Чикләдек түгел берләштердек

Чикләдек түгел берләштердек

Татарстанда эреле-ваклы эшмәкәрләрнең үз кулланучылар базарын тагын да баету өчен куллана торган бер алымы бар: кибет-кафе челтәрләренең хәләл төрен булдыру. Хәләл «Бәхетле» ачылды, Америка бургерларының һәм «Кока-Кола»ның хәләл төре белән сәүдә итә торган кафелар барлыкка килде. Бездә мөселманнар күп, соңгы елларда хәләл продуктка сорау артканнан-арта, шуңа күрә андый кибет-кафе ачучылар икътисади яктан ота гына. Эшмәкәрнең күрше урамда киштәләре алкогольле эчемлектән сыгылып торган кибете барлыгы онытыла, хәләлне ачкан дип мактыйбыз. Бер үк хуҗаның исерткеч эчемлекләр бирелә торган кафесын түгел, хәләлен искә алабыз…

Ә менә Саба районында бу схема буенча түгел, аңа капма-каршы юнәлештә барырга булганнар. «Хәрәм» дигән кибетләр челтәре булдырганнар! Сабалылар моңа ияләнгән инде, гадәти күренеш итеп кабул итәләр. Менә безгә, хәләлне генә аерырга күнеккән кешеләргә, Саба үрнәге бераз гаҗәп булып тоелды. Шуңа күрә юлыбыз төшеп, Президентның кече Ватанына барып чыккач, «Хәрәм» дигән кибетне күрми китә алмадык. Кибет гыйнварда ук ачылган булса да, үзебез барып күрмәгән килеш язасы килмәде. Тотып карамыйча ышанасы килми бит.

«ШУЛ УК АРАКЫ»

Район үзәгендә бер кибет, диделәр. Кешеләрне туктатып, юлны сорыйбыз. Юлыбызда таякка таянган намаз карчыклары да, мәктәп балалары да очрады, берәү дә, белмим, дип җилкә сикертмәде, итагатьле генә итеп юлны күрсәттеләр. Туктатып сорашканга аптыраучы да булмады. Кибетне эзләп йөрүчеләр бер без генә түгел, күрәсең.

Мәктәп белән балалар бакчасын үтеп, бераз киткәч урнашкан икән «Хәрәм» кибете. «Маңгаена» кычкырып тормый торган язу беркетелгән – караныбрак бармасаң, күрми узып та китәргә була. Ә кибетнең эче яңа, зур. Киштәләрдә – алкогольле эчемлекләр һәм тәмәке. Хәрәм дигәч, әллә дуңгыз казылыгы да бармы икән, дигән идек, анысы юк икән.

Үзебезнең журналист икәнлегебезне әйтми генә ике сатучы ханымнан сораштырабыз. «Мондый кибет Сабада гына», – ди алар, тавышларында горурлык ноталары ишетелә. «Хәрәм» акционерлык җәмгыятенең муниципалитетныкы булуын да җиткерделәр. «Исеме бигрәк куркыныч, килүче бармы соң?» – дип төпченәбез. «Киләләр инде, кая барсыннар. Башка кибетләрдә аракы-тәмәке сатылмый бит хәзер, бездә генә». Менә нәрсәдә икән эш! Чыннан да, кибеттән кеше өзелмәде шул. Без өйлә намазыннан соң кергән идек анда, барлы-юклы биш минут эчендә алты кеше алкогольле эчемлек сатып алды. «Хәрәм» дигән кибеттә эшләү куркытмыймы, дип сораучылар булды. Моңарчы да кибетләрдә аракысын да, тәмәкесен дә саттык инде. Шул ук аракы бит инде ул», – ди кибетчеләр.

Гади кибеттә алкогольле эчемлек күреп, аның хәрәм икәнлеге уйга керми шул. Ә монда ишектән кергәнче үк «Хәрәм» дип кычкырып торгач, уйландыра торгандыр. Әнә без кибеттә вакытта да бер абзый алган шәрабе өчен акчасын түләде дә сатучы кызларга лекция укып алуны кирәк тапты: «Нишләп шундый исем куйдылар икән бу кибеткә? Аның мәгънәсе башка бит. «Хәрәм» гарәпчәдән серле, ябык дигәнне аңлата». Сабадагы кибеттә серле бернәрсә дә юк, иртәнге 10нан кичке 9га хәтле ишекләре дә ачык, дип әйтәсе килде, ахры, абзыйның. Анысын әйтеп бетермәде, шешәсен култык астына кыстырып, чыгып китте.

НӘРСӘ ЯЗАЛАР?

Чынлыкта, бу абзый тәрҗемәдә бераз ялгышлык җибәрде. «Хәрәм» сүзе гарәпчәдән «гөнаһлы, тыелган» дип тәрҗемә ителә. Димәк, сабалыларның алкоголь һәм тәмәкене шундый исемдәге кибеткә урнаштыруында аптырарлык бернәрсә дә юк. Аракы белән янәшә киштәдә торган ипине алырга теләмәүчеләр шатлангандыр бу кибетнең ачылуына. Хәзер, шәригать буенча болай ярыймы икән соң, дип шикләнмичә ипине алырга була. «Хәрәм»гә кермисең генә.

Тик Саба үрнәгеннән кимчелек кенә эзләүчеләр дә юк түгел. Республикада берничә урыс матбугаты «Хәрәм» кибете идеясен начар итеп язып чыкты. «Хәзер Сабада аракыны азык-төлектән өстенрәк куялар икән. Яңа Мичән авылында азык-төлек кибетен ябып, «Хәрәм» дигәнен генә калдырганнар. Олы яшьтәге әбиләр ипи алыр өчен өч километр ераклыктагы кибеткә йөрергә мәҗбүр», – дигән фикер дә булды. Ә бу темага иң беренче язган «Реальное время» интернет-басмасында фараз рәвешендә: «Бу кибет хәрәм булгач, калган барысы да хәләл буламы икән?» – дигән шәрехләмә китерелгән иде. Сенсация эзләүче интернет-газеталар, шушы фикерне эләктереп алып: «Кибет челтәренең генераль директоры Айдар Мостафин әйтүенчә, калган бөтен кибетләр автомат рәвештә «хәләл» категориясенә күчә», – дип «күпертте». Ни гаҗәп, берничә сәгать эленеп торганнан соң, «Реальное время» сайтындагы материалны алып аттылар. Ни өчен икәнен ачыкларга теләп шалтыраткач, баш мөхәррир урынбасары: «Безнең язмада хата киткән булган, шуңа аны бетерү турында карар кабул ителде», – диде.

Бу матбагаларда язылганнарга ачыклык кертү ниятеннән, Саба районы башкарма комитеты белән элемтәгә кердек. Тел очымда бөтерелгән тагын бер сорау да бар иде: «Бөтен алкоголь һәм тәмәкене бер кибет челтәренә берләштерү әйбәт идея, әлбәттә. Тик каш ясыйм дип, күз чыгару булмасмы, ялган исерткечләр белән сату итүче спекулянтларның үрчүенә генә китермәсме соң?» Горбачевның 1985нче елда шулай ук изге нияттән (!) керткән «коры законы»ның ни белән тәмамлануын яхшы хәтерлибез югыйсә.

«ЭЧӘСЕ КИЛГӘН КЕШЕГӘ БӨТЕН МӨМКИНЛЕК ТУДЫРЫЛГАН»

Район башкарма комитетында журналистлардан туйганнар иде инде. Дөрес мәгълүмат язмаучыларыннан бигрәк тә. Шулай да безгә башкарма комитет җитәкчесе Равил Гасыймов белән сөйләшү насыйп булды. Аның әйтүенчә, бүген Сабада 24 «Хәрәм» кибете бар икән. Район үзәге белән Шәмәрдәндә – берәр, 20 авыл хуҗалыгында – берәр, ә кайберләрендә – берничә кибет. Ә «Хәрәм» кибете булмаган авылларны алкоголь һәм тәмәке белән тәэмин итү өчен ике автолавка булдырылган. Ул график буенча билгеле бер вакытта бөтен авылны йөреп чыга икән. Һәр авылда сәгать ярым-ике сәгать торып китә, халык шул вакытта аласын алып кала. 8 мең кеше яшәгән Сабада һәм якынча 7 мең халкы булган Шәмәрдән бистәсендә тагын берәр кибет булдырырга ниятлиләр икән.

Егетләрнең социаль челтәрләрдә: «Сабага барасы булсаң, аракыны үзең белән алып кил – анда таба алмыйсың», – дигән язуларыннан, журналистларның: «Районда аракы сатуны чикләргә уйлыйсызмы?» дигән сорауларыннан туйган булса кирәк, Равил әфәнде сүзен: «Без бернәрсәне дә тыймадык. Бер кеше башына – бер шешә, дигән чикләү дә куймадык. Хет тартмасы белән, хет бөтен кибете белән сатып алып кит. Эчәсе килгән кешегә районда 100 процент мөмкинлек тудырылган», – дип башлады. Бу җөмләдән соң, безнең ил халкының нинди көлке вә кызганыч хәлдә икәнлеген аңлыйсың: аракы һәм тәмәке сатуны бер ноктага туплаган (киметкән түгел!) өчен акланып тор инде…

Алкоголь һәм тәмәке продукциясе бер шәхси кибеттә дә калмаган, фәкать шушы «Хәрәм» кибетендә генә. Шәхси эшмәкәрләрне ничек күндерә алдыгыз, дип кызыксынам. Сер түгел: яхшы керемле продукттан мәхрүм иткәннәр бит аларны. «Беренчедән, бу шәхси эшмәкәрләрнең үзләреннән, гомумән, сатучылардан башланды. Безнең «исерткеч эчемлекләр сату социаль объектлардан фәлән метр ераклыкта булырга тиеш» дигән закон бар бит. Безнең Сабада бу ара 107 метр иде. Эшмәкәрләр, сатучылар араны сантиметрына хәтле үлчәп йөрделәр һәм әзрәк канәгатьсезлек туа башлады. Әйтик, кемнекедер тиешле арага ике метр гына җитми кала, кемнекедер бер метр гына артык. Беренчесенә аракы сату тыела, икенчесенә рөхсәт ителә. Керемнәре төрлечә була бит инде. Нишләп ул сата, мин сата алмыйм, дип зарланучылар булды. Алкоголь сатуны бетергәч, район шәхси кибетләрнең кеременә кул сузган булып чыга бит инде. Шуңа күрә үзләрендә ярдәм адымы ясарга уйлаганнар: кечерәк авылларда сату итүчеләр өчен җирле салым коэффициентын киметкәннәр. Сарык та исән, бүре дә тук!

