- 29.02.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №8 (29 февраль)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Мамадыш районында яшәүче Рифат Галиев бөтен яктан да уңган була: ике малай үстерә, Мамадыштагы йортын да төзекләндерә, бер үк вакытта берничә урында эшләргә дә өлгерә. Узган елның 27 июлендә, 45 яшьлеген үткәрә. Туган көненнән соң бер ай узгач, Рифат Яр Чаллы шәһәре хастаханәсендә җан бирә. Дөрес, кеше туа, үлә, бу – тормыш законы. Тик кайберәүләрнең үлеме бик серле була. Героебыз да шулар рәтендә. Аның нинди сәбәпләр аркасында дөнья белән хушлашуы әле һаман билгесез.
«…БЕЗ АНЫҢ ҮЗ ҮЛЕМЕНӘ ЫШАНМЫЙБЫЗ…»
Рифат Мамадыш районының Югары Сөн авылында туа. Балачактан Рөстәм исемле егет белән дус булалар. Бергә 8 сыйныфка кадәр укыйлар.
Шуннан соң Рифат 3 ел Мамадыш урта техник училищесында белем ала. Укып чыккач, сөйгән яры Дамира ханым белән Мамадышта калырга карар итәләр.
Үз тормышында Рифат күп оешма-предприятиеләрдә эшли. Ә 2007 елдан «шабашкаларга» йөри башлый. Үз бригадасы белән өйләр күтәрү, түбә ябу эшләре белән шөгыльләнә. 2011 елның 14 августында Алабуга районында урнашкан Морты авылындагы иске контораны төзекләндерергә дигән заказ килә аңа. Аның турында Рифатка бер ир әйтә. Хезмәт хакы да шактый була, 120 меңгә килешәләр. Тик хәзер Рифат башка бригада туплый. Яшьлек дусты Рөстәм, Наил һәм Гафур исемле ир-атларны ул үзе белән ала. 15 августта китеп, бер атна эшлиләр.
– Ялларга кайткач, иремнең эшләрендә, сүзләрендә, гомумән үзен тотышында бернинди үзгәреш күрмәдем. Гадәттәгечә, кайтты, бергә утырып ашадык, ял иттек. Эшләгән өчен акча алуы турында берни дә әйтмәде. Бары тик «эштән паспорт, ИНН, страховойларны алып килергә куштылар» диде, – дип сөйли Рифатның хатыны Дамира.
22 августта, яллардан соң, Рифат кире эшкә китә. Дамира, улы Ришат, килене һәм оныгының гаилә башлыгын исән килеш соңгы тапкыр күрүе була бу.
– Берзаман әнинең игезәгенә «Рифат Алабуга хастаханәсендә авыр хәлдә ята. Түбәдән егылып төшкән» дип телефоннан шалтыратканнар. Без ул вакытта авылда идек. Алабугага килгәч: «Ул безгә бик авыр хәлдә килде, комада иде. Аны Чаллыга җибәрдек», – дип әйттеләр. Чаллы хастахәнәсенә килеп кергәндә, әтигә операция ясап кына бетергәннәр иде әле. Хирург аның каты җәрәхәтләнүе турында әйтте. «Команың иң авыр стадиясендә. Бәлки, исән кала, бәлки, юк. Әзер торыгыз», – диде. Беренче көнне безне әти янына кертмәделәр, икенче көнне килергә куштылар. Йөзе танырлык та түгел иде. Бары тик җөе генә әти икәнлеген белгертте», – ди Ришат.
Гаиләсе Рифат янына көн саен килеп йөри. Ләкин ничек кенә булышырга теләсәләр дә, ул комадан чыга алмый. Шул халәттә 29 августта үлә.
Рифат Галиевның үз үлеменә беркем дә ышанмый. Түбәдән егылу,3 метрбиеклектән җиргә төшү дигәнне аңлата. Чаллы хастаханәсендә үк, операция ясаган табиб: «Андый җәрәхәтләр3 метрбиеклектән егылып кына була алмый. Моңа бик шикләнәм», – дип әйтә. Шул көнне, шәһәрдән кайтышлый, нәрсә булганын белү өчен, Ришат, хатыны белән, Морты авылына керә.
– Туктап машинадан чыгуыбыз булды, Наил йөгереп килеп, исәнләшми-нитми: «Без аны кыйнамадык!» дип кычкырды. Без аннан берни сорарга да өлгермәдек! Рөстәм абый аның янында басып тора иде. Ә өченче кеше – Гафур йоклап ята. Аннан килгән аракы исе еракка ук таралган иде. Без килгәч, анысы да сикереп торды. Дер калтырарга тотынды. «Мамадышка кайтасы бар», – дип нигәдер ашык-пошык әзерләнә башлады. Шунысы кызык: әти егылган җир каты түгел иде, кан эзләрен дә тапмадык, – дип сөйли Рифатның килене.
Шундый биеклектән төшеп үлүенә ышанмыйча, Галиевлар гаиләсе өенә кайтып китә. Икенче тапкыр Мортыга Рифатның калган эш киемнәрен алырга дип баргач, аларны бик «салкын» каршы алалар. Хәзер инде Гафур гына түгел, Наил дә исерек була. Шул вакытта түбәдә эшләгән Рөстәм, сикереп төшеп: «Ни кирәк сезгә монда», – дип, аты-юлы белән Ришатны сүгә башлый.
ХЕЗМӘТТӘШЛӘР БЕР-БЕРСЕН АЛДЫЙ
Рифат Галиев һәм аның хезмәттәшләре белән төзекләндерелүче контора Фәйзелхак Әхмәтҗанов исемле кешенеке. Ул аны 2002 елда ярым җимерек хәлдә сатып ала. Димәк, эшчеләрне эш белән тәэмин итүче дә ул санала. Алабуга эчке эшләр бүлеге биргән карарда 22 августтагы фаҗигадә катнашкан яки шуңа мөнәсәбәтле булган барлык кешенең дә сүзләре язылган. Фәйзелхак исә болай ди: «…15.08.2011 башлап миндә, шушы конторада 3 кеше эшли: Сабиров Рөстәм, Габдрахманов Наил һәм Шәрипов Гафур. Хезмәт хакы турында телдән генә сөйләштек. Эш башында ук аларга эчмәскә һәм чит кеше алып килмәскә дип әйттем. 22.08.2011 объектта түбәдән кеше егылып төшүе турында ишеттем. Аның кем икәнлеген, кайдан монда эләгүен белмим. Аңа «булыш әле!» – дип беркем дә мөрәҗәгать итмәде(!)…»
– Шуны аңламыйм: ничек инде Әхмәтҗанов әтинең кем икәнлеген белми? Иң элек эш турында алар икесе сөйләште бит. Аннан соң гына Рөстәм абый, Наил һәм Гафур килделәр. Ә карарда Фәйзелхак: «Мин Рифатның кем икәнен белмим» дип яза, – дип гаҗәпләнә Ришат.
Беренче тапкыр, әле карар тутырылганчы ук, мәрхүмнең гаиләсе белән Фәйзелхак сөйләшеп тә тормый.
– Сезнең белән сөйләшеп торырга, сез минем өчен кем соң?– диде ул безгә. Бераз вакыт үткәч: «Мин сезгә Рөстәм аша, материаль ярдәм итеп, акча җибәрдем», – диде. Ә тагын бераздан аның кемлеген дә белмим дип такылдый башлады. Озак кына бәхәсләшеп утыргач, әтинең башка җирдә кыйналганы турында әйтте. «Контора янында кибет бар, кыйналган булса, күптән күрерләр иде инде аны» диде, – дип сөйли Рифатның килене.
Шунысы кызык: Әхмәтҗанов җибәргән акчаны Рөстәм «Рифатның хатынының кулына бирдем» дисә дә, ул «материаль ярдәмне» Галиевлар гаиләсе әле һаман күрмәгән.
