«Безне яндырырга телиләр!»

«Безне яндырырга телиләр!»

Арча районы, Гөберчәк авылында яшәүче Илсүрә һәм Фаил Фәттаховлар, 15нче май көнне төшкә кадәр бәрәңге утырткач, зур эштән котылдык, дип, кичке 11дә тыныч күңел белән йокларга яталар. Озак та үтми, аларны: «Торыгыз, янасыз!» – дигән шомлы тавыш уята. Шөкер, үзләренең һәм күршеләренең уяулыгы, янгын сүндерүчеләрнең вакытында килеп җитүе утның өйгә үрмәләвенә юл куймый. «Безне Аллаһ саклады», – дип, Ходайга рәхмәт укый бүген Фәттаховлар. Телләрендә тагын бер сүз бар: «Безне яндырырга теләгәннәр».

Туган нигезендә булган әлеге куркыныч хәл турында безгә КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты Илһам Фаил улы Фәттахов хәбәр итте. «Авылда кара эчле, әшәке җанлы, безне күралмый торган начар кеше бар! Ул «кызыл әтәч»не тотып, үзен утта яндырасы иде», – дип язды ул.

ДОШМАННАР ЮК, ЯНДЫРЫРГА ТЕЛӘҮЧЕЛӘР БАР

Янгын 15нче майның 16сына авышкан вакытында, төнге икенче яртыда чыга. Дөресрәге, Фәттаховларга каршы як урамда яшәүче Мидхәт Әхәтов утны шул вакытта шәйләп ала. «Төнлә берләр тирәсендә урамга чыктым. Лапас ярыгыннан ниндидер яктылык күренә, ә урам кап-караңгы. Урам утлары булмагач, гадәттән тыш яктылыкны шәйләве кыен түгел бездә. Кереп сәгатьне карадым да, яңадан арт якка чыктым. Ул арада шарт-шорт шифер аткан тавыш ишетелә, төтен күтәрелә башлады. Фаил абыйларда янгын чыгуын аңлап алдым. Әле ярый телефоным кесәмдә иде, беренче эш итеп, авыл җирлегенең әйдәп баручы белгече Рәмзилә Рәхимҗановага шалтыраттым, аннары күршеләрне уятырга йөгердем», – дип искә алды ул шомлы төнне.

Фәттаховларны тиз генә уята алмый Мидхәт абый, башка күршеләренә йөгерә. Аннан яңадан Фаил абыйларны уятырга килә. «Башта Илсүрә яткан якның тәрәзәсен какканнар. Пластик тәрәзә булгангамы икән, ул ишетеп бетермәгән, төшләнәмдер, дип уйлаган. Шуннан бик каты итеп капканы дөбердәттеләр. Икебез дә уяндык. Илсүрә, ишекне ачмый гына, кем бар анда, дип сорады. Мидхәт: «Илсүрә апа, янасыз бит», – дип кычкырды. Шуннан соң чыгып йөгердек», – дип сөйләде Фаил абый.

Ут арт якка өелгән әрдәнәгә капкан була. Фаил абыйның әйтүенчә, ике трактор утын булган анда. Күпчелеге – тузлы каен утыны. Хуҗалар торып чыкканда, әрдәнәнең алгы рәте дөрләп янган. Лапаска терәп үк өелгән утыннан ялкынның башта лапаска, аннан өйгә дә үрмәләвеннән, дөрестән дә, Ходай саклагандыр.

Бакчадагы 400 литр сыешлы ике кисмәккә су тутырып куелган булган. Тиз арада җыелышкан күрше-күлән белән хуҗалар шуннан чиләкләп су сипкән. «Кисмәктә су гына бетте, күршебез Гайнулла тракторы белән сулы цистерна өстерәтеп китерде. Аның суы гына бетте, Сеҗедән янгын сүндерүчеләр килде. Шулай берсе артыннан икенчесе булмаса, без карап торып яндыра идек», – ди Фаил абый.

Фәттаховлар «кызыл әтәч»не туктаттык, зур бәла-каза булмый калды, дип бер җиңел сулап куйса, икенче яктан куркуга калганнар. Фаил абый да, Илсүрә апа да бер үк сүзне кабатлыйлар: «Бу безне яндыру өчен эшләнгән эш».

– Нәрсәдән чыгып утны кеше төрткән дип әйтәсез? – дим, янгын чыккан урынны карагач.

– Утын әрдәнәсенә ут җиңел генә кабынмый ул. Без – иң актык урам. Артта басу. Тәмәке дияр идең, кем монда хәтле төшеп, тәмәке тартырга мөмкин? Тәмәке утынны яндырмый, чүптән күчкән, дисәң, безнең арт якта энә очы хәтле дә чүп юк, себереп түгеп барабыз.

– Анда бернинди чыбыклар да юк, электр тогы үтми. Шашлык та пешереп утырмадык, – дип сүзгә кушыла Илсүрә апа. – Өстәвенә, бу безнең белән булган икенче очрак инде. Биш ел элек төн уртасында бакча башындагы зур печән эскертен яндырып киттеләр. Анысына исебез дә китмәде, кибән юл кырыенда гына тора, яшьләр утыргандыр, алардан соң тәмәке төпчекләре калган булгандыр, ут шуннан чыккандыр, дидек. Ә бу юлы бит безнең хуҗалыкка төрттеләр. Хәзер куркабыз инде: биш ел элек печәнне дә, хәзер утынны да бер үк кеше яндырмадымы икән? Мин сезне барыбер бетерәм, дип, өченче тапкыр өеңә төртсә?..

– Дошманнарыгыз, сезгә үч тотып йөргән кешеләр бармы әллә? – дим Фаил абыйга, гаеплеләрне эзләү журналист эше булмаса да.

– Бер дошманыбыз да юк. Авылдашлар белән бик тату яшибез. Тик утны кеше төрткән! Бетерәм, дип төрткән. Берәүне дә гаепли алмыйбыз. Ничек гаеплик ди, кулыннан тотмагач?! Әгәр кулыннан тоткан булсам, хокук сакчыларына әйтеп тә тормас, үзем чарасын күргән булыр идем. Без бер як күршене дә төртеп күрсәтмәдек. Участок полицейские үзе кереп, сорау алып йөргән – аның эше шул бит. Ә шуның өчен күршеләребез хәзер безгә үпкәли, бездән шикләнәсез икән, диләр.

КҮРШЕ ЙОРТТА НИЛӘР БАР?

Шикләнгән кешеләре булмаса да, бәла-каза чыганагы шул гына, дип куркып торган йортлары бар Фәттаховларның. Күршедәге кеше яшәми торган өйне әйтүләре. Тик хуҗалык иясез түгел: быел көз аенда аны чит илдән кайткан биш балалы гаилә сатып алган. Авыл җирлеге башлыгы әйтүенчә, хәзерге вакытта Казанда яшәсәләр дә, пропискалары Гөберчәктәге йортта икән.

«Күрше йортны алган кешеләр турында бер начар сүз дә әйтә алмыйбыз. Янгын чыгарга бер атна алдан гына килеп, безнең белән сөйләшеп киттеләр, күренеп тора: эчеп йөри торган кешеләр түгел, эш кешеләре. Бу йортны сүтеп, быел монда яңа фундамент салабыз, диделәр. Бөтенебезнең котын алып тора инде ул өй. Йә сүттерергә кирәк аны, йә кайтып тора башларга. Кеше яшәмәсә дә, электр тогы тоташкан килеш тора бит анда. Исерекләр дә шуның лапасына кереп, эчеп яталар. Шул йорт тормаса, анда кереп эчеп утыручы да, бу куркыныч хәл дә (янгынны әйтүе. – Авт.) булмас иде», – ди Фаил абый.

Күрше өенә, чыннан да, эте дә, бете дә керә ала торган – бөтен җире ачык. Без дә кереп, Фаил абый әйткән «исерекләр оясы»н карап чыктык.

– Исерек йоклап ятканын күргәнегез бармы? – дим.

– Узган ел үзебезнең бакчада җиләк җыйганда, монда бер исерекнең гырлап йоклап ятканын күрдем. Башка күргәнем юк, – ди Фаил Фәттахов.

Йортның икенче ягында яшәүче Әнисә апа Шәймуллина белән дә сөйләштек. «Барыбызны да борчый ул өй. Терәлеп диярлек торабыз бит, анда ут-күз чыга калса, Аллаһ сакласын…» – ди ул да.

Хуҗасыз йорт шик уята, әлбәттә. Өстәвенә, электр да тоташтырылган булгач, теләсә кем кереп тә йөри алгач. Тик мантыйк буенча күрше йортның лапасында яткан исерек, әйтик, тәмәке төпчеге калдырса, янгын шул урында чыгар иде бит. Исеректән нәрсә дә көтәргә була, дип, бераз фантазияне эшкә җигеп карарга мөмкин, әлбәттә. Мәсәлән, күршедәге лапаста эчеп утырганнан соң, тәмәке төпчеген кызык өчен (әллә махсусмы?) Фәттаховларның утын әрдәнәсенә ыргыткан, дип фаразларга. Тик бу, әйткәнемчә, фантазия җимеше генә. Ник дигәндә, ике йортның арасы кечкенә түгел, ыргыткан тәмәке төпчеге утынга кадәр барып та җитә алмас иде. Әле арада ике койма: берсе – тимерчыбыктан, икенчесе – тактадан. Шунысы да бар: Фәттаховлар үзләре үк искәрткәнчә, утынга тәмәке очкыныннан гына ут капмас иде.

«УТНЫ ТӨРТҮЛӘРЕНӘ ЫШАНМЫЙЛАР»

Сеҗе авыл җирлегенә 15 авыл карый, шул исәптән Гөберчәк тә. Белмәгән кешегә хәйран баш вата торган, Сеҗе авылы исеме белән йөртелсә дә, идарә Курса Почмак авылында урнашкан. Өч авыл җирлеген берләштергәннәр, хәзерге тел белән әйтсәк, оптимизация ясаганнар икән. Җитәкче белән Фәттаховлар хуҗалыгында булган бәла-каза турында сөйләштек.

– Гөберчәк авылында булган хәл безнең өчен дә күңелле күренеш түгел. Фәттаховларны йокыдан уятканчы, мин бөтен кешене аякка бастырган идем инде. Сикертән бүлекчәсендә безнең әйдәп баручы белгечебез эшли, башта аңа әйткәннәр, ул миңа шалтыратты. Мин МЧСка, Сеҗе авылындагы янгын сүндерү бүлегенә хәбәр иттем.

– Зыян күрүчеләр утны махсус төрткәннәр, дип баралар…

– 22нче майда Гөберчәк авылында җыелыш үткәрдек. Янгын куркынычсызлыгы турында да сөйләштек. 20ләп кенә кеше килгән иде, Фәттаховлар күренмәде. Алар килгән булса, безгә сорауларын да бирә алган булыр иде. Җыелышка килүчеләр белән сөйләштек, алар утны кеше төртүенә ышанмый. Хуҗаларның үзләренең саксызлыгы аркасында түгелме икән, диләр.

– Күршедәге иске йорттан да шикләнә алар…

– Авыл җирлекләре кушылганчы, минем җаваплылыкка алты авыл керә иде. Шуларда гына да мин 30дан артык иске йортны сүттердем. Бу бер дә җиңел эш түгел. Фәттаховларның күршесендәге өйгә килсәк, ул хуҗасыз түгел. Аны сатып алган гаилә вакытлыча Казанда яшәп тора, ана капиталы буенча йөриләр. Иске йорт урынына яңаны салырга җыеналар. Минем белән килеп сөйләштеләр, бик акыллы кешеләргә охшаган. Бөтен документлары тәртиптә, пропискага да шунда кергәннәр. Закон буенча мин бу йортны сүттерә алмыйм. Иске йортта кеше яшәмәсә, йорт ишелеп беткән булса, документлары сакланмаса сүттерә алабыз. Әле ул очракта да хуҗаларына хат җибәреп, ризалыкларын алганнан соң гына. Аларның рөхсәтеннән башка сүттерсәк, безне судка бирәчәкләр.

