КЕШЕ ТАЛАУ ШАТЛЫКМЫ?

КЕШЕ ТАЛАУ ШАТЛЫКМЫ?

Соңгы тапкыр, юл кагыйдәләрен бозучылар өчен салына торган штрафларны арттыргач, безнең хезмәткәрләре шулчаклы шатландылар. Хәтта Татарстанның баш инспекторы телевидениедән чыгыш ясаганда, үзенең шатлыгы белән бүлеште. Тик мин менә нигәдер кеше талауга шатлана алмыйм, күрәсең шулай тәрбия алганмындыр инде.

Без үскәндә, берәр кеше 10 ел чиратта торып машина сатып ала алса, тирә-як күршеләре, туганнары аны котлый иделәр. Яңа машина алган кеше бик сирәк кенә, аена бер-ике тапкыр машинасына утырып чыга да, бик пөхтә итеп юып, сөртеп кенә тора. Машиналы кеше башкалар алдында абруйлы, дәрәҗәле кеше саналды. Бүген инде машина кешенең абруен күрсәтер өчен түгел, ә тормыш итәр өчен, юл йөрер өчен кирәкле транспорт чарасы булып хезмәт итә. Бу инде цивилизация үсешенең күрсәткече булып тора. Балигъ булган яшьләрнең дә, пенсиядәге бабайларның да бик сирәгендә генә машина юктыр. Моны инде, бик тиз ияләшеп өлгергән кесә телефоны белән чагыштырып була торгандыр. Анысы да, монысы да – тормыш итәр өчен бик кирәкле техника.

Элек кешеләр ат белән йөргәннәр һәм юлдагы кешеләрне талаучы юлбасарлар булган. Хәзер атлар юк инде, аларны машиналар алыштырды. Ә менә юлбасарлар калды, алар машина белән юлга чыгучыларны талап, үтереп йөриләр. Шуның өстенә әле бездә Дәүләт тарафыннан рөхсәт алып талаучылар да бар. Боларын инде ДАРИ, дип атасак хата булмас бәлки, ягъни мәсәлән, Дәүләт Авто Рэкет Инспекциясе. Әмма ләкин бу ДАРИлар бездә – Татарстанда, Русиянең калган регионнары белән чагыштырганда, бик нык эш итәләр. Хәзер инде инспекторлар юлда сирәк тора, ә 5-10 чакрым саен куелган камералар машина йөртүчеләрнең җелеген суыра.

Күптән түгел Удмуртиядәге Ува санаториясендә булып кайттым. Менделеевск шәһәре белән Ува арасы – 150 чакрым, шул арада бер генә радар да юк. Менделеевск белән безнең Лениногорск шәһәрләре арасы – 160 чакрым, шушы арада 14 радарны узарга туры килде. Шуларның 7се – 68 чакрым булган Зәй белән Әлмәт шәһәрләре арасында. Югыйсә бу ике шәһәр арасында бер юнәлешле ике рәтле юл салынган, әмма 3-4 чакрым саен тизлекне тыя торган «50» һәм «70» юл билгеләре куелган һәм, һичшиксез, алар артында радар.

Минем шулай ук Чуашстандагы Канаш бистәсеннән Яңа Чебоксар шәһәренә чаклы барганым бар, хәтерем ялгышмаса 200 чакрым чамасы юл узасы. Юл әйбәт, киң итеп салынган, 1-2 чакрым саен, алда барган машинаны узар өчен махсус урын ясалган, әле бер юнәлештәге, әле икенче юнәлештәге машиналар иркенләп алда әкертен тизлек белән баручы машинаны узып китә алалар. Иң кызыгы шунда, аларда СССР вакытында да тизлекне тыючы юл билгеләре юк иде, хәзер дә юк, шулай ук радарлар да юк. Ә менә күрсәткеч билгеләр күп, ничә чакрымнан ашханә, аптека, бензин – барысы да күрсәтелгән. Марий Элга чыксаң да шул ук хәл. Әйтерсең лә, безнең татарстанлылар күрше республикалардагы барлык радарларны, тизлек тыючы билгеләрне сатып алганнар да безнең юлларга тезеп чыкканнар. Ә күршеләр шул радар саткан акчага яхшы итеп үзләрендә юл салганнар. Шунысын аңлый алмыйм, ул күрше республикалардагы автоинспекторларның үз халкын таларга башлары эшләп бетермиме, әллә талыйсылары килмиме? Әллә инде үзләрендә транспорт-юл һәлакәтләре булдырасылары килмиме? Мөгаен, шулайдыр. Чөнки яхшы, чокыр-чакырсыз юлдан шофер үзенә кирәк тизлек белән, радарга эләгүдән курыкмыйча баргач, руль артында да арымый, һәлакәткә дә эләкми.

Марий Эл, Түбән Новгород шофёрлары Башкортстанга барырга булсалар, Татарстанга кермәс өчен, 100-150 чакрым әйләнгеч булса да, Чуашстан аша баралар һәм тизрәк барып җитәләр. Гомумән Русиянең башка регионнарындагы шофёрлар белән сөйләшкәндә: «Сез ничек түзәсез бу талауга», – диләр.

Соңгы еллардагы Госдумада «ужесточать», дип кабул ителгән һәрбер закон саен транспорт-юл һәлакәтләре арта гына барды. Әйтик, көндез ут кабызып йөрүне алыйк. Беренчедән, көнозын ут кабызып йөргәч, фара лампочкалары янып чыга да, төнгелеккә машина утсыз кала (андый очраклар бик күп). Икенчедән, барлык шоферлар да утны кабызып йөрми (кайсысы оныта кабызырга, кайсысы махсус кабызмый). Шофер үзенең алдыннан бара торган машинаны узарга чыгар алдыннан каршы як юлны карый, каршыга машина киләме-юкмы? Шоферның игътибары утын кабызып килгән машинага төшә, «Машина ерак әле, узып өлгерәм», дип каршы як юлга чыгуы була, ут кабызып килгән машина алдыннан утын кабызмыйча килгәненә килеп тә бәрелә, шундый очракны күргәнем бар һәм үзем дә берничә тапкыр шулай эләгә яздым. Чуашстандагы кебек юллар яхшы булып, тизлекне тыючы юл билгеләре булмаса, машинаны узарга да туры килмәс иде дә бит…

Инде каеш эләктереп йөрүчеләрнең транспорт-юл һәлакәтендә каешны эләктермичә йөрүчеләргә караганда күбрәк үлгәннәрен белгәч, каеш эләктермәгән өчен штрафны 1000 сумга күтәрделәр һәм яшь балалар өчен өстәмә урындык уйлап чыгарып, шуны мәҗбүри алдыра башладылар. Ул урындык булмаса, 3000 сум штраф. Таларга, тәк, таларга! Әле бер атна гына элек, ДЦП авырулы баланың бабасы һәм әнисе, Куакбаш – Лениногорск юлында һәлакәткә юлыгып үлделәр, каеш белән каптырылып утырган булганнар, ә авыру баланың өстәмә урындыгы булмау сәбәпле, машина бәрелгәч тә, тәрәзәдән очып чыгып исән кала. Рульдә утырган бабасы үлмәгән булса: «Нигә өстәмә бала урындыгың юк», дип штраф салган булырлар иде, бәлки, әмма бабасы «үлеп котылган». Өстәмә бала урындыгы булган булса, авыру бала да үлеп котылган булыр иде.

Татарстан юлларында куелган һәм сызылган билгеләрнең 40%ы дөрес урнаштырылмаган һәм дөрес сызылмаган. Бу турыда Татарстанның баш автоинспекторы бер тапшыруда үзе әйткән иде. Чыннан да, туп-туры юлда, күз күреме чикләнмәгән урыннарда тоташ сызык сызылган була, юл борылган яисә калкулык каплап торган җирләрдә өзмә сызык. «Әйдә, хәзер узсаң да була, инспекторларга эш булыр», – ди, торганнардыр инде. Бу юл тамгаларын дөресләп, алыштырып чыгарга мөмкинлекләре юктыр, дип уйлар идең, юл тамгасындагы тизлекне 20 чакрымга чаклы арттырырга ярый, дигән закон чыккач та, 80не 60ка, 60ны 40ка алыштырып куйдылар. Халыкны талау өчен булганда бик тиз эшлиләр, әмма дөрес куелмаган юл билгеләрен дөресләп чыгарга исәпләре юк һәм булмас та инде.

Хөрмәтле ватандашлар! Сез ничек уйлыйсыз, халыкны, законлаштырып, акыртып талау – шатлыкмы, юкмы? Мондый хәл кешелек кануннарына сыямы? Әллә Русиянең чыгарган кануннары Татарстан халкы өчен генәме? Удмуртиядә, Чуашстанда, Марий Элда бездәге кебек таламыйлар бит.

Рәсим ХӘБИБУЛЛА.

  КЕШЕ ТАЛАУ ШАТЛЫКМЫ?, 2.3 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии