- 28.06.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №24 (23 июнь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Казанда күпләрне алдап, фатирсыз да, акчасыз да калдырган мошенниклар өере турында бер ел элек үк язган идек. (“Кара риэлторлар”, 1 октябрь, 2008 ел). Узган ел июнь аенда Татарстан Югары суды 13 кешенең 4сенә шартлы срок биреп, калганнарын 3тән 13 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итте. Ләкин быел яз суд әлеге эшне яңадан карады. Бу юлы Татарстанда чыгарылган хөкем белән килешмәгән кара риэлторлар Русия Югары суды каршына басты.
Мәскәүдә 2003-2006 елларда Татарстанда булган хәлләр яңартылды. Җинаятьчеләрдән коммуналь хезмәтләр буенча бурычы җыелып, фатирларын алмаштырырга теләүчеләр зарар күрә. Аларга ышаныч язуы биреп ялгышкан пенсионерлар, авыру карт-коры һәм эчкечеләр торагыннан колак кага, күпләре ерак авыллардагы җимерек йортларга күчерелә, кайберләре шунда үлеп тә китә.
Мошенниклар һөнәри риэлторлар, нотариус һәм моңа кадәр “утырып” чыккан кешеләрдән торган төркем булып кәсеп итә. Шуңа күрә дә тикшерү органнары аларга, тотрыклы җинаятьчел берләшмә оештырган өчен, РФ Җинаять кодексының 210нчы маддәсе буенча да гаепләү белдергән иде. Ләкин Татарстан Югары суды әлеге гаепләүләрне дәлилләнмәгән дип табып, бу маддәне төшереп калдырды. Бу прокуратурада ризасызлык тудырды. Гомумән, хөкем карары белән зарар күрүчеләрнең кайберләре дә һәм хөкем ителүчеләр дә канәгать булмады. Шул рәвешле эш РФ Югары суды карамагына барып җитте. Ләкин Мәскәүдә 13 җинаятьчегә карата чыгарылган хөкем карары үзгәрмәде диярлек. Ниһаять, кара риэлторлар эшенә нокта куелды. Аларның тугызы колонияләргә озатылды, дүртесе җәзаны шартлы рәвештә узачак.
КЕМНӘР ТОТЫЛА, КЕМНӘР КОТЫЛА…
Казанда “Севастопольские” дип йөртелүче атаклы банда әгъзалары хөкем итү буенча суд баруы турында да хәбәр иткән идек (рәсемнәрдә шул суд күренешләре). Алар 20 кешене үтерүдә һәм кораллы банда оештыруда гаепләнә. Суд эскәмиясендә 14 кеше, ләкин хәзергә тотылмыйча качып йөрүчеләр дә бар. Мәсәлән, банда лидерларының берсе булган Владимир Моисеев (Моисей) әле дә халыкара эзләүдә.
Ә менә бу кораллы төркемдә җитәкче рольләрне башкарган Үтүк кушаматлы Зөфәр Үтәгәновның Черногориядә быел гына тоткарлануы турында хәбәр килгән иде. Ул Балкан илендә Литва гражданины Аликас Каткевич исеме астында яшәгән. Полиция паспортының ялган булуын ачыклагач, Руслан Воранов дигән Русия кешесе паспортын күрсәткән. Ләкин фотосурәте һәм бармак эзләре Интерпол тарафыннан эзәрлекләнүче Зөфәр Үтәгәнов икәнлеген күрсәтә.
Чит илдә тоткарланганнарны еш кына Русиягә бирергә теләмиләр. Мәсәлән, Казандагы “Квартала” төркеме лидеры Автандил Янаков (Авто) әле дә Грециядә яшәп ята, җирле властьлар аны безнең илгә кайтарудан баш тарта. Шулай да быел Интерполның Русия бюросы 18 кешене кайтарды. Соңгысы – 1959 елда туган эшмәкәр Зөфәр Үтәгәнов. Шушы көннәрдә ул Черногориянең Подгорицы шәһәреннән Мәскәүгә кайтарылды.
