«Ышанмыйм, тик шикләнәм»

«Ышанмыйм, тик шикләнәм»

Декабрь башларында, интернет челтәренең «Вконтакте» сайтында, кемнең генә битен ачма, « булмый, чөнки мин әле өйләнмәдем, яисә «кияүгә чыкмадым» яки «мин әле БМВ алмаган» кебегрәк язуларны укырга туры килде. Кемдер моны шаяру диеп кабул итте, ә кайберәүләр, барысын да чынга алып, коткыга бирелде. Кемнәрдер тартма-тартма шырпы, шәм алып куйды, кемнәрдер күп итеп азык запасы булдырды, ә икенче берәүләре (кесәсе калыннар) йөзәр мең долларга бункерлар сатып алып, килүен шуннан гына күзәтмәкче булды.
Шәхсән үзем дә, шуны уйлап, бер мәл төшенкелеккә бирелеп йөрдем. Ә 21е көнне, өйдә утырасы килмәгәнлектән, улымны балалар бакчасына бирергә дип, медицина тикшерүе үткәреп кайттык. Хастаханәдә чират булмас дигәнем – чын булмады. Анда кеше гадәттәгечә күп, кабинетларга да чират иде. Ахырзаман рухы сизелмәде.
Әле дә хәтерлим: әллә 2000, әллә 2001 елның җәе иде. Халык 11 июльдә төнге 12дә дөнья бетәчәк икән дип, шаулашып алды. Без ул вакытта мәктәп укучылары. Биш-алты егет-кыз, төнге 12 дә, авылыбызның ар як белән түбән очын бүлеп торган басмага җыелдык. Сәгать бер тулды, икенче ярты булды, ә ахырзаман килми дә килми. Авылда шундый рәхәт тынлык. Шул тынлыкны су буенда чут-чут сайрашкан кошлар гына бүлә. Инде таралышырга диеп торганда, авылдаш егет сөйгән кызын озатып кайтып килә. Төнге икедә басмада җыйнаулашып басып торганны күрде дә: «Нишләп торасыз таң аттырып? Аю биетәләр мәллә?» – дигән булды. Шунда дустыбыз Рәдиф, иягенә таянып торган җиреннән тирән итеп сулыш алды да: «Аю түгел, син дә бии башламагаең әле бераздан. Ахырзаман гына килеп җитсен», – дип «җиффәрде». Эшнең нидә булуын аңлап алган авылдашыбыз, төнге тынлыкны ярып бер көлде дә, безгә кайтырга кушып, юлын дәвам итте. Ул китүгә без дә таралыштык. Дөнья бетүен күрергә бик хыяллансак та, хыяллар акланмады.
Бу юлы да, ахырзаман киләчәгенә күпчелек ышанмаса да, барыбер нәрсәдер әзерләп куйганнар иде. Шәхсән үзем, кичтән телефоннарның батареяларын тутырып куйдым, симкаларга акча салдым, күп итеп азык запасы булдырдым. Атна буе «Вконтакте» сайтында дусларымның күбесенә: «Ахырзаманга ышанасыңмы? Ниләр эшләп калырга ашыгасың?» дигән сорау белән мөрәҗәгать иттем. Сорауга җавап биргән 15-20 кешенең берсе дә дөнья бетәчәгенә ышанмый, тик шикләнә.
Лилия Сәләхетдинова: «Ай көлдердең! Нинди ахырзаман инде, син нәрсә?! Ышанмыйм. Үлгән кешегә ул ахырзаман. Гомер булса, яшәрбез. Тик бездә халык барыбер әзерләнә. Шәмнәр ала, токмач… Ләкин җирдә энергия булмагач, шәм дә яна алмый бит».
Алсу Мөхәммәтҗанова:«Ышанмыйм мин, дөресен генә әйткәндә. Бәлки, катаклизмнар булыр. Дөнья бетәргә ерак әле».
Лилия Вәлиева: «Ышанмыйм, әлбәттә. Әкият дип кабул итәм. Дөньяның кайчан бетәсен Аллаһы Тәгаләдән башка беркем дә белми. Кешеләрне куркытырга уйлап чыгарылган әйбер».
Лилия Антипова: «Кем белгән инде аны. Мин бүгенге көн белән генә яшим әле».
Динар Гарипов: «100, 200, хәтта 1000% ышанмыйм ахырзаманга. Бик киләсе килә икән, килсен».
Рузилә Шәрәпова: «Ышанасы килми инде, ләкин бер тартма шәм алып куйдым. 20 декабрьдә туган ягым Яр Чаллыга кайтып китәм, ахырзаман килгәндә шунда булачакмын».
Индира Кириченко: «Юк инде, ышанмыйм. Яңа ел җитәчәгенә генә ышанам. Ахырзаман килсә дә берни эшләп булмый. Димәк, шулай язган. Бөтен кеше дә шулай уйласа, шулай була, димәк. Әйтәләр бит: нәрсә турында уйлыйсың – шул тормышка ашар. Юк-бар белән башыңны катырып йөрмә. Тормыш дәвам итә. Укучыларым әле ул көнне БДИ язачак».
Айгөл Ихсанова: «Юуууук, ышанмыйм. Дөнья бетсә, нәрсә булыр инде ул. Кая китсен соң ул?!».
21 декабрь кичендә, табын янына кичке аш ашарга утыргач, ирем сүз башлады: «Булмады бит ахырзаман». Берничә секунд дәшми торганнан соң: «Булмаячагын белсәм дә, әзерләнгән идем», – дип өстәде.
– Синме? Әзерләнгән идеңме?! – дидем, күзләремне маңгайга меңгереп.
– Әйе, эштә, туганнарга диеп, 50 данә противогаз әзерләп куйган идем. «На всякий случай», – ди бу. Кычкырып көлеп җибәргәнемне сизми дә калдым.
– Нишләмәкче идең алар белән? Ахырзаман вакытында өләшеп йөриячәк идеңме?
– Өләшә идем! Ә нәрсә? Кем белгән аның нинди булачагын?
Бездә менә шундыйрак хәлләр. Шик-шөбһәләр белән тулган күңел әзрәк җиңеләеп калды. Ниһаять, тирән итеп сулыш алдык. Алда – Яңа ел. Туачак ел һәркайсыбызга саулык-сәламәтлек, имин, тыныч көннәр, бәхет-шатлык алып килсен. Аллаһы Тәгалә барчабызны бәла-казалардан, хәвеф-хәтәрләрдән сакласын иде!
Гүзәл МӨХӘММӘТҖАНОВА-ХӘБИБУЛЛИНА.«Ышанмыйм, тик шикләнәм», 2.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии