- 27.01.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №3 (25 гыйнвар)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Яңа ел чыршысы турындагы балалар җырында шулай әйтелә. Әлбәттә, балалар гына түгел, өлкәннәрнең дә бик күпләре зарыгып көтә ошбу озын-озакка сузылган бәйрәмнәрне. Урманчылар, мәсәлән, мәшәкать, хәзерлек чорын яратадыр. Бөтен кеше дә угры түгел, урман чибәркәен сорап килүчеләр күбәя дә, абруйлары да бер карышка күтәрелә бит. Яшерен-батырын түгел, чумара эшләп алырга да була бераз.
Казан арты һәм Мари якларындагы Ислейтар дәүләт урманчылыгы каравылчысы да гозер белән килгән кешене борып җибәрә торганнардан түгел икән. Биектау районында яшәүче 58 яшьлек бу абзый 3 метрлы чыршы сораучы егетләргә ярдәм итәргә була. Ходай биргән байлыкны бәндә балаларыннан кызганып булмый ич инде. Бигрәк тә, акчасын мулдан вәгъдә иткәч. Шул рәвешле заказ үтәлә. 6 мең сум акча моның кесәсенә күчә.
Ләкин әлеге керем кесәне дә, җанны да җылытырга өлгерә алмый. Чөнки акчалар тамгалы, сатып алучы дигәнең полиция оперативнигы булып чыга. Абзый күп акча белән кызыктырып, үзе кистергән агач төбенә утыртуларын шунда гына аңлап ала. Бу инде пенсиягә чыктым дигәндә генә хур булу, дигән сүз. Эшнең судка кадәр барып җитү ихтималы да зур. Рәсми хәбәрләрдә, Җинаять кодексының кырыс маддәсе буенча эш кузгату мәсьәләсе хәл ителә, диелә әнә. Урыс әйтмешли, елки-палки…
«Палка» дигәннән, исем үзгәртеп кенә полициядә таяк системасы бетмәгән икән. Юкса, оперативниклар эш күрсәткечләренә бер таяк сызып кую өчен, авыл агаен үгетли-үгетли җинаятькә этәрмәсләр иде. Ләкин бу нәфесен тыя алмаган урман каравылчысын акламый. Чөнки ул сатарга түгел, сакларга тиеш.
Наил ВӘЗЫЙХОВ.
Биектау районы.
Комментарии