Кабер казып баедыгызмы?

Кабер казып баедыгызмы?

«Алло, «Безнең гәҗит»ме?» сәхифәсенә шалтыратып, Теләче районы Орымширмә авылында бик сирәк очрый торган җинаять кылынуын – берничә ел элек җирләнгән бер ирнең каберен актаруларын хәбәр иттеләр. Имеш, аның бер кулында ниндидер металл кисәге булган һәм аны нәкъ менә шул «тимер» өчен казыганнар икән. Бу хәбәрне туганнары ничек кабул иткәнен күзалдына китерү кыен, ләкин без, редакциягә килеп ирешкән әлеге яңалыктан соң, күпмедер вакыт бер сүз әйтә алмыйча, тып-тын гына утырдык. Инде берничә көннән, авыл да тынычлангандыр, бәлки, инде җинаятьченең эзенә дә төшкәннәрдер дип, Орымширмәне әйләнеп кайтырга булдым.

МАЙДА 5 ЕЛ ТУЛГАНЧЫ…

Авыл халкы вакыйгадан бик хәбәрдар түгел икән. «Әйе, кабер казылган, кире күмеп куйганнар…» Мин аралашкан кешеләр, шундыйрак җөмләләр белән, янымнан тизрәк китү ягын карады. Әллә журналисттан куркалар, әллә бу вакыйгага әллә ни исләре китмәгән шунда, аңламассың. Казылган кабернең моннан биш ел элек җирләнгән Заһит исемле ирнеке һәм аның кайда яшәгәнлеген ачыклаудан башкасы мәгълүм булмады. Шулай итеп без, мәчет янәшәсендә генә урнашкан йортка килеп эләктек.

Заһит абыйның хатыны Зөлхия апа вакыйгаларны яңартмавымны, йөрәк борчуларын кире кайтармавымны сораса да, ахыр чиктә сөйләшергә риза булды.

– Мин ул көнне Саба районына кызым Зөлфирәгә кунакка барган идем. Бервакыт Зөфәр исемле улым шалтыратты. Алар озак кына сөйләштеләр, шунда кызым аклы-күкле булды, тынып калды. Мин инде нәрсәдер булганын аңлап, шунда ук сораштыра башладым. Миңа әйтми дә маташтылар әле, улым, әнигә әйтмәгез, дигән. Ничек әйтмәсеннәр инде, азактан барыбер әйттеләр. Авып китә яздым, башымны элмәккә тыгардай булдым. Аны җирләгәнгә 13нче майда биш ел тула бит инде, – дип сөйли Зөлхия апа Фатыйхова.

Зөлхия апа, аны ни өчен казыганнар, дип уйлыйсыз?

– Кем белсен, балакаем!

– Кулында тимере булган, шуның өчен казыганнар икән, дип сөйлиләр.

– 1976нчы елның көзендә, урып-җыю вакытында, ындыр табагында эшләгәндә, кулын югалта язды бит ул. Кулы чәрдәкләнеп беткән иде. Сеңерләре генә исән калгач, барыбер кулны коткарып була әле дип, сөяк урынына металл пластинка куярга булдылар. Ул яра бик куркыныч иде, аннан гел бодайлар чыгып тора иде, ярасы чистарып бетә алмый тилмерде Заһит. Инде чистарып беткәч, апрель аенда Казанга барып күренде ул. Майда операция ясап, шул пластинканы куйдылар. Мин аның нинди металлдан булуын да белмим. Авыл кешесенә, бушка, алтын тыгып куймаслар инде.10 сантиметрчамасы булгандыр инде ул тимер кисәге. Тире аша да күренеп тора иде.

– Ә Заһит абый ничек вафат булды?

– Үләренә бер ел чамасы кала, ул гел хәле юклыктан зарланып йөри иде. Март аенда мин аны больницага җибәрдем. Шунда аның бавыры тарала башлавын әйткәннәр. Өч көн генә урын өстендә ятып дөнья куйды, гел йөреп торды.

– Зөлхия апа, быелгы хәлләрдән соң зиратта булдыгызмы?

– Кабер яңадан казылгач зиратта булмадым, күрмәдем ничек булганын. Мин Сабадан кайтып җиткәнче, сөякләрен җыеп, тикшерергә алып киткәннәр иде. Ул сөякләр балчыкка әвәләнеп беткән булгандыр инде, әй, Аллам! Кабер ишелгәч, туң җебегәч, ничек пычранмасын инде алар. Ичмасам, ул каберне казыгач, кире күмеп тә куймаганнар бит, шул килеш калдырганнар. Инде сөякләрне тикшертеп, экспертизадан алып кайткач, мулла чакырып, яңадан догаларын укып җирләделәр.

