- 28.10.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №43 (28 октябрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
“Без күрәсен кеше күрмәс, сау булыгыз, туганнар”, – дип җырлый-җырлый китәләр иде элек армия хезмәтенә. Хәзер генә арыш ипие белән тупылдатып бәрәңге ашыйсы урынына чипсы ише химияле ризык кимереп үскән яшьләрнең яртысы физик яктан “негоден”, калганнары рухи әзер түгел, ягъни бармыйм армияләргә, дип котылу җаен эзли. Соңгылары хәрби комиссариат, хәрби-табиблык комиссияләре (ВВК), сәламәтлек саклау органнарында эшләүчеләр һәм алар белән танышлык, багланышлары булган затларның җәмгыятьтә тоткан урынын биниһая югары дәрәҗәгә күтәрә. Чөнки солдатлыктан алып калу мәсьәләсен алар хәл итә.
Шул рәвешле илдә “годен к строевой службе в военное время” кебек тыныч вакытта армиядән азат итә торган билгеләмәләр язылган һәм халыкта “сары билет” дип йөртелүче документ ияләре буа буарлык булды. Ә Русия Кораллы Көчләрен эшче-крестьян армиясе дип йөртә башладылар. Чөнки анда ярлы кешеләр балалары яисә акчасы булып та “төртергә” җай таба алмаган гади халык малайлары гына хезмәт итә башлады.
Хезмәт итү срогы 1 елга калдырылгач, эшләр яхшы якка үзгәрер дип көтелгән иде. Ләкин Ватанны саклаучылар сафына басарга теләмәүчеләр барыбер кимеми. Бу инде теге “сары” документ бәһасе дә төшми дигән сүз. Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш оперативниклары әйтүенә караганда, бүген аның бәясе 300 мең сумга кадәр җитә, ди. Ләкин арзанрак та булырга мөмкин икән. Әйтик, гомер бакый сырхауханәгә аяк басмаган үгез кебек таза малайлар өчен бик кыйммәт сорала. Чөнки ошбу пәһлеванны чирләшкәгә “әйләндерү” катлаулы бит. Ә инде медицина кенәгәсе төрле диагнозлар белән чуарланган егетләрдән арзанрак алалар. Монысыннан “негоден” ясау өчен, әллә ни мәшәкать кирәкми ич.
Монда мәсьәләнең икенче ягы да бар әле. Сау кешене сырхаулы итә белгән комиссия, киресенчә, авырудан “годен” ясарга да мөмкин бит. Чөнки планны үтәргә кирәк. Бу ни дәрәҗәдә таралгандыр, безгә мәгълүм түгел. Ә менә Казан горнизонының хәрби прокуроры Сергей Горб әйтүенә караганда, сәламәтлеге буенча хәрби хезмәткә, чынлап та, яраксыз кешеләрне дә алдап, ришвәт сыгу очраклары була тора икән. Саусыз баласын күрәләтә солдатка алдырмас өчен ата-ана акча кызганмый инде ул. Бусы, кем әйткәндәй, бернинди чыгырга да сыймый.
Яңадан бәя мәсьәләсенә кайтсак, бу кадәр акча бер кеше кесәсенә генә керми. Әлеге бизнеста, кагыйдә буларак, берничә кеше, бигрәк тә арадашчылар да катнаша. Бу җәһәттән, 30 сентябрьдә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе оперативниклары фаш иткән очракны мисал итеп була. Алар Биектау районы хәрби комиссариатының хәрби-табиблык комиссиясе әгъзасы шук куллы булуын сизеп, тиешле оператив чаралар күрә. Әлеге табиб-эндоскопист үзе дә армиядән котылу турында хыялланып йөрүче 23 яшьлек егеткә “клиентлар” табарга куша. Анысы “кирәкле кеше” кушканны тыңламыйча булдыра алмыйча, таныш-белешләре арасында эш җәелдерә. Хәер, хәзерге заманда акчалы “уклонист”, ягъни хезмәттән качучыны табуы әллә ни кыен булмый.
Оперлар өчен “оператив эксперимент” дип йөртелүче чара бик хезмәтле була. Чөнки ришвәт бирүче милиция белән хезмәттәшлек итмәячәк – аның хәрби билет кулга төшерәсе бар. Шуңа күрә призывник һәм арадашчыларның аралашу даирәсенә яшь оперативныкны кертергә туры килә. Ул алыш-биреш ясаласы урын һәм вакытны ачыклагач, тоткарлау операциясе планлаштырыла. Төнге сәгать 11дә Н.Ершов урамында табибка 80 мең сум акча төрткәч, ришвәтчене эләктереп тә алалар. Ул гына да түгел, арадашчылар һәм ришвәт бирүче үзе дә, җәмгысе 5 кеше тоткарлана.
Хәрби билет бәясе 130 мең сум дип билгеләнсә дә, әйтелгәнчә, табибка 80 меңе генә эләгә. Калган 50 меңен арадашчылар алып кала. Җинаять эше “Ришвәт алу” , “Ришвәт бирү” һәм “Мошенниклык” маддәләре буенча кузгатыла. Җинаять җаваплылыгына тартылган яшьләрне Кораллы Көчләргә алмыйлар дигән сүзләр хак булса, ришвәт бирүченең, чынлап та, армиядән котылу мөмкинлеге юк түгел. Бары тик ”утыртып” кына куймасыннар…
Тагын бер атнадан Мәскәү районы эчке эшләр идарәсенең ОБЭП хезмәткәрләре Әбсәләмов урамында 85 мең сум ришвәт алгач, тагын берәүне эләктерәләр. Ул үзен Казанның Мәскәү һәм Киров районнары хәрби комиссарының финанс эшләре буенча өлкән ярдәмчесе дип таныта. Акча 23 яшьлек егеткә солдат хезмәтенә алмаслык документлар әзерләү шарты белән “төртелә”.
Республикабызның көньяк-көнчыгышындагы шәһәрләренең берсенең хәрби комиссары әлеге “хезмәт” өчен 100 мең сум таләп итә. Сумманы теле белән әйтми, ак кәгазь битенә язып күрсәтә дә, юк итә. Юкса, тавыш яздыру, яшерен тыңлау аппараты куелган булырга мөмкин бит. Ләкин әлеге саклык чаралары офицерны хур булудан коткара алмый. Оперативниклар аны Казандагы Патрис Лумумба урамында берәүдән 90 мең сум ришвәт алгач каптыра.
Тикшерү органнарында моңа охшаш тагын берничә эш бар. Аларны хәрби прокуратура алып бара. Шуңа күрә нинди дә булса мәгълүмат алу кыен – гаскәриләр чүпне читкә чыгарырга яратмый. Әйтик, аңлатма сорап мөрәҗәгать иткән журналистларга Идел буе – Урал хәрби округының матбугат үзәгеннән рөхсәт алырга кушалар. Әгәр округның башкаласы Екатеринбург икәнен искәртсәк, барысы да аңлашыла булыр.
Ләкин, кагыйдә буларак, судтан соң “хәрби сер” ачыла. Берничә мисал китерми булмас. Чаллының Көнбатыш префектуралары комиссариатының 4нче бүлекчә начальнигы Ф.Хәлимов 7 мең акча алып эшсез кала һәм 100 мең сум штраф та түли әле. Офицерга 27 яшен тутырган, ягъни армиягә алыну срогы чыккан егет хәрби билет сорап мөрәҗәгать итә. Погонлы кеше “уклонист”ны прокурорга хәбәр итү белән куркыта һәм нибарысы 10 мең сум сорый. Тегесе бәяне 7 меңгә кадәр төшерүгә ирешә һәм ОБЭПка хәбәр сала.
Арча-Әтнә районнары комиссариатларының бүлекчә начальнигы А.Герасимовның 6 тапкыр ришвәт алуы дәлилләнә. Суд аларның һәрберсе өчен берәр, ягъни җәмгысе 6 ел колония бирә. Киров районының элеккеге военкомы М.Әбелханов өч ел шартлы срок алып котыла. Кыскасы, милиция погонлы ришвәтчеләрне аулый һәм, сирәк булса да, эләктерә тора.
Эчке эшләр органнары гаскәриләрне сагалау гына түгел, аларга “уклонист”ларны ачыклау буенча ярдәм дә күрсәтә. Кайбер мәгълүмат чараларында игълан ителгән Генштаб саннарына караганда, бүген Русиядә 100000 егет армия хезмәтеннән качып йөри, шуларның 10 проценты бөтенләй чит илдә яши икән. Быелның язгы чакырылышы барышында гына да 8 меңнән артык яшь егет “кружка-ложка”ларын җыеп военкоматка килмәгән, гаскәриләр, участок инспекторлары аларны таба алмаган. Көзге чакырылыш вакытында шул ук хәл кабатлана.
Менә шулай хәзер. Бармыйм, дигән кеше юлын таба да, тәки бармый армиягә. Бу җәһәттән, мәшһүр язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиев белән булган бер очрак исемә төште әле.
…Малае Искәндәр армия яшенә җиткән, икәүләп район военкомы янына килеп керәләр болар. Таныш полковник халык язучысын бик хөрмәтләп каршы ала һәм, әлбәттә, улын ияртеп кергәч, нинди гозер белән йөрүен дә чамалый. Күрәсең, мөхтәрәм кешеләр өйрәтеп бетергәннәр тегене. Шул сәбәпле, зыялы шәхес уңайсыз темага сүз катарга кыенсынып тора дип уйлап, аңа ярдәмгә килә, ягъни үзе сөйләргә керешә:
– Эшлибез аны, Мөхәммәт абый, … калдырабыз егетне, берәр нәрсә язып куярбыз шунда, плоскостопие, мәсәлән, или язва…
Әңгәмәнең мондый борылыш алуын көтмәгән Мөхәммәт ага, җаен туры китереп, сүзне икенчегә борырга ашыга.
– Андый үтенеч белән йөрү түгел иде әле. Мин үзем дә диңгез флотында 4 ел хезмәт иттем. Малай да миннән калышырга тиеш түгел дип саныйм…
– Соң алай булгач, миннән ни сорала? – ди аптыраган военком.
– Менә минем сорауга да килеп җиттек. Искәндәрне флотка җибәрәсе иде. Буе да, сәламәтлеге дә әйбәт бит. Ләкин, мөмкин булса, яр буендагы түгел, хәрәкәттәге чын сугышчан корабка. Яр буенда хезмәт иткән моряк моряк түгел инде ул…
Полковник сүзендә тора. И.Мәһдиевне өч елга “морфлот”ка озата. Ул чакта коры җир гаскәрләрендә ике ел гына күчеп, ике елдан кайту мөмкинлеге дә була. Ләкин әтисе теләгенә каршы килә алмый. Сугышчан крейсерда өч ел буе йөзеп, Ватан һәм әтисе алдындагы бурычын үтәп кайта.
…Менә шундый заманнар һәм кешеләр дә бар иде. Кызганыч ки, “иде” дияргә туры килә.
Наил ВАХИТОВ
Этне имгәткән өчен җәза
Бу исерекләрдән теләсә нәрсә көтәргә була. Әнә, күршедәге Чиләбе өлкәсендә эчүдән күзе тонган берәү тик торганнан этен имгәткәнче тукмап ташлаган. Эш шуның белән бетте, дисезме? Юк шул. 25 яшьлек ир-егет РФ Җинаять кодексының 245нче «Бәләкәй балалар алдында хулиганлык кылу ниятеннән хайваннарны имгәтүгә китергән кансыз мөнәсәбәт» маддәсенең беренче пункты буенча хөкем ителде.
Вакыйга болай була. Исерек егет бәйдә торган Томан исемле этне тик торганнан таяк белән тукмый башлый. Эт исә моңа җавап итеп аны тешләп ала. Моннан соң рәнҗетүче әдәм тагын да кызып китә һәм такта кисәге алып, хайванга ташлана. Нәтиҗәдә, мескен Томанның баш сөяге зарарлана, азактан ул өлешчә саңгыраулана, ис сизүен югалта. Егетне судка бирәләр. Хәзер ул биш мең сум күләмендә штраф түләячәк. Әле бу җиңел җәза. Эт дигәч тә, алай кыланырга һич ярамый.
Сүз уңаенда, песиләрне тукмаган өчен дә хөкем ителгәннәр юк түгел. Әмма шунысы да бар: гаиләдә исерек ирләр хатыннарына кул күтәрсә дә, күп очракта җәзасыз кала…
Комментарии