Ә алкоголь һәм тәмәкене бер кибеткә берләштерү идеясе ике еллап һавада эленеп тора иде инде. Узган 2015нче елда авыл җыеннарында да бу мәсьәләне күтәрдек, быел да ул турыда сүз булды. Халык бу идеяне бертавыштан хуплады, бөтенләй сатмасагыз да була, диделәр. Саба – эчми торган район, дип әйтергә була. Район башлыгыннан башлап, гади халыкка кадәр сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Балаларыбызга аракының зарарын аңлатабыз, спортка мәхәббәт уятырга тырышабыз. Шуңа күрә «исерткечне бөтенләй сатмасагыз да ярый» диючеләр күп булды. Тик бөтенләй сатмаска безнең хокукыбыз юк. Шуннан «Хәрәм» дигән кибет булдыру идеясенә тукталдык. Эшмәкәрләрне җыеп аңлаттык. Бер генә сорау булды: «Ә кемнеке булачак ул кибет?». 100 процент акциясе муниципалитетныкы булган бер оешманы шушы эш өчен җайлаштырдык», – дип сөйләде Равил әфәнде. Кибет районныкы булгач, кереме дә район казнасына керә торган була. Эшмәкәрләр барысы да бертигез дәрәҗәдә кала, димәк.

«Арыш мае» дигән кибетләр челтәре бар, ни өчен сез «Хәрәм» дигән исем сайладыгыз, дип кызыксынам. «Исерткеч май булып йөрәккә ятарга тиеш түгел бит ул. Кибеткә кергән йөз кешенең бишесе булса да, карале, мин ярамаган эш эшлим икән бит, дип уйлансын өчен шулай дип атадык. Кибетнең тышында ук «18 яше тулмаганнарга керү тыела» дигән язу да тора», – дип аңлатты җитәкче.

Урыс матбугатында телгә алынган Яңа Мичән авылында хәл турында да сорамый кала алмадым. «Ул авылда ике кибет бар иде. Авылга кергәндә – шәхси, бер тыкрыкта – райпоныкы. Соңгысы хәрабә хәлендә иде, ассортименты да начар. Шуңа күрә анысын «Хәрәм» өчен арендага алдык, ремонт ясадык. Нишләп азык-төлеккә күрше авылга йөрсен инде Мичән халкы, авыл башындагы шәхси кибеткә йөриләр. Һәр авылда азык-төлек кибете булырга тиеш бит», – дип ачыклык кертте Равил Гасыймов. «Әлегә керем турында уйлаган юк. Киләчәктә «Хәрәм»дә сатудан кергән акча район мәнфәгатьләре өчен тотылачак», – дигән хәбәрне дә җиткерде.

Монысы «Хәрәм» булгач, калган бөтен кибетләр дә хәләл буламыни, дигән сорау да бар бит әле. «Нишләп алай булсын инде?! – дип аптырый җитәкче. – Генераль директор да, башкалар да әйтмәгән андый сүзне, уйдырма гына бу. Безнең «Хәләл» дигән кибетләр бар бит. Нишләп берәү дә, монысы хәләл булгач, калган бөтенесе дә хәрәм микәнни, дип куймады икән соң сорауны? Калган бөтенесе дә хәрәм дигән сүз түгел чөнки. Монда да шулай».

Республика буенча исерткеч сату иртәнге 10нан кичке 10га хәтле рөхсәт ителсә, Сабада 9га хәтле генә саталар. Монысы да халык фикерен тыңлап эшләнде, ди башкарма комитет җитәкчесе. Район үзәгендәге «Хәрәм» кибете иң якын социаль объект – балалар бакчасына – 260 метр ераклыкта икән. Элек бөтен район буенча бер метраж гамәлдә булса, хәзер һәр авыл җирлеге аны үзе билгели икән.

Яхшы ният белән башланган эш әйбәт кенә эшләп китсә, Саба үрнәген файдаланырга теләүче районнар тагын табылыр әле. Кимчелегенә караганда, өстенлекләре күбрәк бит. Иң мөһиме бер генә кибет булуын, өстәвенә, аның да 9га хәтле генә эшләвен әзсенеп, исерткеч белән өйдә сату итүчеләр, ялган аракы ясаучылар барлыкка килмәсен инде. Анысы ныклы контрольдә тотыла, дип ышандырды Равил Гасыймов: «Һәр көнне планерка шул темага сөйләшүдән башлана. Авыл башлыклары да, участок полицейскийлары да кисәтелгән».

Фәнзилә МОСТАФИНА,

Казан – Саба – Казан

Комментарии