АЗНАКАЙ ПАРИЖЫ

Азнакайдан 30 чакрым ераклыкта бик матур бер авыл бар. Урсай, диләр аны. Йортлары ялт иткән, юлларында асфальт ялтырый, оптимизациягә бирешмиләр. Мәктәбе, балалар бакчасы, мәдәният йорты, мәчете – һәммәсе төзек. Бар җирләре кырт иткән, гөрләп яшәп яталар. Ләкин медальнең икенче ягы: Урсайны икенче төрле Париж дип йөртәләр икән. Монда хатыннар бик азгын булып, ирләре өстеннән йөргәнгә, эчәргә яратканга шулай атаганнар, имеш.

Азгынлык белән Парижның нинди уртак ягы бардыр, белмим. Ләкин сәбәпсезгә әйтелгән гаепкә охшамаган. Чөнки авыл җирлеге советы тәртипсезләрне акылга утыртырга “женсовет” та оештырган хәтта. Бу махсус берлеккә авылның олы, авторитетлы, зирәк ханымнары кергән. Алар начар юлга басучы хатын-кызларны үзләре янына чакырып, әхлак кагыйдәләрен аңлата, киңәш бирә, туры юлга бастырырга тырыша. Участковый Илфак Сафиуллин әйтүенчә, мондый чараның нәтиҗәсе бар икән. “Бер әби эчүеннән туктады”, – диде ул. Гаиләдә хатыннарның беренче булып юл ярып баруына күнеккәнгәме, мондый сәер берлек турында ишетү гаҗәп булды. Ә Урсай хатыннары усаллыгына ис-акылым китте. Кыйнап кайтара яздылар чөнки…

“ЯРАТМЫЙМ!”

Изображение удалено.

(Бу гаиләнең бәхетле чагы)

Редакциягә укучыбыз Әлфия апа хат язган. Килененнән зарланган. Каенана белән мөнәсәбәтенең кайчан идеаль булганы бар дип, баштан бу хатка әллә ни исебез дә китмәде. Ачулары килсә, салкын су эчеп куярлар, дидем. Берничә айдан шалтыратып, үзгәрешләре белән кызыксындым.

– Улым киленне сөяркәсе белән тотты. Аерылдылар. Ике малайлары бар. Килен беләсезме күпме алимент түли? Кеше көлкесе – 63 сум! Хәзер йорт бүлешеп йөриләр, суд юлын таптап туйдык. Нишләргә икән безгә? Килеп, бу эшне тикшереп китегез әле. Авылдагы башка хатыннарга да гыйбрәт булыр иде, – дип, хатта язылганнарны яңадан кабатлады ул.

Шушы сөйләшүдән соң озак көттермичә, Азнакай якларына килеп җиттем. Әлфия апа Сафиуллинаның өч улы бар икән. Бу күңелсез хәлләр олысы белән булган. Илһам белән Флүзә 17 ел үрнәк булып яшәгән, менә дигән йорт салганнар. Авылдашлары: “Кара әле, болар ничек тату яши, пар килгәннәр”, – дип сокланып туймаган. Ләкин көннәрдән-беркөнне әллә күз тигән, әллә араларыннан кара мәче узган…

– Намаз вакытын көтеп ята идем, берзаман Илһам кайтып: “Әни, киттек, Флүзәне сөяркәсе белән тоттым”, – диде. Барсам, килен тезен бөкләп, креслода утыра. Сөяркәсе дә шул бүлмәдә, кодагый да килгән. “Флүзә, бу көнгә ничек барып җиттең?” – дим. “Йөрдем, йөрим, йөриячәкмен”, – дип җавап бирде. “Улымның кайсы җире ошамады?” – дигәнемә: “Яратмыйм!” – ди.

Шунда кодагый Илһамның беренче тапкырга гафу итүен сорады, тик улым кырт кисте. Шул көнне үк ул өеннән чыгып китте. Олы малае Ринат та аңа иярде. Бәләкәе Радик әнисе белән калды, – дип сөйләде Әлфия Сафиуллина.

– Димәк, йорт Флүзәгә калды?

– Аны төзүдә безнең гаилә күбрәк катнашты, уртак маллары түгел ул. Шуңа күрә Илһам приватизацияләде. Аннары миңа “дарственный” ясатты. Документлары тәртиптә иде. Ләкин килен моның белән килешмичә, яңадан судка бирде һәм отты. Нәтиҗәдә, йортны икегә бүләргә, дигән карар чыкты. Тик эшләр болай гына җайланмады. Хәзер Флүзә безне ул өйгә кертми дә, Илһамда аның ачкычы да юк. Өй территориясе ике якка да төгәл бүленсен өчен, яңадан судка гариза яздык. Бу эшнең ахырын көтә-көтә туеп беттем.

– Сезнеңчә, тату гаиләнең таркалу сәбәбе шул гынамы?

– Илһамда да гаеп бардыр. Йомшак кеше ул. Каты бәрелми, сукмый, эчми. Бераз характер күрсәтергә, хатыннарны тыярга кирәк, – дип, улы ягына шелтә белдерде әни кеше. – “Хатынны тукмап, җенен качырыгыз”, – дия иде бер акыллы кеше. Ә кода белән кодагый әйбәт кешеләр, алар турында яман сүз әйтерлек түгел. Бөтен теләгем – килен безгә теләсә нәрсә кычкырмасын, тынычлыкта калдырсын.

Изображение удалено.

БЕР КИСЕЛГӘН ИКМӘК…

Илһам Сафиуллин хәзер улы белән Азнакайда кеше фатирында түләп тора. Карап торышка бик тәртипле, төпле, сабыр иргә охшаган. “Яңадан кушылсагыз, бөтен проблемагыз да хәл ителәчәк”, – диюгә, аның җавабы әзер: “Бер киселгән икмәк кире ябышмый”.

– Өйләнешкәндә аңа 16 гына яшь иде әле. 17 ел буена әйбәт тордык. Бер дәгъвам да юк. Мәктәптә пешекче булып эшләде. Яхшы хуҗабикә иде, йортны чиста-пөхтә тотты. Шул гомер эчендә спиртлы эчемлекләргә якын да килмәде, бер йотым шампан шәрабе дә эчмәде хәтта. Хыянәтен бер ел тирәсе сизенеп йөрдем. Телефоннан кемдер шалтырата да пыш-пыш нидер сөйләшәләр, аннан тиз-тиз куя. Сүз әйтмәдем. Беркөнне сөяркәсе белән бергә булуларын җиткерделәр. Таптым, артларыннан күзәтеп йөрдем. Нишләүләрен тәфсилләп сөйләп тормыйм, – диде Илһам, башын читкә борып.

– Әйтегез инде, нәрсә җитми бу хатыннарга?

– Һәрхәлдә, акчасы җитәрлек булды. Хезмәт хакын алып кайтып бирә идем, алтын әйберләр бүләк иттем. Бәлки, игътибар җитмәгәндер. Азнакайда эшләдем, кич кенә кайта идем, иртән тагын эшкә… Ирләр читкә эшкә киткәч, хатыннар аза икән шул. Аерылып, берничә ай үткәч, башка хатын белән тора башладым.

– Алиментлар белән нинди аңлашылмаучанлык килеп чыкты?

– Флүзә Ринатка алимент түли, мин Радикка. Гадәттә, 4-5 мең сум түлим. Аныкы – 63 сум! Шундый буламы, ничек уйлыйсыз?! – диде ул, чекларын миңа сузып.

Сафиуллиннарның олы уллары Ринат белән дә күреп сөйләштем. Ни кызганыч, бу яшүсмер егет тә әнисе турында тискәре фикердә.

– Әни белән аралашмыйбыз. Я өйгә кертми, я документларны бирми йөдәтә. Шалтыратып, туган көн белән дә котламады. Бер кат кием белән чыгып киткән килеш бит без аннан, калган өс киемнәрен яндырган. 10 яшьлек энем белән дә бөтен сөйләшкән сүз – “Әйе”, “Юк”, – дип зарланды Ринат.

КАЙСЫ ПЫЧРАК?

Хәлләрнең шулкадәр мөшкеллегенә ышанмыйча, Ринатны әнисе белән күрешергә алып киттем. Флүзә авылдагы шәхси кибеттә сатучы булып эшли. Янына кергәч тә исәнләш, хәлләрен сораш, ул бит синең әниең, дуслашырсыз, дим. “Куып чыгарачак, сөйләшмәячәк”, – дип, бераз киреләнде малай. Аннары күнде.

– Исәнме, әни. Хәлләрең ничек?

– Ничек син минем белән шулай сөйләшәсең?! Артымнан шундый сүзләр сөйләп йөргәннән соң… – ди улына каршы әнисе.

Ринат шундук чыгып китте, Флүзә янына үзем барып бастым. Кемлегемне әйтеп, каршы як сөйләгән сүзләр дөресме-юкмы, дип сорагач, аптыраган хатын:

– Я-а-а-лган!!! – дип, ипи тотып ант итте. – Мине бернинди сөяркә белән дә тотмады. Беркөнне өйгә кайтты да: “Сөяркәң кайда?” – ди. “Энә түгел, шушында булса, күренер иде”, – дип җавап бирдем. Аннары әни белән каенананы чакырды, бер ирне алып кергән, шуннан башланды… Үзе хыянәтче ул. Өйдән чыгып киткәч, берничә көннән соң ук башка хатынга йортка керде. Сез кертер идегезме бүтән ирне шулай, я әйтегез? Аның баштан ук сөяркәсе булган дигән сүз. Үзен чиста калдырыр өчен, мине пычратты. Илһам – күзгә карап, артка утырта торган кеше.