Әлбәттә, бу Үтюк Татарстан Югары судындагы “көрәштәшләре” арасына кереп утырачак дигән сүз түгел. Аңа карата кузгатылган җинаять эше әле озак тикшереләчәк һәм аерым суд булачак. Тикшерү органнары 90нчы еллардагы криминаль сугышлар вакытында ул күп кенә явызлыклар оештырган дип исәпли. Мәсәлән, 1992 елда “Новаторские” төркеме лидеры И.Сибгатуллинны (Сипок) үз йорты бусагасында атып үтерүчене ул дип саныйлар. Бу – “Севастопольские” бандасы тарафыннан кылынган беренче үтерү очрагы.
Алга таба банда атаклы “Жилка” төркеме һәм аның союзникларын юк итү белән мәшгуль була. Бу җәһәттән, “Жилка”ның Грудинин һәм Зарипов дигән ике актив әгъзасын үтерүне искә алырга кирәк. Аларны Үтәгәнов йортына алып килеп җәзалыйлар, үзләренә кирәкле мәгълүматны алгач, икесен дә үтереп, Иделгә ташлыйлар. Моны йорт хуҗасыннан башка гына эшләнгән дип фаразлап булмастыр. Кыскасы, ошбу эшмәкәр явызлыкларын раслаучы очраклар җитәрлек, әлбәттә. Бу хәзергә тикшерү органнары фикере.
Ләкин сирәк булса да, тикшерелеп, гаепләнүчеләргә гаепләү белдерелгән эшләрнең судта “таралып китү”, ягъни хөкем ителүчеләрнең аклану очраклары да булгалый. Шушы көннәрдә Татарстан Югары судында шундый карар чыгарылды.
СУДАН КОРЫ ЧЫГУ…
Әлеге киң яңгыраш тапкан җинаять турында без дә сөйләдек (“Өчьеллык сер ачылу”, 16 июль, 2008 ел ). Сүз 2005 елда ук булган вакыйгалар турында барганга, кыскача искә төшерик.
Шул елның март аенда Бөгелмәдә туракланган ир кеше мәете кисәкләре табыла. Атна-ун көннәр узгач, мәрхүмнең пенсионер әти-әнисе дә буып үтерелүе ачыклана. Җинаять өч елга якын ачылмыйча тора. Ниһаять, 2008 елда оперативниклар әлеге явызлыкларны кылган дип исәпләнүче кешене ачыклый.
“Исәпләнүче” дип язуның сәбәбе аңлашыладыр. Быел суд аларны гаепсез дип тапты, хәер, гаепләү вердикты чыгара алмады дисәк, дөресрәк булыр. Чөнки, мөгаен, хөкемдар да үтерүчеләрнең шушы бәндәләр икәненә шикләнмәгәндер. Ләкин дәлилләр җитмәү сәбәпле, хөкем чыгара алмады. Чөнки бездә гаепсезне хөкем итүгә караганда, гаеплене азат итү яхшырак дигән принцип яши.
Эш шунда ки, теге өч кеше Бөгелмәдәге мәхшәрдән соң Башкортстан Югары суды тарафыннан шул республикада кылган башка җинаятьләре өчен 14,5, 17 һәм 23 елга ирекләреннән мәхрүм ителә. Татарстан оперативниклары алар эзенә колониядә төшә. Бөгелмәгә алып кайткач, алар гаепләрен танып, күрсәтмәләр бирә. Болар видеотасмага яздырып барыла. Тикшерү эксперименты вакытында өчесе тиң җинаятьнең кайда, ничек эшләнүен сөйләп-күрсәтеп баралар. Оперативниклар аларның тагын бер кәсептәшен дә тота. Кыскасы, тикшерү комитеты, прокуратура һәм милиция хезмәткәрләрендә бернинди икеләнү булмый. Хәтта мәетне бүлгәләгән пычакка кадәр табыла.
