СПИДтан дару табылды

СПИДтан дару табылды

Йәмән галиме, табиб Габдел Мәҗид Зиндани СПИДка каршы дару уйлап тапкан һәм аны патентлаштырырга да өлгергән. Зиндани әйтүенчә, хәзер ул үзе уйлап тапкан даруга булган хокукларын дөньяның 185 илендә якларга тели.

Галим бу даруны уйлап табуда үзенә, иң беренче чиратта, Аллаһы Тәгалә һәм аннан соң гына үз һөнәренә булган тугрылыгы ярдәм итүен әйтә.

Ул инде 25 ел элек үк, Согуд Гарәбстанында, СПИДка каршы дару әзерләүдә булган тикшерүләрдә катнашкан һәм шуннан бирле бу юнәлештәге эшчәнлеген туктатмаган.

– Безнең лабораториядә булган тикшеренүләрдә әлеге даруның вирусын үтерүе ачыкланды. Шулай ук бу препаратның сәламәтлеккә яки башка органнарга бернинди зыяны юк, – ди Зиндани. – 2005 елда без ике төркем кешеләрне дәваладык. Беренче төркемдә 13 СПИДлы кеше иде. Аларны дәвалау бер елга сузылды. Шуларның 10сы тулысынча савыкты, ә башкаларында авыру симптомнары кимеде. Икенче төркемдәге 25 пациентның 13е тулысынча СПИДтан арынды.

Зиндани үз пациентларының анализларын Германиядәге медицина лабораториясенә җибәреп торган. Иң соңгы 23 пациентның анализлары исә Иордания больницаларының берсендә тикшерелгән.

Йәмәннең Сәламәтлек саклау министрлыгы да Зиндани дәвалаган 10 пациентның кан анализларын алып, Америка Кушма штатларындагы лабораторияләрнең берсенә юллаган. Тикшерүләр уздырганнан соң, әлеге лаборатория дүрт пациентның канында СПИД ачыкланмавын белдергән. Шулай итеп дүрт пациент, бер ел дәваланганнан соң, тулысынча савыгып җиткән.

Зинданиның ачышы турында бик күп илдәге матбугат чараларына игълан ителгән. Бу СПИДны дәвалый алырдай шундый ук препаратның тагын берәр табибта булу-булмавын ачыклау өчен эшләнгән.

Шулай ук бу галим йөрәк авыруыннан (сердечная недостаточность) 1-2 айда кешене дәвалый алырдай препарат уйлап табуын да әйткән.

Фәридә ЗАРИПОВА тәрҗемәсе.

«Аль Джазира» халыкара мөселман телеканалыннан алынды.

СПИДтан дару табылды , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии