- 28.03.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №12 (28 март)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Шул исемдәге язмада без полиция спецназының форма киеме артына яшеренеп кораллы һөҗүмнәр оештырган Азат Хөсәенов бандасы турында Татарстан Югары суды утырышы башланган көннәрдә язган идек. Быел мартта ачылган тыңлаулар тәмамланып, «бүреләр» тиешле җәзасын алды.
Шайка 2005 елда тар-мар ителгән оешкан җинаятьчел төркемнәрнең «утырып» чыгарга өлгергән әгъзаларыннан туплана һәм өч ел буе акчалы эшмәкәрләрне талау белән шөгыльләнә. Мәсәлән, 2005 елның 21 ноябрендә ОМОН киемендәге бандитлар А.Стеблев дигән эшмәкәр машинасын туктата, күз ачып йомганчы аны үз «УАЗ»ларына утыртып алып китәләр. 7 млн. сум акчасын талагач, төшереп калдыралар.
Эшмәкәр Н.Глухарева Журналистлар урамындагы офисы янында «тоткарлана» һәм 3,2 млн. сум акчасыннан колак кага. «Шелковый путь» сәүдә челтәре хуҗасы Гулиевне талау гына түгел, имгәткәнче кыйнап та ташлыйлар.
Оперативниклар банда эзенә озак төшә алмый. Казан, Яшел Үзән, Чистай, Алексеевск кешеләреннән торган өер эзен тиз суыта һәм берничә ай буе баш калкытмый. Бары тик 2009 ел башында гына Чистайдагы «Татаринские», Казанның «Кинопленка», «Аракчино» дигән җинаятьчел төркемнәрендә исәпләнгән А.Гәрәев (кушаматы – Псих), В.Марков (Кудрявый), А.Рябов (Саид) кулга алына. Алар тикшерү органнары белән хезмәттәшлек итәргә ризалаша. Чөнки нәкъ шул чорда моның өчен җәзаны киметү турында закон чыга. Бу аларга, чыннан да, ярдәм итә – Рябов, Гәрәев 3-4 еллык колония белән котыла. Марков исә акылына зыян килгән дип табыла һәм мәҗбүри дәвалануга хөкем ителә.
Ә менә алар булышлыгы белән тотылган Азат Хөсәенов 13 еллык каты режимлы колония алды. Аның иң якын дүрт көрәштәше 10-12 елга ирекләреннән мәхрүм ителде. Калган бандитларга 5-9 еллык срок бирелде.
Тикшерү барышында банданың киләчәккә планнары зурдан булуы ачыклана. Алардан Калашников автоматы, ПМ һәм ТТ пистолетлары, богаулар, ялган милиция һәм инкассация хезмәткәрләре таныклыклары, ОМОН сугышчылары киемнәре һәм шушындый җинаятьчел гамәлләр өчен башка төрле кирәк-ярак алына. Алар исәбендә кеше үтерү очраклары булмаса да, 16 кешелек төркем тотрыклы һәм кораллы булганга, банда дип табылды. Шуңа күрә җәза да кырыс булды.
Наил ВАХИТОВ.
Комментарии