим.

УКЫТУЧЫ – ҖИР КЕШЕСЕМЕ?

Тәтеш районында урнашкан «Волга» колхозы кайчандыр гөрләп торган, алдынгылыкны бирмәгән. 1996 елда башланган үзгәртеп корулар вакытында җирне халыкка тарату турында сүз чыга һәм, аннан рациональ файдалану өчен, колхоз урынына авыл хуҗалыгы кооперативы төзү хакында карар кабул ителә. Әлбәттә, бу эш халык белән берлектә башкарыла. Пайчылар дип аталган җир хуҗалары үз өлешләрен шушы кооперативка арендага тапшыра. Әйтергә кирәк, биредә ПСХК әгъзаларының гына түгел, Татар Бидәнгесендә яшәүче башка халыкның да җирләре «эшкә җигелә».

Изображение удалено.

2001 елда әлеге кооперативка рәис итеп 20 ел мәктәптә эшләгән (шуның 9 елы директор буларак – авт.) Ринат Сибгатуллин сайлана. Укыган, акыллы кеше дип фикер йөртә авыл халкы аның турында. Сибгатуллин үзе дә телгә оста булып чыга, халыкка «алтын таулары» вәгъдә итә, ышаныч яулый. Пайчылар мәнфәгатен кайгырту бурычы исә 2005 елда ышанычлы кешегә, С.Ш.Сәгъдиевкә йөкләнә. Ул пайчылар исеменнән эш йөртү хокукына ия була, чөнки һәр милекче аның исеменә 3 елга (!) «доверенность» төзи.

Вакыт уза, рәискә булган ышаныч сабын күбегедәй эри башлый, ә авыл халкыннан булган дәгъвалар исә чүпрәдәй күперә генә. Элеккеге укытучының җир кешесе булмавы, колхозчыны аңлый һәм санлый белмәве ачыла башлый… Эшләгән кешедән гаеп табыла диярсез… Ярый, газетада урын чикле булганга гына, ул чактагы гөнаһларын санап тормыйм.

Ризасызлыкны күреп-белеп торган рәис җылы кәнәфиеннән баш тарту, «булдыра алмадым инде, гафу итегез» дип әйтү турында уйлап та карамый. Киресенчә, ул халыкның «битенә төкереп» бик акыллы эш эшләп ташлый. ПСХК милке, җирләре базасында 2009 елның 19 июнендә 5 учредительдән торган җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять «Волга» оеша. Директоры кем дип уйлыйсыз? Әйе, нәкъ үзе! Акыллылардан акыллы укытучы – Р.Р.Сибгатуллин. ҖЧҖнең шәхси оешма булуын, ПСХК хисабында булган бар милекнең шәхси кулларга кереп утыруын чамалыйсыздыр. Биредә күрергә теләгән кешегә (шул ук прокуратурага!) тотып алырдай законсызлыклар байтак. Шуларның күзгә бәрелеп торганнарын гына саныйм.

СУКЫРЛАР ДА КҮРМИ КАЛМАС

Беренчедән, ҖЧҖ «Волга» пайчылар милке хисабына оеша икән, җитәкче кеше халык фикерен сорарга тиешме? Тиеш! Сорамаган димим, сораган. Ләкин кемнәрдән һәм ни рәвешле?! Имеш, 2009 елның 19 июнендә ике этаптан торган җыелыш булган икән. Беренчесе иртән трактор паркында 25кә якын кеше белән узса, кичен фермасында үткән җыелышта 20ләп кеше булган. (Иң кызыгы, биредә төгәл саннар әйтелми. «Фәлән кешегә якын» дип кенә әйтелә!) Аның каравы, җыелыш протоколында җәмгысе 53 кеше катнашты, бу ПСХК «Волга» әгъзаларының 88%ын тәшкил итә һәм алар барысы да ҖЧҖ оештыруга риза дип язып куялар. Авыл халкы Тәтеш прокуратурасына шикаять язгач, прокуратура аны Буа тикшерү комитетына юллый. Юрист Р.А.Мөгыйновтан җибәрелгән җавап-аңлатмада исә җыелышта 45 кеше булган һәм бу кооператив әгъзаларының 74,7%ын тәшкил итә диелә. Төрле урында – төрле саннар! Тикшерүчеләр ул саннарны һавадан алып язамы? Чынлыкта исә пайчыларның саны 180нән артык булуы беркемне борчымый да, кызыксындырмый да. Алай булса, бу җәмгыятьнең законсыз төзелүе ачылыр иде.

Бу нисбәттән Тәтеш районының Бидәнге авылы җирлеге депутаты Рәүф абый Габдрахманов:

– Бидәнгедә 362 кеше яши. Әле безнең авылда пропискада булганнарын да санасаң, 500 кешегә тула. 45-53 кеше белән 74-88% ясап куйганнар! Аны эшчеләр генә түгел, бөтен пайчылар хәл итәргә тиеш иде. Инде шикаять язмаган инстанциям калмады. Республика прокуратурасына язсаң, алар районга кайтара, ә тегеләр отписка язып ята. Президент аппаратына юлласаң да, ул барыбер соңыннан безнең прокуратурага килеп төшә, менә шундый ябык бер боҗра буенча шикаятьләр йөри тора, язуларның бер файдасы юк. Ике центнер сенаж урлаган кешене «зурлап» газетага язалар, ә менә шулай тулы бер колхозны кулына алган кешене күрмиләр, – ди.

Пайчылар исеменнән С.Сәгъдиевнең үзенә ышанып тапшырылган җирләрне ҖЧҖкә тапшыруы да бернинди кысага сыймый. Халык бит аңа җирен 3 елга гына тапшырган, димәк, аның имзасы белән ҖЧҖкә арендага тапшырылган җирләр, закон ягыннан караганда, гамәлдә була алмый. 3 ел вакыт күптән узган, ышанычнамәнең вакыты әллә кайчан чыккан.

Эшчеләрнең хезмәт кенәгәләрендә 18 июньдә ПСХКдан эштән китеп, 19 июньдә инде ҖЧҖ «Волга»га эшкә урнашулары турындагы язуларны да аңлы баш эшкәртеп бетерә алмас. Әле таркалмаган ПСХКдан ни өчен кешене эштән җибәрергә дә, әле төзелеп тә өлгермәгән җәмгыятькә эшкә урнаштырырга иде?! Юридик рәвештә бу җәмгыять бит әле 25 июньдә генә теркәлү узган. Димәк, кешеләр бөтенләй булмаган оешмада эшләп яткан булып чыга. Абсурд!

Тикшерердәй тагын бер мөһим урын: әлеге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә күчерелгәндә ПСХК «Волга» милке Казаннан килгән бәйсез оешма ҖЧҖ «Мидас» тарафыннан бәяләнә. Бу оешмада кемнәр эшлидер дә, алар нәрсәдән чыгып шундый бәяләр куйгандыр, тик андый бәяләр куйсалар, мин дә ул кооперативны күз дә йоммый сатып алыр идем! Мисал өчен, 2006 елгы культиватор (КПИР-3,6) – 2070 сум, чәчкеч (КИР-1,5) – 1955 сум, Т-150 тракторы – 16043 сум, бер сыер – 8647 сум, 4,32 центнерлы үгез – 9504 сумнан… бәяләнә. Ферма биналары турында әйтеп тә тормыйм. Ә комбайннарны металлоломга тапшырсаң, табышы күбрәк тә чыккан булыр иде. «Мидас» бәяләсә дә, нишләптер бу бәяләрне авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Е.Курков раслап мөһер суга. Әллә ничә миллионлык кооперативны берничә йөз меңгә сатып алырлык акылга ия булу өчен укытучылыкка укырга кирәктер шул! Саный китсәң, кычкырып көләрлек урыннар күп монда!

Өченчедән, журналистика факультетын гына тәмамласам да, җир белән бәйле мәсьәләләр (сату-алу, рәсмиләштерү һ.б.) урып-җыю тәмамлангач, еллык хисаплар ясалгач кына башкарыласын беләм һәм бу эшнең мантыйгын да аңлыйм. Прокуратурада эшләүче «укымышлы» юристлар исә шуны да белми булып чыга. Аларга табып укырга җайлырак булсын өчен, бу закон исемен урысча язам: «Об обороте земель сельскохозяйственного значения» дип атала ул.

ПСХК «Волга» кырларны сөргән, ашлама керткән, эшкәрткән, чәчкән, ә ҖЧҖ «Волга» исә үзенә бүләк ясарга уйлаган, күрәсең, ПСХКның уңышын бик уңышлы гына җыеп та алган. Өстәмә керем, өстәмә акча! Юкса, ҖЧҖ «Волга» иң элек ПСХК хезмәтчәннәренә булган бурычны каплап бетереп, үз эшен «ноль»дән башларга тиеш иде бит!

ҖЧҖ «Волга» төзелгәч, ПСХК юкка чыккан дип уйласагыз – ялгышасыз. Ул бардан юк була алмый. Эшчеләргә хезмәт хакы, салым инспекциясенә һәм башка бурычлары булган бу кооперативны ничек юкка чыгарасың ди? Чынлыкта ул күптән булмаса да, документларда яшәгән һәм аның бурычлары да шушы берничә ел эчендә котырып үскән. Хәтта ҖЧҖ «Волга»га да 3 млн. сум чамасы бурычы барлыкка килгән аның. Имеш, ПСХК бу җәмгыятьтән нәрсәдер алган икән. Ә аны банкротлыкка чыгару эше, ягъни арбитраж судында каралуы әле берничә ай элек кенә башланган. Кызык һәм буталчык эш, әйеме? Әгәр ПСХК моңарчы булган икән, аның рәисе дә булырга тиеш килеп чыга. Анысы кем?

Җәмгыять төзелү белән, ниндидер аңлашылмас шартлар нигезендә, ПСХК «Волга»ның рәисе итеп авыл җирлеге башлыгы Фәннүр Галимов билгеләнә. Халык сайларга тиешле кешене тоталар да берәүләр үзләре хәл итеп куялар. Монда тагын бер закон бозу очрагы ярылып ята! Закон буенча, авыл җирлеге башлыгы бизнес белән дә шөгыльләнә, ПСХК рәисе дә була алмый. Әле җитмәсә, шул ук кеше ҖЧҖнең учредительләренең берсе булып тора. Ләкин Тәтештә үз законнары белән яшиләр, ахры. Шулай булмаса, югарыда саналганнарның берсен булса да күрерләр иде.

БИДӘНГЕДӘ «АЛТЫН» СУ АГА

Халык сарык түгел, барысын да күрә. Бигрәк тә җир пае өчен бер тиен дә түләнмичә, аларның үзләре үк ҖЧҖ «Волга»га бурычлы булуын күрсәтүче кәгазьләр китерелгәч. Каян килеп чыккан бурычлар соң ул?

2009 елның 1 июлендә, һаман да шул билгесез шартларда, артезиан суы башнясы ПСХК «Волга»дан ҖЧҖ исеменә күчерелә. Әлбәттә, халыкка су өчен түләү тарифлары да кертелә. Җир байлыклары белән файдалану өчен лицензиясе булмый торып, ҖЧҖ директоры «су сатып ятуга» күчә. Электр энергиясе өчен, ул башняны карап торучыга түләргә, ремонт эшләре башкарырга акча кирәктер, биредә бәхәсләшер урын да юк, тик бу авылдагы кебек тарифларны халык бүтән республиканың бер почмагында да очрата алмас, мөгаен. Су счетчиклары булмауны күздә тотып, акыллы җитәкчеләр проблемадан чыгу юлын болай хәл иткән. Кешенең мал-туары, кош-корты, җир мәйданы исәпләнеп, индивидуаль рәвештә исәп-хисап эшләнә. Сыер башына тәүлегенә –100 литр, кешегә –40 литр, су кергән һәм канализациясе булган биналар өчен –125 литр, кәҗә һәм сарыкка –10 литр, тавыкка 1 литрдан санала. Тавыкны белмим, ләкин сыерның көненә100 литрсу эчмәвен кечкенә бала да беләдер. Хәер, шул хакта газеталарга язып, ветеринарлар да шаулаша башлагач, сөтбикә эчәсе суны 20 литрга киметкәннәр үзе.

1 мкуб су өчен ҖЧҖтә җир пае булган кешеләр 10,2 сум түләсә, булмаганнары 18,55 сумнан түли. Пайчыларның су акчасы җир арендасы өчен түләнәсе акчадан тотылып кала, ахыр чиктә алар ҖЧҖ «Волга»га бурычлы да булып кала әле.

– Без җирләрне күрше авылга инвесторга арендага бирмәкче идек, ләкин Ринат Сибгатуллин халыкны җыеп, суны өзү белән куркытты. Шул су, түләнмәгән хезмәт хаклары белән куркытып халыкны тезләндерде ул. Суга түләгән квитанцияне күрсәткәч кенә җир пае өчен ашлык языла. Комбайнчылар инде ничә еллардан бирле аласы ашлыгын ала алмый. Сибгатуллинның ата-анасы да, үзе дә җир, колхоз күреп белгән кешеләр түгел. Шулай булса да җирне әнә шулай итеп бүлде дә алды, – дип сөйли Гөлфия Галимҗанова.

Берәүләрнең салам сатып баюы; мөгезле эре терлек кырылып, ҖЧҖкә 250 мең сумлык зыян салыну; рапс үстерү өчен «Татагро»га арендага җирләр бирелеп, пайчылар белән бүлешмичә директорның табышны үз кесәсенә салып куюы; 1 октябрьдә Өлкәннәр көненә бүләккә1 кгдип май өләшеп, аны ветераннар үлчәп карагач, хурлыкка калуы (шуларның өлешенә керүен күрегез әле – авт.); җәйге ялда булган сыер савучыларны эшкә чыгарып, эшсезләрне эшле иттем дип, мәшгульлек үзәгеннән 50 мең сумнан артык акча алып, үз мәнфәгатьләрендә файдалануы… Ахыр чиктә, Р.Сибгатуллин дигән бу кешенең «Бердәм Русия» фиркасы әгъзасы булуы турында бик күпне язарга мөмкин иде. Тик максатым әлегә(!) ул түгел… Бары тик Тәтеш районының ничек итеп түбән тәгәрәвен бер колхоз мисалында ачып салырга, прокуратураның «искиткеч яхшы» эшләвен күрсәтергә генә теләгән идем…

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Тәтеш-Татар Бидәнгесе-Казан.

Хәерчелек серләре , 5.0 out of 5 based on 6 ratings

Комментарии