Мин ул иске йортның хуҗаларына шалтыратачакмын. Йә монысын сүтеп, фундамент сала башласыннар, йә кайтып торсыннар. Алай дип әйтергә минем тулы хокукым бар.

– Ул йортка исерекләр җыела, диләр бит…

– Ә ни өчен безгә хәбәр итмәгәннәр бу турыда? Хәзерге кешеләр сатып алганчы, әлеге йортта бер урыс хатыны торды. Ишегалдында шашлык пешерә, дип, аның турында берничә тапкыр шалтыратып әйткәннәре булды. Бардык, сөйләштек, участок полицейские да килгәләде. Ә ни өчен тагын исерекләрне күргәч шалтыратмаганнар? Шундый-шундый хәл, дип хәбәр килсә, без шундук барабыз. Кеше хәбәр итмәсә, мин үз карамагымдагы 890 хуҗалыкта нәрсә булуын белә алмыйм. Мин бит телепат түгел.

Хәзерге вакытта Фәттаховларның хуҗалыгында чыккан янгынны Арча районы буенча дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге тикшерә. Сорау алучы (дознаватель) Наил Нургали улы Бәйрәмов белән очрашып, тикшерүнең ничек баруын сораштык.

– 16нчы майда 01.45тә диспетчерга, Гөберчәктә сарай яна, дигән хәбәр керде. Авылга иң якын урнашкан Сеҗе янгын сүндерү бүлекчәсе шунда ук урынга киткән. Арчаныкылар да ярдәмгә кузгалды. Тик алар ярты юлда булганда, монда утын гына яна, үзебезнең дә көч җитә, дип хәбәр килгәч, алар кире борылып кайтты.

Әлегә тикшерүне без алып барабыз, аның вакытын озайттык. Утны кеше төртүе ачыкланса, эшне полициягә тапшырачакбыз. Хәзергә хатларга җавап килгәнен көтәбез. Авыл җирлегеннән җавап алдык, метеостанция, Теркәү палатасы, иминиятләштерү органнарыннан хат көтәбез. Аннан соң караячакбыз инде: эшне дәвам итәргәме, әллә ябаргамы.

– Кеше төрткән, дигән сүз нигезлеме соң?

– Беренче карашка, чыннан да, ут төртүгә охшаган. Вакыты да шундый. Тик махсус эшләнгәнлеген раслый торган бер дәлил дә юк. Шундый тәртипле, дошманнары булмаган гаиләгә тиктомалдан гына ут төртүләре шикләндерә. Бер күршеләре ут чыккан төндә исерек булган. Без полиция хезмәткәрләре белән ул кешене күрдек, аның белән сөйләштек. Ул үзенең эчкәнен раслады. Олы яшьтәге кеше, сүзләрен уйлап сөйли, нәрсә эшләгәнен белештерми торган итеп эчеп йөрерлек дәрәҗәдә түгел.

Аннан соң төртәм дигән кешегә нәрсәгә азапланып утынга төртеп торырга? Аны яндырып җибәрү бик авыр бит. Шул ук кырыйда сарай бар, түбә астыннан саламнар күренеп тора. Төртәм дигән кеше, әйтик, шул саламга яки умарталарга төртер иде.

Үзләренең саксызлыгы аркасында ут чыгу ихтималлыгын да карадык. Мәсәлән, төтеннекнең (умартага төтен җибәрә торган әйбер) кызып китүе, шуннан ут чыгуы да бар. Тик Фаил абыйның әйтүенчә, ул бөтен умарта кирәк-яракларын да оялар янында саклый, ә ул лапас артында гына түгел, ераграк.

Ут махсус төртелгән очракта да җинаятьчене табулары икеле, бер дәлил дә калмаган чөнки. Гөберчәктәге вакыйга игътибарлырак булырга, ут белән сак эш итәргә кирәклегенә тагын бер мисал булсын. Дошманнар да, ут төртү кебек актык гамәлгә барып җиткәнче, җиде түгел, җитмеш кат уйласын иде.

Сөмбел СӘЙФИ.

Казан – Арча – Казан.

«Безне яндырырга телиләр!», 2.7 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии