«ТАРИХИ» ӨЧ КӨН яки Русия патшасын каршылау көндәлеге

«ТАРИХИ» ӨЧ КӨН яки Русия патшасын каршылау көндәлеге

Март урталарында, туган тиешле ир-ат шалтыратып, үзен борчыган проблема хакында сөйләргә тотынды. Аралашуның озакка сузылачагын аңлаганга күрә, аны кунакка чакырдым. Туганым ишектән керә-керешкә үк үзен борчыган проблема хакында шәрехли дә башлады:

– Башкала төзелешләрендә бушка эшләп арып беттем инде. Нигездә, Универсиада объектларында чиләндем. Кулыңда дипломың, ышанычлы һөнәрең булмагач, теге «разнорабочий» дип аталучы эт типкесенә әверелеп беттем… Эш башында берничә көн рәттән хезмәт хакы түләгәндәй итәләр дә, аннары башлана инде «кидалово» дигәннәре. Менә яңадан бер игъланга тап булдым әле, шунда барып карыйсы килә. Тик тагын күңел тыныч түгел, түләмәсләр, – дип башлады сүзен Салих.

Егет кулындагы телефон номеры язылган кәгазьне алдым да, үзем шалтыратып, белешеп карарга булдым.

– Без сезне Универсиада объекты булган Су спорты төрләре бинасын юу-чистарту эшләренә чакырабыз. Иртәнге сигездән кичке алтыга кадәр, хезмәт хакы – сәгатенә 100 сум, – дип сөйләп китте Сергей исемле егет. – Дусларыгызны да алып килегез. Иртән сигез тулырга унбиш минутта бинага керү юлында очрашабыз, – дип телефон номерымны сырлавымны үтенде.

– Беләсезме, Путинны каршы алырга җыена бит Казан, шуңа үлә-бетә хәзерләнеп маташа болар. Әлегә кадәр бил бөгүчеләр генә өлгерә алмый ахрысы, «патшасы»н шаккатырмакчы булалар, күрәсең. «Показуха» дигәннәре югары дәрәҗәдә булырга тиеш…

«Патша» хәтле патшаны ничек каршы алырга җыеналар икән?! Журналист «корты» «уянды» бит, мыжгылдап, күңелгә коткы салыпмы сала бу, әй… Әллә булмаса, вакыйгаларның үзәгендә кайнап, барысын үз күзләрем белән күреп кайтырга инде… Тәвәккәлләргә булдым: Су спорты төрләре бинасына эшкә мин дә барам!

17 МАРТ – БЕРЕНЧЕ КӨН…

Иртәнге җиденче яртыда йокыдан торып, букчама ашарга-эчәргә тутырып, җәяүләп кенә эшкә кузгалдым. Мин килгәндә, ишек төбендә шактый кеше җыелган иде инде. Салих белән икәүләп, Сергейны эзләп таптык та, эчкә уздык… Биредә бернинди документ-фәлән сораучы юк, үзеңне Урман Чытырманов дип атасаң да, тоткарлыксыз кереп китәргә мөмкин. Пропуск дигән нәмәрсәкәйне тиз генә сырлап тоттырдылар да, чишенү бүлмәсенә юнәлдек. Кысан гына бер «тартмада» кырыклап кеше: ирләр дә шунда, хатын-кызлар да оялып-нитеп тормый, эш киеменә «төренә». Алма төшәрлек урын юк, бөтен җирдә аяк, өс киемнәре аунап диярлек үк ята. Шунда ук ризык тулы пакетлар, куртка өемнәре. Ир-атларның гына түгел, хатын-кызларның тозлап-борычлап, унҗиде катлы сүгенү сүзләре кушып аралашулары колак барабаннарын «җәрәхәтли»…

Бүген өйләгә кадәр икенче катта чиләндек: чишенү, ашау-эчү, юыну бүлмәләрен тузаннан арындырдым. Идәндәге тапларны, буяу калдыкларын кислота сибеп ышкыдым, «сапожок» (гадирәк итеп әйтсәк) плинтусларны «яладым». Салих биредә эшләүче хатын-кызларга көне буе чиста су ташыды, пычрак чиләкләрне урамга чыгарып түгү белән шөгыльләнде.

Төшке аш вакытында – ярты сәгать эчендә – кайда туры килде шунда «кунаклап», ашап-эчеп көч туплагач, яңадан эшкә керештек. Бригадирлар биш минут басып ял итеп торуыңны күрүгә, шундук килеп кисәтеп китәләр. Кулга керәчәк 1000 сумны биредә шыбыр суга батып, алны-ялны белмичә (ярты сәгатьтән кала), арып-талып, әлсерәп, күп көч түгеп эшләп аласың. Шуңа да карамастан, «тере» акчалар эшләргә атлыгып торучылар шактый. Бригадирлар арырак киткән араларда биредә эшләүчеләр белән танышып-аралашып та алырга җай таптым. 47 яшьлек Галина ханым эшсезлектән тәмам интеккәнгә күрә, монда хезмәт итүенә куанып бетә алмый. Сөйләшкәндә авызыннан кичәге бәйрәм хуш исләрен аңкытучы бу апа төшке аш алып килерлек тә чамасы юклыгына зарланды. Бушка автобуста утыртып алып килүче кондукторларга туктаусыз рәхмәтләрен укыды. Гомеренең 15 еллар чамасы вакытын төрмәләрдә уздырган Геннадий да үзен бәхетле сизә, чөнки «разнорабочий»дан башка профессиясе юк. Күптән түгел генә югары уку йортын тәмамлаган Алла да декрет ялын бушка уздырасы килмәве хакында сөйләде. Араларында кредит түләүчеләрнең дә күп булуы ачыкланды…

Кичке алтыда арып-талып, аякларны көчкә өстерәп, киенү бүлмәсенә юл алдык. Тир исләре аңкытучы, мунча шикелле пар бөркеп торучы бүлмәдән тизрәк саф һавага ыргылдым. Җәяүләп өйгә кайтып җиткәндә сәгать телләре сигезенчене күрсәтә иде инде. Юынып-чистарынып, аннан-моннан капкалап, тизрәк түшәккә барып аудым…

18 МАРТ – ИКЕНЧЕ КӨН…

Ай, иртүк уянулары, сызланучы сөякләрне «җыйнап» аякка басулары бигрәкләр дә авыр инде! Әллә бүген эшкә бармаскамы?! «Патша» килә дип хәлдән тайганчы эшләп үләргә димәгән лә! Юк, барам ла, «патша» кадәрле патшаны каршы алырга шушындый җай килеп чыкканда, файдаланып калырга кирәк…

Бүген полиция хезмәткәрләре җентекләп букча-пакетларны, паспортларны тикшерделәр. Документлары булмаганнарны эчкә бөтенләй уздырмадылар да.

Кичә бинаның икенче катында эшләгән булсак, бүген безгә бассейн тирәсен «яларга» дигән әмер иңде. узачак ишекләр тирәсен, юлларны, аралыкларны башта идәнюгыч машина белән, кислотаны мулдан сибеп чистарттылар. Аннары калган пычракны тузан суырткыч белән суыртып алдылар. Путинның күз күреме җитәрлек мәйданны юып тинтерәдек. Алты тапкыр рәттән ышкып «ашаганнан» соң, ниһаять, идән зәңгәрсу төскә кереп, тирә-юньгә ямь өстәп «елмайды». Тик бу вакытта инде тезләнеп эшләүгә күнегеп беткән гәүдәне генә урынына «урнаштыру» бик авыр булды. Бармактагы «мендәрчекләр» уелып, тиресе сыдырылып кан саркучы җәрәхәтләр сызлавына, әрнүенә түзәр чама калмаган иде.

Төшке аш вакытында икенче каттагы холл мәш килеп торды: ниндидер делегацияләр эш барышын тикшереп йөрде. Гомумән, бинаның икенче каты умартадай кайнады…

19 МАРТ – ӨЧЕНЧЕ КӨН…

Ниһаять, килде ул көн! Ишек төбендә безне зур төркем полиция хезмәткәрләре каршы алды. Сумкаларны тикшереп керттеләр. Моңарчы без иркен үтеп йөргән ишекләр янында да сакчылар басып тора.

Җаен туры китереп, сакчылар абайлап өлгергәнче, икенче катка күтәрелдем. Карасам, идәннәр каз мае белән майлагандай, елкылдап тора. Аяк атлар хәл юк, бөтен җирдә тайгыч. Шушында берничә хатын-кыз аякларына чүпрәк чорнап, идәнне ялтыравыгыннан арындырмакчы булып маташа. Мине күрүгә болар:

– Зинһар, өйгә кайтыйк инде без. Төнге сменада унике сәгатьне аяк өсте эшләп уздырдык бит. Бик арыдык, ашыйсыбыз, йоклыйсыбыз, ял итәсебез килә, – дип зарланырга тотындылар. Мине болар берәр «начальство» халкы дип белде, ахры.

– Төне буе кафель идәннәрне майлап чыктык, – дип дәвам итте икенчесе. Ничә шешә «Ласка» үсемлек мае сарыф иттек бит! Хәзер идәннәрдә йөрер хәл юк, кайсы җүләре уйлап тапты икән моны? Президент килә дип, башларына суккан ахры боларның.

– Кайтыгыз, кызлар, сезнең эш көнегез тәмам инде, рәхәтләнеп ял итегез. Бәйләнә калсалар, миңа сылтагыз, Мәдинә Нурулла рөхсәте белән киттек диярсез, – дип елмаеп озатып калдым тегеләрне.

Ялгыз калгач, патшабикәдәй хис иттем үземне. Икенче катта беркем дә юк, мин – ханбикәсемени! Аягыма чүпрәкләр чорнап, ярты сәгатьләп идән «юганнан» соң, экскурсиягә кузгалдым. Кичә буш торган холлда искиткеч диваннар, өстәлләр кукыраеп тора.

Туалетка кергән идем, шаккаттым. Бөтен җир чип-чиста, кулъюгычлар янында сыек сабыннар тезелешкән. Арырак узып туалет кабиналарына күз салам. Иң беренчесен ачып җибәрсәм, биредә чүп савытлары да, кәгазьләр дә үз урынында. Икенче бүлмәдә дә шул ук хәл. Кызыксынып, башка кабинкаларны ачып карадым. Алары буп-буш, инде саргаерга өлгергән унитазлардан кала бернәрсә дә юк.

Холлга таба юл тоттым, биредә инде куркынычсызлык сакчылары җыелган. Шаккатып, исләре китеп идән ялтыравыгы хакында гәп куерталар. Шунда арадан берсе яныма килеп:

– Зинһар, әйтегез әле, идәнне нәрсә белән майладылар соң? – Белмим, – мин әйтәм, – хәрби сердер ул, – дим.

Шулчак бер төркем хатын-кыз белән бригадир ханым килеп чыкты. Миңа беренче катка төшеп эш башларга боерды ул.

Аңлавымча, иң астагы катта душ, сауналар урнашкан. Без шуларны җыештыра башладык…

Барыбызга да бүлмәдән чыкмаска куштылар. Бар да пышылдап кына сөйләшә, миңа инде берничә хатын-кыз кисәтү ясарга да өлгерде:

– Сәгать 12 дә Президент килә бит, ул, бәлки, мондадыр инде, – дип авызымны томаламакчы булдылар.

Ниһаять, төшке аш вакыты якынлашты. Кислота парларына «балта» эләрлек, эссе, бөркү идәнгә утырып, бар да ашауга ябышты. Ашый гына башлаган идек, олпат гәүдәле этен ияртеп, бер хәрби безнең яннан узып, күрше бүлмәләрне тикшерергә китте. Бөтен җирдә полиция хезмәткәрләре ары-бире йөренде.

Бераз тамак ялгап алгач, кеше күрмәгәндә, төзелеп бетмәгән баскычлар янына юл тоттык. Шунда бераз аякларны турайтып, ял итеп алу иде исәбебез. Җайлап кына менеп «кунаклауга», каршыбызга каравылчылар башлыгы килеп чыкты. Үзе белән кулларына снайпер мылтыгы тоткан ике хәрбине дә иярткән. Күзләре белән безне тешләп өзәргә әзер каравыл башлыгына:

– Менә сезне каршылыйбыз. Узыгыз, алда юллар чиста, – дигәч, снайпер егетләр шаркылдашып көлешеп алды.

Ярты сәгать вакыт бик тиз узып китте. Без яңадан эшкә керештек. Бар да авызын япкан, пышылдашып кына аралашалар. Ә Президент һаман юк… Ике тулып китте, аннары дүрт… Бишенче яртылар тирәсендә полиция хезмәткәрләре активлашып китте: Президент килгән, дигән хәбәр таралды.

Шулчак бер төркемнең кызып-кызып сөйләшүенә күзем төште. Алар икенче каттан эш бетереп кайткан икән, теге майлы идәннәрне «ферри» өстәлгән су белән юып җаннары чыккан. Шунда алар Президент хөрмәтенә корылган өстәлләрне дә күргәннәр. Аида исемле ханым барысын да авызына караткан:

– Өстәлләрне күрсәгез, кызлар, исегез китәр! Менә без дә ашап, сыйланып төштек әле, – дип башлады ул сүзен. – Әле генә куактан өзеп алынгандай кура җиләге, черешня, виктория һәм башка җиләк-җимешләрдән өстәлләр сыгылып тора.

– Кара, кызыл икрадан бутербродларга карап авыз суларын агыздым, – дип дәвам итте икенчесе.

– Кызлар, «салдым» бар идеме өстәлләрдә? – дип сорап куйды шунда төркемнән берсе.

– Минераль су күрдем. Чәй эчәргә чынаяклар куйганнар иде. Тик менә чәк-чәк юк иде өстәлләрдә, – дип җаваплады Аида. – Ризык урнаштыручыларның, пешекчеләрнең авыз тутырып ашап йөрүләренә җеннәрем чыкты, – дип төгәлләп куйды ул сүзен…

…Эшне 20 минутка иртәрәк тәмамладык. Өс киемнәрен алыштырып, спортзалга җыелыштык. Бүген акча түлиселәр…

P.S. Антон Райхштадка аккредитация бирмәгәннәр. Шуңа ул «патша» белән очрашуга кертелмәде. Ә минем мандатым һәрчак үзем белән, аккредитациям дә үз кулларымда булды! «Эпицентр»да «кайнап», «патшабызны» күрмәсәм күрмәдем, әмма, аны каршылауга өч көнемне багышлап, «лоск», «марафет», «күз буяу»… дигән материаллардан бәбәкләргә төтен җибәреп, Путинның канәгать булып китүендә минем дә өлеш бар бит, җәмәгать!

Шунысы кызганыч, игъланнар аша чакырып китереп, Путин килешкә дөнья пычрагын чистартып, тырышып эшләгән хезмәткәрләргә бүген «бүре» билеты тапшырдылар. «Патша» китте, хәзер инде аларның да кирәге бетте. Ә бит Су спорты төрләре бинасындагы эшләрне тавык та чүпләп бетермәслек!

Мәдинә НУРУЛЛА.

Комментарии