Хак педофилмы, нахакмы?

Хак педофилмы, нахакмы?

Вакыйгалар Роза ханым йортында була.

Мәшрәбә элек гаиләсе белән шушы йортта яшәгән.

Римма ире Фаизның гадел хөкем ителәчәгенә әле дә ышана.

Бу тема хәзерге вакытта аеруча актуаль. 4 октябрьдә генә дәүләт думасы депутатлары, бердәм рәвештә, педофилларга карата җинаять җәзасын кырысландыру өчен тавыш бирде. Хәзер педофилларга карата химик кастрацияләү ысулын куллану ихтималы зур. Шәһәрдә эт, песиләрне шулай нәселсез калдыралар. Педофиллар хәзер шартлы җәза да ала алмаячак. Кабат шушы гамәлне кылган кеше гомерлеккә төрмәгә утыртыла. Бер караганда җинаятьчеләргә шул кирәк дип, шатлансаң да дөрес кебек, икенче яктан… Арада «ялгыш» кына хөкем ителүчеләр дә булырга мөмкин бит. Ничек инде ялгыш кынамы?! Газетага килгән әлеге хатта шуңа охшаш бер вакыйга сурәтләнә.

БУШ УРЫНДА ГАУГА

Аяз көнне яшен суккан, дигәнгә ышанам, табын артында, ата-анасы янәшәсендә утырган 7 яшьлек кызны көчләргә омтылыш ясаганга беркем дә ышанмас иде… Тик ышандырырлык итә алалар икән! бик әдәпле, гадел булырга тиеш булса да, бар да сатылып беткән һәм бу дөньяда дөреслекне беркайчан да табып булмас кебек тоела миңа.

Агымдагы елның апрель аенда кичке 8:30 сәгатьтә була бу хәл. Фаиз Садретдинов, үзе белән дусты Шамилне, аның хатынын, аларның ике баласын ияртеп, хатынының әнисе Роза ханымга кунакка килеп керә. Аның рөхсәте белән утыралар. Роза ханым өстәл әзерли. Өстәлнең бер башында Фаиз, Шамил, икенче башында ире белән бергә Роза ханым да утыра. Кара-каршы итеп, Шамилнең хатыны Маша, аларның 7 һәм 3 яшьлек кызлары да урнаша. Эчеп алуга Машаның күзләре акая, тиктомалдан талаша башлыйлар, ахырдан ул Фаизга: «Минем кызымны әле генә көчләргә омтылдың», – дип кычкыра башлый. Полиция чакыртам ди, кабахәт сүзләр, янаулар яңгырый. Чыгып киткәндә дә Маша исерек килеш: «Бөтен Бөгелмә, Азнакай полициясе безнеке, мин сезне утыртам», – дип яный.

Шамил хатыны белән үз әниләренә кайтып китә. Шулчак, чыннан да, боларга полиция килә. 7 яшьлек кызына әнисе полициягә сөйлисе сүзләрне ятлата. Эш шулай бөреләнә.

17 июньдә Фаизны Урыссудагы КПЗга алып барып, 3 полиция хезмәткәре кулларындагы резин таяклары белән кыйныйлар. Бер чәкүшкә аракы эчертәләр. Фаиз – ул полиартрит белән чирләүче инвалид. Калтыр-колтыр килүче куллары белән полиция сораган документларга имза куя. «Ник куйдың?» – дигән идем дә: «Үтерерләр дип курыктым, башыма тибә-тибә кыйнадылар», – диде ул. «Сине хәзер үтереп ташлыйбыз, беркем дә белми, имзаңны куй», – дип кыйнаганнар аны. Фаизның хатыны Римма икенче көнне ирен табибларга күрсәтеп, имгәнгән урыннары турында белешмә ала. Аларны дежур полициягә тапшыралар. Роза ханымга прокурор хатын Гөләндәм Зиннуровна: «Әнә бит, гаурәтен чыгарган, колакларыннан үпкән… Ә бәлки, синең киявеңне урамда кыйнаганнардыр», – дигән. «Судны көтегез, мин берни дә әйтә алмыйм», – дип озаткан. Инде судлар да булды. Фаизны гаепле дип таптылар.

Мин үз гаиләм, улларым, кыз-оныкларым өчен куркам. Зинһар, минем исем-фамилияне күрсәтмәгез, йортыма ут төртеп китүдән дә курыкмаслар.

районы, Кәрәкәшле авылы.

Әлеге хатта Машаның чын исеме Мәшрәбә, аның таҗик чегәннәренең берсе булуы, аларның инде гаиләләре белән күп авыллардан куылуы, кылган җинаятьләре дә бәйнә-бәйнә сөйләнелә.

“ТЕЩА”ДА КУНАКТА

авторы күрсәтелгән булса да, иң элек Фаизның хатынының әнисе Роза ханым Даутбаевага керергә булдык. Вакыйгалар аның йортында булган, ләбаса.

Роза ханым бераз аптырап калса да, табын түреннән кузгалырга мәҗбүр булды. Аның туган көнендә килгәнбез икән.

– И, сеңелем, бөтен авыл шок хәлендә. Кызым мәктәпне тәмамлауга ук Фаизга кияүгә чыкты. Аның армиядән кайткан чагы иде. Ике кызлары туды. Олысының инде үз тормышы, үз баласына 3 яшь. Кечесе Октябрьск шәһәрендә парикмахерга укый. Әйе, вакыйга нәкъ шул хатта язылганча булды. Мин ул хатынның кемлеген бөтенләй белми идем аңа кадәр. Алар Бөгелмәдә яши, ә бирегә Шамилнең әнисенә кунакка гына кайтканнар икән. Фаиз киявем сораганга гына йортка керттем. Күренеп тора, миңа кергәнче үк салып алган болар. Баксаң, алар башта Фаизларда сыра эчкән икән. Болар үзләре ни өчендер киявемне эзләп килгән булган, күршеләргә дә аны эзләп кергәннәр. Аннары, әйткәнемчә, утырып алганнар да урам әйләнергә чыкканнар һәм миңа башланмаган аракы тотып килеп керделәр. Ирләр тартырга чыгып киткәләгән арада балалар белән дә таныштым, теге хатынны да сораштырдым. Чәй эчәргә тәкъдим иткәч, баш тарттылар. Яртылары бетте. Ярты сәгать үтте микән, теге хатын тәмам исерде һәм ирен сүгәргә тотынды. Шамиленә нинди генә сүзләр әйтеп бетермәде, сукты, сүгенде. Теге ир бер сүз әйтми утыра. Балалар да катнаша тегеңә. Кечкенәсе килеп-килеп әтисенә сукты. Шуннан Фаиз әйтте: «Кызым, әтиегезгә алай итмәгез, әтине алай рәнҗетергә ярамый», –диде. Шушы җитә калды. Мәшрәбә тәмам ярсып: «Ник син минем баланы өйрәтеп ятасың? Синең ни хакың бар?» – дип акыра башлады. Сүгенә бу! «Син әле генә минем кызымны көчләмәкче булып, чалбар замогыңны төшердең», – ди. «Мин шушында утырам бит, булмады андый хәл», – дим. Өстәлдән клеенканы өстерәп төшермәкче иде, икенче ягына мин барып ябыштым. «Туктале, син минем өйдә булуыңны онытма», – дидем. «Мин сине утыртам. Бөтен Бөгелмә милициясе минеке. Азнакайда минем Ромка бар», – дип кычкыра башлады бу Фаизга. Шуннан кызына барып акаеп карады да: «Әйт әле, кызым, синең каршыда чалбар замогын төшерде бит ул, шулаймы?» – дип акырды. Бала ни дияргә дә белми. Шуннан Фаиз да югалып калды: «Каршымда әби бар, ул барысын да күреп торды. Ничек мин аның каршында замогымны төшерим инде?!» – диде. «Кияү, син яхшы чакта кит. Менә шундый хатыннар да була икән, үз хатыныңның кадерен бел», – дидем. Шуннан Фаиз китте, бу хатын тагын Шамилгә эт кебек ябышты. Алар киткәч тә ярты сәгать аңга килә алмыйча утырдык әле.

ҮЛМӘС ӨЧЕН ИМЗА КУЙГАН

Икенче көнне бу вакыйганы Роза ханым күршеләренә сөйли. Шунда Шамилнең әнисе – Мәшрәбәгә каенана тиешле хатын да килеп җитә.

– Роза, кичә безнекеләр синдә булган икән. Кайткач, Мәшрәбә Шамилгә сукты да, шуннан соң бик каты сугыштылар. Шул ачудан хатыны милициягә шалтыратты һәм минем кызымны көчләмәкче булдылар, дип хәбәр итте. Шуннан кызы Алсуны ничек һәм нәрсәләр сөйләргә кирәклеген өйрәтте, – дип килененең гамәлләрен шаккатып сөйли ул.

Бала биргән күрсәтмәләрдә ничек дип язылган дисезме? «Йонлы таягын чыгарды, минем трусик эченә кулы белән керде һәм колагымның йомшагын үпте, дип әйткән икән Алсу», – диде Роза апа ачыклык кертеп.

Шуннан соң икенче көнне Урыссудан полиция хезмәткәре килеп, күрсәтмәләр туплый. Шунда аңа да Мәшрәбәдән байтак кына «тама». «Сез эшли белмисез, мин милицияне Бөгелмәдән китертәм», – дип кычкырган ул. Боларны милиция хезмәткәре үзе Фаизга әйтеп утырган. Шушы вакыйгалардан соң ике ай чамасы вакыт үтә һәм 17 июнь көнне Фаиз юкка чыга. Хатыны Римма иренең әйтми-нитми югалуына бераз аптырый, әлбәттә. Тик, Азнакайга, кызына кунакка киткәндер дип тынычлана. Икенче көнне кыйналган Фаиз кайтып керә. Баксаң, аны узган көнне өч полиция хезмәткәре килеп алып киткән булган икән. Шул рәвешле, төрле документларга имза куйдырганнар, имеш.

– Бу егылгач, берсе ботинкасы белән башына баскан. Әгәр имза куймасаң, без сине утыртабыз һәм үтерәбез, дигәннәр. Безнең туган тиешле кешебез Рәүфне дә үтергәннәр иде. Бу шуннан куркып, болар биргән документларга кул куйган инде. Моны төн кундырганнар, икенче көнне берсе чәки алып кереп эчергән дә: «Әгәр шушында ни булганны сөйләсәң, без сине ул кызны көчләгән өчен 15 елга утыртабыз», – дип куркытып чыгарып җибәргән.

Шунысы кызык: полиция хезмәткәрләре Мәшрәбә язган гаризаның беренчесен ничектер югалткан икән. Икенче шикаять смс белән генә юлланылган, ди. Боларын да Роза Федоровна сөйләде. Анда инде ситуация башкача шәрехләнә. Имештер, бар вакыйга Фаизларның үз йортларында утырганда була һәм, башкалар тәмәке тартырга чыгып киткәндә, Фаиз Алсу белән ялгыз калган да, ул аңа бәйләнгән икән. Әгәр бу хәл дөрес булса, алар кабат аракы юллап, Фаизларның әбисендә мәйләп утырыр идемени?!

Бу вакыйгаларга карата берничә авыл кешесен дә күреп сөйләштем. Берәү дә Фаизның гаепле булуына ышанмый. Киресенчә, кайчандыр бу авылда торып киткән Мәшрәбә һәм аның гаиләсе кылган «изгелекләрне» искә алалар. Аларның ничек итеп янау ысулы белән кеше куркытып акча алуларын да сөйләүчеләр булды.

КЕМНЕ ТЫҢЛАРГА?

Судлар булган һәм Фаизны биш елга төрмәгә утыртырга, дигән карар чыккан инде. Бик күп шаһитлар Фаизны якласа да, никтер аларны тыңлаучы булмаган. Ни өченме? Чөнки Роза ханым Фаизга туган тиешле кеше. Фаизны милиция машинасына утыртып алып китүен һәм аның милициядән кайтканда кыйналган булуын күрүчеләр – аңа авылдаш, башка шаһитлар – күрше-күлән булуы аркасында. Әлегәчә шуны аңлый алмыйм: ул шаһитлар авылдаш булмыйча, Якутиядән китерелергә тиеш түгелдер бит инде? Авылдаш ул туган дигән сүз түгел, ләбаса. Ә икенче яктан шаһитлар бөтенләй юк. Мәшрәбә дә, аның кызы гына. Нигәдер аларны гына бөтен кеше ишетә һәм нәкъ менә алар сүзе белән генә ир төрмәгә утыртылган булып чыга түгелме?

Әле күптән түгел генә булган Югары судта миңа да катнашу бәхете тәтеде. Мәшрәбә ханымны шунда гына күреп сөйләшү мөмкин булмасмы дигән идем, ул килмәде. Аның каравы, Фаизның яклаучылары судьяга тәкъдим иткән фотодан, аның нинди чибәр хатын икәнен күрдем. Узган судка ул бер полиция хезмәткәре белән килгән һәм ул хезмәткәрнең аны ничек кайгыртып йөрүен башкалар да ачык күргән икән. (Әлеге полиция хезмәткәре Фаизны кыйнауда катнашкан дигән шик тә бар.)

Яклаучылар Фаизның кызы турында да искә алды. Ул юридик техникум тәмамлаган, дип сөйләделәр. Шушы өлкәдә кайнаучылар аңлар: әтисенең хөкем ителүе, бу кызның карьерасы башланмас борын тәмамланды, дигәнне дә аңлата.

Видео-конференц элемтә аша Фаиз да чыгыш ясады, әмма элемтәсе шундый гына булганга, аның кәгазьдән ни укыганы ишетелмәде дә диярлек. Хөкемдар да бу нисбәттән ризасызлык белдереп, аңа кәгазьдән укымыйча, үз сүзләре белән генә әйтергә дигән әмер бирде. Фаиз: «Үземнең ике кызым бар, бу эшне берничек тә эшли алмый идем, мин аны эшләмәдем дә», – диде.

Хөкемдарлар киңәшләшкәннән соң, җәзаны шулай ук калдырырга, дигән карар чыкты.

КАРГА КҮЗЕН КАРГА ЧУКЫСА…

– Иремне полиция хезмәткәрләре кыйнау факты буенча Республика прокуратурасына барып шикаять тапшырдым, шулай ук тикшерү комитетына да бардым, – диде Фаизның хатыны Римма.– Аңлавымча, бу эшне тикшерү безнең участковыйга кайтып калган. Аның минем янга килгәне булмады. Полиция хезмәткәрләренең Фаизны өебездән ничек итеп алып киткәнен күргән шаһитны генә сораштырган, әле аның күрсәтмәләрен дә тулысынча язмаган. Әлегә башка хәбәр юк.

– Судларда катнаштыгызмы?

– Катнаштым дип… Килдем инде. Соңгы судта авыл халкын берәм-берәм генә керттеләр һәм чыгардылар. Мәшрәбә буе бөтен шаһитларга акырып утырган, дип сөйләделәр. Үзегез уйлап карагыз: 9 көн эчендә 60 битлек «дело» язганнар. Теге кыз, шул делоны төзегәндә, педагог катнашында күрсәтмә биргән дә, шуның белән шул, судка килмәде.

– Ирегез дуслары белән сезнең йортта сыра эчеп утырганда, сез кайда идегез?

– Мин күрше хатынына кергән идем. Ярты сәгать кенә булганмындыр. Мин чыкканда алар юк иде инде.

Участковый Рәфис Гыйззәтуллинның бу очракта тикшерү алып барырга хокуксыз икәнлеген белгәнгә, аның белән элемтәгә кереп, бу эшкә ачыклык кертәсе иттем.

– Мин әле август аеннан гына эшли башладым. Фаизны кыйнау буенча полиция хезмәткәрләрен тикшерү эшен миңа тапшырдылар дигән сүз дөрес түгел, аны тикшерү комитеты башкарачак, – диде ул.

– Сез Фаиз Садретдиновны беләсезме? Аны ничек характерлый аласыз?

– Юк, бөтенләй белмим.

Фаиз хөкем ителгән, бу эшкә нокта куелган булып тоелса да, чынлыкта, аны әле коткару мөмкин. Шул ук полиция хезмәткәрләренең аны кыйнап имза куйдыруларын дәлилләп булса, яңадан ачылган фактларга нигезләнеп, эшне тагын яңартып була. Ләкин бу могҗизаи дәрәҗәдәге эш булып тоела миңа. Һәрхәлдә, карга күзен карга чукыймы, алга таба күрербез?!

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Ютазы-Кәрәкәшле-Казан.

Комментарии