Ирекле һәм хурлыклы мутлыклар

Ирекле һәм хурлыклы мутлыклар

Балаларга һәм яшүсмерләргә карата кылынган җинаятьләрнең кайберләре ике якның да ризалыгы-иреге буенча эшләнә. Әйтик, аларны хәмер белән сыйлаучылар, балигъ булмаганнарны эчкечелеккә тарту хакындагы 151нче маддә буенча җавапка тартылырга мөмкин. 16 яше тулмаганнар белән гыйшык уеннары исә хәзерге заманда киң таралган җинаять санала.

Быел 20нче мартта Чаллыдагы перенаталь үзәккә 16 яшьлек Адилә Газизова (кайбер исемнәр үзгәртелә) китерелә. Моңа кадәр көмәнле буларак исәптә тормаган яшүсмер шул көнне үк сау-сәламәт кыза бала тудыра һәм дүрт көннән өенә озатыла. Әлбәттә, шәһәр полициясе игътибарыннан читтә калмый бу хәл. Адилә бала тудыру йортында чакта ук сабыйның атасы 31 яшьлек Александр Погромский дип белдерә. Алар белән беренче әңгәмәдән соң тикшерүне Тукай районы полициясенә тапшырырга туры килә. Чөнки җенси якынлыкларның шәһәр янындагы Мәләкәс авылында булуы ачыклана.

Ошбу хәлләргә этәргән сәбәпләрне ачыклау ниятеннән әлеге ике кешенең тормыш агышларына кыскача тукталыйк. Адилә тулы булмаган гаиләдә, төгәлрәге күбрәк Чаллыдагы әбисе янында үсә, шәһәр мәктәбендә укый, бигүк тәртиплеләрдән булмаган 1972нче елгы әнисе соңгы елларда Илгиз атлы «сожителе» белән Мәләкәстә яши, башлыча, читкә китеп эшләүче ир кеше өендә тора, җирле теплицада эшли. Хәер, күргән-белгәннәр эчәргә хирыс хатын-кызның анда да рәтләп эшләмәвен әйтәләр. Ул гына да түгел, әнисе янына еш килүче, җәйге айларда тоташтан диярлек авылда торучы кыз бала өчен борчылуларын белдерүче чит хатын-кызлар да бар. Чөнки әлеге хуҗалыкта килмешәк сәрхушләр күп. Иртә белән теплицаның көнкүреш йортыннан чыгуын күргәч, димәк, аның шунда кунып йөрүен аңлагач, кызыйны тиргәп-кисәтеп куйган хатыннар да күп була. Ошбу бинада ирләр яши бит. Әнисе дә Адиләнең 8нче сыйныфын тәмамлаганнан соң тыңлаусызлануын, дәресләрен калдыра башлавын әйтә, берничә көн өйгә кайтмыйча йөрүеннән зарлана.

Гаиләсендә җылы мөнәсәбәт күрмәгән кыз А. Погромскийга елыша башлый. Әйтергә кирәк, теплицада эшләүчеләр аның турында бары тик уңай фикердә. Үзе Донецк өлкәсеннән ул. Татарстанда күптәннән яшәсә дә, гел Украина гражданины санала. 2016нчы елда ук Ирина атлы кыз белән танышкан, тиздән кызлары туган, ләкин 2020нче елда аерылышканнар. Сәбәбен матди кыенлыклар белән аңлаталар. Хатын баласы белән әти-әнисе янына күченгән, Александр башта Тукай районындагы бүдәнә фермасында, аннан соң Мәләкәстәге тегермәндә эшләгән, шундагы көнкүреш бүлмәсендә торган, ләкин кызын матди ярдәменнән ташламаган.

