Кем бәхетле?

Районыбызда 50 ел бергә яшәгән парларны чакырып, бик җылы чара уздырылды. Төп мәгънәсе, әлбәттә, яшьләргә юнәлдерелгән. Кавышулар кимегән, аерылышучылар коточкыч арткан заманда яшибез. Илебез демографик чокырга төшеп ятты.

Мин дә хәләлем белән әлеге тантанада булырга тиеш булсам да, ЗАГС әһелләренең җавапсызлыгы аркасында, исемлектән төшеп калганбыз. Райондашларның кайбер мине өнәп бетермәгәннәре, әле генә китапханәдә шаулатып 75 яшьлек юбилееңны үткәрдең, капкан саен калҗа булмый ул, дияләр. Ни дим, алар да хаклы үзләренчә.

Үзем, эчемдә үпкә суы кайнаса да: «Тукта әле, син зыяннан да файда эзли торган кеше бит, тирәнрәк үтеп кер бу фактка», – дип уйлана калдым. Бер мулла бу хәлне белеп: «Аны Аллаһыбыз ковид чиреннән йолып калгандыр бәлки, бәхетенә бу», – дигәнен ишеткәч, шактый ук тынычландым тагын.

Җәмәгатең белән бер-береңне аңлап, яратышып 50 ел гомер кичерү бәхет инде ул. Әгәр яхшы балаларың булса – икеләтә, икең дә сәламәт булсаң, өчләтә бәхетле буласың. Әгәр туганнарың, күршеләрең алдында абруең да булып, югарыдагылар читкә какмаса, күкнең җиденче катында итеп тоясың үзеңне.

Йә, әйтегез, шундый бәхеткә ирешкән парлар мөнбәргә бастырылып, җиңүче таҗын киюгә мохтаҗмы икән? Юктыр минемчә, алар болай да бик бәхетле. Әгәр җитәкчеләр яшь буынга үрнәк итеп хөрмәт күрсәтәләр икән, рәхим итсеннәр. Шулай кирәктер.

Ә чынлыкта бәхетлеләр бәхетсезләр булганга гына бәхетле булып күренәләр бит. Кызганыч, 50 ел пар булып яшәүләр насыйп булмаганнар да бихисап. Үзләреннән тормаган сәбәпләр аркасында сәламәтлеген югалтып, авырып, бакыйлыкка күчүчеләр, фаҗигагә юлыгып әрәм булучылар... Ә бит алар да ил файдасына тырышып эшләгәннәр, балалар үстергәннәр.

Инде тугызынчы дистәне ваклаучы, күп еллар авыру хатынын тәрбияләп соңгы юлга озаткан күршебез Камил абый Галимҗанов әнә болай ди: «Бәхетсезләрне бераз гына булса да бәхетле итәргә тырышырга кирәк! – ди ул. Һәм дәвам итә – Давыт абый белән Хөршидә апа да бик матур яшәделәр. Давыт абый колхозда тракторда эшләде. Җәй көннәрендә эссе кабинада тузан эчте, яз-көз көннәрендә салкын кабинада җир эшкәртте. Кышка кергәч салам эскертләрен басудан фермага сөйрәтте. Нәтиҗәдә, аркасына суык тиеп, аяксыз калгач бераз авырды да 59 яшендә җир куенына керде. Аннан соң Хөршидә апа да озак тормады.

Арслан абый йөк машинасында эшләде. Хатыны Галиябану апа белән ике малай, бер кыз үстерделәр. Шул хәтле матур яшәделәр, тормышлары башкаларга үрнәк иде. Бергә яши башлауларына 50 ел туларга ике көн калгач, Арслан абый юлда фаҗигага тарып һәлак булды. Бу парларга ресторанда утыру бәхете тәтемәде. Җитәкчеләр шундый кешеләр турында да уйлансыннар иде».

Ни эшләмәк кирәк, Адәм балаларын төрле очраклы хәлләр һәрдаим сагалап тора. Кемгәдер җай килә, кемгәдер – юк. Аллаһның бер хикмәтедер инде бу.

Пенсия яшенә җиткәч кенә вафат булганнар күпме пенсия акчасын дәүләткә калдыра? Моны уйлап, санап караучылар бардыр әлбәттә, әмма мәгълүмат чаралары гына бу хакта никтер дәшми.

Әле санап утырдым: үземне мисалга алып, 15 ел дәвамында аена 10 мең дип санаганда 1 миллион 800 мең килеп чыга. Хатынныкын да өстәсәм, хөкүмәт безгә 3 миллион 600 мең сум пенсия түләгән. Шөкер, без озак та яшәгәнбез, әҗерен дә күргәнбез, балаларга да файдалы булганбыз. Ә вакытсыз китеп барганнар, бүген ялгыз канат булып яшәүчеләр күпме акча югалтканнар. Балалары да өстәмә керемсез калган. Шуннан соң «кайда гаделлек» дигән сорау туа. Төптәнрәк фикерләгәндә, кунак ителгән парларны куандыру өчен әлеге бәхетсезләрнең хөкүмәт кесәсендә калган акчалары да файдаланылгандыр дигән көфер уйлар килә башка. Шулай итеп бәхетле һәм бәхетсезләр каршылыгы туа халык арасында.

Сүземне йомгаклап, шуны да әйтәсем килә: халык белән чаралар үткәрүче хезмәткәрләр эшкә җаваплырак карасыннар иде. Яңа сайланган Дума депутатлары һәм Дәүләт Советының халык ышанычлылары җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып, гаделрәк кануннар кабул итсеннәр.

 Габит ФӘРХЕТДИНОВ,

Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии