- 27.03.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №12 (28 март)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Балаң үзеңнән алда үлмәсен икән, бу хәсрәттән дә зуррагы юк, –ди Балтач районы Куныр авылында яшәүче Раузит абый белән Гөлсинә апа Шәймөхәммәтовлар. Алар кызлары Алсинәне югалту фаҗигасеннән арына алмыйча бер хәсрәтләнсә, дөреслекне таба алмый янә бер кат өзгәләнә. Фаҗигадә гаепле кешенең полиция хезмәткәре (хәзер инде элеккеге – авт.) булуы ук дөреслекне ерагайта кебек аларга. Хәер, әйдәгез вакыйганың ничек булуын эзлекле рәвештә карыйк әле.
Алмаз белән хатыны Алсинә һәм аларның дусты Ильяс февраль башында зур юл фаҗигасенә юлыга. Казан шәһәрендәге Киров дамбасын чыкканда, машинаның төзек түгеллеген сизеп алган Алмаз туктарга мәҗбүр була һәм озак та үтми аларга «Фольксваген» машинасы килеп бәрелә. Вакыйгалар белән якынрак танышкач, биредә йөртүче үзе дә зур могҗиза белән генә исән калган дип исәпләргә мөмкин. Ә менә ике пассажир – Алсинә һәм яшь гаиләнең дусты Ильяс вафат була.
ШОФЕР НИГӘ БОЛЬНИЦАДАН КАЧКАН?
–Тикшерүчедәге мәгълүматларга караганда, «Фольксваген» хуҗасы 180 км/сәг тизлек белән килгән. Кайбер матбугат чарасында язылганча, 60 км/сәг кенә түгел! Чөнки аның тормоз юлы гына да 28 метр тәшкил итә. Әле ул бәрдергәннән соң да тиз генә туктый алмый – 30 метр бара. Ә Алмазның 99лы машинасы 18 метрдан да читкәрәк очып китә. Әгәр бу саннар да ышандырмый икән, үз машинамны тикшерү эксперименты уздыру өчен дә жәлләмим, – ди Раузит абый. – Гаепле кеше – полиция майоры Алексей Осипов – әлегәчә үз гаебен танымый. Килеп гафу да үтенгәне юк. Әле без аның хәрби дәрәҗәсен дә республика прокуратурасындагы комиссиягә баргач кына белдек. Безгә беркем бер сүз әйтергә теләмәде.
Мондый фаҗига булган урынга, әлбәттә, тиз арада ЮХИДИ хезмәткәрләре дә килеп җитә. Өлкән лейтенант Р.Н.Минһаҗев белән капитан-өлкән тикшерүче С.А.Крылов «Фольксваген» хуҗасы Алексей Осиповны 15нче ашыгыч ярдәм больницасына озаталар. Шәфкать туташлары аның башын бәйли һәм, кандагы спирт күләмен ачыклау өчен анализ алынганчы, ул чыгып та китә. Атна-ун көннән соң ул, баш мие селкенгән дигән сәбәп белән, больницага ята.
Анализлар булмагач, аның исереклеген дәлилләү авырга туры килер һәм бу Осиповка уңай булыр иде дә бит, ләкин больницадагы шәфкать туташы аның аек булмавын раслаучы аңлатма биргән инде. Аннан аракы исе аңкып торуын әйткән.
– Соңыннан гына белдек: Осипов бу вакыйгага 7 көн кала ук, ягъни 1 февральдә үз теләге белән эштән киткән булган икән. Сеңлем, уйлап кына кара, шулкадәр хезмәт хакы алып эшләгән кеше (ел башыннан аларның хезмәт хакы күтәрелде – авт.) үз теләге белән шундый урыннан эштән китә аламы? Полиция данын тагын бер кат тапламас өчен генә фаҗигадән соң эшләнгән эш икәне күренеп тора моның. Дөреслекне барыбер табачакмын, мин моны болай гына калдыра алмыйм, – ди Алсинәнең әтисе.
– Әллә бу полиция хезмәткәрләре кеше үтерү буенча үзара ярыш оештыра микән, – дип аптырый Шәймөхәммәтовларның туганы Рәсимә апа. – Алсинәне искә алмаган, уйламаган бер көнем юк. Укытучылар белән дә шул хакта гына сөйләшәбез. Мәктәптә яхшы укыды, бер генә чара да аның катнашыннан башка узмый иде. Олимпиадаларда да татар теле белән әдәбиятыннан урын алмый калган чагы булмады. Бу фаҗига алдыннан гына мәктәпне тәмамлауга 5,10,15 ел тулган укучыларны җыеп очрашу уздырган идек. Күңелле генә бәйрәм иттек. Бер көн алдан, клубта пенсиягә чыгучыларны зурлап чара ясадылар. Шунда да ул әти-әнисен котлап, бүләкләп йөрде, төн уртасына кадәр бәйрәм булды.
АЛСИНӘНЕҢ ТӨСЕ ҺӘР ҖИРДӘ
Алсинә – Шәймөхәммәтовлар гаиләсендә өченче бала булган. Төпчек кыз аеруча да «тәмле», акыллы, яраткан бала була шул ул. Гаиләнең бу югалту белән килешә алмавы да аңлашыла. Раузит абый күз яшьләрен яшерсә дә, Гөлсинә апа тыныч күренергә тырышса да, йортта кайгы төсмере хөкем сөрә. Һәр почмак, өстәлдән төшмәүче фотосурәтләр, Алсинәнең әнисенә бүләк иткән чәчәк бәйләме, уенчыклар – бар да аны хәтерләтә.
Алсинәнең фотоальбомнарын карап утырдык. Ул Казан федераль университетының татар теле һәм тарих бүлегендә соңгы курста белем алган, тиздән, ягъни май аенда диплом якларга җыенып йөргән икән.
– Кызымның практика вакыты иде. Аны балалар бигрәк яратты инде. Күрше-тирә балалары да аңа тагылып йөри иде. Бала җанлы иде шул кызыбыз, – ди Гөлсинә апа.
– Алсинә узган елны кияүгә чыкты. Мин балаларымның укып бетергәнче кияүгә чыгуына каршы булсам да, киявебез Алмаз аны укытып бетерергә вәгъдә биргәч, зурлап туй иткән идек. Шул чакта каршы килсәм, тагын да үкенечлерәк үлем булыр иде, – ди Раузит абый, үткәннәрне күздән кичереп.
Кода-кодагыйлар үзара сөйләшеп, яшь гаиләне фатирлы итәргә дә теләгән булган икән. Өч ел егете белән очрашып йөреп, нибары 7 ай гаилә тормышы белән яшәп, яратып-яратылып калган Алсинә. Кызганыч, хәзер бу парның туганнары аларның бик матур тормыш итүен сагынып кына сөйли ала.
Кызның әти-әнисе һәм туганнары Алсинәне искә алган, матди һәм рухи яктан ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтле. Төркемдәшләре, университеттагы, мәктәптәге укытучылары, сыйныфташлары – гомумән, Алсинәне озатырга килүчеләр бихисап булган.
«МАШИНАДА ИСӘН КАЛЫП БУЛМЫЙ ИДЕ»
Алмаз Алсинә белән бер авылдан түгел, ә Югары Сәрдектән икән. Ул әле дә урын өстендә ята. Аның кулбашы, аягы, яңак сөякләре берничә җирдән сынган. Тешләренең яртысы юк. Аның янына кергәч тә әнисе Алмазның башы әйләнүен, торып йөри алмавын, шулай да үҗәтләнеп аякка басарга омтылуын сөйләп алды.
– Заправкадан чыгып озак та бармадык, машина рәтләп йөрми башлады. Алдан ук «аварийкалар»ны, «ближний» утны кабызып, күперне булса да чыгып җитәргә кирәк дип бара идем инде. Шуңа күрә машинамның «аварийкалары» кабызылмаган иде дип, кайбер матбугат чараларында язулары бөтенләй дөреслеккә туры килми. Күпердә караңгы да түгел иде. Анда юл буенда ут баганалары җитәрлек, – дип сөйли Алмаз.
Раузит абый да ул юлның яхшы яктыртылуын, юлда 32 ут баганасы санавын хәбәр итте.
– Вакыйгаларның ничек булганын төгәл генә әйтә алмыйм. Килеп туктап, ишекне ачуымны төгәл хәтерлим. Машина эчендә исән калу реаль түгел иде дип уйлыйм, шуңа күрә чыккан булуым да бар. Юл читенә үк килеп туктадым, әле анда мин торганыннан тыш та 3-4 полоса буш юл бар иде. Кичке унда ул күпер буш була, беләсездер инде. Ничек ул минем машина өстенә килеп кергән? Тизлеге, чыннан да, 60-70 км/сәг булса, кешеләр исән калу да мөмкин иде. Алсинәнең алда утыруын төгәл хәтерлим, чөнки ул алдагы урынны беркемгә дә бирми иде һәм каешын да эләктергән булуын беләм, – ди Алмаз.
– Улым реанимациядә ятып чыкты. Башта аңсыз иде. Әйткән бер сүзен оныта иде. Аңы шундый булып калыр дип курыктык, – ди Алмазның әтисе.
Яшьләрнең «Идел» клубына баруы менә шундый кайгы белән тәмамланган.
«УЛЫБЫЗНЫҢ МӘЕТЕН ПОДВАЛДАН ТАПТЫК»
Без килеп кергәндә, Муллагалиевлар гаиләсе, Ильясның кырыгын үткәреп, кунакларны озатып йөри иде. Биш баланың өченчесе булып дөньяга килгән егеткә әле 3 гыйнварда гына 29 яшь тулган икән.
– Болай йөреп булмас, өйләнергә кирәк, дип иптәшләренә сөйләгән булган икән, – ди Ильясның әтисе Наил абый. – Йортны зурайтып, заманча бәдрәфләр эшләрбез дип хыялланды. Бу арада гел эштә булды шул. Ул үз машинасында кибетләргә эчемлек ташый иде. Көннәр җылынгач кына авылга кайтырмын дип, күрешү сәгатен дә гел кичектерә килде. Соңгы тапкыр гыйнварның 28ендә күрешкән идек.
Ана күңеле өчен бу вакыйга – язып-сөйләп аңлатып булмастай фаҗига. Факия апа да Ильясның үлемен аеруча авыр кичергән дип сөйләгәннәр иде. Үзе дә шуны раслагандай, күз яшьләренә ирек бирде һәм булган хәлләрне тагын бер кат күздән кичерде.
– Аның үзе белән документлары булмагач, башта кемлеген дә белмәгәннәр. Ашыгыч ярдәм больницасының подвалыннан башта энесе кереп таныды, аннары гына без кердек. Бар җире дә чәрдәкләнеп, сынып беткән иде. Киемнәрен юганчы, бер уч итле сөякне кубарып җыеп алдым, нинди хәлдә булуын шуннан аңлагыз инде. Әле аларын кичә генә алып менеп күмдек, – ди хәсрәтле ана.
– Суд-медэкспертиза нәтиҗәләре томлы китап кебек. Изелмәгән җире, зыян күрмәгән әгъзасы калмаган, аны әйтеп бетерә торган түгел, – ди Наил абый.
Алар да, Раузит абый белән бергә, дөреслекне табу ягында.
Осиповның яклаучысы белән элемтәгә керергә тырышып карасак та, телефоны «недоступен» булып чыкты. Хәер, бик тиздән аның белән шәхсән күрешәчәкбез дигән өмет бар, чөнки Раузит абый судка чакырырга вәгъдә итте.
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Казан-Балтач-Куныр-Югары Сәрдек-Казан.
Редакциядән. «Безнең гәҗит» газетасы редакциясе коллективы йөрәк пәраләрен югалткан әти-әниләрнең, зур хәсрәт кичергән туганнарның авыр кайгысын уртаклаша. Сезгә сабырлык, күңел тынычлыгы телибез!
Алсинәнең туганнары гаделлек сорый ,

Комментарии