Эшлисең килсә төртәсең

Хөкүмәт кече һәм урта эшмәкәрлекне яклауга юнәлдерелгән чаралар күрә кебек үзе. Әйтик, эшкуар халкы бандитларга караганда да катырак курка торган биниһая күпсанлы контроль һәм тикшерү органнарын авызлыклауга юнәлдерелгән законнар кабул ителде. Дәүләт җитәкчеләре дә бизнесны яклап, кискен-кискен чыгышлар ясап тора. Эшмәкәрлек тәгәрмәченә таяк тыгучы коррупциягә каршы көрәш игълан ителде. Кыскасы, югарыда шаулыйлар. Ә эш кешеләрен талый бирәләр. Нәкъ карурмандагы кебек, килеп чыга өстә шау-шу, аста тыныч. Меңьяшәр имән кебек тамыр җәйгән коррупция агачының очы гына селкенә… Ә эшмәкәрлекне бизгәк тоту дәвам итә.

Тәҗрибә

Ришвәтчелек белән көрәшү максатында кайбер норматив документларга да үзгәрешләр, төзәтмәләр кертелде. Шул җәһәттән булса кирәк, узган ел азагында төзелеш һәм төзү проектларын хәзерләү белән шөгыльләнүчеләр өчен лицензия алу тәртибе бетерелде. Ләкин төзүче халык юкка шатланган икән, чөнки бу, гадәттәгечә, күз буяу өчен чыгарылган чара булып чыкты. Шулай булмыйни! Әлеге тәртипне бетерсәң, лицензияләүче оешмалардагы түрәләр ничек яшәсен, ди?…

Шул рәвешле лицензия урынына кыскартып СРО (саморегулируемая организация) дип йөртелүче үзидарә оешмасы статуслы хикмәтле документ, ягъни эшләргә рөхсәт бирүче икенче төрле кәгазь кертелде. Әлбәттә ки, исеменә карап, аның җисеме үзгәрмәде диярлек. Ул гына түгел, аңа ия булу тәртибе җиңеләймәде, димәк ки, ошбу гозер белән йөрүчеләрдән акча сыгу мөмкинлеге калды.

Моны Казандагы “Юринформ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директор урынбасары Ф.Ибраһимов үз башыннан кичерә. Шул СРО дигән кәгазьне алу нияте белән, бер папка документ күтәреп, Мәскәүдәге тулы исеме Экология, технология контроле һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәте булган, ә кыскача, Ростехнадзор дип йөртелүче оешмага бара ул. Күпмедер вакыттан кайбер документлар җитмәү сәбәпле, мөрәҗәгатьнең кире кагылуы турында хәбәр килә. Ошбу федераль оешма җитәкчеләренең берсе урынбасарларга әлеге рөхсәтне алуга ирешкән оешмалары тәҗрибәсен өйрәнергә киңәш итә.

Эшмәкәр бүген туган кеше түгел, шуңа күрә “тәҗрибә”нең инде күптән гадәткә кергән кагыйдә икәненә төшенми түгел. Бары тик кемгә, бигрәк тә күпме төртергә кирәклеген генә ачыклыйсы кала. Монысы да әллә ни мәшәкать сорамый. Тиздән үзләрен Виктор һәм Евгений дип таныштырган адәмнәр РФ Ростехнадзоры җитәкчелегендәге танышлары аркылы әлеге мәсьәләне 3 млн сумга уңай хәл итәргә мөмкин икәнлеген әйтәләр. Акчаның бер өлешен аванс рәвешендә алдан биреп куярга, ә тулы исәп-хисапны исә теге СРО дигән документны алгач ясарга дигән “эшлекле” тәкъдим әйтелә.

Арадашчыларның сүзне җилгә ташлый торганнардан түгеллеге күренеп тора. Шулай да фирма вәкиле гарантия таләп итә. Бу, иң беренче чиратта, Ростехнадзордагы проблеманы хәл итәргә тиешле вазифаи зат белән очрашу оештыруга кайтып кала.

Искәртеп үтми булмый, ҖЧҖ вәкиле белән арадашчылар арасындагы телефоннан сөйләшүләр һәм очрашып әңгәмә корулар барысы да Татарстан Эчке эшләр министрлыгының икътисади җинаятьләргә каршы көрәш оперативниклары күзәтүе астында бара. “Фигурант”лар аеруча “кызыксыну” уята, чөнки алар инде күптән законсыз гамәлләре белән күз уңына эләккән бәндәләр була.

Казандагы “Тандем” гипермаркетында, Тукай мәйданында гына түгел, Мәскәүдә дә очрашулар була. 28 гыйнвардагы сөйләшүләрдә төп арадашчы – 1961 елгы адәм катнаша. Монысының тәрҗемәи хәле тагын да “күркәмрәк” – 15 ел “утырып” чыккан, Казандагы “Севастопольские” дигән атаклы җинаятьчел төркем әгъзасы, соңгы елларда башкалада яши. Әлеге “стрелка”да элегрәк түләсәң мәсьәләне хәл итеп була, дип килгән арадашчылар, түләмәсәң, СРО дигән документны бөтенләй ала алмаячаксың дигән фикер әйтәләр. Аерма зур булмаса да, эшмәкәргә икеләнеп торырга урын калдырылмый. Шуңа күрә акчаны түләргә, Ростехнадзор түрәсе белән очрашырга килешәләр.

Башкаладагы оператив чаралар Эчке эшләр министрлыгының икътисади хәвефсезлек департаменты хезмәткәрләре катнашында алып барыла. Чөнки миллионга хуҗа булырга тиешле , чынлап та, зур кеше – “Ростехнадзор” федераль хезмәтендәге “Энергобезопасность” дигән дәүләт учреждениесе (ФГУ) директоры бит. Алыш-биреш 3 февральдә Мәскәүнең Лукьянов урамында “Ростехнадзор” бинасы каршында ясалырга тиеш була. Тоткарлау операциясе нәкъ детектив фильмнардагыча килеп чыга.

Очрашуга “Ауди” машинасына утырып, арадашчыларның икесе генә килә. Акчалы кеше дә үзе генә түгел, әлбәттә. Ул кадәр сәмән белән ялгыз йөрмиләр чөнки. Ә менә “тән сакчысы”ның опер икәнен тегеләр сизенми. Ул гына да түгел, “Ауди” салонында сөйләшкәннәр тасмага язылып бару өстенә, засадада утыручыларга да ишетелеп тора. Бер сәгатьтән артык буш сүз тыңларга туры килә. Ниһаять, федераль түрә утырган “Вольво” килеп туктый. “менә документ”, “менә сезгә акча” дигән сүзләр ишетелә. Үзләрен яхшылык эшләүче итеп күрсәтүче арадашчыларның берсе: “Безгә түгел, акча әнә кемгә”, – дип әйтү белән, тоткарлау төркеме эшкә керешә.

Тиздән өч кешегә богаулар кидерелә. Алдан ук тамга салынган 3 млн сум акчаны берәмләп санап беркетмәгә теркәү һәм алу фактын документлаштыруга караган башка чаралар уздырыла. Шул көнне Җинаять кодексының 290нчы маддәсенең иң кырыс 4нче кисәге буенча эш кузгатыла. Мәскәүнең Таганка суды тоткарланучыларның өчесен дә сак астында тотарга дигән карар чыгара. Дүртенче “фигурант” хәзергә иректә йөри.

Эшлим дип торган эшмәкәргә эшләргә мөмкинлек бирүче үзидарә оешмасы статусын элегрәк алган фирмалар “тәҗрибәсен” оперлар өйрәнә. Аларның да документка шул ук ысул белән ирешкәне дәлилләнсә, әлеге эштә яңа “эпизод”лар пәйда булачак.

Наил ВАХИТОВ.

-Мәскәү.

Комментарии