Шул ук карарда Рөстәм Сабировның да сүзләре бар. Ул болай дигән: «…безнең бригадада 4 кеше эшли – Габдрахманов Наил, Шәрипов Гафур, Галиев Рифат һәм мин. 2011елның 15 августыннан без Морты авылында урнашкан контораны төзекләндерә башладык. Эш буенча хезмәт хакы турында телдән генә 120 000 дип килештек. …Рифат минем дустым, без аның белән 3 сыйныфтан ук бергә йөрдек…»
Рөстәм сүзләренә каршы килеп, Габдрахманов Наил болай дигән: «…22 август көнне безнең белән эшкә Рифат исемле бер ир-ат та барды. Киләчәктә ул безнең белән эшләргә теләк белдергән иде… …Моңарчы ул безнең белән эшләмәде…» Ә Шәрипов Гафур исә «Наил, Рөстәм, Рифат һәм мин – дүртебез бергә эшләдек» дип яза.
Бер үк җирдә эшләгән 4 кеше бер-берсен алдап йөри – монысы бер. Икенчесе – Эчке эшләр бүлеге чыгарган карарда гадәти хәреф хаталары булырга тиеш микән? Ә менә Алабугаларныкында бар. Мәсәлән, фамилияләр төрле җирдә төрлечә язылган.
ЧЫНБАРЛЫКТА НИЧЕК БУЛГАН СОҢ?
Карарга нигезләнеп, 22 август көнендә ниләр булганын сөйләп карыйк. Рифат Галиев иртән, Рөстәм белән очрашып, башта Гафур артыннан керәләр, аннары Наилне алып китәләр. Юлда алар «Ваш праздник» дигән аракы алып эчә. Рөстәм эчми, чөнки ул рульдә була. Мортыга килеп җиткәч, тугыз-уннар тирәсендә эшкә тотыналар. Түбәгә Наил, Рөстәм һәм Рифат менеп китә. Гафур аста, такталарны алып торырга кала. Бервакыт түбәдән Рөстәмнең: «Рифат! Китте!» – дигән тавышлары ишетелә. Гафур шул якка йөгерә. Җирдә ул Рифатны таба. Аның башы астында кан була. Түбәдән йөгереп төшкән эшчеләрнең берсе машина алып килә һәм Рифатны Морты хастаханәсенә алып китәләр. Аннан соң Алабугага.
Иртән эшкә киткәндә Рифат үзе белән берникадәр документ ала. Нәтиҗәдә гаиләсенә аның паспорты гына кире кайта. ИНН, машина һәм трактор йөртү таныклыгы кайдадыр югала. Ә Рөстәм: «Мәрхүмнең кесәсендә булган бөтен документны да Дамирага бирдем», – дип әйтә.
Карарда: «Рифат егылган җирдә кан бар иде» дип язылган, ләкин фаҗига урынында булган Ринат исемле участковый: «Анда кан эзләре юк иде», – дип сөйли. Кайсына ышанырга белмәссең.
Фаҗигадән соң Галиевлар гаиләсе күрәзәчегә мөрәҗәгать итә.
– «Әтиегезне кыйнаганнар. Беренче кыйнаучының бер бармагы кәкре, икенчесенең күзе кысык», – диде ул безгә. Мортыга баргач, Гафурның кулына игътибар иттем. Чыннан да, бер бармагы кәкре аның. Өстәвенә, Яр Чаллыда, әтине моргтан алырга баргач: «Это тот Рифат, которого убили чтоли?» дип каршы алдылар. Шушы сорауны биргән туташка икенчесе кинәт кенә төртеп җибәрде. Болардан соң ничек инде әти егылып үлгән дияргә була? – дип сөйли Ришат.
Галиев Рифатны үтергәннәрме, әллә үз үлеме белән үлгәнме, дигән сорауга җавап бирер өчен тагын бер дәлил китерәсем килә. Мәетнең медик тикшерү актында «…Образование всех имеющихся телесных повреждений при однократном падении с крыши не представляется возможным…» дип язылган. Ягъни түбәдән егылып кына шулхәтле күп тән җәрәхәтләре алып булмый. Ләкин ни өчендер Алабуга эчке эшләр бүлеге моңа игътибар итмәгән һәм инде икенче тапкыр җинаять эше кузгатмаска дигән карар чыгара.
Ә Галиевлар гаиләсе әле дә җинаятьчеләр табылыр дип өметләнә.
Динар ВӘЛИЕВ.
Казан-Мамадыш-Морты-Алабуга-Казан.
Серле үлем,

Комментарии