Апас белән Тәтешнең үз законнары

Блогер Тимур Тимуршин оештырган «Антикоррупция» оешмасы эшчәнлеге «Безнең гәҗит»тә өлешчә яктыртылган иде инде. 12нче ноябрьдә тере журнал (livejournal) блогында Тимуршинның яңа мәкаләсе чыкты. Коррупциягә каршы оешма җитәкчесе бу юлы укларны һәм районнарының хакимият башлыкларына юнәлтә.

ХАКИМИЯТ БАШЛЫГЫ «ШАБАШ»ТАН БАШ ТАРТСЫН

Узган елның октябрендә Татарстан Дәүләт Советына сайлау кампаниясе вакытында Апас һәм Тәтеш районнарында булган кайбер закон бозу очраклары Тимуршинның язмаларында билгеле бер дәрәҗәдә урын алган иде инде һәм блогер әле бу мәсьәләгә кабат әйләнеп кайтачагын хәбәр итте. Хәзер исә әлеге район башлыкларының эшчәнлеген тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланган закон бозулар хакында язарга булдык.

Муниципаль хезмәткәрләр буларак, район башлыкларының тормышы һәм һөнәри эшчәнлеге дәүләтнең төп законнарыннан тыш, күп кенә өстәмә закон актлары белән дә тәгаенләнә. Шундый рәсми таләпләр буенча, район башлыгының, төп вазифасыннан тыш, укыту һәм фән өлкәсендә хезмәт куюдан яки иҗат эшеннән башка керем китерә торган эшчәнлек алып барырга хокукы юк. Ягъни студентларга яки укучыларга белем бирәме, фән яки нинди дә булса иҗат эше белән шөгыльләнәме – аның иркендә.

ЧУМ, ЧУМ, ЗАКОН БЕЗГӘ НИПАЧУМ…

Ә менә Тәтеш һәм Апас районнарында законнарны аңлау һәм үтәү якларының бик үзенчәлекле булуы ачыкланган: закон белән тыелган эшләр күп ул, барысын да үтәп бара башласаң… Шул рәвешле, Апас районы башлыгы Рәшит әфәнде Заһидуллин, 2005нче елдан бирле, район башлыгы булып эшләве өстенә (инде икенче срок!), аз да түгел, күп тә түгел, өч оешманың гамәлгә куючыларыннан берсе саналып килгән:

1. «Куланга авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖ (әлеге оешма Куланга бистәсендә теркәлгән булган һәм 2013нче елның август аенда ябылган).

2. «Золотой Колос» идарә итүче компаниясе» ҖЧҖ (оешма Алтай краенда теркәлгән, 2013нче елның 16нчы маенда ябылган).

3. «Апас Кулланучылар җәмгыяте» дип аталган Кулланучылар кооперативы (2009нчы елның сентябрь аенда Апаста теркәлгән).

Күргәнегезчә, саналган оешмаларның беренче икесе моннан берничә ай элек ябылган, ә өченчесе әлегә кадәр яшәвен һәм эшләвен дәвам итә дип беләбез. Эшли генә түгел, Апас районы муниципаль оешмалары уздырган конкурсларда җиңеп, уңышлы гына эшчәнлек алып бара. Мәсәлән, 2012нче елның 23нче мартында «Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге» муниципаль учреждениесе 816980 сумлык сыер ите сатып алу буенча ачык аукцион уздырган. Аңлашыла ки, конкурста «Апас Кулланучылар җәмгыяте» җиңеп чыккан.

2012нче елның март аеннан бирле Тәтеш муниципаль районы җитәкчесе вазифасын башкаручы Валерий Чершинцевның да шундыйрак юнәлештә эшчәнлек алып барганы ачыкланган. Бүгенге көндә ул Алабуга шәһәре һәм районының «Хокукый тәртип» («Правопорядок») фонды директоры исәпләнә. Исеменә караганда, бик мәгънәле, җәмгыятькә кирәкле оешма булып тоелса да, Интернет челтәрендәге төрле ачык мәгълүмат базаларында күренгәнчә, Алабуга районы «Хокукый тәртип» фондының төп эшчәнлеге… куллану кредитлары бирү һәм башка төрле финанс хезмәте күрсәтүдән гыйбарәт икән. Тимуршин, чыганакның ышанычлы булуына дәлил итеп, әлеге мәгълүматка сылтамалар да китергән. Әйе, монда ирексездән «Зәңгәр шәл»дәге качаклар җыры исеңә төшәр.

КЕРЕМЕҢНЕ ЯШЕРӘСЕҢ ИКӘН – ДИМӘК, МӘГЪНӘСЕ БАР

Закон нигезендә, коммерция оешмасы җитәкчесе булган кеше муниципаль вазифага билгеләнә алмый. Ләкин әлеге дә баягы Тәтеш районындагы вазгыять күрсәткәнчә, монда законнарны, гомумән, үзләренчә генә аңлыйлар булып чыга. Тәтеш районы рәсми сайтында «муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре турында» дигән бүлектә 2012нче елның 1нче гыйнварыннан 31нче декабренә кадәр башкарма комитет хезмәткәрләре алган керемнәр турында мәгълүмат урнаштырылган. Башкарма комитет җитәкчесе ярдәмчесе Наил Ибәтуллинның керемнәре ни өчендер ике файлда бирелгән. 2013нче елның апрелендә урнаштырылган файлда Наил Равил улы Ибәтуллинның кереме 374036,00 сум дип күрсәтелгән. Икенче, 2013нче елның июль аенда кертелгән документта иптәш Ибәтуллинның кереме инде 3 тапкырдан да артып өскә сикергән – 1324036,00 сумны тәшкил итә. Шул рәвешле, беренчедән, биредә муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре турында мәгълүматның дөрес һәм тулы булырга тиешлеген таләп итүче «Ришвәтчелеккә каршы тору турында» Федераль закон бозылган, икенчедән, әлеге мәгълүматны тикшерү вазифасы йөкләнгән хезмәткәрләр тарафыннан тиешле эш башкарылмаган һәм бу шул ук законның үтәлмәвен күрсәтә, дип белдерә Тимуршин.

«Антикоррупция» хезмәткәрләре тарафыннан Апас һәм Тәтеш районнарында ачыкланган әлеге фактлар нигезендә Татарстан прокуратурасына һәм башка оешмаларга гаризалар җибәрелгән инде. Бу вакыйгалар алга таба ни рәвешле дәвам итәр – күзәтеп барырбыз.

АлсуГАДЕЛШИНА.

  Апас белән Тәтешнең үз законнары, 4.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии