Без – исән!

21 декабрь узып та китте, ә без – исән. Кешелек, инде ничәнче тапкырдыр, дөнья бетү турындагы тузга язмаган сафсатаның әкият икәнлеген аңлады шикелле. Димәк, ахырзаман турында шау-шу бүтән купмас, кешеләрдә мондый хорафатларга карата иммунитет барлыкка килгәндер, шәт. Әмма, ни кызганыч, ахырзаман фәкать алга гына күчерелә һәм мондый хәлнең, чыннан да, көтеләчәгенә ышанучылар киләчәктә дә булачак. Моңа, үзенә күрә, психологик аңлатма да бар. Ничек гаҗәп тоелмасын, хорафатчыл кешеләр, тынычлану өчен, ахырзаман идеясенә җитди карый. Психиатрлар бәяләвенчә, дөнья халкының уннан бер өлеше билгесез курку хисеннән интегә икән. Шушы хәлдән котылу өчен, куркуны конкретлаштырырга кирәк. Ниндидер билгесезлектән котың алынып торганчы, дөнья бетүдән курку психикага тынычландыргыч тәэсире белән йогынты ясый. Куркуның ахырзаман белән бәйле булуы ачыклангач, кеше аңа конкрет әзерләнә башлый. Шәм, керосин җыю галәмәтләрен шуның белән аңлатырга мөмкин. Моннан тыш курку – ышану хисе, гади итеп әйткәндә, каннарыбызда бар. Бераз катлауландырсак, кешенең акылга сыешмаслык нәрсәгә, аны анализлап, дөреслеген дәлилләп тормыйча гына ышанырга тырышуының нигезендә эволюция процессында акланган өстенлек ята. Акыл үсеше кичерә-кичерә, кеше үз «Мин»енә уйлый, фикерли белүче субъект итеп карый башлаган, әмма башкаларның да шундый ук сыйфатка ия булуларын берничек тә тәҗрибә ярдәмендә «тикшереп» карый алмаган. Моңа бары тик сукырларча ышанырга гына кирәк булган. Башкаларны да үзләре белән бертигез күрүче кешеләр, андый сәләттән мәхрүм кешеләргә караганда, башкалар белән күпкә тотрыклырак мөнәсәбәтләр урнаштыра алган һәм шушы үзгәлек аларга кырыс табигать шартларында яшәү өчен көрәштә мөһим өстенлек биргән. Соңрак яшәү өчен көрәш барышында кешеләрнең ышанучанлыгыннан явызларча файдаланучылар да барлыкка килә. Хорафатчыллык исә аеруча урта гасырларда чәчәк ата һәм кешелек аннан беркайчан да арына алмастыр, ахры. Әле кайчан гына фән алга киткән саен, кешеләрнең аек фикерләү дәрәҗәсе арта барачак дип уйланыла иде. Ни кызганыч, бу фикер озын гомерле булмады. Соңгы елларда эзотерикага, экстрасенсор феноменнарга, табигатьтән өстен көчкә ышанучылар, мистикага бирелүчеләр саны күбәйде генә. СССР заманында тузга язмаган «астрал-мастрал»лар, оккультизм турында китап чыгарып кара! Хәзер әлеге «макулатура» кибетләрдә өелеп ята, ә иң төгәл фәннәрнең берсе булган астрономия дәреслеген укучылар үз букчасына күптәннән салмый инде. Әгәр югары сыйныфларда бу фән мәҗбүри укытылса, балалар Җиргә Нибиру планетасы якынлашуы, 2012 елда планеталар парады булачагы турындагы имеш-мимешләргә көлеп карар, әби-бабаларына да боларның чеп-чи әкият икәнлеге турында сөйләр иде. Илдә яшьләрнең игътибарын сенсация рәвешендә тәкъдим ителгән уйдырмаларга, төрледән-төрле сафсатага җәлеп итеп аумакайга әйләндерү, сәясәттән читкә юнәлтү пропагандасы шәп эшли. Әлерәк кенә «Мәгариф турында»гы закон проектын тикшергәндә Дәүләт Думасы депутаты В.Жириновскийның әйткәннәрен искә төшерик: «В любом законе об образовании заложена революция. Чем больше высокообразованной молодежи, тем она опаснее для нас. Они будут свергать власть каждые 10 лет. Надо сдерживать образование, если мы хотим стабильности». Шушы инициативасы өчен ЛДПР лидеры үзен Фәннәр академиясенә әгъза итеп алырга тәкъдим итте.
Гаҗәпләнергә ашыкмагыз. Мәгърифәтнең тискәре ягын күрүчеләр һәрвакыт булган. «Тәненең күп өлеше күзләрдән торган кеше ничек килбәтсез булган шикелле үк, бар халкы белемле дәүләт тә шул рәвешле шыксызланыр иде, чөнки күндәмлек урынына алар горурлык һәм шөһрәт ярату хисләре кичерерләр иде… Гомуми белем шик-икеләнүне юкка чыгаручыларның аларны таратырга сәләтлеләр саныннан күпкә артуына китерер иде». Бу фикерне XVII гасырда ук атаклы француз кардиналы А. Ришелье әйткән. Чыннан да, һәрнәрсәгә ышанучан, белемсез, хорафатчыл кешеләр белән идарә итүе күпкә җиңелрәк. Бүген инде Русиядә ике миллионнан артык яшүсмер укый-яза белми. Һәрхәлдә «Көнбатыш»ка белемле Русия халкы кирәк түгел.
Фәнил МӘҮЛЕТОВ.

Комментарии