Әйтүләренә караганда, гашыйкларның хисләре беренче мәртәбә 2020нче елның 20нче августында йөгәннән ычкына. Шуннан соң берничә тапкыр яратышкач кыз Чаллыга укырга китү сәбәпле очрашмый торалар. Ә Яңа ел бәйрәменнән соң яшь туташ укуын калдырып Мәләкәскә килгәләп йөри башлый. Очрашулар узган елның августына чаклы дәвам итә. Кызның өч-дүрт көн рәттән ир-ат янында кунып йөргән вакытлары да була. Ләкин тикшерү комитетының Минзәлә районара бүлегеннән Илдар Романов кузгаткан җинаять эшендә 2021нче елның 10нчы июненә, ягъни гүзәл затка 16 яшь тулган көнгә кадәр булган якынлыклар гына санап үтелә. Чөнки 17нче яшенә аяк баскан кызлар белән булган мондый хилафлыклар өчен законда җинаять җәзасы бирү каралмаган. Погромский да кызга 15 кенә яшь икәнен белмәдем дип бара. Алар бары тик бер мәртәбә – 2021нче елның 12нче июнендә саклану чарасын кулланмадык диләр. Кыз август аенда балага узуымны аңладым, бу хакта Погромскийга хәбәр итмәдем, ди. Шуннан соң аралары суына аларның. Гыйнвар аенда Александр гаиләсенә кайта, түләүле фатирда яшиләр, кызы бакчага йөри башлый. 2нче мартта полиция хезмәткәрләреннән Адиләнең бала табуын ишетә, аның үзенеке булуына шикләнүен белдерсә дә, ярдәм итәчәген әйтә. Яшь ана исә башка партнерым булмады дип Погромскийның кызының атасы икәненә шикләнмәвен әйтә. Шулай ук 13 яшендә классташ малае белән беренче якынлык кылуын да яшерми ул. Мондый «күңел ачулар» хәмерсез генә булмый, гадәттә. Тикшерү барышында ир кешенең яшүсмер кызны «Еssа» сырасы белән сыйлавы да мәгълүм була. Шул рәвешле, Погромский яшь кешене эчкечелеккә тартуда да гаепләнә.

***

Азнакай районының Актүбә бистәсендә яшәүче хатын-кыз полициягә үз опекасындагы 13 яшьлек оныгының шактый өлкән егет белән йөрүен әйтеп шикләнүләрен белдерә, тикшерергә куша. Әбинең борчылулары раслана, әмма ул әйткән егет түгел, ә 19 яшьлек икенче бер студентның гөнаһлы икәне ачыклана. Кызый әбисе алдында әңгәмә корганда полиция хезмәткәрләренә 2002нче елгы Р. Сабиров белән якынлык кылуларын сөйләп бирә. Әлбәттә, Алисәне табиб-гинекологка караталар, ул гыйффәтлек пәрдәсе күптән ертылуы турында белдерә. 1956нчы елгы әби мут егетне җавапка тартуны сорап гариза язгач, аның өстендә болытлар куера. Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Раил Газетдинов 13 яшьлек кыз бала белән ирекле рәвештә булган биш очрак буенча җинаять эше кузгата. Узган елның февраль–август айларында яшьләрнең егетнең машинасында, фатирында, ике мәртәбә гаражда һәм шул яклардагы Карповка авылында яратышулары мәгълүм була.

Соңгысына аерым тукталыйк, чөнки ул кичтә иртә җитлеккән туташның Сабиров кына түгел, тагын бер егет кочагына керүе дә ачыклана әле. Әлмәттә укып йөргән ошбу егет тә бәлале була, чөнки аңа карата да 134нче матдә буенча эш ачыла. Тикшерү материалларыннан күренгәнчә, 2021нче елның май аенда бер төркем яшьләр Карповкадагы шәхси йортта Р. Сабировның туган көнен бәйрәм итәләр. Кичкә таба гашыйклар, ягъни хуҗа белән яшь кыз яратышып алу җаен таба. Соңрак алар Актүбәдәге паркта йөриләр. Монда инде яшь туташ 2002нче елгы И. Сәхибуллин белән югалып тора.

Шунысы хак, мондый гыйшыклы уеннар турында сүз чыкмый калмый. Гадәттә, яшьләр үзара сөйләшәләр, уртаклашалар. Бу очракта егетләр икесе дә кызга 13 яшь кенә икәнен белмәдем, аның белән җенси мөнәсәбәткә кергәнем булмады, дип гаепләрен кире кагалар. Ә тикшерү барышында бу хакта ишеттем, белдем дип торган таныш-белешләр һәм барысын да тәфсилләп сөйләп биргән зарар күрүче күрсәтмәләренә өстенлек бирелә, билгеле.

