Хикмәт шәмдә түгел…

Бер-бер артлы ахырзаманны фаразлап, тозлап-борычлап яктырткан массакүләм мәгълүмат чаралары, фантастик фильмнар халык акылын тәмам җиңеләйтте кебек. Бүген, бездә, мисал өчен шәм түгел, шырпы да табып булмый. Керосин ише әйберләрне инде әйтеп тә торасы юк. Халык аларны күпләп алып, азык-төлек белән бергә мунча-базларга тутырып куйды. Аларын алып бетергәч, сабынга тотындылар. Моннан соң иң әүвәл күз алдына бау килеп басса да, аның сәбәбе башка һәм гади икән – бетләмәскә.
Арада күпләп хәмер алып куючылар да очрады. Монысы инде бераз өметле күренә, чөнки дөнья бетмәсә, алда 10 көнлек бәйрәмнәр бар бит әле. Шулай да, әлеге бар вәзгыять «тоз» бунтына охшаш.
Сүз уңаеннан, дөнья бетүне 21 декабрьдә була дип фаразладылар. 22 декабрь – Энергетикларның һөнәри бәйрәме. Иртә-кич көннәребезне җылы, төннәребезне якты иткән энергетикларыбыз, район җирлегендә узган ел һөнәри бәйрәмнәрен 20сеннән соң уздырсалар, быел никтер бәйрәм көнен 14 декабрьгә көйләгәннәр. Әллә алар алдан белә микән?..
Дөрес, чиренең аерым кешеләр өчен файдалы яклары да булды. Беренчедән, еллар буе кибет киштәләрендә тузан җыеп яткан шырпы, шәм кемнәргәдер зур табыш китерде, икенчедән, һәрнәрсәдән дә акча эшләү җаен кулдан ычкындырмый калганнар күпләп ахырзаманнан котылу ысуллары белән сәүдә итә башлады, күп төрле китаплар да дөнья күрде. Мисал өчен, шуларның берсе–«Ахырзаманда исән калуның 90 ысулы» дип атала. Сату бәясе баштагы мәлдә 118 сум булса, бүген инде ул зур ташлама белән 90 сумга гына тәкъдим ителә.
Хәер, яшәешебез болай дәвам итсә, иртәме-соңмы дөнья бетәчәк. Изге Коръән китабында да ахырзаманны билгеләүче 40 сәбәп бирелгән бит. Кешеләргә ышаныч беткәч, икейөзлелек киң таралгач, яңа галимнәр искеләрен наданлыкта гаепли башлагач, белемне акчага сатарга тотынгач, эчүчелек гадәти хәлгә әверелгәч, яман кешеләргә ихтирам арткач, туганлык җепләре өзелгәч, хакимияткә саран, булдыксызлар аяк атлагач…
Саный китсәң ахырзаманга илткән сәбәпләр шактый һәм аларның күбесен бүгенге яшәешебезнең көзгесе дип атасак та була.
Руслан УСМАНОВ.
Актаныш.

Комментарии