Шулай да гаепләү, башлыча, гаепләнүчеләрнең үз күрсәтмәләренә таянып белдерелә. Шаһитлар булмау, башка дәлилләр җитмәү үз ролен уйнамый калмый. Судта хөкем ителүчеләр тикшерү барышында биргән күрсәтмәләреннән баш тарта, гадәттәгечә, алар милиция тарафыннан физик һәм рухи басым ясау нәтиҗәсе дип белдерәләр һәм гаепләрен кире кагалар. Шул рәвешле, хөкем ителүчеләрне гаепләү карары чыгару өчен мөмкинлек калмый. Аларның өчесе Башкортстан суды биргән алдагы җәзаны үтәү өчен кире колониягә озатыла, берсе суд залында азат ителә. Билгеле, 2005 елда булган канкоешлы вәхшилек буенча яңа дәлилләр табу бик кыен мәсьәлә. Хәзергә өч кеше җанын кыю очрагы ачылмаган, гаеплеләргә җәза бирелмәгән.
ЭЛЕККЕ ХАКИМНЕ ТОТТЫ ХӨКЕМ
Инде әйтелгәнчә, бусы гаять сирәк була торган хәл. Гадәттә, матбугатта яктыртылган җинаятьләр иртәме-соңмы суд һәм хөкем белән тәмамлана. 2008-2009 елларда да без дә авыл хуҗалыгын күтәрү, авылны тернәкләндерүгә юнәлдерелгән программалар буенча җибәрелгән ярдәмне урлау һәм башка төрле закон бозу очраклары турында күп яздык. (“Әшнәлек”, 2008 ел, 28 май). Балтач, Балык Бистәсе, Әлмәт, Кукмара, Мөслим һәм башка күп кенә районнарның урындагы кешеләре күптән суд каршына басып, шартлы сроклар алды, штраф белән котылучылар да булды. Безнең язмалар “герой”ларының берсе – Балык Бистәсе районы хакимиятенең элеккеге башлыгы Евгений Лылов исә әле шушы көннәрдә генә хөкем ителде.
Район җитәкчесенең хөкемгә тартылуы Татарстан өчен моңарчы күрелмәгән хәл дисәк тә артык булмас. Е.Лыловның “якасыннан алуны” аның “глава” канәфиенә утыруының гадәти булмавыннан күрүчеләр дә юк түгел. Хикмәт шунда ки, моңа кадәр район милициясе хезмәткәре булган гади авыл кешесе җитәкчелеккә сайлауларда җиңеп, “югарыдан” тәкъдим ителгән, планлаштырылган кандидатны “этеп егып” килә. Сер түгел, бу безнең республика өчен уникаль хәл. Шуңа күрә аңа каршы кузгатылган җинаять эшен дә әрсез башлыктан котылуга юнәлдерелгән чара итеп фаразлаучылар булмый калмады. Моңа кадәр аның командасындагы районның икътисад һәм авыл хуҗалыгы “министр”лары хокук саклау органнары игътибар үзәгенә эләгү дә шушы фикерне хуплый кебек.
“Рөхсәтсез” властька килгән бердәнбер район башлыгы эшчәнлеге белән УБЭП һәм Тикшерү комитеты шөгыльләнә башлагач, андый шик әлеге язма авторында туды. Ләкин икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш оперативниклары ачкан фактлар белән танышкач фикер үзгәрде. Һәм башка “глава”лар да әүлия түгел, ни өчен Лылов кына гаепле дигән күпкырлы темага кагылмаган конкрет кешенең конкрет гамәлләре турында язма пәйда булды.
Оператив чаралар нәтиҗәсендә ачылган очраклар, гадәттә, тикшерү һәм суд барышында иләк аша үткәрелә. Е.В.Лылов эше буенча да чын-чынлап көрәш-тарткалаш бик озак барды. Гаепләнүче һәм яклаучылар хокук саклау органнары тарафыннан фаш ителгән кыңгыр эшләрне закон кысаларына кертү, инкарь итү өчен җан талаша.
Шулай да, эш судка бары җитә, хөкем ителүче вазифаи вәкаләтләрен усал нияттә кулланган дип табыла.
Е.Лылов итәгенә капкан утны башлангыч чорда ук сүндерү омтылышы да ясаган иде. Ул үзенә каршы кузгатылган җинаять эшен законсыз дип санап, хокук саклау органнарын судка бирде. Ләкин Вахитов район судында яклау тапмады. Суд дигәннән, әлеге эш судтан-судка йөрүе белән дә күренекле. Үзе җитәкләгән Балык Бистәсендәге район суды хөкемдары, гаепләнүче белән кайчандыр милициядә бергә эшләгән булу сәбәпле, объектив карар чыгармаска мөмкин дип табылып, утырыш буенча хөкем итәргә тиешле судьяларны сайлау сәеррәк үзе. Бу юлы “нейтраль” хөкемдар Питрәч районында табыла. Суд Е.Лыловны шартлы рәвештә 5 елга ирегеннән мәхрүм итә. Шулай ук 3 елга җитәкче булып эшләү хокукын югалта.
Инде шартлы срокның ни өчен бирелгәненә тукталыйк. 2007 елда район хуҗалыкларына ярдәм йөзеннән бушлай ашлама җибәрелә. Ләкин “глава” аммиак селитрасын үзенең шәхси фирмалары аркылы үткәреп, башка предприятиеләрне аларга акча күчертергә мәҗбүр итә. Ләкин әлеге хуҗалыклар җитәкчеләре үзләрен зарар күрүче итеп танымый. Чөнки алданрак “глава фирмалары” аларның бюджет алдындагы бурычларын каплаган булган. Күрәсең, шуңа күрә дә суд шартлы хөкем белән чикләнгән. Ләкин, кайбер мәгълүматларга караганда, тикшерү һәм оператив чаралар әле дәвам итә. Әгәр шулай икән, эшнең дәвамы булырга мөмкин.
БЕЛЕМНЕ АКЧАГА АЛЫШТЫР
Хакимият башлыкларыннан аермалы буларак, укытучы халкы даими рәвештә “эләгеп” һәм хөкем ителеп тора. Студентларның кышкы сессиясе вакытында рисвай ителгән ришвәтче мөгаллимнәр дә өлешенә тигән көмешен ала тора. Мәсәлән, “Мөгаллимнәр уңыш җыя” (17 февраль, 2010 ел) дигән язмада телгә алынган доцент Илдар Гатауллинны Совет район суды 3,5 елга ирегеннән мәхрүм итеп куйды. Шартлы рәвештә, әлбәттә. 3,5 мең сум ришвәт өчен атказанган кешене “зона”га озатып булмый бит инде.
Казан архитектура-төзелеш университетының гамәли математика кафедрасы доценты ошбу сәмәнне семестр барышында юньләп укымаган студенттан алмакчы була. 3,5 меңне түләмәсә, информатикадан сынауга кертелмәячәген арадашчы аркылы хәбәр иттерә. Ә анысы моны оперативникларга “тишә”. Өлкән яшьтәге хәлфәнең хур булуы шуннан башлана да, ике көннән теге сумманы алгач, ул эләгеп тә куя.
Тикшерү барышында аның шундый бәягә тагын ике укучыга “җәза биргәне” ачыклана. Дисәк ки, акча эшләү ысулы системага салынган булган. Аның шул ук ВУЗдагы теоретик механика кафедрасында укытучы хезмәттәше исә шушы көннәрдә хөкем ителәчәк. Ә инде җәйге сессия арасында тотылучылар суд каршына көзгә таба басар. Соңгыларының исемлеге хәзергә тулы түгел икән. Оперативниклар шуның өстендә эшли, ди.
Наил ВАХИТОВ
Комментарии