- 26.12.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №51 (23 декабрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Кайсыбызның гына гәҗит-журнал актарып, таныш-белешләренә шалтыратып, эш эзләгәне булмады микән?! Таныш-белеш дигәннән, беркөнне дустым шалтырата. Әлеге дә баягы бер сүз инде: «Теге тапкан эш белән тагын барып чыкмады». Бу юлы «барып чыкмады» белән генә чикләнеп калмаган дустым «мошенниклар» кулына да эләгергә өлгергән. Ярты сәгать чамасы елап та, көлеп тә, барысын бәйнә-бәйнә сөйләп чыккач, мин дә бу адәмнәрнең телефон номерларын алырга булдым. Кем әйтмешли, татар күрми ышанмый.
Икенче көнне иртән-иртүк, танышым биргән номерга шалтыратып, телефон шалтыратуларына җавап бирүче, ягъни оператор белгечлеге буенча эш эзләвемне әйттем. Минем белән сөйләшүче кызның тавышы бик ягымлы булып чыкты. Матур итеп исәнләште, аларда медицина үзәгенә шалтыратуларга җавап бирүче кирәк булуын, үзем белән паспорт, ручка алып, фәлән-фәлән адреска килүемне сорады. Өстәвенә минем булачак җитәкчемнең фамилиясен атап, килгәч, шуңа керергә кушты.
Телефоннан миңа җавап биргән кыз: «205нче офиска килегез», – дигән иде. «Офис» сүзе кешеләрне җәлеп итәр өчен генә әйтелгән булып чыкты, ахры. Ишегенә кулдан «205» дип язып эленгән кечкенә генә, ташландык хәлдәге бүлмә икән. Ишек төбендәге өстәл артында мөлаем гына бер кыз утыра. Килүемнең сәбәбен әйткәч, болар миңа анкета биреп, якындагы бүлмәгә кереп, аны тутырырга һәм җитәкчем чакырганын көтеп утырырга куштылар.
Ишекне ачу белән, күзләрем шакмак булды. Бүлмә тулы кеше, алма түгел, кар бөртеге төшәр урын да калмаган. Гадәттә кеше күп булган җирдә тавыш та күп була. Монда никтер тып-тыныч, җитмәсә, бар бүлмәгә, акыртыпмы-акыртып, мультфильм ачып куйганнар. Монда студентлар да, урта яшьтәгеләр дә, пенсионерлар да бар. Барыбыз да янып пешеп анкета тутырабыз. Бер-бер артлы кызлар кереп, исем һәм әтисенең исеме белән бүлмәдә утыручыларны чакырып торалар. Бик мескен генә кыяфәтле бер абзый түзмәде: «Анда киткән кешеләр кайтамы соң ул?! Чыгалар да югалалар, чыгалар да югалалар! Мин инде ярты сәгать чамасы утырам – чакыручы юк», – дип зарланып алды.
10-15 минут вакыт үтте микән, юк микән, мине чакырып алдылар. Җитәкчем артыннан икенче кечкенә генә бүлмәгә юнәлдем. Миннән алда киткән теге кешеләр дә монда утыра икән. Бүлмә шактый кечкенә, ләкин аңа җиделәп өстәл сыйдырганнар. Һәр өстәл артында җитәкче белән эш эзләп килүче утыра. Ә мондагы «гөж» килгән тавыш үзбәкләр базарын хәтерләтә. Җитәкчем яхшы итеп аңлатырга тырыша инде, тик янымда утырган тагын 12 тавыш арасыннан сүзләрен генә җүнле-башлы ишетеп булмый. Кыскасы, бу туташ миңа идеаль эш шартлары тәкъдим итә! «Сез өч-дүрт сәгатькә генә офиска киләсез, шалтыратуларга җавап бирәсез дә, документларга шалтыратучының исем-фамилиясен язасыз һәм шуның өчен аена 19-25 мең сум акчаны кулыгызга аласыз». Бүген 24 сәгать эшләүче кеше 25 мең сум хезмәт хакы аламы икән соң әле?! Сөенгән кыяфәт ясап, ризалаштым. Имәндә икән чикләвек дигәндәй, ризалаштың да эш бетте түгел. Мин дүрт көн буе тәҗрибә дәресләре үтәчәкмен, һәм мәҗбүри рәвештә дүрт көн буе миңа китаплар, дисклар бирәчәкләр, янәсе, анда ничек эшләргә икәне яхшылап аңлатылган. Ләкин болар өчен 450 сум акча калдырырга кирәк икән әле!
Җитәкчем, шунда ук, минем бу эшкә туры килмәскә мөмкин булуым, һәм төнге 10-11ләр тирәсендә шалтыратып төгәл җавап бирәчәкләрен әйтте.
Төгәл генә хәтерләмим, ләкин 11 тулып киткән иде инде, «Эльвира, сез безгә туры киләсез, иртәгә паспорт, ручка һәм 450 сум акча алып килегез», – дип «сөендерделәр» болар мине. Өйрәнү дәресләренә керер алдыннан, бер кәгазьгә кайсы көнне нинди темаларга сөйләшүләр булачагы турында язып та бирделәр. Җитәкчем: «Бүген кереш лекцияләр була, сезгә нәрсәдер кирәк, нәрсәдер кирәк тә булмаячак. Мөһим мәгълүматны язып барыгыз», – дип кертеп җибәрде. Таныш йөзләр күренә, ләкин кеше бермә-бер кимегән. Кыскасы, безгә сәгать ярым буе бер кыз «Гади эшчедән ничек зур бизнесмен булырга һәм беренче айда ук ничек итеп миллионнар белән эш итә башлау турында сөйләде». Үземне мәктәп партасы артында утыручы бала кебек хис иттем. Беренчедән, язмый утырган кешене күрсә, кызыбыз усал итеп карап, дорфа тавыш белән: «Ник язмыйсың, яз», – ди. Икенчедән, лекция азагында киләсе көнгә өй эше дә булуы ачыкланды. Ягъни кәгазь битенә үзеңнең 50 максатыңны язарга һәм язучы Роберт Кийосакиның «Богатый папа, бедный папа» исемле әсәрен укып чыгарга. «Мин, мәсәлән, оператор булып эшкә килдем, миңа болар нигә кирәк, мин бит бизнесмен булырга җыенмыйм әле», – дигәч, теге кыз, дорфа итеп:
– Сезгә аңлаттылар бит инде, бу безнең кереш лекция, иртәгә сезне төркемнәргә бүләчәкләр, һәм һәркайсыгыз үз профессиясе буенча өйрәнүләр үтәчәк…
Тик ни гаҗәптер, икенче көнне дә мин бер генә үзгәреш тә күрмәдем. Бер-ике кешенең килмәвен исәпкә алмаганда, әлбәттә. Кыскасы, кичә сөйләгән сүзләрне тегеләй-болай әйләндереп, майлап-җайлап икенче кыз сөйләде. Үзгәреш шунда, бүген «Тиньши» исемле компанияне мактый башлады болар, баксаң, үзләре шуның белән шөгыльләнә икән. «Монда эшләүчеләрнең барысы да искиткеч байлар, монда килгән бер кеше дә акчасыз була алмый, бу мөмкин түгел. Сезнең дә һәркайсыгыз безнең рәттә була ала!» Мондый мөмкинлекләр була торып, Русиядә кайдан 22 млн хәерче кеше яши икән соң? Өченче көнне дә, кеше әзәюдән башка, артык аерма күрмәдек. Командаларга бүлү турында уйлаучы да юк! Узган ике көн сөйләгәнне бүген видеоязма рәвешендә күрсәттеләр. Ә иң татлысы азакта! Без, монда утыручылар, шулай ук, эш эзләп азапланучы кешеләрне чакырып, эш тәкъдим итәргә, ягъни бизнеска алып керергә тиеш икән. Беренче айда, командаңда бер генә кеше булуына да карамастан, син 20 мең сум хезмәт хакы алачаксың! Ничек шәп бит…
Лекция тәмам булуга, видеоязмалар күрсәткән кыз, җитәкчеләр чакырганны көтәргә кушып, чыгып китте.
– Кая килеп эләккәнегезне аңладыгызмы инде?! – ди бер егет, көлемсерәп.
– Мин бит монда каравылчы булып урнашырга килгән идем. Аңламый утырам әле, ник каравылчыга бизнес турында сөйлиләр икән. Ярый, мин генә аңламыймдыр инде хәзерге эшләү тәртипләрен, шулай тиештер, дип утырдым инде. Мине алдадылар булып чыгамыни инде. Мин монда бина сакларга түгел, ә болар кебек алдап, кеше чакырып утырырга тиеш буламмыни инде? – ди пенсия яшендәге Мәгъсүм абый, көчкә күз яшьләрен тыеп.
Ни еларга, ни көләргә белмичә, авыр сулап куйдык. «Ә мин интернетта «менеджер булып эшләргә телим» дигән язу калдырган идем. Миңа шалтыратып, аларга менеджер кирәк булуын әйтеп, монда чакырдылар», – ди шулай ук олы яшьтәге бер апа.
Шул вакытта арттарак башын тотып утырган бер егет: «Вәт ичмасам мин дивана!» – дип көрсенеп, кычкырып җибәрде.
Ә иң кызыгы әле алда, җәмәгать! Җитәкчем утырган өстәл янына барып утырдым. Ул миңа ничек командалар җыярга, командада бер кеше булганда, күпме хезмәт хакы алуым турында, ике, өч, 10-15 кеше булганда күпме булуын аңлатты. Ягъни мин һәм минем команда «Тиньши» маркалы косметиканы сатабыз һәм берничә ай эчендә байыйбыз. Бернинди менеджер да, каравылчы да кирәкми, мондый акчалар булганда!.. Тик череп баер өчен, беренче айны – эшли башлаганчы, 10 мең тәңкә акчаңны аларга бирергә кирәк икән әле. Ә калган айларда күпме сорарлар, бер Аллаһ кына белә. «Минем андый акчам да, теләгем дә юк!» – дип әйтүемә карамастан, кыстапмы-кыстый бит. «Юк, дигәч, юк» дигән җавабыма: «Нигә юк!» – дип, тамак киереп кычкырып җибәргәнен үзе дә сизми калды. Минем белән лекциядә утырган башка кешеләрдә дә шундый ук хәл.
– Сезгә, эшли башламас борын, 10 мең сум акча чыгарып биргәнемне әни белсә, миңа рәхмәт әйтмәс. «Улым Сашка, нишләдең син, дияр», – дип әйткән идем җитәкчемә, «Әниеңә әйтеп тору мәҗбүри түгел, син бит ул 10 меңнән беренче айда ук табыш алачаксың», – дип әйтә миңа җитәкчем, – ди аптырашта калган 18 яшьлек Александр.
Әле теге беренче көнне үк биреп куйган 450 сумны да җиңел генә алып булмый икән. Янәсе, документлар, бухгалтерия аша тикшерелә.
Соңгы, дүртенче өйрәнү дәресләреннән соң, барыбыз да бер фикергә килеп, аларның акча бирергә тиеш булулары турында кәгазь, ягъни расписка сорарга булдык. Беренче кергән ике-өч кешегә теләр-теләмәс генә яздылар инде. Ә без кергәч, «Карале боларга, сарык көтүе кебек! Нишлисез соң? Бернинди дә язу бирмибез без сезгә», – дип пыр тузынып куып диярлек чыгардылар. Капкыннарына эләкмәгәнебезгә кытыклары килә, күрәсең!
Бар нәрсә дә акчага корылган заманда яшибез. Аның ничек килүе мөһим түгел, булсын гына. Әнә болар да, студентның 450 сум булса да акчасын кесәләренә тыгып куеп, күз дә йоммый, рәхәтләнеп алдый бирәләр.
Эльвира ГАЙНЕТДИНОВА.
КФУ студенты.

Комментарии