– Шикләнгән кешегез юкмы соң?

– Авылда андый шикләнгән кеше юк, хәер, кеше кыяр түгел, ярып карап булмый. Әле кичә тикшерүчеләр бездән дә яздырып киттеләр. Гомер булмаган хәл бит бу!

Зөлхия апа белән гаилә фотоларын карап утырдык. Арада Заһит абыйның документлары да бар. «Дөнья хәлен белеп булмый, кирәге чыгарга мөмкин дип саклаган идем, менә бит, үлгәннән соң да тынычлык юк, кирәге чыкты, – ди ул шул кәгазь өемен аралап. Балалары Зөлфәт, Зөбәер, Зөфәр, Зөлфирә турында бик җылы искә алып, сөйләде дә сөйләде ана кеше. «Каенанам белән дә бик тату яшәдек, сүзгә килмәдек, анысы да Зәйтүнә исемле иде», – ди ул бар нәселенең «З» хәрефле булуына игътибар юнәлтеп.

УРЫНЫН КАЯН БЕЛГӘННӘР?

Зөлхия апаның килене Гөлнур белән зиратка барып килдек. Заһит абыйның кабере зират коймасы янәшәсендә үк урнашкан, чит-яннары трактор белән тапталган кебек пычрак. Кайбер йортларның бакчасы шушы якка чыга, тәрәзәләр дә күренеп тора.

– Ичмасам, тәрәзәдән күрерләр дип тә курыкмаганнар бит, – ди Гөлнур. – Ирем ничә төн йоклый алмады шушы вакыйгадан соң. Үләргә куркып ятарсың, билләһи. Мин биредә ничә ел яшим, каенатамның үлгәндә кулында ниндидер тимере булуын да белмәдем, ә монда кемнәрдер казып ук алган. Әле, җитмәсә, аны шулкадәр зур төгәллек белән казыганнар, нәкъ менә кул турысыннан гына казып төшкәннәр. Түбән якны бөтенләй казып тормаганнар, ләхет такталарын чыгарганнар да, кулдагы пластинканы гына алганнар, дип сөйлиләр. Металл эзләүче җайланма кулланмадылар микән дип уйлыйм үзем, юкса, аның нәкъ менә шул төштә кулы булуын ничек ачыклап була?

– Гөлнур, бу кабер кайчан казылган булган соң инде?

– Әйтүен дүшәмбе көндез әйттеләр безгә. Аны инде ул көнне генә түгел, алдан ук казыган булганнар, бары тик күрүче генә булмаган. Кыш көне тик торганда кем зиратка йөрсен. Күптән казылмаган дияр идең, инде кар эреп бетте, ә монда балчыгы кар астында түгел, кар өстендә яткан. Димәк, казыган кешеләре аны кар өстенә салганнар булып чыга.

– Орымширмә авылына караучы полиция хезмәткәре Рәдиф Шакиров кайбер кешеләрдән аңлатма яздырып алуы, әлегә шикле кешеләр булмавы белән генә уртаклашты.

Ул металлның төгәл генә бәясе дә билгеле түгел, аның өчен архивларда актарынырга, ул елны нинди металл куелганлыгын ачыкларга кирәк. Халык платина ди инде, ләкин ул платина микән юкмы – әлегә билгесез. Каберләрне мәсхәрәләү факты буенча җинаять эше кузгатылды, – диде ул.

Теләче Эчке эшләр бүлеге тирәсендә йөрсәм дә, шушы эш белән шөгыльләнүче дознаватель Марс Гасимуллинны таба алмадым. Телефон аша чыккач та, журналист икәнемне әйткәч элемтә өзелде һәм бүтән телефонны алып торучы булмады. Тырышып-тырышып кабер казучы җинаятьчене эзлидер, мөгаен.

Инде балачакта, зират коймасы аша, эчтә үсеп утырган кып-кызыл бөрлегәннәргә ымсынып карап торганым хәтердә. Кабер өстендә үсмәсә дә, эчкә кереп, шул бөрлегәнне алып өзәргә куркыта иде. Зират эченә керергә куркуымны күреп, бер әбинең: «Үлгән кешедән курыкма син, исән кешедән курык», – дип әйткәне истә калган. Орымширмә зиратыннан чыкканда, әнә шул сүзләр хәтердә яңарды. Ни кызганыч, рәхимсезлек, комсызлык, кансызлык көннән-көн чәчәк ата баручы заманда, җан-күңел тынычлыгы, рухи байлык кебек төшенчәләр үз кыйммәтен югалта бара шул.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан–Теләче–Орымширмә–Казан.

Комментарии