«Укытучы да, фахишә дә мин…»

«Укытучы да, фахишә дә мин…»

Фахишәләр язмышы – гәҗитләр аз яза торган темаларның берсе. Беренчедән, мондый язмышлы кешеләр үзләре хакында күп сөйләргә яратмый. Яшерә, якыннары таныр дип курка. Язмышларын сөйләгән очракта да, исемнәрен үзгәртәләр, фотосурәтләрен бастырмауны сорыйлар. Ә менә Мәскәүнең Зеленоград районында яшәүче Ольга Можайцева бу язмада исемен дә, йөзен дә яшермәскә кушты. 30 яшьлек кыз моннан алты ел элек фахишәлек белән шөгыльләнә башлавын да яшерми сөйли. «Бу вакыйгаларны эчемдә болай да яшереп озак сакладым. Бушанасым килә. Кемгәдер гыйбрәт тә булыр», – ди ул.

«БУ – ПАРАШЮТТАН СИКЕРҮ КЕБЕК…»

Хәтерлисездер, элеккеге хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведев моннан дүрт ел элек хезмәт хаклары түбән булудан зарланган укытучыларга: «Күбрәк керем алырга теләсәгез, башка һөнәр сайлый, яки бизнеска китә аласыз», – дигән иде. Медведевның киңәшеннән башка да, керемен арттыру өчен башка һөнәр сайлаучы укытучылар болай да аз түгел. Кемдер балаларга өстәмә дәрес аңлатудан тыш, зур оешмаларның продукциясен сата, тырнак ясый, торт пешерә… Ә бүгенге язманың герое Ольга Можайцева исә, тәнен сатып көн күрүне сайлаган…

– Мин балаларга инглиз теле укыта идем. Яшьләре төрле: кечкенәләрдән алып, чыгарылыш сыйныф укучыларына кадәр. Аена 27 мең сум алдым. Ә бу акча Мәскәүдә нәрсәгә җитә? Укытучылар да – кеше. Безгә дә акча кирәк. Чөнки кибеттә безгә, балаларны яратканыбыз, балаларга белем биргәнебез өчен сатмыйлар азык-төлекне. Ә акчаны каян булса да алырга кирәк… – дип башлады ул сүзен. .

Ольга тулы гаиләдә тәрбияләнгән. Әтисе – гитара укытучысы, әнисе – тәрбияче. Үзе дә югары белем алган, кыскасы, яхшы гаиләдә үскән кыз.

– Әти дә, әни дә минем фахишә булуымны белмәделәр. Фахишә дип… Мин шөгыльләнгән эш алай аталмый – эскорт дисәк дөресрәк булыр. Асылы шул ук: акча өчен ирләр белән якынлык кылу. Тик аермалы яклары да бар. Эскорт – ул затлы фахишә булу. Син олы юлга чыгып басып, беренче килеп туктаган Вася дәдәй белән ятып йокламыйсың. Эскортка кызлар бик сайлап кына алына. Тышкы кыяфәтләре матур, үзләре акыллы булырга тиеш. Син гади фахишәләрдән күбрәк акча аласың, клиентларың да түрәләр, җитәкчеләр, яки бик бай кешеләр… Ничек эскортка килеп эләгүемә килсәк, бу 2014нче елда башланды. Бер танышым интернетта махсус сайт барлыгын, анда үзеңә бай ирләр табарга мөмкин икәнлеген әйтте. Мин анда үземә бай, зур корсаклы ир табу өчен кермәдем. Тиң ярымны табып, кияүгә чыгып, матур тормыш корасым гына килде. Тиз арада әлеге сайтта үз сәхифәмне ачтым. Шунысы сәерсендерде – җитди мөнәсәбәт теләүче юк, әллә нинди тәкъдимнәр язалар. Мәсәлән: «Минем белән бер төн үткәрсәң – мең доллар бирәм», – дигән. Билгеле, баш тарттым. Анда ирләр генә түгел, менеджерлар, ягъни гади тел белән әйтсәк, сутенерлар да яза. Тәкъдимнәр төрле: әйтик, бер оешма үзенең юбилеен бәйрәм итә, ресторанда җитәкчеләре күңел ачачак. Аларга күңелсез булмасын өчен, чарада чибәр кызлар күп булырга тиеш. Ул кызлар килә, ашыйлар, эчәләр һәм хәмерле бар тирәсендә бөтереләләр. Аннан соң, кайтып китәләр. Монысы – интимсыз хезмәт. Матур булганың өчен генә түлиләр. Гадәттә, мондый бер кичәдә катнашу – биш мең сум. Әле бушлай ашаталар да. Ә мин ашарга бик ярата торган кеше, шуңа күрә шушындый бәйрәмнәргә бара башладым. Чираттагы мәртәбә баргач, бер кыз белән танышып киттек. «Ә мин бер ир белән «дәвамы булган кичке аш»ка бардым», – ди бу миңа. Аңлашыладыр – кичке аштан соң, отельгә китеп, якынлык кылганнар, ир аңа акча түләгән. Бу – «дәвамы булган кичке аш» дип атала. Шаккаттым. Әлеге кыз Мәскәүнеке түгел, башка бер шәһәрдән килгән, акчасызлыктан интеккән һәм шул сәбәпле шушы эш белән шөгыльләнә башлаган икән. Тәрбияле гаиләдә үскән кеше буларак шул вакыт: «Мин беркайчан да фахишә булмаячакмын, болай эшләмәячәкмен», – дигәнемне хәтерлим. Тик дөнья без теләгәнчә генә барса… Нәкъ бер елдан соң акча миңа кирәк була башлады. Һәм мин көчемне җыеп, эскорт белән шөгыльләнүгә күчтем. Бу парашюттан сикерү кебек: күзләреңне йомасың да, сикерәсең… – ди Ольга Можайцева.

«АРАКЫ ЭЧМӘСӘҢ, БОРЫНЫҢНЫ СЫНДЫРАБЫЗ, ДИДЕЛӘР»

«Беренче мәртәбә акча өчен якынлык кылуыңны хәтерлисеңме?» – дип сорыйм әңгәмәдәшемнән. Ул исә, шактый уйланып торгач, «өлешчә генә» дип җавап кайтарды. Шулай да, тәфсиллерәк аңлатуын үтендем.

– Айгөл, монда сөйләрлек әллә ни юк та. Бар да гадәти: башта ресторанга чакырдылар. Кичке аш ашый башладык. Ашарга бик яратсам да, тамагымнан үтмәде, чөнки курыктым. Бу аштан соң үземне нәрсә көтәсен аңлыйм бит: каршымда утырган, миңа бөтенләй таныш булмаган бер ир белән отельгә китәчәкбез. Соңыннан акча түләячәк. Барысы да шушы тәртиптә булды. Тик үземнән җирәнмәдем, үземне ниндидер начар гамәл эшләүче итеп хис итмәдем. Душка кереп, кат-кат та юынмадым… Бу хәлләр минем белән булуына ышана алмадым. Сәер һәм кыргый хис… Үземне ниндидер фильм яки романдагы героиня кебек хис иттем. Бу миңа кызыклы тоелды. Мин акчам җитмәгәнгә генә түгел, шушындый тормыш рәвеше кызыклы тоелганга да фахишә булып киттем… Еш кына сорыйлар: «Ә син ничә ир-ат белән якынлык кылдың соң?» – диләр. Санап бармадым. Һәм аларны хәтерләмим дә. Ирләргә караганда, алар белән кичке аш ашаган рестораннарны яхшырак хәтерлим. Ә соңыннан нәрсә була – анысы хакында уйланмаска тырыштым, – ди Ольга.

Кыз тәнен акчага Русиядә генә түгел, чит илләргә чыгып та саткан. Андый илләр исемлеге шактый. Аларның һәрберсе белән бәйле үз хатирәләре бар әңгәмәдәшемнең:

– Безнең ил кызларын гарәпләр бик ярата – Гарәп Әмирлекләренә күп соратып алалар. Берсендә берничә кыздан торган төркем туплап, җибәрделәр Әмирлекләргә. Анда клиентларың – шейхлар, шаккаткыч дәрәҗәдә бай кешеләр. Без килүгә, паспортларыбызны тартып алдылар. Чөнки качып китәргә мөмкинбез, дип уйлыйлар. Ябуда яшәдек. Бер зур гына вилла һәм өч йорт бар иде. Биек коймалар белән уратып алынганнар, барысы да бер территориядә. Шушы территория эчендә теләгәнеңне эшли аласың, ә читкә чыгу тыелган. Гадәттә көннәребезне ничек үткәрә идек: түбәгә менеп кызынабыз. Зур бассейн бар, шунда су коенабыз. Ашарга, эчәргә җитешле. Анда атнага берничә мәртәбә шейхлар бәйрәм уздыра. Аһ, ул бәйрәмнәрне күрсәгез сез! Кинолардагы кебек: төрле утлар белән янып торган бассейн, күз күрмәгән нигъмәтләр белән тулы өстәл! Әкият кебек, искиткеч! Тик мин авыр холыклы, капризлы кыз. Беркем белән дә йокламадым. Берсендә шейхлар киңәшмә уздырып утыра иде, аларның бүлмәсеннән ялан аяк йөгереп уздым. Моны яратмыйча, мине куып Русиягә кайтарып җибәрделәр. Яхшы булды. Бер тиен акча эшли алмавыма да борчылмадым. Ә гарәп Әмирлекләрендәге фахишәләрнең иң күпчелеге Украинадан китерелә. Безнекеләр украинлылар кадәр үк түгел әле анда, – ди Ольга.

Әрмәнстанда да булган әңгәмәдәшем. Анысы хакында болай ялкынланып сөйли алмый. Берничә ир-егет утырган фатирга килгән. Ирләр аракы эчкәннәр, Ольгага да тәкъдим иткәннәр, тик кыз баш тарткан.

– «Әгәр дә хәзер үк эчмәсәң, борыныңны сугып сындырам, каныңа тончыгып үрмәләп йөриячәксең», – дип яный башладылар. Куркудан үләр дәрәҗәгә җитеп утырдым. Бу хакта сөйләгәндә әле дә кулларым калтырый. Көч-хәл белән котылдым. Аэропортка кадәр илтеп куйдылар да, Русиягә кайтарып җибәрделәр.

…Төркиягә барган идем берсендә. Миңа бик бай, 40 яшьләрдәге ир белән якынлык кылырга куштылар, 1700 евро (хәзерге курс белән карасак – 116 мең сум тирәсе – А. З.) бирәчәк, диделәр. Ризалаштым. Караган идем – урта яшьләрдәге ир дигәннәре бабай булып чыкты. Мин аның белән йоклаудан баш тарттым, тик акчасын барыбер түләде. Ул акчаларны рәхәтләнеп туздырып кайттым. Һиндстанда да булдым. Хәтерлим: юл буйлап барам. Кояш, рәхәт. Чит илдә мин… Тик шатлык юк. Әти-әнием еракта, ирем юк, балаларым да… Минем белән бергә укыганнар карьера төзеп, гаилә корып, матур гына яшәп ята… Ә мин? Бу уй бераз акылымны ачкан кебек булды. Шуңа өстәп, берәүдән җенси юл белән күчә торган хламидия дигән инфекция дә йоктырдым. Шуннан соң фахишәлек белән шөгыльләнүемне туктатырга булдым. Күп акча эшләдемме? Әллә ни дип әйтеп булмый. Бер елга якын вакыт эчендә миллион сум тирәсе. Тик бу акчалар миңа бәхет китермәде. Әйе, мин үземне: «Ярар, бөтен кызлар да ирләр белән йоклый, тик мин моның өчен акча алам, ә алар бушлай биреләләр», – дип тынычландыра идем. Тик моның үз-үземне акларга тырышу гына булуын да аңладым. Бу эшне ташлавыма биш ел булды, тик күңелгә әле дә авыр. Фахишәлек белән бүтән шөгыльләнмәячәкмен, җитте. Соңгы биш ел эчендә ике мәртәбә генә якынлык кыла алдым, минем өчен хәзер секс беренче урында түгел. Ир-ат белән рухи яктан якын булуыбыз мөһим. Яратмаган кешем белән бер түшәккә ята алмаячакмын. Мин бу эш белән шөгыльләнү дәверендә күп кенә язмышлар күрдем. Чынлыкта фахишәләр бик күп ул арабызда. Төрлеләре бар: кияүдә булганнар да. Көндезләрен балаларын карыйлар, кич ирләрен йокларга яткыралар да, тәннәрен сатарга чыгып китәләр. Бер кыз бар иде: яңа гына бәби тапкан, акчасы юк. Машинасына утыра да, чыгып чаба… Шулай да, кемгәдер акыл сатып: «Кызлар, фахишә булмагыз!» – диясем килми. Һәр кешенең үз эше. Әгәр дә кыз баланың күңелендә шундый юл белән акча табу фикере яши икән, ышаныгыз, ул аны эшләп караячак. Тик онытмагыз: бу бик куркыныч һөнәр. Беренче чиратта, гомереңә куркыныч яный. Мин элегрәк уйлый идем: фахишә булуымны башкалар белсә, ни әйтер, дип. Тик хәзер киресенчә, моны эчемдә сакламаска булдым. Әйе, мин укытучы да, фахишә дә булдым. Тик хәзер бу ике һөнәрне дә ташладым, үземне башка юнәлештә үстерергә телим. Әлегә эзләнәм, – дип сүзен тәмамлады әңгәмәдәшем.

СОҢГЫ СҮЗ

Ольга Можайцеваның язмышы – диңгездәге бер тамчы гына. Фахишәләр Казанда да тулып ята. Хәтта интернет аша да, теләгәнеңне табарга мөмкин. Бәяләре төрле. Сәгатенә ике мең сум алучылары да, 15 мең сум сораучылары да бар. Кемнәрдер бер төнгә сатыла. Андыйлары 10 мең сумнан 40 мең сумга кадәр сорый.

Яшь кызларны бу эшкә җәлеп итәргә теләүчеләрнең игъланнары да күп. Хәтта күпфатирлы йортларның подъездларына мондыйрак эчтәлектәге игъланнар ябыштырып китәләр: «Яшь, чибәр кызларга күп акчалы эш тәкъдим итәбез. Ирекле график, яхшы керем»… Телефон номерлары күрсәтелә – шалтырат кына… Шундый игъланнарның берсенә әлеге язманы әзерләгән вакытта шалтыратып та караган идем. Анда шундук эскорт өлкәсендә эшләргә тәкъдим итеп, «җыелышка» килергә чакырдылар. Янәсе, нәрсәләр эшли белүеңне аңлатырга тиешсең. Эш урынын үзләре бирәчәкләр – яхшы фатир арендалаячаклар. Шунда синең яныңа көненә берничә клиент җибәрәчәкләр, дип аңлаттылар. Ир егетләрнең дә иң гүзәлләрен, иң байларын гына сайлап бирәләр. имеш… Тик фахишә булып эшли башлаган кызларның ирләр арасыннан матурракларын сайлау мөмкинлекләре зур булуына ышануы авыр.

…Ерак юлларга йөк машинасында йөргән танышым бар. Ул Русиядәге хәерче рус авыллары яныннан үткәндә 14-15 яшьлек кызларның олы юлга чыгып басып, үзләрен тәкъдим итеп торуы хакында сөйли. «Авылларда эш юк, йортлары җимерек, башкача җан асрый алмыйлардыр күрәсең», – ди үзе.

Иң борынгы һөнәрләрнең берсе булган фахишәлек кайчан да булса бетәрме? Әйтүе авыр. Хәтта бик җитеш тормышта яшәсәк тә, барыбер арабызда тәнен акчага сатарга теләүчеләр табылыр, мөгаен. Баштагы мәлдә, Ольга Можайцева әйтмешли, кызыклы тоелыр: рестораннар, күп акчалар… Тик фахишә кызларның язмышлары гына ешрак бер төрле тәмамлана: кемдер авыру ияртә, кемнедер имгәтәләр. Алла сакласын…

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии