- 28.05.2022
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2022, №20 (25 май)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Инде менә өч ай дәвамында Русиядә яшәүче ата-аналар ут йотып яши. Берләре хәрби хезмәтен үтәүче улларының киләчәге турында кайгырса, икенчеләре тормышның гаделсез булуына инана. Украинада барган «махсус хәрби операция» бер генә русияленең тормышын алып китмәде. Бу исемлектә Татарстан, Башкортстан егетләре дә бар. Хәер, кайгы һәркем өчен дә бер. Бу очракта бер гаилә кайгысы – ил кайгысына тиң шул...
«АНЫҢ КИРЕ КАЙТМАЯЧАГЫНА ЫШАНАСЫ КИЛМИ»
Украинада һәлак булган Аксубай районы егете Руслан Садыйковны 16нчы апрельдә үк җирләделәр. Ул үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. Шактый вакыт үтсә дә, яшь геройның әти-әнисе һаман да бу югалтулары белән килешә алмый.
20 яшьлек Русланны дус-туганнары бары тик яхшы яктан гына искә ала. Артыгын сөйләшми, һәр адымын контрольдә тота торган менә дигән егет. Өстәвенә, ышанычлы дус, киңәшче һәм ата-анасының ныклы терәге дә. Киләчәккә зур өметләр баглаган һәм хыяллар белән янып йөргән Руслан турында әнә шулай дип сагынып искә төшерәләр.
– Руслан һәрвакыт игелекле бала булды, гел ярдәм итәргә ашыкты. Артыгын сөйләмәде, сүзгә бик коры иде. Улыбыз беркайчан да үз җиңүләре белән мактанмады, кеше белән бүлешмәде. Бүлмәсен җыештырганда аның грамота һәм мактау хатларын таптык. Баксаң, ул: «Мин менә шундый конкурста катнаштым, менә шундый урын алдым», – дип бер тапкыр да сөйләмәгән икән, – дип уртаклашты Русланның әнисе Евгения ханым.
9нчы классны тәмамлаганнан соң, Руслан Кукмара районында урнашкан Лубян урман-техник көллиятенә укырга керә. Анда белем алган вакытта ук хәрби хезмәткә барачагын һәм ил алдындагы бурычын үтәячәген төгәл белдерә ул. Хыяллары белән дә уртаклаша: яшь егет диңгез пехотасына эләгергә тели. 2021нче ел азагында көллиятне тәмамлагач, 2нче августтан килешү нигезендә Севастопольгә хезмәт итәргә китә.
– Аның контракт нигезендә хезмәт итәчәгенә каршы килмәдек. Күпләр армиягә барудан куркып кала, ә Руслан кечкенә чактан ук хезмәт итү турында хыялланды – каршы килмәдек. Узган ел ахырында диңгез пехотасының аерым частен төзи башладылар. Анда иң-иңнәрне генә сайлап алдылар. Руслан да шул исемлеккә эләкте. Украина белән Русия чигенә аларны февральнең 17сендә үк җибәргәннәр. Шул көнне улым иптәш егетенә: «Безне чит илгә озаталар, монда барысы да бик борчыла, курка. Хәлләр җитди булыр, диләр. Мин курыкмыйм, чөнки тыныч халыкны якларга барам. Алда ни көтәчәген беребез дә белми. Бер-бер хәл була калса, әти-әниемә мин аларны бик яратам, дигән хәбәремне җиткер», – дигән.
Акылы белән яхшыга өметләнгән ана, күңеле белән барыбер ниндидер хәвеф булачагын сизә. Кич ятса да, иртән торса да, ананың уенда да, телендә дә бары бер кеше – улы.
– Улымның миңа беркайчан да чәчәк бүләк иткәне булмады. Быел 8нче Март бәйрәменә дуслары аркылы чәчәк бәйләме җибәрде. Миңа да, ике әбисенә дә. Чәчәкләрне күргәч, кемнән икәнен аңышмый озак басып тордым. «Әни, мин сине яратам!» дигән язуны укыгач кына, Русланнан икәнен аңладым, – ди ул.
Евгения ханым ире Рамил әфәнде белән улының элемтәгә чыгуын һәр минут саен көтеп яши. Ул шалтыратса яки кыска гына бер хәбәр салса да, йортка шатлык иңгән төсле була, ди алар. Кызганыч, тик яраткан уллары белән сөйләшү бәхете гел елмаймый. Руслан белән соңгы тапкыр 9нчы апрель көнне видеоэлемтә аша аралаша алар.
– Ул көнне бик озак сөйләштек. Тагын ике атнадан очрашачакбыз, мин кайтачакмын, дигән шатлыклы хәбәрен җиткерде. Ике көннән махсус әзерләнгән хәрбиләр киләчәк, алар безне алыштырачак, диде. Безнең кайгырып: «Берүк үзеңне саклый күр», – дигән сүзләргә ул: «Мин кемнәндер качып һәм яшеренеп утырыр өчен килешү төземәдем», – дип җавап бирде.
12нче апрельдә сөйләшәбез дип килешенгән вакытны озак көтә Русланның якыннары. Тик телефон һаман шалтырамый. Соңрак билгеле булганча, Руслан 11нче апрельдә Мариупольдә батырларча һәлак була. Ана йөрәге барысын да сизә. Нәкъ шул көнне Евгения ханым үзенә урын таба алмый, аның кулыннан эш килми.
– Ирем белән авырлык та, горурлык та кичерәбез. Улыбызны инде берни дә кире кайтара алмаячак, алга таба яшәргә кирәк. Горурланабыз. Елый башлагач, аның герой булуын искә төшерәм дә, бераз тынычланам.
Садыйковларның тагын ике яклаучылары үсә. Русланнан тыш, ике уллары егет булып килә. Олысы – тугызынчы, кечесе икенче класста белем ала. Ата-ана хәзер алар өчен яши.
– Елларыбыз тыныч булсын. Бер ата-анага да мондый ачы хәсрәт белән күзгә-күз очрашырга язмасын. Күптән түгел ирем улыбызны төшендә күрде. Ул өстәл артында елмаеп чәй эчеп утыра, әмма берни сөйләми, ди.
Югалту ачысы белән килештек дисәләр дә, ата-ана күңелендәге өмет чаткысы сүрелми әле. Кызганыч, тик бу авыр хәсрәтне бары тик Руслан турындагы истәлекләр генә бераз баса алыр. Тән ярасы төзәлсә дә, җан ярасы мәңгелек бит.
ХАТЫНЫ – ТОЛ, БАЛАСЫ ЯТИМ КАЛГАН
Башкортстанның Дүртөйле авылында яшәүче 34 яшьлек Илфат Әхияров 25нче мартта Чернигов өлкәсенең Вишневка авылында һәлак булган. 3нче апрель көнне Дүртөйледә җирләнгән. Аның хатыны – тол, улы ятим калган.
– Мин үзем Себердә эшлим. Анда яңалыклар карап утырырга вакыт юк. Украинада махсус операция баруы турында белә идем, әмма аны безгә, безнең гаиләгә кагылыр дип күз алдына да китермәдем, – дип башлады сүзен Илфатның энесе Илгиз. – Илфат абый белән сирәк күрештек, чөнки ялларыбыз туры килми иде. Сөйләшкәндә дә, бер-ике җөмлә белән генә аралаша идек. Дөнья куабыз бит, өлгерербез сыман.
Абыйсы белән соңгы тапкыр 28нче февральдә үк сөйләшкән алар. Илфат чит номердан шалтыратып: «Без Брянскида, чиктә. Борчылма, барысы да әйбәт», – дигән. Артыгын сөйләмәгән. Хәрби операциядә катнашуы турында да хәбәр итмәгән, хатыны да бу хакта белмәгән. Аның белән дә соңгы тапкыр 20нче мартта сөйләшкән ул. «Борчылмагыз, мин исән-сау», – дигән.
– Илфат абыйның үлеме турында 31нче мартта хәбәр иттеләр. Үлем таныклыгында снарядтан үлде дип язганнар. Яннарында гына снаряд шартлаган, берничә егет һәлак булган икән. «Башкалардан аермалы буларак, сезнекен танып була әле», – диделәр. Илфат абыйның иптәшләре карарлык дәрәҗәдә булмаган, димәк. Җәсәден цинк табутта кайтардылар. Аны ачмадык, ачарлык та түгел иде. Җирләргә бик күп кеше килде. Полиция дә бар иде.
Илгиз абыйсының хәрби булуы белән горурлануы турында сөйли. 2007нче елда хәрби хезмәтен уңышлы гына үткәч, үзе теләп контракт төзи. Илфат хәрбиләргә бирелә торган кредит нигезендә Уфаның Дим районында фатир, машина ала. Беренче килешүе беткәч, 7-8 ай башка эштә хезмәт куя, әмма күңеле ятмый, шуңа күрә янә хәрби хезмәткә кайта. Хәрби частьтә машина йөртүче булып хезмәт итә.
– Монысы – соңгы килешү, дигән иде... Соңгысы булды шул.
Башкортстан республикасы башлыгы Радий Хәбиров үлгәннән соң Илфат Әхияровны «Генерал Шайморатов» ордены белән бүләкләде. «Аның исеме белән Дүртөйле районындагы яңа урамнарның берсен атарбыз, ә ул укыган 1нче мәктәптә истәлек тактасы урнаштырырбыз», – дип вәгъдә бирде. Илгиз исә абыйсы турында күбрәк кеше белүен тели. Ул тынычлыкның дөньяда иң зур байлык икәнен ассызыклый. «Илфат абыйны кире кайтарып булмый инде, әмма хәрби операция тизрәк тәмамлансын. Берәүгә дә якынын югалту кайгысы белән очрашырга язмасын», – дигән теләктә ул.
7нче майга билгеле булган һәм тикшерелгән мәгълүмат буенча, Украинада махсус хәрби операция барышында 62 татарстанлы һәлак булган. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткән иде. «Аларның икесе – Русия Герое, 12се Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Тагын берсе Батырлык ордены белән бүләкләнүгә тәкъдим ителгән. Ватаныбызга тугры булган геройларыбызга чиксез рәхмәт. Татарстан уллары һәрвакыт туган җирен батырларча якладылар», – диде ул ТР Министрлар Кабинеты утырышында. Бу – Татарстан хәрбиләре турындагы соңгы мәгълүмат, әлегәчә хөкүмәт тарафыннан югалтулар турында рәсми хәбәр юк. Кызганыч, тик Башкортстан да калышмый, анда да һәлак булучылар исемлеге тулылына бара... Иң мөһиме: исемлектән берәүгә дә үз якынының исемен укырга язмасын.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Комментарии