Сәер тәрбияви максат

Сәер тәрбияви максат

Актүбә бистәсендә яшәүче 33 яшьлек Ренат Ванюшин турында бер генә уңай фикер дә ишетмәссең. Хәер, аек чагында зыянсыз, җайлы, диләр аны. Эшләмичә йөрүче ир затының эчмәгән вакытын гына күреп булмый.

Урлашкан өчен тәүге тапкыр 16 яшендә шартлы хөкем ала Ренат. Тагын бер елдан, шундый ук хилафлыгы аркасында, ике ел ярымга утыртып ук куялар үзен. Яшь булуын исәпкә алып, иртәрәк азат итәләр. Бер авызы пешкәч, ул төрмәгә эләгердәй закон бозулар кылмыйча гына шактый вакыт йөри. 2010нчы елда, салмыш баштан чит кеше машинасын алып киткән өчен, тагын бер шартлы хөкем ала. Туктаусыз төрле тәртипсезлек һәм мәнсезлекләр кылып торганга, полициядә «үз кеше»гә әверелә. Участок инспекторы Ф.Сәлимов аны эчкече генә түгел, «традицион булмаган» наркотик кулланучы буларак та белә.

Хатыны Альбина белән Ренат 2006нчы елда бергә тора башлыйлар, ике елдан никахларын рәсми рәвештә теркиләр. Альбина әйтүенчә, һәрчак исерек кенә түгел, чит хатыннар янына да йөри торган ир белән озак яши алмыйча аерылышалар. Берәр елдан килешеп, яңадан кавышып карасалар да, ир төзәлергә җыенмый. Хатын, еш кына, балалары белән йә каенанасы фатирына яисә Азнакайда яшәүче әти-әнисе йортына китәргә мәҗбүр була. Узган көз ир кешенең кыланмышлары турында полициягә җиткерелә. Декабрь азагында суд, хатын гаризасы буенча, никахның гамәлдән чыгарылуы турында белдерә.

Ул чакта полиция Ренатның тәртипсезлеге генә түгел, ә бәлки законда җинаять дип аталучы явызлыклары белән дә ныклап торып шөгыльләнә. Азнакай эчке эшләр бүлеге тикшерүчеләре аңа карата наркотик матдә ясау, чит кеше машинасын алып китү, исерек килеш транспорт йөртү кебек гамәлләр өчен өч җинаять эше кузгаталар. Ул гына да түгел, РФ Тикшерү комитетының Азнакай бүлегеннән тикшерүче-криминалист Фәрит Насыйбуллин аның гаиләсендәге кыланмышларын өйрәнә һәм 2015нче елда бер, өч, биш яшьлек улларына карата күрсәткән рәхимсезлекләре Җинаять кодексындагы балаларны җәфалау һәм аларга тиешле тәрбия бирмәү хакындагы ике кырыс маддә кысаларына эләгә дип таба. Альбина исә, үзенә карата күрсәтелгән җәбер-золым өчен аерылышкан иренә дәгъвам юк дип белдереп, аны тагын бер бәладән коткара. Ахыр чиктә, Фәрит Насыйбуллинга биш җинаятьне берләштергән эшне тикшерергә туры килә.

Явызлыкларның беренчесе 7нче декабрьдә кылына. Ул көнне Ренат Ванюшин белән бер йортта яшәүчеләрдән подъездга буяу эреткеч (растворитель) исе таралу, аның Ренат фатиры ишеге аша чыгуы турында хәбәр килә. Альбина Азнакайда була, соңрак билгеле булганча, ул көнне сәрхуш әнисе фатирында куна. Ачы ис чыгу сәбәбе икенче көнне мәгълүм була – фатирдагы газ плитәсендә төбендә мәк орлыклары һәм химик сыеклыклар катнашмасы калдыклары булган калай савыт алына һәм яртылаш ниндидер сасы сыекча салынган шешә табыла. Хуҗаның наркотик матдә ясавы шик уятмаса да, бу табылдыклар экспертизага җибәрелә. Ренат Ванюшин гаебен аның нәтиҗәләре килгәнче үк таный.

Ул көнне, үзе әйтүенчә, 4 литр сыра эчә. Хәмергә акчасы булмагач, икенче төрле исерткеч, төгәлрәге, миңгерәткеч эшләргә була. Интернеттан әлеге агуны җитештерү ысулын ачыклый, мәк орлыгы, эреткеч су, серкә һәм димедрол таба…

Шушы агуны эчкән кешенең исән йөрүенә гаҗәпләнергә генә кала. Эчәләр икән бит, ә! Ренат Ванюшин гына түгел, андыйлар күп икән. Экспертиза бу сыекчаны опиоидлар төркеменә керә торган әфьюнлы кушылма дип таба. Соңрак үткәрелгән тикшеренү, мондый матдәләрне кулланса да, Ренат Ванюшинның наркотикка бәйлелеге юк, дип белдерә, ә менә эчүчелектән дәвалануга мохтаҗ икәнлеге ассызыклап әйтелә.

Шушы сыеклыкны куллангач, 4-5 сәгатькә «сүнә» Ренат. Уянгач, аңкы-миңке килеш әнисе фатирына барып тагын йокларга ята. Полиция шунда тоткарлый аны. Бу сыеклыкны сату яисә кемне дә булса сыйлау нияте белән түгел, үз хаҗәтенә ясый ул. Җинаять эше дә 228нче маддәнең йомшаграк җәза каралган өлеше буенча кузгатыла.

Икенче атнада ул «Магнит» кибете янында үзе шикеллеләр рәтендәге Ленар Бүләков белән таныша. Анысы, бер шешәдәше көтеп утыруга карамастан, иптәшкә шушы сәрхушне дә ияртеп кайта өенә. Юл уңаенда ишегалдында торган ВАЗ-2014 машинасын да күрсәтә, рульдә салган килеш эләккәнгә күрә, транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителүен, шул сәбәпле «Жигули»ны сатарга җыенуын да әйтеп куя. Аулак фатирда өч сәрхуш аяк терәп эчә, шунда ук куна да калалар. Икенче көнне йокыдан соң гына торган хуҗа кеше кунактан җилләр исүен, машинаның да «аяклануын» һәм өйдән аның ачкычларының юкка чыгуын күрә.

Айнып та өлгермәгән Ленар Бүләковка Актүбәдәге полиция бүлекчәсенә йөгерергә туры килә. Участок инспекторы Ф.Сәлимов эчкече һәм әфьюнчы буларак яманаты чыккан Ванюшинны зарар күрүче сурәтләп биргән «Жигули»да күрүен, туктарга кушкач, буйсынмыйча үтеп китүен белдерә. Патруль машинасына Ленарны да утыртып эзләргә чыгалар. Күп тә үтми, югалган «Жигули» күренә. Каршысында полиция «Нива»сы юлга аркылы баскач, Ванюшин туктый. Формалы кешеләргә аны Бүләковтан араларга туры килә, чөнки ул, кичекмәстән үч алырга ниятләп, тегенең өстенә ыргыла. Ренат әлеге ахмаклыгы аркасында чит машинаны алып китү генә түгел, Җинаять кодексының тагын бер маддәсе кысаларына эләгә. Эш шунда, исерек килеш транспорт йөртеп, административ җаваплылыкка тартылган кеше ул. Кабат кылынган мондый хилафлык өчен хөкем итәләр хәзер. Хатыным янына барып кайттым, дип, беренче гаебен танырга мәҗбүр ул. Ә менә исерек түгел идем, бары тик тикшеренү узудан баш тарттым, дип, икенчесен кире кага. Әлбәттә, җаваплылыктан коткара торган сылтау түгел бу.

Саналган өч җинаятьтә ул башкаларга зыян китерми диярлек, шуңа күрә моны ир уртасы кешенең үзенә үзе чокыр казуына тиңләргә мөмкин. Ләкин аның кечкенә балаларын җәберләве һәм законда «ата-ананың балигъ булмаган затларны тәрбияләү буенча бурычларын тиешенчә үтәмәве» дип аталган явызлык күрсәтүе дә бар бит әле. Ике маддә нигезендә белдерелгән әлеге гаепләүне дә танымый Ренат, малайларга «тәрбияви максат» белән генә эләктергәләдем, ди. Хатын һәм аның яклылар нахак бәла ягып утыртырга телиләр, дип саный ул.

Эшлексез сәрхуштә балалар тәрбияләү кайгысы булмау бернинди дәлилсез дә мәгълүм инде ул. 2012нче елның февралендә дөньяга килгән сабый да: «Папа бухает, пиво пьет…» – дип кашларын җыера бит. Ренатның исерек хәлдә шул балага карата кылган биш «тәрбия» чарасы җинаять эшендә эпизод буларак теркәлә. Әлбәттә, сүз балигъ булмаган затка тән җәрәхәтләре ясау, сәламәтлегенә зыян китергәнче тукмау турында бармый. Болары өчен законда кырысрак җәза каралган, ә Җинаять кодексындагы 117нче маддә «җәфалау» дип атала. Узган ел май аенда Ванюшин хатынын кыйнарга тотынгач, өч яшьлек Гамир әнисен яклап арага керә. Исерек дуамал берочтан аңа да суга. Шушыңа охшаш ысуллар белән яшь ярымлык Рөстәмне дә сүз тыңларга, әйтик, телевизор карарга комачаулык кылмаска өйрәтүләр дә тикшерүче игътибарыннан читтә калмый. Бары тик олы малай Нияз гына атасыннан зыян күрүчеләр арасына керми. «Исерек әтисен күргәч, ул качарга өйрәнде», – ди Альбина.

Олы улын үзе белән ияртеп йөрергә ярата Ренат. Бусы начар гамәл түгел кебек. Әмма моның өчен ир кешенең, ким дигәндә, аек булуы кирәк. Ә ул баланы үз даирәсендәге юньсезләр арасында һәм ярамаган урыннарда йөртә. Моны 5 яшьлек Нияз сөйләгәннәр бик ачык раслый. «Керәсем килмәсә дә, әти бер пычрак фатирга алып керде, – ди малай. – Анда ике абый бар иде, бераздан алар егылдылар да үлделәр…» Аңлашыла ки, ул наркоманнарны күргән, ә әти кеше аны наркопритонга экскурсиягә алып килгән булып чыга.

1982нче елгы Ренат Ванюшин судта биш җинаятьчел гамәл кылуда гаепле дип табылды һәм аны дүрт елга гомуми тәртиптәге колониягә озатырга дигән хөкем карары игълан ителде.

Наил ВАХИТОВ,

Азнакай районы

Комментарии