Флүзә әйтүенчә, каршы якның өйгә керү белән проблемасы булганы юк, ачкычлары да бар, ир ул кадәр алимент та түләми. Җитмәсә, бу йортны төзегәндә хатынның әти-әнисе ныграк ярдәм иткән икән. Ирне хатын гына кеше иткәнен, Илһамның олы улын котыртуын, аны эштән алдыртырга йөрүләрен һәм тагын шактый гына кызыксыз вак-төяк белдем. “Йөрдем, йөрим, йөриячәкмен”, – дип тә әйтмәгән ул. Кыскасы, дөреслекнең чикләрен таба алмыйсың болар арасында. Кирәк тә түгел. Үзем тотмагач, тугры белән хыянәтчене дә барлап утырырга җыенмыйм. Ләкин балалары жәл. Ике арада йөреп, бертуганнар да дошманлашып бетмәсә ярар иде. Балалар хакына булса да, шул таш йортка бергә сыеп булмый микәнни соң?!

“ЖЕНСОВЕТ”

Аптырагач, авыл җирлеге советы рәисе янына кердем.

– Ир белән хатын арасына кермә дисәләр дә, Сафиуллиннар белән бу хакта күп сөйләштем. Кызганыч, бу гаиләне саклап кала алмадык. Искиткеч пар иде, аларга авылдашлары сокланды, – дип сүз башлады Рафис абый Ярмиев. – Берсен дә сөяркә белән тотмадым, шуңа күрә әлеге ситуациядә конкрет кайсындыр гаепли алмыйм. 25 ел мәктәп директоры булып эшләдем, икесе дә минем укучы, икесен дә яхшы яктан гына беләм.

– Авылда хатын-кызлар советы булдыруның берәр файдасы бармы?

– Системалы эшләгәндә, эш нәтиҗәсе күренә. Авыл тормышы уч төбендәге кебек ап-ачык бит. Бер-береңнән оялу, читенсенү дигән нәрсә бар. Ир белән хатын аерыла да, дуслаша да ул. Андыйлар дөньяда күп. Гомумән алганда, авылыбыз халкы тырыш, эшчән. Мәчеткә йөри, мәктәп миллион отты. Мөмкинлекләрдән чыгып, халыкның яшәү һәм тормыш шартларын яхшырту өстендә кулдан килгәнне эшлибез.

Урсайдан тыныч кына кайтып китү насыйп булмады. Авыл җирлеге советыннан чыкканымны Флүзә һәм аның командасы көтеп тора иде. Командасы дигәнем – ике иптәш хатыны. Машинага утырып кузгалуым булды, юлда туктатып, журналист таныклыгымны сорадылар. Янәсе, мин язарга түгел, аларга каршы компромат җыярга килгәнмен икән. “Каян белдегез ирегезнең Азнакайда башка хатын белән торганын?”, “Үз өлешегезне сатып, бүтән йортка күчеп китәр идегезме?” ише сорауларым шуңа сәбәпче булган икән. Ике яктан да шулай төпчендем югыйсә. Шунда ук үземнең сары газетада эшләүче гайбәтче икәнемне дә белдем. Судта очрашырга да вәгъдәләр бирештек. “Без дә аерылдык, болай тавышланып йөрмәдек”, – диде арадан берсе, аерылу сүзенә басым ясап. Бу интонациясе белән бу гөнаһларда әллә мине гаепләргә теләде, әллә аерылуы белән мактанды – аңламадым. Эшем – хатлар эзеннән килү икәнен, гыйбрәт өчен язуымны әйттем. Ишетмиләр дә, берсен-берсе уздырып, миңа кычкыралар. Дошман табып, рәхәтләнеп парларын чыгардылар, кыскасы. Өстәвенә, тавышымны аларныкы югарылыгына күтәрергә тырышуым да күңелләренә хуш килмәгән. Районнан чыгып җиткәнче, мөхәрриргә шалтыратып, зарланырга да өлгергәннәр.

Ел ярым баручы бу гаилә драмасына кайчан нокта куелыр, белмим. Бергә уздырган гомер, балалар хакына булса да йорттагы чүпне чыгарып селкемәскә иде дә бит. “Тыныч кына аерылышыгыз, кеше көлдермәгез”, – диючеләр дә байтак булгандыр. Ә Сафиуллиннарның һаман үз дөреслеге. Ач күп ашар, ачулы күп сөйләр. Минемчә, әлеге ситуациядә ике якның да гаебе бар. “Ринат ике тапкыр килеп гафу үтенде. Тагын киләчәк әле”, – ди Флүзә улы турында. Шуның өстенә, Ринатка үпкә белдерә, баласы белән уртак тел таба алмый ул. Дуслашуга үз адымын ясар урында. Аннары, уйланыгыз: ирне ир иткән дә хатын, юк иткән дә хатын.

Майлы табага су сибеп торучы тагын бер кеше – каенана. Күренеп тора, бу ситуациядә Әлфия апа сүзе нык үтә. Улы инде дәү үскән, проблемаларын үзе хәл итсен иде. Бергә салган өйләреннән хатын белән баланы куып чыгарып, хатын-кызны өйсез-җирсез калдыру, шушымы ир-ат эше? Ир кеше өстенрәк булырга тиеш. Бергә яшәгән хатыны исемен пычратудан иргә авторитет өстәлми. Арагыз ничек кенә бозылса да, Флүзә – балаларыгыз анасы. Өч көнлек дөньяда вакытыгызны мондый ызгышларга әрәм итмәгез.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА.

– Азнакай – Урсай – .

Комментарии