- 28.09.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №38 (28 сентябрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
55062 номерлы хәрби бүлектә хезмәт иткән Руслан Айдархановның мәете туганнарына аяклары сынган, күзе чыккан һәм тешләре сугып төшерелгән хәлдә тапшырыла. Хәрби бүлек җитәкчелеге солдат үз-үзенә кул салды, ди.
Танк полкында хезмәт иткән солдатның туганнары аны үтерүчене табуны таләп итә. Тимер табутны ачкач, алар мәрхүм Русланның тәнендә коточкыч интектерү һәм җәберләү эзләрен күрә. Свердлау өлкәсенең Елан шәһәрендә урнашкан бүлек хәрбиләре мәетне тимер табутта кайтара. Мәрхүмнең туганнарына аның үз-үзенә кул салуы турында документ тоттыралар, ләкин табутны ачмаска кушалар.
«Руслан асылынып үлде, диделәр, безне алдарга теләделәр», – дип елый-елый сөйли Русланның туган апасы Гамилә Гыйльманова. «Мөселман гореф-гадәтләре буенча, безгә бит мәетне юарга, табутны ачарга кирәк. Алар бу турыда белмәгәннәр», – ди ул.
Туганнары мәрхүмнең тәнендә тирән җәрәхәтләр, яну эзләре, яралар, сыдырылулар күреп, хәйран кала. «Аның бөтен тешләрен сугып төшергәннәр, урынына протезлар куйганнар. Бер күзе юк, аягы сынган», – дип, күз яшьләре аша сөйли Гамилә ханым. «Бармаклары зәп-зәңгәр, әйтерсең, аларны изгәннәр. Ә муенында каеш эзе юк, имеш, ул асылынган! Армиядә интектергәннәр, җәберләп үтергәннәр безнең егетебезне, вәхшиләр!»
Егетнең күкрәгендә дә тирән яра бар – күрәсең, пычактан. Шок хәлендә булсалар да, туганнар Русланны фотога төшергәннәр (аңа күз салу да куркыныч. Шуңа газетабызда бастырмыйбыз). Шуның ярдәмендә алар гаделлеккә ирешергә җыеналар.
Русланның үлүе турында туганнарына шунда ук хәбәр итмиләр. Чиләбе өлкәсенең Арыслан авылында яшәүче ятимне әнисе үлгәч үк армиягә алып китәләр. Егет Елан шәһәренә танк полкына эләгә, дип хәбәр итә Lifenews. Гамилә – Русланның иң якын туганнарының берсе, ул аңа армиядән атна саен хат язып торган. Солдат хезмәткә карата шикаять белдермәгән. Шулай да, әлеге бүлекне «ләгънәтле җир» дип атаган.
«Сентябрь башында аның бүлегеннән хәрбиләр килде, егет качты, дип хәбәр иттеләр», – дип сөйли Русланның туганнары, аны безнең тирәләрдә эзләп карадылар. Берничә көннән шалтыраттылар, имеш, Руслан урманда асылынып үлгән, дип хәбәр иттеләр».
Әлеге эш буенча мәрхүмнең туганнары хәрби прокуратурага мөрәҗәгать итәргә җыена. Әле өч ай гына элек хезмәткә киткән солдатның мәсхәрәләнгән мәетен кайтаручы 55062нче хәрби бүлек рәсми комментарийлардан баш тарта.
Комментарии