Бар яктан да уңай бәяләнүче егетләрнең эше чын мәгънәсендә хөрти була. Чөнки зарар күрүче кызга 14 тулып өлгермәгән булса, аның ише ирекле кылынган гамәлләр өчен законда 3тән 10 елга чаклы иректән мәхрүм итү каралган, гаепләнүчеләргә шартлы хөкем бирү дә тыела хәтта. Азнакай шәһәр суды җинаять эше кузгатылгач ук аларның икесен дә сак астына алырга карар кыла. Шул рәвешле, студентлар дүрт-биш ай буе Бөгелмәдәге тикшерү изоляторында утыралар. Шулай да хөкемдар аларга җиңелрәк җәза бирү җаен таба, берсенә 720 сәгатьлек мәҗбүри эшләр, икенчесенә 8 айга иреген чикләү дигән җәза билгеләп суд залында азат итә.

Күптән түгел шул ук Азнакай районында яшәүче ике егеткә бер үк яшь кыз белән уйнашлык кылган өчен «хөкем ителгән» дигән мөһер сугылды. Туташларның бусына 15 булганга алар 300 сәгатьлек мәҗбүри эшләр алып котылды. Аларның гаепләрен танып тәүбә итүләре дә исәпкә алынды, билгеле.

Без капчыкны март аенда тишеп чыга, ягъни 9нчы сыйныфта укучы кыз полиция хезмәткәрләренә җенси тормыш белән яшәвен сөйләп бирә. Моны табиб-гинеколог тикшерүе дә раслый. Инспекторлардан бу хакта белеп алган әни кеше яман егетләргә җәза бирүне сорап гариза яза, Раил Газетдинов бер үк көнне ике җинаять эше кузгата, дүрт-биш көн эчендә тикшерүне төгәлләп, 21, 23 яшьләрендәге егетләргә рәсми гаепләү белдереп тә куя. Чөнки җинаять эшләре бер генә эпизодтан тора, ягъни 2021нче елның 10нчы ноябрендә 1999нчы елгы Д.Рәхимуллин белән аның машинасында якынлык кылына. Хак булса, сөйгән ярының яманатын шул ук көнне чыгара егет, ягъни бу турыда дусты И.Бәйрәмхановка җиткерә. Ике атнадан анысы да өлкәннәр рөхсәте белән кыз фатирында кунып кала һәм теләгенә ирешә.

***

Балигъ булмаган ирләр өчен дә бала-чага белән булган мондый мутлыкларның зур күңелсезлекләргә китерүен раслаучы мисаллар гаять күп. Яңа 18 яшен тутырган Чистай егетенең эше август аенда судка тапшырылды. Зарар күрүче як барысы да кыздан башлангыч ала, аның теләге белән килеп чыга дип А. Юрковны кырыс җәзага тартмауны сораса да, аның берничә елга колониягә китү куркынычы зур.

Быел февраль аенда танышып-дуслашып китә алар. Егет, әнисе белән вакытлы фатирда яшәүче сөйгәне янына килеп йөри. Икесенең әйтүенә караганда, 20нче мартта хуҗабикә эштә чакта бер тапкыр якынлык кылалар, тагын ике ай чамасы узгач очрашмый башлыйлар. Укучы бала әлеге аерылышуны авыр кичерә булса кирәк, 16нчы июньдә, әйтүенчә, ахырына кадәр җиткерелмәгән кыска вакытлы якынлык хакында әнисенә сөйләп бирә. Шул рәвешле, хәбәр полициягә барып җитә. Вакыйганы А.Юрков та шулай ук сурәтли, гаебен тануын белдерә. Экспертиза, гадиләштереп әйткәндә, зарар күрүченең кызлыгы бозылмаган, әмма җенси мөнәсәбәт булу мөмкинлеге кире кагылмый дигән нәтиҗә ясый.

Тикшерү комитетының Чистай районара бүлегеннән Ленара Гыйбадуллина япь-яшь егеткә 3тән 10 елга чаклы иректән мәхрүм итү каралган җинаятьтә рәсми гаепләү белдерә.

Наил ВАХИТОВ,

Тукай, Азнакай, Чистай районнары

Комментарии