Мылтыклы һәм көрәкле җинаятьче

Мылтыклы һәм көрәкле җинаятьче

Чит кеше машинасын урлау, талау очраклары шактый еш була торган җинаятьләр рәтеннән, хәтта болар өчен кеше җанын кыярга әзер бәндәләр дә очрый. Күптән түгел Татарстан Югары суды шундый вәхшиләрнең берсен хөкем итте.

ЧУАЛГАН ЙОМГАК

Узган елның 18нче июнендә коткару хезмәтенә бер-бер артлы ике шомлы хәбәр килә. Алдан Мәскәү – Уфа юлының 823нче чакрымыннан үзен Дмитрий Панов дип атаган ир-ат ату коралы белән янап талаулары турында әйтә. Хәвефле мәгълүмат шунда ук Татарстан Эчке эшләр министрлыгы аша Питрәч районы полициясенә барып җитә. Шаукым чыгарган 31 яшьлек егетне оперативниклар АЗС янындагы мәйданчыкта очраталар. Дмитрий Панов аларга Кавказ милләтеннән булган ике ир-атның пычак, мылтык белән һөҗүм итүләрен, талауларын сөйләп бирә. Курыккан кыяфәте, кулындагы яралары, киемендәге кан таплары аның сөйләгәннәренең хак булуын күрсәтеп тора.

Дмитрий полиция хезмәткәрләрен әлеге бәрелеш булган урын – гөрләп торган трассадан 700 метр чамасы читтәге урман буена алып килә, ә анда ак төстәге «Тойота Ланд Крузер» машинасы янында 50 яшьләр тирәсендәге ир кеше мәете табыла. Эксперт шунда ук гәүдәдә утлы коралдан атып һәм пычак чәнчеп ясалган җәрәхәтләр булуын белдерә.

…Ул арада «112» телефонына икенче хәбәр килә. Куркынган, калтыранган Юсиф Бабаев ни булганын рәтләп аңлата да алмый. Аның «үтерделәр», «үтерәләр» дигән сүзләре хәлнең җитди икәнен күрсәтә. Чит төбәктән килгән Әзәрбайҗан кешесе үзенең кайда икәнен дә чамаламый. Ләкин кәрәзле телефоны буенча аның координатларын ачыклыйлар һәм бу ир-атның да шул тирәдә икәне мәгълүм була. Тиздән Юсифка полиция оперативнигы шалтырата. Шул рәвешле, урманда адашкан 48 яшьлек ир-атны табалар. Ул «Ланд Крузер»ның үзенеке, мәетнең 1963нче елгы дусты Гусейн Мамедов булуын һәм үтерүченең Дмитрий Панов икәнен дә әйтә.

Юсиф Бабаев сүзләренең хак икәненә ишарәләгән күп кенә әйберләр – Дмитрий Панов биштәреннән «Вепр-12» ау мылтыгы, дүрт магазин, 34 ау патроны, «Оса» травматик пистолеты, әлеге хәтәр әйберләрнең хуҗасы нәкъ шушы 31 яшьлек Әлмәт каласы кешесенеке икәнен күрсәтә торган документлар, ике пычак, бу тирәнең картасы, хәтта ике көрәк алына. Болар Пановның ике кешене үтерергә дә күмәргә дигән ният белән йөрүе турында фикер тудырмый калмый. Кыскасы, чуалган йомгак сүтелә башлый. Мари Иле Республикасы һәм Әлмәт каласында яшәүче ир-атлар Казан арты кырларына ни сәбәпле килеп чыккан, нәрсә бүлешә алмаган соң? Ахыр чиктә, «Кем гаепле?» дигән сорауларга җавап табыла.

Дмитрий Панов шул көнне үк Питрәч эчке эшләр бүлегендә «тәүбә итеп килү» дигән документ яза, РФ Тикшерү комитетының Татарстан идарәсеннән өлкән тикшерүче И.Золотовка, гаебен танып, рәсми күрсәтмә бирә, икенче көнне, вакыйга урынына чыккач, алдан сөйләгәннәрен раслап күрсәтеп тә йөри, әмма тора-бара, боларның барысын да кире кага.

ҺӨҖҮМЛЕ ҖОМГА

Ул көнне «112» телефонына тагын бер ир кеше шалтырата. Бусы Гусейн Мамедовның улы Самир була. Казанга киткән әтисе белән элемтә өзелгәч, моның тикмәгә түгел икәнен сизенеп, шунда ук Йошкар-Оладан башкалабызга килеп җитә. Коткару хезмәте белән берничә тапкыр сөйләшкәннән соң, ниһаять, Питрәч районы эчке эшләр бүлегенә барырга кушалар аңа. Нәкъ бер атна элек никах укытып гаилә корган егетнең соңгы өмете өзелә анда. Полициядә әтисенең үтерелүен, ә Бабаевның көч-хәл белән качып котылуын әйтәләр.

Бакуда туып үскән Юсиф белән Гусейн бу якларга совет чорында ук килеп урнашканнар. Гусейн Мамедов, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, Киров өлкәсендә эшли. 1993нче елда фермер хуҗалыгы төзеп терлекчелек, игенчелек белән шөгыльләнә, тегермәне дә була. Гаиләсе белән Йошкар-Олада яши, һәр көн 50 чакрымдагы хуҗалыгына Киров өлкәсенә барып йөри. Шунда ук район Советы депутаты итеп сайлана.

Юсиф Бабаев крестьян хуҗалыгы да иген игә, терлек асрый. Фермерның икмәк пешерү предприятиесе дә була. Юсиф дүрт балалы гаиләсе белән Мари Иленең Сернур бистәсендә яши. Милләттәшләр аерылмас дуслар булалар, бер-берсеннән калышмас өчен, икесе дә кыйммәтле «Ланд Крузер»да йөри.

Узган ел Юсиф Бабаевларның 17 яшьлек уллары лейкоз белән авырып китә. Йошкар-Ола больницаларында дәвалану нәтиҗә бирмәгәч, әти кеше хәле начарая барган яшүсмерне Мәскәү яисә чит ил клиникаларына салырга уйлый. Исәпләвенчә, моның өчен 280 мең евро кирәк була. Нәкъ шул сәбәпле «Тойота»ны сатарга булып, белдерү игълан итә дә инде ул. Затлы «иномарка»га кызыгучылар була, әмма берәү дә 4 миллион сум «тере» акча бирерлек мөмкинлек тапмый. Кайсы исәп-хисапны кичектерергә, икенчеләре, «Тойота»ны үз машинасына алмаштырып, бәядәге аерманы гына түләргә тәкъдим итә, өченчеләре акча урынына төзү материаллары алырга үгетли…

Ниһаять, ашыгыч рәвештә зур күләмле акчага мохтаҗ ир кешегә кулай сатып алучы табыла. Үзен Башкортстаннан дип таныта, алыш-бирешне Әлмәттә яисә Чаллыда ясарга тәкъдим итә. Хуҗа ерак барырга ризалашмагач, Казанга килергә була. Юсиф бу турыда дустына җиткерә. Гусейн икәүләп барырга кирәклеген әйтә. Шикләнгән өчен генә түгел, машинаны саткач, кире кайту өчен транспорт та кирәк бит әле. Шулай итеп, 18нче июнь җомга көнне алар башкалабызга ике текә «тачка» белән киләләр.

Иртән иртүк Дмитрий Панаевның өстә саналган «кирәк-яраклар» салынган «Ниссан-Кашкай» «иномарка»сы да Әлмәттән Казанга юл ала. Соңрак аның машинасындагы автотеркәгеч язмасын карагач, «сатып алучы»ның Питрәч районы, Званка авылы тирәсендәге юлларда йөрүе ачыклана, аларда Панов белән Бабаевның телефоннан сөйләшүләре дә, аны «машинаны начар юлларда сынау өчен» шушы якларга килергә өндәве дә, хәтта мылтык корган тавыш та ишетелеп тора.

18-19нчы июньдә биргән аңлатмаларына караганда, чынлап та, хуҗаны юк итеп, 3 миллион 800 мең сумга алырга килешенгән машинага ия булырга ниятли ул. Моңа кадәр җинаять җаваплылыгына тартылу түгел, хокук саклау органнары күзенә чалынганы да булмаган егетнең мондый вәхшилеккә баруы гаҗәп тоела. Искитмәле аяусыз булган өчен генә дә түгел. Әлмәттәге «Электрощит» җәмгыятендә әйдәүче инженер булып эшләүче югары белемле аек кеше бу явызлыкның барыбер фаш ителәчәк җинаять икәнен чамаларга тиеш югыйсә.

Ике машинаны «Лукойл» ягулык салу станциясе янында калдырып, Бабаев «Тойота»сына өчәүләп утырып кыр юлларына сәфәр чыкканда, капчыкны үзе белән ала ул. Үзе рульдә баргач, машинаны урман кырыенда туктата, рәсми оешмаларга мөрәҗәгать итеп тормыйча гына шунда ук өчәр данә сату-сатып алу килешүе һәм тапшыру – кабул итү акты төзеп үзе дә имза сала, хуҗадан да кул куйдыра. Менә шуннан соң урман буендагы аулак урында мәхшәр башлана да инде.

Дмитрий Панов хаҗәтен үтәргә дип агачлыкка кереп киткәндә теге биштәрне үзе белән алуы ир-атларда шик уятмый. Бабаев, бары тик очраклы рәвештә генә куаклыкка узып, Пановтан читтәрәк баса. Бу аның тормышын коткара – машина янында калган Гусейн Мамедовтан аермалы буларак, урман-чытырман арасында юкка чыгып өлгерү мөмкинлеге кала аңа.

Пановның әйтүенчә, беренче булып һавага ата ул, Кавказ кешеләре каушап калырлар да, «тынычлап», «берәм-берәм атып үтерермен» дип уйладым дигән аңлатма бирә. Юсиф Бабаев иптәшенә: «Кач!» – дип кычкыра да агачлыкка ташлана. Ату тавышларын да, янәшәдә яфракларны ядрәләр тишүен дә ишетеп чаба ул, чөнки артыннан теге явыз ут ача. Ә Мамедовның кораллы бәндәгә ябышудан башка чарасы булмый. Панов, мылтык өчен тарткалашканда, аның аркасына пычак белән кадавын да, атып егуын да таный, үз пәкесенә киселүен дә әйтә. Шуннан соң, теге соры биштәрне эләктереп, асфальт юлга таба атлый. Бабаевның барыбер полициягә шалтыратачагын аңлаганга күрә, «112» номерын җыя.

ӘЙТТЕМ ИСӘ КАЙТТЫМ

Гаепләнүчеләрнең күрсәтмәләрен үзгәртеп акланырга керешүе еш очрый торган хәл. Гаепне исбатлый торган дәлилләр җитәр-җитмәс булганда, моның файдасы да тиеп куярга мөмкин. Күрәсең, Дмитрий Панов та бәхетен сынап карарга була һәм тора-бара киресен сукаларга керешә. Аның яңа «хикәяте» буенча тикшерүче И.Золотов «судта гомерлек төрмә бирүне таләп итәчәкмен» дип куркыткан, полиция хезмәткәре ишегалдына алып чыгып атып үтерү белән янаган, оперативник үкчәсенә төйгән, тәүлек ярым ач тотканнар, вакытында медицина ярдәме күрсәтмәгәннәр һәм шул сәбәпләр аркасында ул үз-үзенә яла ягарга мәҗбүр булган, имеш.

Аннан соң, үзен гөнаһсыз итеп танытырга керешә. Бактың исә, телефоннан сөйләшкәндә сатучының Кавказ кешесе икәнен сизгән һәм «җинаять кылырга хирыс халык»тан шикләнгәнгә күрә генә коралланып килгән, имеш. Иртә белән үтерү урыны түгел, ә бәлки машинаны сынау өчен, киресенчә, кешеләр йөргән хәвефсез юл эзләгән, чөнки «үз тормышы өчен курыккан». Кыр юлына корал салынган биштәрне үзе белән алуы бары тик мондый әйберләрне күзәтүчесез машинада калдырырга ярамау белән генә бәйле булган. Мылтыкны тегеләр һөҗүмгә күчкәч, төгәлрәге, тимер таяк тотып өстенә килә башлагач бары тик чарасызлыктан кулланган, Мамедов тарткалашкан вакытта үз күкрәгенә үзе аткан. Әгәр каршылык күрсәтмәсә, теге явызлар аны «һичшиксез» үтерәсе булганнар. Канга баткан Мамедов аяктан егылгач та, качып киткән Бабаевтан шүрләп, коткару хезмәтенә шалтыраткан. Бу һәм башка күп кенә «дәлилләр» буенча, киресенчә, әзәрбайҗанлылар аны үтереп, акчасын таларга җыенган булып чыга. Көрәк белән мылтыкны гына алар түгел, ә Панов алып килгән… Бик шома әзерләнгән әлеге бәян Пановның бер кешене үтерү, икенчесен юк итәргә омтылыш ясаган өчен җинаять җаваплылыгыннан котылырга теләү, ягъни нигезсез аклану, дип табыла. Чөнки киресен раслый торган дәлилләр биниһая күп җыйнала. Машина сатып алырга килгән кешенең акчасы да булмаган, миллионнарны ул әбисеннән һәм бер дустыннан алып торырга җыенган гына икән. Кыскасы, тикшерүче И.Золотов кына түгел, Татарстан Югары суды мылтыклы һәм көрәкле Дмитрий Пановны ике җинаять кылуда гаепле дип таба. 2016нчы елның 6нчы маенда ул 19 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Шулай ук Татарстан Югары суды Самир Мамедовка китерелгән рухи һәм матди зыян өчен 1 миллион да 100 мең сум, ә Юсиф Бабаевка 500 мең сум түләргә тиеш дип тапты. Бу инде иң беренче чиратта, тикшерү барышында арест салынган «Ниссан-Кашкай» әлеге зыянны каплауга тотылачак дигән сүз.

Наил ВАХИТОВ

Комментарии