Сирәк хәлләр, сәер хәлләр

Сирәк хәлләр, сәер хәлләр

Киң таралган җинаятьләр арасында да үзенчәлеклеләре очрап куя. Мәсәлән, көчләде дип, ирләргә яла ягучы гүзәл затлар, кем әйтмешли, буа буарлык. Шундый ук нахак гаеп тагучылар арасында ир затлары килеп чыгу исә аптырашта калдыра. Сирәк булганга сәер тоелучы ике мисал китерик.

***

Тукай районының Иске Байлар авылында «Руки помощи» дигән тернәкләндерү үзәге бар. Медицина оешмасы түгел ул. Күп еллар элек хәйрияче С. В. Кудрин тарафыннан авыр язмышка дучар кешеләр өчен сыену урыны буларак төзелгән. Башта җирле чиркәү карамагында булса, соңгы елларда анда яшәүчеләр эшләп көн күрә. Моның өчен сыерлар, кәҗә, сарык, тавыклар асрыйлар, яшелчә бакчасы, бәрәңге кыры бар. Ирләр Чаллыга төяү-бушату эшләренә дә йөри, хатын-кызлар тегү белән дә шөгыльләнә икән.

Колониядән чыгучылар, шартлы хөкеме булганнар, административ күзәтүдә торучылар, элек эчкечелек һәм наркоманлыктан интеккән, башлыча, торыр урыны булмаган затлар яши монда. Күп түгел алар, узган ел азагында барлыгы 11 кеше исәпләнә, өч хатын-кыз – кечерәк өйдә, ирләр 5-6 кешегә исәпләнгән ике йокы бүлмәсе, икенче катында ял итү урыны булган йортта яши, өченче өйдә үзәк җитәкчесе Дмитрий Низиков тора. Ул үзе дә монда 12 ел элек килеп урнашкан, соңрак өйләнгән, хатыны тәрбияче вазыйфаларын башкара. Д. Низиковның әйтүенә караганда, монда эчү, наркотик куллану гына түгел, хак булса, тәмәке тартучы да юк, христиан динендәгеләр Библия укый, чиркәүгә дә йөргәлиләр икән. Әлбәттә, катлаулы кешеләр көн күргән оешмада бар да ал да гөл түгелдер. Әмма аларны үз канаты астына алган үзәкнең әһәмияте бәхәссез. Урын җылыда һәм корыда бит монда.

Үзәктә ел ярым чамасы Минзәлә районының Бикбау авылыннан Гөлүс Фәрхетдинов та яшәп китә. 1965нче елгы ошбу абзый Түбән Камада кеше үтергән өчен 10 ел утырып, 2013нче елда иреккә чыккан кеше. Аек чакларында эретеп ябыштыручы булып эшләп йөри. Ләкин 2019нчы елда тоташтан эчә башлагач эшеннән куыла. Чаллыдагы наркология диспансерында дәваланып чыккач, ике кыз туганы шушында урнаштыралар аны, еш кына килеп хәлен белеп һәм аек килеш күреп куанып китәләр.

Кызганыч, озак дәвам итми бу хәл. Үзәктә яшәүчеләр 2020нче елның көзеннән башлап моңа кадәр әйбәт кенә эшләп яшәгән абзыйның холыксызлана баруын, берүк сүзне кабатлап, аңлашылмаган сораулар биреп йөрүен әйтәләр. Ошбу үзгәрешләрне эчкечелектән алган дәваның тәэсире бетә бару белән аңлатучылар да бар. Узган ел 17нче декабрьдә иртәнге якта Г. Фәрхетдинов абзар чистартып йөргән Д. Низиковка сәнәк тотып ташлана, бары тик 1974нче елгы ир-атның каршылык күрсәтүе, шул тирәдәге башка ирләр арага керү, ахыр чиктә, сәнәк сабы сыну аркасында гына кан коюсыз тәмамлана бу. Сәбәбен берәү дә юньләп аңлата алмаган әлеге һөҗүм турында полициягә хәбәр ителә. Тукай районы эчке эшләр бүлегенә алып баргач та сирәк очрый торган белдерүне ясый ул.

Кыскача гына әйткәндә, бер көн элек көпә-көндез йокы бүлмәсендә берничә кеше алдында Д. Низиков тарафыннан көчләнүе турында сөйли ул. Өстәлдәге шешәдәге сыеклыкны эчкән идем, шуңа күрә каршылык күрсәтә алмадым, әлеге кәмитне Артем дигән ир-егет телефонына төшереп торды дип, чынлыкта, кеше ышанмаслык сүзләр сөйли. Ялган хәбәр биргән өчен җинаять җаваплылыгы булу турында әйтеп кисәтүгә карамастан гариза да сырлап куя.

Ул сөйләгәннәр ышаныч уятмаса да тикшерү эшләре башлана. Г. Фәрхетдиновны сырхауханәдә карагач та көчләү эзләре табылмый. Артем һәм башка шаһитлар да, аның соңгы вакытларда үзен сәер тотуы турында сөйләп, барысын да кире кагалар. Фәрхетдинов исә үзенекен тукый. Ахыр чиктә, Д. Низиковка карата җинаять эше кузгатырга нигез юк дип табыла. Бу инде ялган хәбәр (донос) бирүче үзе җинаять җаваплылыгына тартыла дигән сүз була. Абзый ошбу гаебен дә танымый. Гомумән, аның күрсәтмәләренең рәте-чираты юк, әйтик, тернәкләндерү үзәге җитәкчесен үзенең пенсия акчасын үзләштереп баруда гаепләп маташа, үзен «картлык буенча пенсионер» дип атый. Бактың исә, 55 яшьлек ир-атның гомер бакый пенсия алганы юк, моны аның кыз туганнары да раслый. Күрәсең, абзый үзенең бик өлкән яшьтәге атасы пенсиясе белән бутый. Әлеге ыгы-зыгыдан соң үзәктән китеп Бикбаудагы әтисе белән яши ул, яңадан эчә, эшләмичә селкенеп йөри башлый.

Д. Низиковка сәнәк тотып һөҗүм иткән өчен, «Үтерү белән янау» дигән маддә буенча җинаять эше кузгатыла. Анысын эчке эшләр бүлеге тикшерүчесе судка җибәрә. Тикшерү комитетының Минзәлә районара бүлегеннән Д. Ф. Мөхәммәдиев Г. Фәрхетдиновның, чынлыкта Д. Низиковны авыр җинаять кылуда ялган донос ясавын тулысынча дәлилли. Ләкин ике җинаять эшендә зарар күрүче булган Дмитрий суд утырышларында бик мәрхәмәтле кылана, ягъни Г. Фәрхетдиновка дәгъвам юк дип белдерә. Нәтиҗәдә, прокурор каршы килүгә карамастан, суд якларның килешүе сәбәпле, дигән билгеләмә белән җинаять эзәрлекләвен туктату, ягъни Г. Фәхретдиновны җәзасыз калдыру турындагы карар чыгара. Бер-бер артлы ике җинаять кылган кешенең судан коры чыгуы да сирәк була торганнар рәтеннән.

Наил ВАХИТОВ,

Казан шәһәре

Комментарии