Исбатланган тарихи дөреслек

Исбатланган тарихи дөреслек

Без дөреслеккә туры килмәгән тарих укып, татар-монгол җәберенең, аларның Русиягә карата кылган явызлыкларының иге-чиге булмавы турында укып үстек. Ләкин нинди явызлыклар кылулары турында ишетергә туры килмәде. Чынлыкта, татарлар тарафыннан андый явызлыкларның булмавы 2004нче елда 7 мең тираж белән Мәскәүнең үзендә тарихчы-язучы Александр Бушковның «Россия, которой нет. Миражи и призраки» дип аталган 400 битлек китабын укыгач аңлашылды. Дөреслекне ачып салган бу китапны ничек бастырырга рөхсәт иттеләр икән, дип, уйланып та калган идем. Соңгы ун елда Русиядә бастырылган китаплар арасында бу китапның иң бәхәсле китап булуы турында әйтелгән.

Бу тарихчы-язучының китабында Русия тарихындагы уйдырмалы язмаларга карата булган фикерләрнең кайберләрен барлап чыкмакчы булам.

Мөселман дөньясының ерткычлыгы турындагы язмалар дөреслеккә туры килми. Төрекләр ерткычлыгы (зверство) христиан хәрбиләренең төрле елларда башкарылган ерткычлыклары кадәр булмый.

Басурманнар ерткычлыгы турындагы сүзләр дөреслеккә туры килми. Татар-монгол һөҗүме Азиядә генә түгел, Европада да зур роль уйный.

Татар-монгол һөҗүменең христианнарга бәла булуы турында әйтелсә дә, нинди бәла булуы турында бер сүз дә юк. Гаделлек күренми монда. Бернинди монголлар юк. Алтын Урда татарлардан һәм кыпчаклардан торган. Татар-монгол арасында бер генә монгол да булмаган. Басып алынган илләрнең берсендә дә татарлар үзләрен начар яктан күрсәтмәгәннәр. Орда – зур армия, күчмә халык түгел

Иван Грозный – тиран, залим, явыз түрә.

Иван Грозный үзенең боярларын тере килеш җиргә күмдергән. Аларны тураклап, тере килеш тиреләрен тунаган.

Гомумән, Русия тарихында татарларның агрессивлыгы, явызлыклар кылуы кебек гамәлләр булмаган. Дөресен әйткәндә, татарлар данлыклы, хезмәт сөючән, намуслы халык. Аларга карата оештырылган яла ягулар – ахмаклык билгесе, дип язылган бу китапта. Аны шарлатан, дилетант, даһи тарихчы дип атаучылар булган. Ул үзе дә бу хакта яза. Бу китапны иҗат иткәндә 265 чыганакны файдаланган. Әгәр кем дә булса мине гаепләргә тырышса, башта шул чыганакларны укып чыксыннар, ди ул.

Татарларны яклаганы өчен Александр Бушковка рәхмәт әйтергә кирәк иде. Әйтүчеләр булгандырмы, анысын белмим.

Аның әле антропологиягә багышланган китап чыгару планы да бар. Бәлки, Тишковның уйдырмаларын да фаш итәр. Анысы да безнең файдага булыр дип өметләнеп карыйк әле.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии