Насыйбуллинга насыйп хөкем

1969нчы елда туган Ринат, тормыш рәвеше юньле булмаса да, моңарчы эшне төрмәгә утыруга кадәр җиткерми. Ләкин картаеп барганда үзенә насыйп хөкемне алды, 8 елга кырыс режимлы колониягә озатылды ул. Тикшерү материаллары һәм суд карарында җинаять «кинәт килеп чыккан күралмаучанлык» аркасында кылынган диелсә дә, аны көтелмәгән хәл дип булмый.

Р.Насыйбуллин 2008нче елда «алкогольле эчемлекләр куллану сәбәпле акылы һәм тәртибендәге тайпылышлар» дигән диагноз белән наркологта махсус исәптә тора. Берникадәр вакыт аек йөргәннән соң 2016нчы ел февралендә «кара» исемлектән сызалар аны. Ләкин тиздән барысы да үз хәленә кайта, абзый Беренче Горки бистәсендәге сәрхушләр арасында яңадан үз кешегә әверелә. Ялгызы яшәүче ир-атның Мәүлетов урамындагы фатирына карты-яше, ирләр дә, хатын-кызлар да килеп йөри. 2016нчы елның апрелендә бергәләшеп эчеп йөргән шешәдәшләрдән Суфия дигән ханым аның торагында яшәп торырга рөхсәт сорый. Моны гаиләсе белән ачуланышып чыгып китүе һәм башка барыр урыны булмау белән аңлата.

Суфия Зәмированың 22 яшьлек кызы да кечкенә баласы белән шул райондагы тулай торакта яши. Әнисе турында начар сөйләми ул. Аны соңгы 10-12 елда Р.Галиуллин дигән ир белән яшәде, минем янга да килеп, бала карарга ярдәм итте, артыгын эчмәде, теләсә кайда кунып-төнеп йөрмәде, дип искә ала. Ләкин бу хаклыкка туры килеп бетми, чынлыкта, 52 яшьлек хатын тормышның төбенә төшкән затларга охшаган. Шуңа күрә аның эшләмичә эчеп йөрүче Р.Насыйбуллин белән бер түбә астында яши башлавы шомландыра. Югарыда телгә алынган кинәт килеп чыга торган күралмаучылыкның гөртләп кабынып китү куркынычы зур бит. Кызганычка каршы, ике атна дигәндә шулай булып чыга да. Суфия Зәмирова 2016нчы елның 25нче апрелендә үле килеш табыла. Ләкин Р.Насыйбуллин фатирында түгел, ә бәлки ул тирәдән шактый ерактагы Имәнлек урамында яшәүче 1972нче елгы Альберт Насыйров торагында.

Эксперт 1964нче елда туган хатынның баш миенә, эчке әгъзаларына зыян килү, күкрәк, корсак куышлыкларына кан саву аркасында, икенче төрле әйтсәк, ерткычларча кыйнау нәтиҗәсендә җан бирүен белдерә. Аның җинаять корбаны икәне экспертиза тикшеренүеннән башка да күренеп тора. Шуңа күрә, иң әүвәл, фатир хуҗасы Насыйровка шик төшә. Тикшерү комитеты җинаять эшен «шәхесе ачыкланмаган затка» каршы кузгата. Ләкин Насыйровның гаепсездән гаепле булып калуы, төгәлрәге, кешелеклелеге аркасында үзенә мәшәкать чыгаруы, үтерүченең Р.Насыйбуллин икәнлеге тиз ачыклана. Көтмәгәндә җинаять эшендә шаһит булып киткән берничә сәрхуш Суфиянең өч көн элек үк Ринат тарафыннан кыйналуын әйтеп торалар.

Мәсәлән, ул көннәрдә шешәдәше Р.Насыйбуллин йортында куна-төнә эчеп яткан 33 яшьлек Р.Сәйфуллин 22нче апрельдә дә өчәүләп туктаусыз «фанфурик» чөмерүләрен, кичкә таба хуҗаның хатын-кызны эт итеп кыйнап, типкәләп ташлавын бәйнә-бәйнә сөйләп бирә. Сәйфуллин, кунак булсаң, тыйнак бул, дигән әйтем буенча эш итә, ягъни котырынган явыз абзыйны аерып алу турында уйлап та карамый. Икенче көнне 29 яшьлек шешәдәш А.Яруллина бер ярты кыстырып килеп кергәндә исерек ирләр аяк өстендә була, ә С.Зәмирова урында ята. Алинә аракыны да караватта эчертә аңа. Хатын-кыз, әлбәттә, бу хәлгә төшү сәбәпләрен дә сөйләп бирә. Теге дуамал шунда да аңа сукмакчы булып очына әле. Башы, күкрәге, эче авыртудан зарланса да, ашыгыч ярдәм чакыртмаска куша ул, чөнки Насыйбуллинга сүз китерүдән курка.

24 апрельдә вак-вак шешәләргә салынган теге сыеклыкны тотып А.Баев дигән тагын бер яшь сәрхуш килеп керә. А.Яруллина шушы ир заты белән чыгып китә дә, 5-6 сәгатьтән тагын Насыйбуллин фатирында пәйда була һәм хуҗа хәл эчендәге С.Зәмирова өенә кайтып китте дигәч, аптырап кала. Бактың исә, күгәренгән чырайлы олы яшьтәге апаны кызганып, А.Насыйров аны үз өенә алып киткән икән. Анда да ята хатын-кыз, төн буе хуҗага йокларга бирмичә ыңгырашып чыга. Альберт, иртәнге якта, өйдә тынлык урнашкач кына йокыга китеп, кичкә таба гына уяндым, ул чакта С.Зәмированың сулышы туктаган иде, ди.

Ринат Суфияны кыйнавын үзе дә таный. Низаг хатын-кызның савыт-сабаны юмавы сәбәпле чыкты, ди. Моның өчен аңа бик кыйммәт түләргә туры килә.

Наил ВАХИТОВ

Комментарии